1000 караучылы видеошалтыратулар, видеохәбәрләр 2.0, видеоязмаларны тизәйтү һ.б.

1000 караучылы видеошалтыратулар, видеохәбәрләр 2.0, видеоязмаларны тизәйтү һ.б.

Rasim Khusaenov
Инглизчәдә оригиналын уку

Әлеге яңарту видеоларны яңа дәрәҗәгә күтәрә. Төркем видеошалтыратуларында хәзер 1000 гә кадәр караучы катнаша ала, видеохәбәрләр югарырак сыйфатта яздырыла һәм аларны зурайтып карау мөмкинлеге барлыкка килде, ә видеоязмаларны тизләтергә яки әкренәйтергә була. Шулай ук тавышны кертеп экран белән уртаклашу, 2 кеше арасындагы шалтыратулар белән бергә барлык видеошалтыратуларга өстәлде.

Төркем видеошалтыратулары 2.0

Төркем видеошалтыратуларында 30 кулланучыга кадәр берьюлы камерадан да, экраннан да видеоны трансляцияли ала. Һәм, бүгенге көннән башлап, 1000 кешегә кадәр Telegram аша онлайн чараларны карый ала: лекцияләр, концертлар һ.б.

Әлеге чикләү киләсе яңартуларда алынырга тиеш.

Төркем видеошалтыратуы башлау өчен, теләсә кайсы төркемнең профилендә «Тавышлы әңгәмә»гә басыгыз һәм видеогызны кабызыгыз.

Видеохәбәрләр 2.0

Видеохәбәрләр телефонда артык видеоязмалар сакламыйча гына үзеңнең тирә-юнь белән тиз уртаклашырга мөмкинлек бирә. Бүгеннән аларның җетелекләре зурайтылды, ә килгән видеохәбәргә бассаң, ул әңгәмәнең бар киңлегенә зураячак.

Зурайтылган видеохәбәргә басу аны паузага куя һәм сезгә аны алга йә артка күчерергә мөмкинлек бирә — сүзне ишетми калган очракта, сезгә хәбәрне бүтән өр-яңадан карарга туры килмәячәк.

Видеохәбәр режимына күчү өчен, кертү кырыннан уңда торган микрофон тамгачыгына басыгыз. Яздыру өчен, килеп чыккан камера тамгачыгына басыгыз вә тотыгыз.

Хәзер җайланмагызда уйный торган музыка видеохәбәрне яздырганда уйнавын дәвам итә, ә арткы камерадан яздырган очракта, ике бармак белән тартып, сурәтне якынайтып була.

Видеоязмаларны тизәйтү

Яңартылган видеоплеерда видеоязманы әкренәйтеп яки тизәйтеп була — бары тик 0.5х, 1.5х яки 2х тизлеген сайларга кирәк. Android кушымтасын ясаучылар бик тә колибрины яраталар, имеш, шуңа анда 0.2х тизлеге дә бар.

Уйнату тизлеген үзгәртү өчен, видеоны тулы экранга ачыгыз һәм Android'та — «⋮», iOS'та — «⋯» төймәсенә басыгыз.

Шулай ук Android'та тавышлы яки видеохәбәр уйнаганда 2Х төймәсенә басып вә тотып 0.5х, , 1.5х һәм тизлекләре арасында күчәргә мөмкин.

Вакыт тамгалары булган сылтамалар

2019 нчы елдан башлап, видеолар вә YouTube сылтамалары булган хәбәрләрдә яки ул хәбәрләргә җавапларда 0:30 кебек тамга урнаштырсаң, аңа баскач, видеоязма күрсәтелгән моменттан башлана.

Хәзер, тамгага басып тотсаң, кирәкле моментка сылтама күчереп алына, һәм сез бу урын белән башка әңгәмәләрдә уракталаша аласыз.

Экранны тавышы белән трансляцияләү

Яңа версиядә экранны ике кеше арасында булган шалтыратуда да, төркем видеошалтыратуларында да уртаклашып була. Моңа өстәп, сурәт кенә түгел, җайланмадагы тавыш та трансляцияләнә.

Теләсә кайсы шалтыратуда видеога күчкәндә аның чыганагын сайлау җайланды. Ә алдан карау мөмкинлеге әңгәмәдәшләрнең экраннарында барлыкка килгәнче бар да тәртиптә икәненә инанырга мөмкинлек бирә.

Видеошалтыратуда экран белән уртаклашу өчен, камера төймәсенә басыгыз һәм экраныгызны видео чыганагы итеп сайлагыз.

1 айдан соң автобетерү

Әңгәмәләрдәге хәбәрләрне автобетерү таймерын элеккеге 1 көн һәм 1 атнага өстәмә буларак хәзер 1 айга урнаштырып була.

Таймерны Android'та кабызу өчен, «⋮»га басыгыз > «Тарихны чистарту» һәм кирәкле вакыт интервалын сайлагыз.
iOS'та «Сайлау» > «Әңгәмәне чистарту» > «Автобетерүне көйләү».

Төгәл сызу

Медиаредакторда фотосурәт яки видеоязманы җибәрү алдыннан аларга рәсем, текст яки стикер өстәп була. Бәләкәй детальләрне ясау уңайлырак булсын өчен, масштабны үзгәрткән очракта, пумаланың да зурлыгы үзгәрә.

Сез үзегез дә пумала зурлыгын үзгәртә аласыз: төс сайлаганда күрсәткечне өскә тартыгыз.

Компьютер өчен Telegram кушымтасында сурәтләр редакторы барлыкка килде: фотосурәт яки скриншотны җибәрү алдыннан аны кисеп, борып яки әйләндереп, аңа рәсем яки стикер өстәп була. Шулай ук үзгәртелгән версиясен, сыйфатын югалтмыйча, файл кебек җибәреп була — моның өчен җибәргәнче «Сурәтне кысу»ның тамгачыгын алып атыгыз.

Блокланган экрандагы анимацияләр

Кушымтаны код белән блоклау вә блоктан алу өчен яңа анимацияләр өстәлде. Сез анимацияле фон кулланган очракта, ул блок экранында да күренәчәк.

Серсүзне торгызу һәм хәтерләткечләр

Көйләүләрдәге яңа искәртүләр ике адымлы верификацияне чыннан да хәтерләгәнегезне тикшерергә мөмкинлек бирә.

Торгызу өчен почта күрсәтмәгән булсагыз да, Telegram аккаунтына керелгән җайланма булган очракта серсүзегезне онытсагыз, аны үзгәртеп була. Серсүзне ташлату 7 көн барачак һәм теләсә кайсы җайланмагыздан кире кагыла ала.

Android'та хәбәр җибәрү анимацияләре

Эмодзи вә стикерлар кебек, текст хәбәрләренең яңа җиңел анимацияләре барлыкка килде — «Җибәрү»гә баскач текстыгыз салмак кына хәбәр шарына әверелә дә әңгәмәгә очып китә. iOS кулланучылары бу энергия ягыннан эффектив булган анимацияләрне үткән яңартуда алдылар.

iOS'тагы кушымта камерасында яңарулар

Җайланмагыз булдыра алган очракта, хәзер кушымта камерасында 0.5х тан ка кадәр якынайту дәрәҗәсен сайлап була. Төймәне басып вә тотып, аны үзегезгә җайлап була:

Кушымтадагы камераны куллану өчен, башта кертү кыры янындагы 📎 төймәсенә, аннары килеп чыккан кыстырмалар менюсында камера төймәсенә басыгыз.

Тагын iOS өчен

Хәбәрләрне күчереп җибәргәндә, «Сайлау» төймәсенә басып, хәбәрне берьюлы берничә кешегә җибәреп була.

Берничә әңгәмәне сайлау өчен (мәсәлән, архивка җибәрергә, укылган дип билгеләргә яки бетерергә), әңгәмәләр исемлеге буенча ике бармак белән сыпырыгыз.

Хәзер төркем әңгәмәсендә язышу тарихын сыпырганда ориентлашу уңайлырак булсын өчен, катнашучыларның сурәтләре гел хәбәрләр янында күренеп тора.

Яңа анимацияләнгән эмодзилар

Бер Telegram яңартуы да яңа анимацияләнгән эмодзиларсыз калмый. Һәрвакыттагыча, түбәндәгеләрне күрү өчен, әңгәмәгә бер эмодзилы гына хәбәр җибәрегез.

Шуның белән бүгенгә шул — киләсе яңарту өстендә без 2х тизлегендә инде эшлибез.

Report Page