Түләүләр 2.0, кичектерелгән тавышлы әңгәмәләр һәм браузер өчен яңа Telegram версияләре

Түләүләр 2.0, кичектерелгән тавышлы әңгәмәләр һәм браузер өчен яңа Telegram версияләре

Rasim Khusaenov
Инглизчәдә оригиналын уку


Әлеге яңарту барлык Telegram әңгәмәләре өчен яңа түләү ысулы, тавышлы әңгәмәләр өчен кичектерү һәм мини-профильләр, браузерыгыз өчен яңа Telegram кушымталары һ.б. алып килә.

Түләүләр 2.0

Түләү мөмкинлеген без беренче тапкыр 2017 елда өстәдек. Түләү ботлары кулланучыларга товарларны һәм хезмәтләрне, кушымтадан чыкмыйча гына, куркынычсыз түләргә мөмкинлек бирә иде — пицца заказыннан алып такси чакыртуга кадәр — җаның ни тели.

Бүгенге көннән башлап, сатучылар 8 кертелгән түләү системалары ярдәмендә кредит карталары буенча түләүләрне теләсә кайсы әңгәмәдә кабул итә ала.

Түләүчеләр үзләренең яраткан артистларына, кибетләренә яки китерүчеләренә өстәмә мәхәббәт күрсәтү өчен, сатып алган саен чәйлек өсти ала. Хәзер түләүләрне теләсә кайсы кушымтадан башкарырга мөмкин — хәтта компьютердан да.

Түләү өчен платформа куркынычсыз һәм бушлай — Telegram комиссия алмый һәм түләү турында мәгълүматны тупламый. Реквизитлар туры түләү системасына җибәрелә, ә китертү өчен адрес — товарны җибәрә алсын өчен — сатучыга.

Сез моның ничек эшли икәнен бер тиен тотмыйча тикшерә алсын өчен, без акчага алып булмый торган экзотик хыялый товар һәм хезмәтләрле демо-канал булдырдык.

Үзегезнең кибетегезне платформага Telegram белән килешмичә тоташтырып була. Барлык мәгълүмат түләүләр буенча кулланмада.

Кичектерелгән тавышлы әңгәмәләр

Тавышлы әңгәмәләрне дуслар белән сөйләшү өчен дә, миллионлаган тыңлаучылары булган масса-күләм трансляция өчен дә кулланып була.

Бүгенге көннән башлап төркемнәр һәм каналлар админнары киләчәк тавышлы әңгәмәне билгеле вакытка кичектереп куя ала. Бу барлык теләүчеләргә үзләренең планнарын көйләп куярга һәм вакыйга турында дусларына сөйләргә мөмкинлек бирә.

Берләшмәнең катнашучылары кирегә санаучы төсле таймер күрәчәк һәм тавышлы әңгәмәнең башлануы турында искәртүгә языла алачак.

Админнар тавышлы әңгәмәне төркемнәре яки каналларының профиль битеннән кичектерә ала. Android'та ⋮ басыгыз > Тавышлы әңгәмә башлау > Тавышлы әңгәмәне кичектерү. iOS'та тавышлы әңгәмә төймәсенә басыгыз һәм Тавышлы әңгәмәне кичектерү'не сайлагыз.
Әңгәмә админ Хәзер башлау төймәсенә баскач кына башланачак.

Тавышлы әңгәмәләр өчен мини-профильләр

Кем белән сөйләшкәнегезне яхшырак аңлау өчен, хәзер тавышлы әңгәмә тәрәзеннән тиз генә теләсә кайсы катнашучының фотосурәтен һәм биосын карап була.

Тавышлы әңгәмәдән чыкмыйча шулай ук фотосурәтегезне һәм үзегез турында мәгълүматны үзгәртеп була — мәсәлән, җаваплы чыгыш алдыннан паспорттагы фотоны куярга.

Браузер өчен яңа версияләр

Telegram белән браузердан 2014 елдан бирле кулланып була. Бүген без берьюлы ике яңа Telegram веб-версиясен тәкъдим итәбез. Икесе дә анимацияле стикерлар, төнге режим, әңгәмәләр өчен папкалар һ.б. мөмкинлекләр белән тәэмин итә — һәм мобиль җайланмаларда яхшы эшли.

Веб-версияләр ярдәмендә сез теләсә кайсы компьютер яки телефоннан әңгәмәләрегезгә үтә аласыз. Берни урнаштырмыйча, бары тик 400 КБ йөкләп (ике фотосурәт зурлыгына тиң).

Тест-драйв үткәрегез һәм күңелегезгә күбрәк ятканын сайлагыз:

Башка Telegram кушымталары кебек, барлык веб-версияләр дә телефоныгыздан бәйсез эшли — бер кергәннән соң телефоныгыз сүнек яки интернетсыз булса да була.

Яңа кушымталарда хата тапсагыз, тәкъдимнәр платформасы аша безгә хәбәр итегез — хәзерге вакытта инглиз телендә генә.

Android'ка туры сайттан урнаштыру

Кушымталарны өстен күрүчеләр Android өчен Telegram'ны туры telegram.org рәсми сайтыннан йөкли алалар. Сайттан урнаштырылган кушымталар автомат рәвештә яңартылачаклар — һәм, мөгаен, берничә көн яки атнага алданрак, чөнки кибетләрдән рөхсәт көтәсе булмыячак.

Telegram кабатлана торган җыелмаларны хуплый, шуңа күрә һәркем кушымтасының версиясе Github'та урнаштырылган ачык чыганак кодыннан җыелганына инана ала.

Тиз якынайту

Хәзер сез әңгәмәдәге фотосурәтләр һәм видеоларны тиз якынайта аласыз — бары тик ике бармак белән як-якка тартырга кирәк.

Медианы карау өчен яхшыртулар

iOS кулланучылары +/- 15с төймәләренә басып торып видеоларны алга яки артка кайтара ала. Android'та бармак белән экранның уң яки сул ягына басып торып күчереп була. Ике тапкыр басу 10 секундка ике якка да күчерәчәк.

Юлланмалар һәм Android'та яңа анимацияләр

Һәр яңа яңарту белән Android өчен кушымта салмаграк эшли һәм яңа анимацияләр тулылана. Кырыйдагы меню килеп чыккандагы һәм әңгәмәдән әңгәмәләр исемлегенә кайткандагы анимацияләргә игътибар итегез.

Telegram нәрсәләр булдыра ала икәнен белү өчен, кырыйдагы менюда «Telegram мөмкинлекләре»нә басыгыз яки @TelegramTips адресы буенча күчегез.

Telegram вакансияләре

Бүгенгә шул. Без инде яңа яңарту өстендә эшлибез — һәм сез әле генә "Бераз ял дә итәргә кирәк" дияр урынына "Афәрин!" дигәнсез икән, безнең вакансияләр исемлеген карап чыгыгыз.

Report Page