Сочинение Про Мусы Джалиля На Татарском Языке

Сочинение Про Мусы Джалиля На Татарском Языке



➡➡➡ ПОДРОБНЕЕ ЖМИТЕ ЗДЕСЬ!






























Сочинение Про Мусы Джалиля На Татарском Языке
ЖКХ, интернет, детский сад, кредиты и налоги
*Удобный сервис в Почте по оплате услуг. ООО "Мэйл.Ру" не оказывает финансовых услуг.
Начни пользоваться проектом на полную катушку и получи бонус:
Фаiль Гiнiятуллiн , решён 2 года назад
Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке на тему" Муса Джалил патриот шагыйрь". Зарание спасибо
Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, тугрылык, ватанпәрвәрлек кебек сүзләр тора. Минем фикеремчә, Муса Җәлил, чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә дә лаек кеше. Шагыйрь дигән бөек исемне һәрбер шигырь язган кешегә дә бирмиләр. Минемчә, бу горур исемне зур көч, сабырлык, тырышлык һәм әлбәттә инде, Туган илеңә чиксез мәхәббәт белән генә яулап алып буладыр дип уйлыйм. Әдипнең иҗатын кат-кат укыйм. Әсәрләрен йөрәгем аша уздырам. Аның әсәрләре мине дулкынландыра да, елата да, шатландыра, куандыра да һәм бер сүз белән әйткәндә, күңелемне актарып ташлый. Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә Һәм үләргә кыю ир булып. Гомрем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып, - дип язган Туган илен яратучы шагыйрь. Советлар Союзы Герое, Ленин бүләге лаурияты М. Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы татар әдәбиятында иң югары биеклекләрнең берсе, халкыбыз горурлыгы булып тора. Бөек Ватан сугышы башлану белән Җәлил фронтка җибәрүләрен сорап гариза яза. Тиздән аны хәрби- политик курсларга укырга җибәрәләр. Минзәләдә урнашкан әлеге курсларны тәмамлагач, ул өлкән политрук дәрәҗәсендә Волхов фронтына җибәрелә. “Отвага” газетасының журналисты буларак, Муса Җәлил фронтның алгы сызыгында еш була. Әсирлектә лагерьдан лагерьга куылып йөртелү, ачлы туклы яшәү, кыйналу, рухи кимсетелү шартларында да шагыйрь рухын сындырмый саклап кала, тоткыннарда кешелек сыйфатларын, яшәүгә, җиңүгә, азатлыкка ышаныч тойгыларын югалтмаска булыша. Ышанычлы иптәшләреннән яшерен оешма төзи. Патриотлар махсус “артистлар” труппасы оештыралар, концертлар куялар. Яшерен рәвештә листовкалар тараталар, җыр, шигырь белән әсирләрнең патриотик хисләрен уяталар, күңелләрендә иреккә омтылш чаткылары кабызалар, яшерен көрәшкә өндиләр, фашизмга каршы нәфрәт тойгыларын көчәйтәләр. Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышы чоры иҗаты икегә бүлеп өйрәнелә. Берсе – сугыш башланганнан алып 1942 елның июненә кадәр, ягъни дошмага әсир төшкәнче язган шигырьләре, икенчесе – фашизм тоткынлыгында иҗат ителгән атаклы “Моабит дәфтәрләре”. Фашистларның үлем лагере. Сорау алу һәм җәзалалар. Шомлы үлем шәүләсе. Ләкин Җәлилнең рухы сынмый, ул көрәшне туктамый. Шигырьләр яза. Иптәшләренең рухын күтәрә, аларны көрәшкә өнди. Гитлерчылар әсәрләрне туган илләренә каршы сугышларга димлиләр һәм ирекле легионнар төзү белән шөгыльләнәләр. Ләкин аларның өметләре акланмый. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре, легионерлар арасында аңлату эшләре алып барып, немецларның коткасын фаш итә. Муса Җәлил һәм аның иптәшләре гитлерчыларга каршы кораллы восстание әзерлиләр. Ләкин араларына үтеп кергән бер хыянәтче аларның бу планнарын фашистларга ача. Мусаны һәм аның көрәштәшләрен төрмәгә ябалар. Тоткынлыкта язган шигырьләрен Җәлил 2 блокнотка туплый. Бер блокнотын Берлин төрмәсеннән Габбас Шәрипов исемле бер бер тоткын, ә икенчесен м М. Җәлил − татар әдәбиятында әйдәп баручы шагыйрь. Ул татар шигърияте түрендә иң якты янган йолдызларның иң зурысы. Аның иҗат җимешләре һәм андагы рухи яктылык − безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. Ул үзенең тамашачысын тапты. Муса Җәлилнең исемен халкыбыз мәңгеләштерде. Казандагы опера һәм балет театры Муса Җәлил исемен йөртә. Республикабызның күп шәһәр һәм авылларында аның исемендәге урам бар. Муса Җәлилгә Казанда һәйкәл куелды. “ Җәлил” операсы театр сәхнәсеннән төшми. Мусага багышлап язучылар, шагыйрьләр – романнар, поэмалар; композиторлар – җырлар; рәссамнар картиналар иҗат итәләр. https://infourok.ru/musa-lil-patriot-shagiyr-911496.html
Нажимая на кнопку, вы принимаете условия пользовательского соглашения

Ответы Mail.ru: Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке на тему" Муса Джалил патриот шагыйрь".
Муса Җәлил(автобиография на татарском языке )... — LiveJournal
Сочинение на татарском языке на тему “ Муса Җәлил – тормыш...”
Сочинение на татарском языке на тему "Жырга эйлэнгэн гомер..."
Муса Җәлил иҗаты | Образовательная социальная сеть
Инвестиции В Недвижимость Курсовая Работа
Отчет По Производственной Практике Механизация Сельского Хозяйства
Почему Надо Беречь Родной Язык Сочинение
Осенние Сочинение 6 Класс
Виды Женской Гимнастики Реферат По Физкультуре Кратко

Report Page