Үги ана яфраклары
Аяз Гыйләҗев1
Бер-берсенә сырышып утырган тәбәнәк агач келәтләр арасыннан ургылып чыккан дуамал җил такырда коенты бодайларны чүпләп йөргән эре ак казларның канатларын каера, аларга тыныч кына ашарга ирек бирми, йолыккалый, туктаусыз бимазалап тора. Келәтләр авылдан шактый еракта, атау сыман калкулыкта, нәкъ жил күзендә тезелешкәннәр. Казлар очып китәргә җыенгандай берара җилгә буйсынып ияреп баралар да кинәт туктыйлар, ка-ка дип кычкырып, ялгыз түгеллекләренә өерелеп куаналар да сүз берләшеп тагын келәт алдындагы бодайлы машинага таба тартылалар.
Каравылчы Мифтахетдин, тол дүдәк булганга, төнлә генә түгел, көндез дә келәтләр янында урала. Ул озын кулларын җәеп казларны куа башлый, учларын бер-берсенә сугып шапылдата, яргаланган юка тиреле кызгылт иреннәрен бөрештереп сызгыра:
— Кө-өш! Көш дим, каһәрләр! Фью-фью!
Мифтахетдиннең буйлы-буйлы көрән чалбарының утыра торган җиренә тегәрҗеп белән эре-эре атлатып дәү кызыл ямау салганнар, ул стоп-сигнал кебек янып, әллә кайдан келпеп тора. Ямауны күреп шофер Галимҗан җыр-җыр көлә.
Казлар бер тамчы да курыкмыйлар, алар кемне кемнән аералар, бүрекле ата каз, егетләрчә гаярь басып, Мифтахетдингә каршы ук китә һәм озын, юан чыбыркы муенын сузып яман ысылдый. Озак еллар каравылда торып мылтык асып йөрергә өйрәнгән Мифтахетдин коралсыз калганда тач куркакка әйләнә, ул вак-вак адымнар белән йөгереп кабина кырына килеп ышыклана, анда да шүрләп икенче якка ук чыга. Галимҗан көлүен оста яшереп авызын учы белән каплый: өйләнмәгән егеткә тол төнге каравылчы белән ызгышмау яхшырак...
Тезенә төшеп торган озын әлинүр күлмәгенең итәгенә вак-вак шадралар чуарлаган киң битен сөртә-сөртә келәт ишегеннән йөкче Хәнәфи килеп чыкты. Амбарчы белән берне көйрәтеп ул кинәнеп кенә тәмәке тарта башлады. Мифтахетдин дә аларга барып кушылды, сүз китте. Ул арада Галимҗан түземсезләнеп машинасын кычкыртты. Кычкыртуы булды, Хәнәфи тәмәке төпчеген җиргә бәреп тиз-тиз кабинага кереп утырды:
— Дөрес итәсең, бүген ашыгырга кирәк. Үрләт әйдә! — диде.
Мифтахетдин чалышайган үкчәле туфлие белән Хәнәфинең төтенле төпчегенә баса-баса кычкырып җибәрде:
— Штраф түләтермен! Бу җилдә...
Машина куанып гөрли башлауга, казлар җыйнаулашып алгарак чыктылар. Әллә көчле җил, әллә көзге туклык шаукымы аларның онытылып беткән кыргый, ирекле чакларын искә төшерде, иң элек шәбәеп ата каз аваз салды, ана каз куштанланып аның тирәсендә әйләнгәләде, бәбкә икәнлекләрен аермаслык бала казлар, яңа, шук тавышлар белән каңгылдашып, әткә-әнкәләренә кушылдылар. Кузгалып чаба башлаган машина кинәт тукталды, авыр, жәһәт эштән соң изрәп барган Хәнәфинең маңгае чак түбәгә бәрелмәде.
— Яп-яланаяк,— дип сүгенде ул гадәтенчә яратып.— Нәрсә бар тагын, Галимҗан?
— Әнә, казлар...
Хәнәфи берәр юньсез бәбкә тапталгандыр дип исәпләп чыраен сытты һәм, кабина тәрәзәсеннән башын тыгып:
— Кырып бетерәсе затлар! — дип кычкырды.— Берәрсе чәнчелдеме?
— Юк,— диде егет юаш кына.
— Ни булды соң?
— Очалар,— диде Галимҗан, казлардан җемелдәгән күзен ала алмыйча.
Казлар чыннан да дәү, ак канатларын җилпеп-җилпеп җил уңаена йөгереп бардылар да келәтләр тезелешкән атаудан аерылып үзән өстена һавага күтәрелделәр: һава чуп-чуар булды!
— Моторыңны ник сүндердең?
— Тавышларын тыңлыйм. Ишетәсеңме, очканда гына шулай каңгылдашалар бит алар! Кыр казлары дип белерсең!
Хәнәфи йон баскан кыска муенын кашып алды:
— Бодай тыгынганнар да очалар! Ул Мифтахетдиннең муенын борасы бар! Себереп ал дим, иренә!.. Казлар симергән, түлләре мул, шаярасылары килә.
— Симезлектән очмый алар, Хәнәфи абый, диде егет, сокланып.— Ерак-ерак бабаларының кыр казлары, ирекле кошлар икәнен оныта алмыйлар! Каннарында бәйсезлекне, күк биеклеген тою уяна! Җилләр белән көч сынашалар алар!
Хәнәфи оеп утырган җылы урыныннан ялт кына калкынды, җитү сакал-мыекларын кул аркасы белән ышкып алды.
— Нәрсә, нәрсә дидең әле син?
Галимҗан йөкчесенең ни әйтергә теләвен бик яхшы аңлады, дөнья, табигать, яшәү кануннары хакында сүз чыкканда алар еш кына эләгешәләр иде, шуңа күрә Хәнәфинең соравын уенга алды:
— Әйттем дә оныттым, Хәнәфи абый!
Бүген Хәнәфи белән тәмсезләнәсе килми иде аның... Теләсә ни уйласын!
Казлар үзән өсләп очып үттеләр дә аръякка, әрәмә кырына ук барып кундылар. Галимҗан җиңел сулап куйды: шактый ара үтте казлар! Кузгалдылар. Такырны артта калдырып үзәннән бара башлагач, машина тагын шып туктады. Рәхәт ойый башлаган Хәнәфи йокы тиз эленгән күзләрен көч-хәл белән әйләндереп тагын сүгенде:
— Яп-яланаяк, нишлисең син? Ятьрәк ташып бетерик тә якты күздә өйгә ычкыныйк әле бүген.
Шофер ияге белән уңга ымлады. Тегермән ягыннан килгән тар сукмакта кабалана-кабалана берәү бу якка таба атлый иде.
— Рәисме?— дип сорады нигәдер пышылдап Хәнәфи.
— Үзе.
Хуҗалар белән очрашудан һәрчак ниндидер хәвеф көткән йөкче ипи калагы төсле эре, саргылт тешләрен күрсәтеп ачуланырга тотынды:
— Ни шайтаныма кирәкте әле ул сиңа? Шыпан-шыпан гына ташып бетерик тә сызыйк инде. Үз юлыбыз, үз эшебез.
— Туктарга кушып кул изәде.
Колхоз былтыр гына «Москвич» машинасы сатып алган иде. Гадәттә бер дә машинасыннан төшми торган председатель Шәйхулла, урак өсте җиткәч, әллә нишләде. «Москнич»ын калдырып җәйәү генә чыгып китә дә юл уңаенда туры килгән машиналардан файдалануны артыграк күрә иде. Эреләнми, атка да утырып китә! Шәйхулланың бу гадәтен белен өлгергән Хәнәфи, малай-шалай сыман тузанлы әрҗәдә аунап барырга туры киләсен уйлап, Галимҗанны әрләргә тотынды.
— Күрмәмешкә салышып ычкынасы да бит, үз акылыңмы биреп булмый. Тинтәк!
— Галимҗан,— диде Шәйхулла, исәнлек-саулык алышканнан соң,— сезнең янга ашыга идем. Семенаны кичкә ташып бетерәсезме?
Егет тын гына һаман казларны күзәтә иде, аерылмады, борылмыйча гына баш какты.
— Бик әйбәт,— диде шуны гына көтеп торган Шәйхулла. Алайса, менә шул, бодай төяп төнгә Зәйгә чыгасыз. Удар бишкөнлек игълан иттеләр!
— Ярар,— дип Галимҗан шунда ук ризалыгын бирде.
— Эшне тизрәк очлыйк дисәң, менә Хәнәфи абыйны да ияртерсең.
Галимҗан сүзне беткәнгә санап кулын тормозга сузганда. Хәнәфи аның уң беләгеннән эләктереп алды:
— Бәләкәй генә сабыр ит, энем... Миңа да барырга кушуың булдымы, Шәйхулла? Удар бишкөнлек игълан итүләре калхуз өчен үтә дә шәп анысы! Бодайны алып барырга кирәк, анысы хак. Хәтта ки, бик кирәкле эш! Тик үз хәлемне әйтәм: Зәйгә чыгып китә алмыйм!
Рәиснең йөзе кырысланды:
— Нигә?
— Соң, Шәйхулла, уракка чыкканнан бирле гел машинада! Басу белән келәт арасыннан кайтып кергән юк! Бүген симәнәләрне салып бетергәч, әзрәк әл-хәл алып, мунча чабынын, кырынып, берәз адәм сүрәтенә керерменме әллә дигән идем. Ипидер менә, катын янына ятырга оят!
Шәйхулла Галимҗанның кардан ак күлмәгенә төртеп күрсәтте:
— Күзен бар ич, күр! Синең белән бергә йөри! Әле иртәрәк тора, соңрак кайта. Машина арасында урала! Ә үзе күкәйдән бүген яралып чыккан чеби кебек чип-чиста!
Хәнәфинең ансат кына бирешергә исәбе юк иде:
— Егет кеше лә ул! Ак күлмәгенең дә бер-бер хикмәте бардыр, Зәйгә барам дип кимәгәндер. Атлыгып торалар ди берәүләр... Бишкөнлекләр әнә-әү күпме булды инде безнең гомердә! Аннары, Галимҗанга аңа нәрсә? Мокыт бит ул, җиде камыт кидерсәләр дә тарта торган нәмәрсәкәй! Җене өзелсә дә, теле аркылы килсә дә дәшмәс ул, тартыр!
Галимҗанның сабыры бетте, ул шап иттереп машина ишеген япты, газ бирде. Кузгалдылар.
— Кая шул хәтле куасың?
— Үзең тизрәк бул дидең ич, Хәнәфи абый.
— Бая әйткән идем шул... Хәзер кусаң ни дә кумасаң ни! Ике чабата бер кием!.. Калхуздан, колхоз рәисеннән игелек көтсәң, икенче көнне үк тәпи сузарсың.
Хәнәфи тәмәке кабызып, таракан кырырлык зәһәр төтенен йота-йота үзе белән үзе сөйләшеп бара иде. Ул шоферга чынлап торып ачуланган иде, тик кайсы яктан чеметергә икән дип җай эзли иде.
— Казлар нигә оча дидең әле син?
— Ирекне сөеп, бәйсезлекне тоеп дигән идем.
— Шул шул менә! Казлар булып алар да ирекне яраталар, ара-тирә булса да күккә менәләр, телсез мәхлуклар! Ә синең кебек сары бәбкәләр авыз ачарга да куркып утыралар! Шәйхулла күренүгә тормозларыгыз бушый, тотмый башлый! Егетлек юк синдә, энекәш!
Галимҗан бүген Хәнәфи белән ачуланышмаска, сүзгә кермәскә тырыша иде, бу юлы да мөмкин кадәр сабыр булырга тырышып җавап бирде:
— Син өндәгән нәрсә, Хәнәфи абый, егетлек түгел. Кирелек аның чын исеме. Дөрес әйтәсең, анысы миндә юк. Мәгънәсезгә тәртәгә тибүне җенем сөйми!
— Син бер булса да тибеп күрсәт! Нигә без һаман-һаман үшән ат сыман тәртә арасында йөрергә тиеш? Үз хакыңны хаклап сүз әйтерлек чама юкмыни синдә?!
— Ә егетлеккә килгәндә,— дип дәвам итте Галимҗан,— аны тыр-пыр итеп күрсәтеп йөреп булмый.
— Ә син аны күрсәт, күрсәт! — дип бәйләнде Хәнәфи.
— Кешеләр дә кайвакытта казлар сыман биеккә күтәрелә, Хәнәфи абый.
— Күрсәт син аны миңа, күрсәт!.. Шалиш, калхузчының канаты әллә кайчаннан киселгән. Эх, йомран баласы! Курай чыжтырдаса да өненә кереп сеңә торган нәрсә!
Егетнең сабырлыгы Хәнәфинең ачуын һаман дөрләтә иде. Ул алай итеп тә, болай итеп тә рәт чыкмагач, гади генә әйтеп куйды:
— Соң, апаң мунча ягып көтеп тора. Бәлеш салган булырга тиеш. Алган яртым мич артында балкып утыра булыр...
— Күптән шулай диләр аны! — Егет яңгыратып көлеп җибәрде.— Мунчаңа да барырсың, Хәнәфи абый, өлгерерсең! Зәйгә үзем генә чыгып китәрмен.
— Ә яртыны кем белән эчәрмен?
— Үзең генә!
— Бер башым аракы чөмереп утырырга син мине, теге кем, саран Гаптери дип белдеңме әллә? Мин бит шешәне синең белән икәү бөкләргә дип адарынып алган идем.
— Нигә минем белән?— Егет шулай дип сорады да оялды һәм кызарынып өстәп куйды.— Эчәсем килми.
— Кайчан исә бер башларга кирәк ич!
— Исәп башламаска.
— Тел сөйли ул! Безнең тормыш — ...кырмыш, үзеннән-үзе эчертә! Әле яшьлек тилелеге белән генә сайрыйсың! Барыбыз да бер төсле, бер калыпта сугылган.
— Бер төсле түгел!
— Әй!..
Йөкче сүгенеп йонлач кулын селкеде.
Юка тузан өертеп олы юлдан бардылар-бардылар да борылып басу өстенә керделәр. Тигез кыркылган бодай камылларын сытып аркылы-торкылы машина, комбайн эзләре сузылышып яткан. Ике-өч җир буе киткәч, Галимҗан уңга каерылып яңа эз салып бара башлады. Бераздан алар чәчелмичә калган буш җир кырына барып тукталдылар.
Өй урыны кадәр генә өчпочмаклы кишәрлектә котырынып чүп үлән үскән. Сары, ак ромашкалар, ипи чәчәкләре, шартлавыклар, билчән-шепкәннәр бергә-бергә җилдә рәхәт чайкалышып утыралар. Бодай арасында җәй буе интегеп утырган чүп үләннәр иркенгә чыкканнар!
— Нәрсәгә алып килдең син монда? — диде Хәнәфи ярсып, калкынып.
— Күрәсеңме, Хәнәфи абый?
Бодайны Хәнәфи үзе чәчтергән иде. Галимҗан шуны онытмыйча, төпченеп, казынып йөриме әллә?..
Һәм Хәнәфи күкерт шикелле кабынды:
— Син, энем, бармагыңны минем күзгә төртмә! Белдеңме? Кеше эшеннән гаеп-кыек кына эзләргә торалар. Сәхра кадәр басуда песи учы хәтле җир чәчелмичә калган икән, синеке кимедеме әллә?
— Мин аны әйтмим, Хәнәфи абый... Күр әле, дим, нинди матур чәчәкләр!
Хәнәфи иренеп кенә карап тора иде, башын чайкады, авыр сулап әйтеп куйды:
— Чүп-чар диген, әкәмәт! Нинди чәчәк булсын ди.
— Чүп-чар түгел! — диде кызып егет.— Һәммәсенең дә исе, төсе, исеме бар аларның. Тик без белеп кенә бетермибез. Менә бу кырыйдагылары күзлут дип атала.
Йөкче мәзәк кенә пырхылдады:
— Урыны бәләкәйрәк, чабып алганда, ярыйсы булыр иде. Күзлутмы, чузлутмы, сыерга аңа барыбер, бөтерә дә тыга! Шәйхулладан курмыны барыбер бик каера алмассың.
— Ә менә шушы чәчәкне беренче тапкыр күзлут дип атаган кешегә барыбер булмаган ул, Хәнәфи абый!.. Ә син кешеләрне бер калыпка сугалар, дисең! Алай түгел бит... Бик күпләр чүп дип йөрткәннәр, йөзләр, меңнәр уйлап-нитеп тормаган, шуны кабатлаган, ә берәү тоткан да «күзлут!» дип исем биргән. Безнең борынгы бабайлар үләнне «ут» дип йөрткәннәр. Шуннан утар, утлык, утау сүзләре калган. Атлар утлап йөри дибез икән, бу инде бахбайлар үлән ашыйлар дигән сүз була. Күзлут — күз кебек үлән. Чыннан да, зәңгәр күзгә охшаган бит чәчәкләре?
Хәнәфинең тирән чокырларда утырган күзләре туктаусыз елтыраштылар, ул борын яфракларын киереп һава сөзде:
— Чәчәген белмим, әмма ачы бал исе килә! Берәр җамаякны түңкәйтеп җибәрергә диген син! Мунчадан соң, ә? Менә булыр иде эш!
Машина тагын җәлт кенә кузгалды. Киттеләр. Тәгәрмәчләр сары камылларны чыштырдатып күңелле генә тәгәриләр. Уңда, Кырынды тавы өстендә, тракторлар борчак җирен сөреп бетереп киләләр. Җил. Коры тузан уйнап тора.
— Ә син боларны каян беләсең? — дип сорады Хәнәфи бераз баргач.
— Укыдым.
— Шундый гыйлемлегең булгач, нигә колхозда изаланасың?
— Изаланмыйм, эшлим.
— Таптың эш! Теләсә кем теләсә кая куа. Сәгате-минуты язылмаган, их, синең урында булсаммы мин!.. Төкерер идем авылга. Тормышмыни бу, яшәүмени-Шәйхулла типкесендә йөр инде. Сәнәктән көрәк булган нәмәстәкәй!..
Галимҗан баягы сөйләшү кузгаласын ачык тоеп сүзгә катышмады.
— Яши белмисең... «Саный белсәң, саесканның коерыгы — уналты», дип әйтә иде минем әткәй мәрхүм...
— Нигә санамадың соң, Хәнәфи абый?
— Җүләр булганга! Менә синең күк чакта акыл бирүче булмаган. Тотып ярган булсалар, аңлаган булыр идем, мөгаен! Хәзер инде соң. Гомер үтте. Күләгә булып, шәүлә булып, сүзсез-өнсез сарыктай яшәлде...
Хәнәфинең үзалдына сөйләнә торган гадәте барын белә иде Галимҗан. Ул аны тыңламыйча акрын гына үз уйларын уйлый иде. Аның уйлары да шактый күңелсез, очсыз-кырыйсыз иде бугай бүген.
Чәчәкле кишәрлекне төнәген үк күреп киткән һәм сокланып үткән иде Галимҗан. Төнәген үк аның башында бер план да төзелгән иде. Семенаны ташып бетергәч, эштән соң, туп-туры шушында килергә һәм бер кочак кыр чәчәкләре җыеп алырга иде аның исәбе... Бик кирәк иде аңа бу чәчәкләр. Бик кирәк! Ак күлмәкне дә юкка гына кимәгән иде ул. Соңгы рейстан өенә дә кереп тормаска иде аның исәбе. Тик менә соңгы рейс булмаячак. Аның урынына бодай төяп Зәйгә чыгарга кирәк.
Бәлки Галимҗан чыннан да куркактыр? Мокыттыр? Киреләнсә, карулашса, я булмаса чиргә-сырхауга сабышса, мондый көнне (бүген алар семенаны ташып бетерәләр бит!) Шәйхулла артык кысмас та иде. Дәүләткә дигән ашлык та ташылып бетеп килә. Бер машинадан ни була?
Иртәгә кадәр бу чәчәкләр торырмы-юкмы? Хәзер печән бик кадерле, берәрсе чабып култык астына кыстырып китсә? Иртәгә тагын берәр мәшәкать килеп чыкса? Чыннан да Галимҗанның көннәре, гомере, Хәнәфи абыйсы әйткәнчә, нәкъ башкаларныкы сыман ук төссез, чырайсыз үтеп китәрмени? Эш, тагын эш, тагын эш...
Хәнәфи һаман үзенекен сукалый:
— Әйтик, менә бүген, нигә ризалаштың инде?
Чыннан да, нигә ризалашты әле ул?.. Тик бу сорау да аның күңелен тулаем биләп тора алмады, егет һич тә көтмәгәндә Хәнәфигә борылып сәер генә сорау бирде:
— Ә синең, Хәнәфи абый, айлы төннәрдә, апрель азакларында кыр казларының каңгылдашып килүләрен ишеткәнең бармы? Алар биектә-биектә авыл өстеннән үтеп китәләр!..
Йөкче эндәшмәде, кабина тәрәзәсе аркылы лач итеп төкереп куйды. Ул аптырашта иде. Ни булган бу малайга? Сүгәсең, ачуланасың, тик утыра. Элек келәт, иген тирәсендә кош-корт күрсә, «колхоз икмәген әрәм итәләр» дип пошына иде. Чүп үләннәр үскән бу ызаннар очрый калса, «бу җәфалар күпме орлыкларын биреп калдыралар инде!» дип зарлана иде. Бүген әнә әллә нишләгән...
Башка вакытта ындыр табагына барып җиткәнче рәхәт кенә черем итә торган Хәнәфи бу юлы пошыргаланып, борчылып утырды. Беләсе дә бик килә иде, сорарга да уңайсызланды. Нәрсә булды икән?
Моннан ары алар телгә алырлык сүз сөйләшмәделәр. Егет таркау һәм уйчан, Хәнәфи турсайган һәм хәтере калган иде.
Семенаны кичкә кырын соң гына ташып бетерделәр.
Районга кузгалганчы, иң элек өйгә кагылып чыгарга кирәк иде. Йөк белән өйгә кайтырга яратмаса да, Галимҗан бүген кереп чыгасы итте.
Хәнәфиләр турысына җитеп, аны төшереп калдыргач, Галимҗан җиңеләеп киткәндәй булды, машина тыелып торган арада сиздермичә генә, әмма ниндидер яшерен өмет белән йөкчесенең өй тәрәзәләренә карады. Җил булганга, тәрәзәләр ныклап ябылган иде, өйдә хәрәкәт сизелмәде. Болдырга чыгып килүчесе Хәнәфинең озын, матур хатыны иде, ахрысы. Өй ягыннан бәлеш исе дә килгәндәй булды, егет көлемсерәп Хәнәфигә кул болгады һәм машинасын урам буйлап алга куды.
Өйгә кайтып аяк өсте генә капкалады, баздан сөт алып чыгып, ишекле-түрле мыраулап йөргән песигә салды. Салкын, дымлы чүлмәкне күтәреп үзе дә сөт эчте. Өзелеп карыны ачкан икән, рәхәт булып китте.
Эш бетте. Ул аскы иренен тешләп урам коймасы янына килде һәм түбән очка, яңа гына үзе кайткан урамга карап тора башлады. Әнкәсе кайтырга иртәрәк шул әле... Кинәт ул үзенең бөтенләй әнкәсен көтмәвен, өйгә кайтуының максаты да аны күрү түгеллеген, хәтта аның турында уйлап та карамавын, күңелен бөтенләй башка кеше, үзгә уйлар тетрәтеп торуын аңлады.
Ни аяныч! Вакыт үткәреп өйгә кайтып йөрүнең һич кирәге калмаган иде бүген, тамагын элеватор буфетында да ялгый ала иде, ул тәкатьсез көтеп алган кичтә өметләр акланачак түгел, сабырсызланып, гасабиланып көткән кешесе күзгә-башка күренмәячәк иде! Ничек күрешсеннәр ди, ул да кеше кешесе, үз ихтыярында түгел, хәзерге минутларда җәйләүдә сыерлар савып, эшен бетереп йөридер. Галимҗан авылдадыр дип күңеленә дә китерми торгандыр! Аның эше бетүгә, егет машинасы белән җәйләүгә барып җитәргә тиеш иде! Кабинасында бер кочак хуш исле кыр чәчкәләре булырга тиеш иде аның: ромашкалар, ипи чәчәкләре, күк күзләр, күзлутлар. Кыз чәчкәләрне күреп гаҗәпләнергә, кабина ишеген ачуга: «И-и, монда миңа урын да калмаган икән!» дип кычкырып җибәрергә тиеш иде...
Егет авырттырып тешләрен кысты, әйе, алар бүген таш яуса да очрашырга тиешләр иде! Очрашырга һәм аңлашырга!
Дөрес, моңарчы да алар күрешми тормадылар. Бер авылда яшәп, бер урам-тыкрыклардан йөргәч, очрашмый каласыңмы соң? Аңлашырга җайлы вакытлары да булмады түгел, тик Галимҗан аның белән аңлашуны ниндидер олы, тиңдәшсез зур, мөһим эш итеп күз алдына китерә һәм ул минутларны гомергә онытылмаслык итәргә омтыла иде. Юк, Хәнәфи абый, кешеләр ахыр чиктә бер калыпка сугылмаганнар! Һич югында бер тармакта булса да кеше үз казанында кайнап пешә! Кеше дигәнең инкубатор чебеше түгел, башка күп җәһәттән алар бер-берсенә охшасалар да, күңел ягына килгәндә адәм уллары үзгәлеккә омтылырга тиешләр!.. Кешенең хет күңеле буйсынмыйча ирекле калсын! Хет бер ягы белән бүтәннәрдән аерылып торсын! Галимҗан шулай уйлый иде. Шуңа күрә егетнең кызга мөнәсәбәте тирән сер иде, күңеле серенә ул үзе, бер башы гына хуҗа иде. Ул башка бик күпләр кебек уртага яртыны куеп кызлар турында шалтырарга яратмады. Аның күңел капкасы бүтәннәр өчен ябык, бикле иде. Бүген ул шул капканы киң итеп ачарга һәм аны күңел түренә чакырып кертергә тели иде. Егет күңеле мөлдерәмә тулган һәм бүген чайпалырга тиеш иде...
Ә Зәйгә бармаса? Таңнан, караңгыдан чыгып китә ала ич ул!.. Аңа бер сүз дә әйтүче булмаячак. Айлар, еллар буе сүз тыңлап, бер карышусыз эшләп йөргән егеткә кем базып сүз әйтә алыр?!
Бару-бармау мәсьәләсен хәл итүдә ул ирекле диярлек иде. Әнә шул ирекне тою аны юлга ныграк этәрә, тик күңеленең кайсы чирегендәдер туган икеләнү боҗрасын тиз-тиз өзеп ташлый алмау гына аны сәерсендерә иде. Хәнәфи абыйсының усал хөкеме борчыдымы аны? Яп-яшь Галимҗан Шәйхуллага башын биреп аның ишәгенә әйләндеме? Кем белсен!
Егет Шәйхулланы ярты сүзеннән аңлады. Менә бу иртәдән бирле котырынган җил тикмәгә түгел, аның артыннан ияреп яңгырлар килә. Ә яңгырлар бер башланса, районның иң кырыена урнашкан авылдан Зәйгә үтеп йөрүләр, ай-һай! Юллар бик начар шул әле, бик начар! Юлларның рәтләнер исәбе дә күренми!.. Һәм Галимҗанның күңеленә ят бер уй кагылып үтте: кайсысыннан ныграк курка Шәйхулла — яңгырданмы, әллә район игълан иткән бишкөнлектәнме?.. Район башлыкларыннан ныграк шүрлидер рәис, менә аны кеше кешесе дисәң дә ярый!..
Ни генә булса да, яңгырлар тоташтан шәбәергә керешкәнче, иген үз урынында, коры амбарда булырга тиеш. Галимҗан шуны белә, шушы кагыйдәгә башын бирә...
Ә мәхәббәт? Ә якты хыяллар? Ичмасам мәхәббәттә булса да үз-үзеңне табарга тырышулар?.. Галимҗанга да башкалар кебек ашык-пошык кына, я эш арасында, әйтик, клубтан кайтканда, капка баганасын саклап кына аңлашырга туры килерме? Алай икән, апрель азакларында кыр казларын нигә тетрәнеп озаткан ул, кыр чәчкәләренең матурлыгы алдында нигә телсез калган? Күңелендәге иң якты теләкләр, иң сихерле сүзләр шул аңлашу вакытында телгә килерлек булмагач, нигә ул егет исемен күтәреп йөри?..