Партнёрлык программалары, ЯФ ярдәмендә стикерлар эзләү, коллажлар һ.б.
Telegram татарчаИнглиз телендәге оригиналын укырга
Бүген бездә контент иҗатчылары һәм мини кушымталар ясаучылар өчен искиткеч яңалыклар бар. Канал ияләренең үз хезмәтләрен монетизацияләүнең (һәм йолдызлар эшләүнең!) гади ысулы барлыкка килде, ә мини кушымталар ясаучылары яңа кулланучыларны җәлеп итү өчен көчле коралга ия булдылар. Моннан тыш, Telegram кулланучылары хәзер стикерларны ЯФ (ИИ) ярдәмендә таба һәм сторисларында фото һәм видеолардан коллажлар ясый алалар.
Партнёрлык программалары
Бу яңартуда Telegram мини кушымталар өчен партнёрлык программаларын тәкъдим итә. Бу социаль медиалар тарихында абруйлылар (инфлюэнсерлар) һәм аларның аудиториясе өчен дә тулысынча үтәкүренмәле булган беренче маркетинг акцияләре. Шартларның аңлаешлы һәм җәмәгатьчелеккә ачык булуында һәркем инана ала.
Хәзер Telegram'дагы барлык кулланучылар һәм каналлар да мини кушымталар ясаучыларының партнёрлык программаларында йолдызлар эшли алалар. Бу исемлеккә керүче программаларны «Йолдызлар балансы» бүлегендә табарга мөмкин. Катнашу өчен исемлектән кирәкле программаны сайлагыз, уникаль реферал сылтамасын алыгыз һәм аны аудиториягез белән уртаклашыгыз.
Программалар исемлеген комиссия күләме яки гамәлдә булу вакыты буенча тәртипләп була.
Кулланучы, сезнең реферал сылтамасы буенча мини кушымтага кереп, Telegram йолдызларына берәр нәрсә сатып алганда сез әлеге кулланучының мини кушымтага биргән йолдызларының билгеле бер процентын — комиссиясен аласыз.
Сезнең реферал сылтамаларыгыз буенча ясалган сатып алулар партнёрлык программасының килешүендә күрсәтелгән бөтен дәвере буена бүләкләп торачак, хәтта программа вакытыннан алданрак тәмамланган очракта да.
Комиссия, сез мини кушымтага чакырган кулланучы нәрсәдер сатып алган саен, сезнең баланска күчерелеп барачак. Партнёрлык платформасы — Telegram йолдызларын эшләү өчен гади һәм ышанычлы ысул ул. Аларны цифрлы товарлар яки кушымталардагы язылуны сатып алу, дусларга бүләк җибәрү, каналлардагы түләүле медианы карау һәм башка күп нәрсәләр өчен кулланып була.
Партнёрлык программалары турында тулырак мәгълүматны бу кулланмада табарга мөмкин.
Партнёрлык программаларын башлап җибәрү
Telegram'да мини кушымта яки бот ясаучы һәркем үзенең партнёрлык программасын башлап җибәрә һәм кулланучыларны җәлеп итүчеләр белән киләчәктәге кеременең ничә процентын бүлешергә әзер икәнен күрсәтә ала. Моннан тыш, кулланучы мини кушымталарны куллана башлаганнан соң, керемнәрне күпме вакыт эчендә бүлешергә кирәклеген ясаучылар үзләре хәл итә.
Партнёрлык программасын көйләү җиңел — бары берничә басудан сез кулланучылар базасын табигый рәвештә киңәйтергә әзер булачаксыз. Һәм ул традицион маркетинг кампанияләреннән нәтиҗәлерәк һәм азрак чыгымлы да.
ЯФ ярдәмендә стикерларны эзләү
Идеаль стикерны табу тагын да җиңеләйде! Махсус өйрәтелгән ЯФ моделе ярдәмендә стикер панелендә хәзер берничә ачкыч сүзле катлаулы эзләү сорауларын кулланып була. Мисал өчен, кофе эчүче песи* дип языгыз — һәм Telegram'ның рәсми җыелмаларындагы 40'000нән артык стикер арасыннан шунда ук нәтиҗәләр пәйда булачак.
Әле алай гына түгел, бу функция дистәләгән телләрдә эшли — күп кенә кулланучылар өчен үз-үзеңне күрсәтү хәзер тагын да җиңелрәк. Telegram Premium язылуында яхшыртылган яңа эзләү эмодзи бүлегендә дә эшли.
Сез шулай ук текст кертү юлында стикерлар һәм эмодзиләр өчен шунда ук тәкъдимнәр ала һәм :йөрәк* кебек кыска билгеләмәләр кулланып, хәбәрне язганда эмодзиләрне тиз генә өсти аласыз.* Татар телендә бу функцияләр әлегә эшләми. — Тәрҗемәче искәрмәсе
Сторисларда коллажлар
Telegram сторисларында иҗатка урын киңәйде — коллажлар ясау мөмкинлеге өстәлде. Сез 6га кадәр фотография яки видеоны бер сториска җыеп, аларның урнашу вариантларын сайлый аласыз. Идеаль композиция булдыру өчен медиафайлларны галереядан яки камерадан турыдан-туры өстәргә һәм коллажның барлык ячейкаларын тутырырга гына кирәк.
Коллажларны үз ихтыярыгыз буенча җиңел генә көйләп була: экранның өске өлешендә берничә макетның берсен сайларга, фрагментларны күчереп, урыннарын алыштырырга, яки, аны бетерү, фотосын яңадан ясау яки видеоның тавышын көйләү өчен фрагментка басып алырга гына кирәк.
Медиафайллар өстендәге язулар
Әңгәмәләрдә медиафайлларга тасвирны хәзер җиңел генә өстәп була — медиафайл үзгәрткечендә яңа «Тасвирны өскә күчерү» төймәсе барлыкка килде.
Тасвирларның урнашуын элек тә менюда үзгәртеп була иде, ләкин хәзер бу функцияне куллану тагын да уңайланды!
Бүгенгә шул. Тиздән без яңалыклар коллажы белән кире кайтачакбыз!
4 декабрь 2024,
Telegram командасы