Бүләкләр, кодлар җибәрү платформасы һ.б.
Telegram татарчаИнглиз телендәге оригиналын укырга
Хәзер кулланучылар дусларына бүләкләр җибәрә ала. Бүләкне алучы аны үз профиленә өсти яки йолдызларга әйләндерә ала. Telegram йолдызлары төрле әйберләргә, шул исәптән контент авторларын хуплау яки мини кушымталарда хезмәтләр сатып алу өчен, кулланылырга мөмкин.
Шулай ук Telegram кодлар җибәрү өчен яңа платформаны эшләтеп җибәрде. Ул компанияләргә клиентларның телефон номерларын җиңел генә расларга мөмкинлек бирә. Кулланучылар раслау кодын Telegram аша турыдан-туры ала ала, һәм мондый кодлар җибәрү компанияләргә һәр кулланучы өчен бары тик 0,01$га төшәчәк. Моннан тыш, без видеоәңгәмәләр интерфейсын яңарттык, контентка шикаять итү өчен яңа мөмкинлекләр өстәдек һ.б.
Бүләкләр
Кулланучылар хәзер бер-берсенә Telegram йолдызларына бүләкләр җибәрә ала. Бүләкләр анимацияле сурәтләр кыяфәтендә һәм аларга хәбәр өстәргә (мәсәлән, бәйрәм яки мөһим вакыйга белән котлаучы сүзләр язарга) мөмкин.
Бүләкне алучы аны профилендәге «Бүләкләр» дигән яңа салынмага өсти (анда бүләкне башка кулланучылар да күрәчәк) яки бүләкне йолдызларда торган бәясенә алыштыра ала. Алган йолдызларны Telegram'да сарыф итәргә мөмкин. Мәсәлән, яңа бүләкләр сатып алуга.
Бүләк җибәрү өчен, кулланучы профиленә керегез һәм ⋮ / ⋯ > «Бүләк җибәрү» төймәсенә басыгыз. Сез теләсә нинди хәбәр яки эмодзи өсти аласыз.
Бүләк җибәргәндә сез үз исемегезне яшерә аласыз. Алучы кем җибәргәнен һәрвакыт белә, әмма бүләк профильдә күренсә дә, башка кулланучылар сезнең исемегезне күрмәячәк.
Кодлар җибәрү платформасы
Без клиентларның телефон номерларын раслау бизнеска никадәр кыйммәткә төшкәнен үз тәҗрибәбездән беләбез. Бүгеннән башлап, теләсә кайсы компания, кушымта яки сайт Telegram аша раслау кодларын җибәрә һәм алар өчен Fragment платформасында түли ала. Telegram'дагы кодлар SMS хәбәрләреннән һәм башка альтернатив ысуллардан тизрәк, арзанрак, куркынычсызрак һәм уңайлырак.
Кодлар булган хәбәрләр кулланучыларга Telegram кушымтасында махсус әңгәмәдә киләчәк.
Telegram өчен Gateway API'ны бушлай сынап карарга мөмкин. Барлык мәгълүмат программистлар өчен җентекле белешмәдә бар.
Контентка шикаять итү өчен киңәйтелгән интерфейс
Көн саен Telegram мөхәррирләре безнең Куллану шартларын бозучы материаллар булган миллионлаган хәбәрләрне бетереп бара. 2015 елдан башлап, Telegram'ның барлык кушымталарыннан да мөхәррирләргә мондый бозулар турында хәбәр итәргә мөмкин.
Мөхәррирләргә шикаятьләрне эффективрак эшкәртергә ярдәм итү һәм безнең Ясалма фәһемнең мөмкинлекләрен киңәйтү өчен, шикаять менюсына тагын да детальләштерелгән категорияләр өстәлде. Хәзер категорияләр исемлеге сервер тарафыннан билгеләнә һәм динамик рәвештә яңартылып тора. Бу безгә реаль вакытта, соңгы вакыйгалар һәм тенденцияләрне исәпкә алып, иң актуаль шикаять сәбәпләрен тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә.
Хәбәргә шикаять җибәрү өчен, аңа басыгыз (Android'та), басып тотыгыз (iOS'та) яки уң як төймәгә басып (компьютер яки веб версия өчен), ачылган менюда «Шикаять итү»не сайлагыз.
iOS'та яңартылган видеоәңгәмәләр
Бу яңартуда без iOS'тагы видеоәңгәмәләр интерфейсын тулысынча яңарттык — хәзер төркем шалтыратулары ресурсларны азрак куллана, ә бу үз чиратында аккумуляторның корылмасын сакларга ярдәм итә.
Шулай ук җайланмагыз озын шалтыратулар вакытында дистәләгән кешенең видеоларыннан кызмаячак.
Telegram'дагы видеоәңгәмәләр камерадан һәм җайланманың экраныннан сурәтне берьюлы күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Android'та RTMP-трансляцияләр
Android өчен Telegram кушымтасында хәзер RTMP режимында туры трансляцияләрне алып барырга була: кулланучылар ачкычлар ясап, OBS Studio яки XSplit Broadcaster кебек стриминг өчен популяр программалар ярдәмендә видеотрансляцияләрне идарә итә ала.
Хәзер RTMP трансляцияләр Telegram'ның барлык кушымталарында да бар. Алар беренче тапкыр 2022 елда iOS җайланмалары һәм компьютерлар өчен клиентларда тәкъдим ителде.
Бүгенгә шулар. Ә сез бүләкләрне ача башлаганчы, без инде киләсе яңарту өстендә эшлибез.
5 октябрь 2024,
Telegram командасы