Төркем видеошалтыратулары
Rasim KhusaenovИнглизчәдә оригиналын уку

Бүгенге көннән сез теләсә кайсы төркемнең тавышлы әңгәмәсендә камерагызны кабыза яки экраныгыз белән бүлешә аласыз. Бу тавышлы әңгәмәләрне онлайн-дәресләр, эш буенча очрашулар яки гаилә җыелышлары өчен кулланырга мөмкинлек бирәчәк.
Яңа версиядә шулай ук анимацияләнгән фоннар, хәбәрләр җибәргәндә анимацияләр һ.б. да өстәлде — блогта икенче язмага җитәрлек.
Төркем видеошалтыратулары
Теләсә кайсы төркемдә тавышлы әңгәмәне хәзер мизгел эчендә видеоконференциягә әйләндерергә мөмкин — видеоны кабызу өчен бары тик камера тамгачыгына басырга кирәк.
Теләсә кайсы видеога басып, аны тулы экранлыга әйләндерергә мөмкин. Шулай ук, яңа катнашучылар кушылып видеоларын кабызганда фокус аларга күчмәсен өчен, сез әңгәмәдәшләрнең видеоларын беркетә аласыз.
Тавышлы әңгәмәне башлау өчен, сез админ булган теләсә кайсы төркемнең профилендә ⋮ менюсын тикшерегез (iOS'та «Тавышлы әңгәмә» төймәсен төркем профилендә үк табарсыз).
Элеккегечә, тавышлы режимда чиксез катнашучылар саны белән сөйләшеп була, тик хәзерге вакытта видеорежим тавышлы әңгәмәгә кушылган беренче 30 катнашучыга гына ачык. Telegram кулланучылары лекцияләр, уен стримнары, фестивальләр һ.б. трансляцияли алсын өчен, бу чик тиздән артачак.
Экран белән бүлешү
Камерадагы видеодан тыш, сез шулай ук экраныгыз белән бүлешә аласыз — яки берьюлы икесе белән дә.
Экранны трансляцияләүне кабызу өчен, тавышлы әңгәмә көйләүләрендә ⋮ яки ⋯ басыгыз.
Шау-шуны басу көйләүләре
Һәркемнең тавышы чиста һәм ачык булсын өчен, без тавышлы әңгәмәләрдә шау-шуны басуны яхшырттык. Кирәк булганда шау-шуны басуны тавышлы әңгәмә көйләүләрендә сүндерергә мөмкин.

Планшет һәм компьютерларны хуплау
Тавышлы әңгәмәләр интерфейсы планшет вә компьютерларның зур экраннарында горизонталь да, вертикаль дә карау өчен оптимальләштерелгән. Уң як өстәге почмактагы төймә видеоларны һәм катнашучылар исемлеген карарга бирә торган ян панельны ача.
Видеоконференцияне күздән югалтмыйча әңгәмәләрдә язышу җайлы булсын өчен, компьютерда тавышлы әңгәмә аерым тәрәздә ачыла. Компьютер өчен кушымтадан экран белән бүлешкәндә сез барлык экран урынына аерым бер программаны гына да сайлый аласыз.
Компьютер өчен кушымтаны кулланганда, экраны белән бүлешә башлаган һәркем автомат рәвештә беркетеләчәк. Бу бигрәк тә кечкенә командалар эшләрен координацияләү өчен очрашканда файдалы.
Тагын?
Шуның белән бүгенгә шул... Юк, туктале. Дөресен әйткәндә, безнең бер яңарту урынына икәү:
Әңгәмәләр өчен анимацияләнгән фоннар һ.б.