Мини кушымталар 2.0: тулы экран режимы, төп экрандагы тамгачыклар, урнашу урыны һәм тагын 10 функция

Мини кушымталар 2.0: тулы экран режимы, төп экрандагы тамгачыклар, урнашу урыны һәм тагын 10 функция

Telegram татарча
Инглиз телендәге оригиналын укырга

Бүген без мини кушымталар тарихындагы иң зур яңартуны тәкъдим итәбез. Хәзер алар өчен тулы экран режимы, түләүле язылулар, төп экранга аерым тамгачыклар урнаштыру, бүләк, фото һәм видеолар җибәрү, кулланучылар өчен документлар булдыру, җайланманың күчеше турында белү мөмкинлеге, урнашу урыны турында мәгълүмат сорату, эмодзи халәтләр урнаштыру һ.б. күп нәрсәләр бар.

Тулы экран режимы

Мини кушымталар хәзер экранны вертикаль яки горизонталь рәвештә тулысынча куллана ала. Бу үзенчәлек кушымталар платформасына киңәйтелгән ишарәләр һәм интерфейслары булган күбрәк уен жанрларын өстәргә мөмкинлек бирә.

Җайланманың күчешен күзәтү

Хәзер мини кушымталар җайланмагызның хәрәкәте турында мәгълүмат ала алалар. Бу функция уеннарга уникаль идарә итү элементлары өстәргә һәм виртуаль чынбарлыктагы (VR) проектларны тагын да тәэсирлерәк итәргә мөмкинлек бирә.

Кушымтаны идарә итү өчен хәрәкәтләр кулланырга кирәк булган очракта, программистлар экранның үзеннән-үзе әйләнүен блоклый ала.

Төп экрандагы тамгачыклар

Хәзер аерым мини кушымталарның тамгачыкларын җайланмагызның төп экранында урнаштырып, яраткан уен һәм сервисларыгызга бер басуда керә аласыз.

Урнашу урынына рөхсәт бирү

Мини кушымталар хәзер кулланучының урнашу урынын куллана алалар. Бу функция чаралар өчен интерактив карталар һәм урынга нигезләнгән уеннар булдыру мөмкинлеге бирә.

Урнашу урыны турында мәгълүмат башта сүндерелгән була — бары тик сез үзегез генә кайсы мини кушымтага рөхсәт бирәсен сайлыйсыз.

Кушымталардан бүләкләр

Мини кушымталар җыелган йолдызларын хәзер кулланучыларга бүләкләр җибәрү өчен, мәсәлән, казанышларны бүләкләүгә, куллана ала.

Без шулай ук профилегездә бүләкләр күрсәтүне идарә итү өчен шәхсилек көйләвен өстәдек.

Эмодзиле халәтләр

Бу яңартудан башлап Telegram Premium кулланучылары мини кушымталар аша эмодзиле халәтләр урнаштыра ала. Мәсәлән, сез уен 🎮 уйнаганыгызны яки таксида 🚕 баруыгызны күрсәтә алачаксыз.

Сез музыка 🎶 тыңлый, китап 📚 укый яки фильм 🍿 карый башлауга ук эмодзиле халәтегезне үзгәртү өчен, мини кушымталар башка сервисларның API'сын куллана алалар.

Урнашу урыныгызга рөхсәте булган кушымталар халәтегезне сез эштә 💼 яки офистан читтә 🏖 вакытта үзгәртү өчен кулланыла алалар.

Программистлар шулай ук үзләренең эмодзи җыелмаларын ясап, күбрәк кулланучыны җәлеп итү өчен, аларны эмодзиле халәт буларак тәкъдим итә алалар.

Медианы уртаклашу

Хәзер мини кушымталардан медианы турыдан-туры җибәреп була. Бу функция реферал кодлар, ясалган мемнар һ.б. контентны теләсә кайсы әңгәмәдә уртаклашуны җиңеләйтә.

Шулай ук мини кушымталар сторисларга кую өчен медиа ясый алалар.

Документлар булдыру

Мини кушымталар хәзер йөкләү өчен документлар һәм файллар булдыру мөмкинлегенә ия. Алар — ясалма фәһем ясаган профиль фотолары яисә аудиофайллар була ала.

Түләүле язылулар

Проектларын акчалаштыру өчен, программистлар үзләренең мини кушымталарына Telegram йолдызларын түләп язылырга тәкъдим итә алалар. Төрле контент һәм функция өчен төрле тариф куярга була.

Цифрлы товар һәм язылулар сатудан җыелган Telegram йолдызларын кушымтадан хәбәрләр чиген арттыруга тоту яки Toncoin рәвешендә акчага әйләндерү мөмкинлеге дә каралган.

Программистлар шулай ук бот һәм мини кушымталарда күрсәтелүче рәсми рекламалы белдерүләр өчен бүләкләү ала алалар.

Йөкләү экранын көйләү

Программистлар @BotFather аша мини кушымталарының йөкләү экранына үз тамгасын өсти һәм йөкләү башланыр алдыннан күренәчәк төсләрне көйли алалар.

Җайланма турында мәгълүмат алу

Графиканы яхшырак оптимальләштерү һәм эшләү тизлеген арттыру өчен, мини кушымталар җайланманың төп техник характеристикаларын (мәсәлән, көч яки хәтер күләме) укый ала. Бу программистларга, параметрларны автомат рәвештә көйләп, барлык кулланучылар өчен иң уңайлы тәҗрибә тудыру мөмкинлеге бирә.

Һәм башка мөмкинлекләр

Мини кушымталарның эшен тагын да камилләштерү өчен, хәзер программистлар кушымтаның панельгә җыелуы һәм яңадан ачылуы турында белә алалар.

Монда программистлар тулы документация һәм үзгәртүләрнең тулы исемлеге, шул исәптән профиль фотоларын күрү өчен җиңеләйтелгән рөхсәт алу ысулы һәм чит сервислар өчен мини кушымталар мәгълүматын тикшерә алу мөмкинлеге, белән танышып уза алалар.

Кайбер яңа функцияләрнең беренче башкарылу вариантларын @playdeckbot һәм @major (Games салынмасындагы Major Maze уены) кебек кушымталарда татып карарга була.

Бүгенгә шул. Без мини кушымталар һәм башкалар өчен алдагы зур яңартулар өстендә эшләүне дәвам итәбез.


17 ноябрь 2024,
Telegram командасы

Report Page