Яхшыртылган видеолар һ.б.
Telegram татарчаИнглиз телендәге оригиналын укырга
Бүгенге яңартуда – видеоның тизрәк йөкләнүе, яхшыртылган сыйфаты һәм тизлеген яңартылган үзгәртү ысулы, хәбәрләрнең соңгы үзгәртелү вакыты, җибәрелгән хәбәрләргә фото һәм видеолар өстәү мөмкинлеге, мини кушымталар өчен арттырылган чикләр, программистларга акча эшләү өчен яңа мөмкинлекләр һ.б. яңалыклар.
Видеоларның тизрәк йөкләнүе һәм яхшыртылган сыйфат
Әлеге яңартудан соң зур каналларда урнаштырылган видеоларны караганда, интернет тизлегенә карап кушымта иң яхшы сыйфатны үзе сайлаячак. Бу трафикны сакларга һәм видеоларны тизрәк йөкләргә булыша. Кулланучылар кирәкле сыйфатны (түбән, уртача яки югары) үзләре дә сайлый ала.
Без шулай ук iOS'та «Сурәттә сурәт» режимына күчүне җиңеләйттек – ачылган видеоны өскә таба тартуга, сез әңгәмәне дә, видеоны да карый алачаксыз. Аска таба тартсагыз, видео ябылачак.
Видеоның сыйфатын көйләү өчен видеоплеердагы ⚙️ тамгасына басыгыз.
Кулланучыларга видеоларны йөкләнгән сыйфатта карау бүтән мәҗбүри булмаганлыктан, канал ияләре видеоларны югарырак сыйфатта урнаштыра ала. Видеоларны куяр алдыннан аерым эшкәртү кирәкми – Telegram аны үзе оптимальләштерә һәм төрле сыйфатларда саклый.
Интернет тизлеге түбән булган кулланучыларга түбәнрәк сыйфаттагы видео ачылачак, ә югары тизлекле интернет ияләре контентны иң югары сыйфатта карый алачак.
Видеоның яңа сыйфат көйләүләре әлегә берничә мең язылучысы булган каналларда гына бар.
Видеоларның уйнату тизлеген көйләү
Видеоларны караганда тизлекне сайлау мөмкинлеге Telegram'да инде күптән бар. Кулланучылар хәзер яңа ишарәләр ярдәмендә тизлекне шундук, көйләүләрне ачмыйча арттыра ала.
Экранның уң ягына басып тоту видеоны 2 тапкыр тизәйтә, ә бармакны уңга таба шудырып тизлекне 2,5 тапкыр арттырырга була. Экранны җибәрү гадәти тизлеккә кайтара.
Android'та видеоны 10 секундка артка яки алга күчерү өчен, экранның сул яки уң ягына ике тапкыр басарга мөмкин.
Җибәрелгән хәбәрләргә фотолар өстәү
Хәбәрне җибәргәнче фото, видео яки файлны өстәргә оныткансыз икән, хәзер сез аны хәбәрне үзгәрткәндә өсти аласыз. Хәбәрне бетереп яңадан җибәрергә бүтән кирәкмәячәк.
Хәбәрне үзгәрткәндә медианы башка фото яки видеога да алмаштырып була.
Хәбәрләрнең соңгы үзгәртелү вакыты
Хәзер хәбәр менюсында аның үзгәртелү вакыты күренә. Хәбәр берничә тапкыр үзгәртелгән булса, аның соңгы үзгәртелү вакыты күрсәтелә.
Сез шулай ук кечкенә төркемнәрдә һәм шәхси әңгәмәләрдә хәбәрләрегезнең укылу вакытларын күрә аласыз. Анда һәр кулланучының хәбәрне кайчан ачканы күренә.
Эчке хэштеглар
Төркем һәм канал ияләре хәзер яңа #хэштег@кулланучы_исеме форматын куллана ала. Мондый хэштегка баскач, шул әңгәмәдәге язмалар һәм сторислар гына күрсәтеләчәк.
Мәсәлән, #сәяхәт хэштегына баскан кулланучы Telegram'да гомуми эзләү нәтиҗәләрен күрәчәк, ә #сәяхәт@durov хэштегына басканда бары тик @durov каналыннан гына.
Ачык әңгәмәдә хэштегны язганда махсус меню күренәчәк, анда хэштегка @әңгәмә исемен өстәргә мөмкин.
Глобаль эзләү нәтиҗәләрендә бары тик ачык хәбәрләр һәм ачык сторислар гына күренә.
Ботларда рәсми реклама белдерүләре
Ботлар һәм мини кушымталар хәзер рәсми реклама аша кергән керемнән өлеш ала алачак – бу Telegram платформасындагы сервисларга үсү өчен өстәмә финанс чыганагы булып тора.
Рәсми реклама теңкәгә тими һәм кулланучы мәгълүматының шәхсилеген саклый, ә контент авторлары белән программистлар үзләренең канал һәм ботларында күренә торган рекламадан керемнең 50%ын үзләренә ала ала.
Ботларга хәбәр чиген арттыру
Telegram'дагы барлык ботлар кулланучыларга секундына 30 хәбәр җибәрә ала – тулысынча бушлай. Программистлар зур сервислар өчен хәбәр чиген арттыра ала – бу очракта бот секундына 1000 хәбәр җибәрә алачак.
Хәбәр җибәрү бот балансыннан түләнә һәм ул нибары 0,1 йолдыз тора. Ботка Telegram йолдызларын алу өчен программистлар анда түләүле контент урнаштыра һәм цифрлы товарлар сата алалар.
Тойгыларның төгәл санын күрү
Әгәр сез кулланучыларның төгәл күпме йөрәк (яки йолдыз, яки кабак) куйганын белергә теләсәгез, кирәкле тойгы санагычына басып тотыгыз.
Бүгенгә шул. Каналлардагы видеоларны карап рәхәтләнегез, ә без киләсе яңартуда видеоларда барлыкка киләчәк яңа мөмкинлекләр өстендә эшлибез.
P.S. Хэллоуинны бәйрәм итүчеләр өчен без берничә яңа бүләк тә өстәдек.
31 октябрь 2024,
Telegram командасы