татарча укы
Адлер ТимергалинМӘХӘББӘТ ҺӘМ ТӘҖРИБӘ
— Эч поша... күңелсез,— диде Альберт.
— Ятыйк та йоклыйк бүгенгә,— дип тәкъдим итте аның иптәше Һенри.— Мин химлабораториядә утырып арганмын. Тәҗрибәм дә барып чыкмады...
— Иртә ич әле,— дип каршы төште Альберт, сәгатенә күз салып.— Имтиханнарга тикле ерак, укыйсы килми... Эчәсе дә килми хәтта... Күңелсез..
— Спортхоллга барыйк булмаса. Гориллаларның тукмашуын карарбыз.
— Анысы да туйдырган, картлач. Әллә соң кызлар корпусына юл тотабызмы? Дҗеннины да күрербез. Чытлык Диноны да. Ифрат затлы күлмәк кигән иде бүген. Ә Дҗенни...
Һенри чыраен сытты, аннары, кызара башлавын сизеп, читкә борылды. Тегесе иптәшенә текәлеп карап торды да, аның янына килеп, кулын иңенә салды.
— Я, я,— диде ул йомшак кына.— Берәүнең гашыйк булуы, ә... объектның тискәрелеге дип әйтимме?., була торган хәл инде ул. Миннән үрнәк ал, картлач: берәүгә дә гашыйк түгел, ә кызлар тирәсендә чуалырга яратам үзем. Я менә ассистент Стәнлины исеңә төшер. Маргарэт артыннан күпме сөйрәлде, бичара...
— Маргарэтка ни булган?
— Колледжны ташлап кияүгә чыккан, чуар йөрәк. Стәнли Моусның кәефе кырылган да соң! Бүре кебек, ашардай булып карый.
— Стәнлины яратмыйм мин,— диде Һенри, тынычлана төшеп, һәм урындыкка килеп утырды.
Альберт тәрәзәне ачып, тәмәке көйрәтеп җибәрде һәм, бүлмә буйлап йөренгән килеш, сүзен дәвам итте:
— Дөрес булса, аңарда чегән каны бар, диләр. Күз карашлары ук зәһәр... Тик шунысы гаҗәп: синең Дҗенни шул Стәнлины сөя бит!
Һенри сискәнеп китте. Юк, егет монысына ышанмый, ышанырга теләми иде! Ничек инде Дҗенни Уилкиның, шундый шигъриятле, нәфис, акыллы кызның Стәнлига күзе төшсен?! Стәнли Моуслар нәселе бай нәсел, әлбәттә, ләкин, беренчедән, Дҗенни акчага битараф, тышкы бизәкләргә дә исе китми торган кыз, икенчедән, инде Стәнли тикмәгә генә акча чыгарачак кеше түгел.
Альберт исә Һенриның канына тоз салуында булды:
— Башымны кисмәгә бирәм, менә хәзер дә берәр ахирәте белән Стәнли бүлмәсендә утыра торгандыр әле. Ышанмыйсыңмы?
Һенри башын чайкады.
— Әйдә бәхәс! Мин кесә магнитофонын куям, ә син...
— Бәхәсләшмим.
Альберт иңнәрен сикертеп алды, төпчеген сүндереп чүп савытына илтеп ташлады һәм, краннан җылы су агызып, кулын юарга кереште.
— Сине бу мәхәббәт чиреннән дәваларга кирәк, Һенри,— диде ул өлкәннәрчә.— Юкка янып-көеп йөрисең. Төкер. Әнә Стәнли... Дҗеннидан көлә генә ул.
Һенри кинәт ныклы бер карарга килде дә костюмын кия башлады.
— Әйдә, Стәнлига керәбез,— диде ул ят тавыш белән.
Альберт каршы килмәде:
— Ихтыярың — салават.
Икенче катка төшеп, «Ассистент Стәнли Моус» дип язылган ишекне шакыдылар.
— Рәхим итегез! — дип кычкырды бүлмәдән кемдер.
Бүлмә эче җилкуар студентлар һәм төтен белән тулган иде. Кем кайда урын тапкан — шунда. Берсе кәнәфи аркасына менеп атланган, икенчесе — тәрәзә төбенә, берничәсе кроватька ук утырган. Шау-гөр киләләр. Ә Стәнли, куе кара кашларын җыерып, өстәл өстендәге ниндидер аппаратны көйләп маташа.
Ләкин монда кызлар юк иде. Һенри үзенең бүлмәдәшенә күз төшереп алды: күрдеңме, янәсе. Альберт исә аңа игътибар итмәде.— Ни җимертәсез, егетләр? Нинди әкәмәт таптыгыз?
— Искиткеч! Могҗиза! Адәм ышанмаслык! — диештеләр бүлмәдәгеләр.
— Юньләп аңлатыгыз ла! — диде Альберт һәм, мәзәк күрәчәгенә куангандай, кулларын уа башлады.
Кәнәфи аркасыннан Рейни дигән студент сикереп төште.
— Менә безнең даһи яшьтәшебез Стәнли һипноз аппараты уйлап тапкан. Теләсә кемне йоклата,— дип аңлатырга тотынды ул.— Сынап карамыйсызмы? Әйдә, ассистент, боларны да җебетик әле!
Стәнли аппаратын көйләп бетергәч кенә борылып карады. Чыннан да Альберт хаклы булган икән. Ассистентның элек тә ябыграк йөзе тагы да суырыла төшкән, күз төпләре караеп калган, ә күзләре, ничектер, начар елтырау белән елтырыйлар иде. Ул, галстугын салып ташлап, җиңнәрен сызганды:
— Кайсыгызны? Синеме, Альберт әфәнде?
— Мине,— диде шулчак Һенри, алга узып. Стәнли сәер генә елмаеп куйды һәм өстәл янындагы буш урындыкка күрсәтте.
— Рәхим ит.
Һенри утырды. Егетләр һәммәсе аның тирәсенә җыелдылар. Тынлык урнашты. Стәнли Моус, юка иреннәрен кысып, аппаратын Һенрига төбәде дә, люстраны сүндерергә кушты. Хәзер бүлмәдә тонык өстәл лампасы гына яна иде. Бер минут үтте, ике...
— Йоклый,— дип пышылдады Рейни.— Әзер бу.
Стәнли баш какты һәм регуляторны тагы бер бүлемгә борды. Һенри тыныч кына йоклый, ләкин аның күзләре йомылып ук җитмәгән, яңаклары тартышып-тартышып куя, тез өстенә салынган куллары калтырый иде.
— Булды,— диде Стәнли әкертен генә.— Хәзер сорау бирә башларга да мөмкин. Кемнең соравы бар?
— Миңа илле доллар биреп тормас микән? — дип пышылдады Рейни.
Стәнли аппаратындагы бер төймәгә басты да:
— Һенри, ишетәсеңме? Син Рейнига акча биреп тор. Баегач түләр,— диде.
Һенри, уң кулын куен кесәсенә тыгып, портмонесын чыгарды.
— Рәхмәт,— диде уйлап табучы, портмонетны алып.— Йокла, йокла, Һенри туган.— Тагы ни сорыйбыз? — диде ул аннары шыпыртлап.
— Әйдә, хисләрендә казыныйк әле...— дип авызын ерды Альберт.
— Һенри! — дип дәште Стәнли, көттереп тормастан.— Дәресен әйт: син кемгә гыйшык тотасың?
Һенри авыр итеп сулу алды, йөзенә әрнүле сагыш билгеләре чыкты, аннан соң ул, ничектер җанланып, айнып киткәндәй булды.
— Һенри! Ишетәсеңме? Син кемне сөясең? Һипнозланган егетнең иреннәре кыймылдады, ләкин ул һаман дәшмәде.
— Көчле... Бирешми, шайтан,— дип куйды Рейни. Стәнли аппаратын Һенриның йөзенә якынрак китерде.
— Дҗенни...— дип пышылдады шулчак һипнозланган егет.— Дҗенни Уилки...
Ишек шакыдылар. Стәнли тиз генә аппаратын сүндереп, Һенрины уятты. Ут кабыздылар.
— Мөмкинме?
Ишек төбендә ике кыз басып тора иде
— Узыгыз, Дҗенни. Рәхим ит, Дино
— Без сезгә комачауламыйбызмы? — дип сорады алдан кергән сары чәчле кыз, оялчан гына баш иеп.
— Хәтта киресенчә! — дип кыланчыкланды җирән Рейни һәм телен шартлатты.— Әйдәгез, әйдүк! Дино, кадерлем, минем янга кил... Борчымаска тулы гарантия бирәм. Күлмәгеңне дә котлармын.
Кызларга кәнәфидән урын бирделәр. Сары чәчле кызга — Дҗеннига — кимендә бер дистә оятсыз күз төбәлгән иде. Моңа хәтта Дино булып Дино да аптырап китте, чөнки ул үзен чибәррәк дип саный һәм егетләрнең күбрәк игътибар итүенә күнеккән иде.
— Тарткансыз да соң! — дип борынын җыерды ул. Дҗенни, тәмам уңайсызланып, күлмәк итәген төзәткәләде һәм егетләргә ялварулы караш ташлады.
Аны уңайсыз хәлдән Һенри гына коткарды бугай:
— Исәнме, Дҗенни,— диде ул.
Кыз шушы кечкенә генә ярдәмгә дә куанып ияген какты һәм үзен кулга алып:
— Стәнли тагы бер-бер нәрсә уйлап чыгаргандыр әле? — дигән булды.
— Һипнотизатор. Әле генә мине йоклатып маташтылар, тик берни барып чыкмады кебек, — диде Һенри, кыз янына килеп.
— Менә кызык! — дип чәрелди башлады Дино.— Безне дә йоклатыгыз әле! Хәер, мин куркам...
Стәнли иптәшләренә карап серле итеп күз кысты. Тегеләр, әлбәттә, яңа тамаша карарга һич тә каршы түгел иде.
— Дҗенни, ә син курыкмыйсыңмы? — дип сорады Альберт.
— Ник куркыйм? — диде кыз, батыраеп.— Мине һипноз ала алмый... Бервакыт циркта шулай булган иде.
— Утырып кара алайса,— диде Стәнли кызга. Дҗенни аңа күзләрен тутырып карады. Ул бераз шикләнә дә шикелле, ләкин күңеленә иң якын булган кешесенә ышану-өмет көчлерәк иде. Кыз, башын горур күтәреп, күперенке чәчләрен артка ташлап, урындыкка килеп утырды.
Ә бер минуттан кыз йокыга талган иде инде. Стәнли аппаратка тагы бер кара тартма тоташтырды. Ул шаккатыргыч тәҗрибә ясарга җыена иде шикелле. Һенри аның хәрәкәтләрен тәшвишләнеп күзәтеп торды. Дҗенниның йөзе агарганнан-агара барды, куллары хәлсезләнеп салынып төштеләр.
— Үтә тирән һипноз халәте,— дип мыгырдады Стәнли.
Эчкәрге бер көч Һенрины Дҗеннига таба этәрде, ул да кыз каршысына килеп басты:
— Дҗенни,— дип пышылдады егет, тирән газап кичереп,— Дҗенни, сөеклем...
Кыз башын чайкады. Аның иреннәре: «Юк, юк!»— дип әйткән кебек тоела иде. Һенри, маңгаен учлап тотып, артка чигенде. Аны кәнәфигә утырттылар.
Стәнлиның тавышында исә боздай суык ихтыяр белән коры таләптән башка берни дә юк иде.
— Дҗенни Уилки,— диде ул.— Сез кичләрен ни турында уйлыйсыз? Кем турында хыялланасыз?
— Төшеңдә кемне күрәсең? — дип кычкырды арттан Рейни.
Кызның гәүдәсе электр суккандай тетрәп куйды һәм ул, күзләрен йомган килеш, кулларын Стәнлига сузды. Кызганыч бер зәгыйфьлек, самими һәм саф хис кызны курчак хәлендә калдырган иде. Киноактрисаларның ясалма хәрәкәтләрен күреп өйрәнгән Дино да исе китеп: «Ах!» — дип куйды...
— Синең хакта...— дип пышылдады Дҗенниның күгәргән иреннәре. — Гел синең хакта, Стәнли... Мин сине сөям бит... Без тормыш диңгезен кулга-кул тотынышып кичик... Мин синең турылыклы ярдәмчең, уң кулың булырмын... Миңа берни дә, берни дә кирәкми, син генә кирәк, Стәнли...
Дҗенниның күзләреннән ике яшь бөртеге сытылып чыкты. Кыз үтенә, ялына һәм мәхәббәт җылысын хәер эстәгәндәй түбәнчелек белән ялварып сорый иде. Ялангач тәнне күрү белән бер иде бу. Кәнәфигә утырган Һенриның: «Җитте! Кирәкми!» —дигән сүзләре ишетелде. Ләкин аңа кул гына селтәделәр. Һәммәсе әсәрләнеп калган иде. Һәркем ни буласын көтте.
— Дҗенни Уилки! — дип ачыргаланып кычкырды Һенри,— Тыңла, тыңла: син — сукыр. Стәнли синең белән уйный гына!
Кыз бу сүзләрне бөтенләй ишетмәде, чөнки аның һипноз томалаган аңы фәкать Стәнли тавышын, Стәнли сүзләрен генә кабул итә иде...
— Әйе, мин сине сөймим,— диде шунда Стәнли үзе.— Син минем хакта уйлама, Дҗенни.
Кыз нидер әйтмәк булган җиреннән төртелеп калды, чөнки Стәнли һипнотизаторның ниндидер бер тоткасын борып куйды.
— Син дә мине сөймисең, Дҗенни,— дип дәвам итте Стәнли, боерык биргән кебек итеп.— Бүгеннән башлап син мине сөймисең. Син Һенрины сөясең, аңлыйсыңмы — Һенрины!
Кызның акшарлаган кебек булып калган йөзендә кискен үзгәреш күренде. Аның бит алмалары яна башлады... Аңарда нәфрәт һәм мәхәббәт, газап һәм ләззәт, түбәнчелек һәм горурлык көрәшә иде... Ниһаять, һипнотизатор җиңде.
— Әйе,— дип пышылдады Дҗенни, уфтанып.— Һенри... Һенри бик сөйкемле, ләкин тартынчак...
Стәнли аппарат төймәләрен чалт-чолт китерде дә җиңүле кыяфәт белән:
— Тагын нишләтик? — диде.
Аның янына атылып Һенри килеп җитте.
— Хәзер үк туктат! — дип акырды ул, Стәнли Моуска сугып җибәрердәй булып. — Оятсыз син!
Тегесе, мыскыллы елмаеп, һипнотизаторны сүндерде.
— Уф-ф! Бу ни бу? — диде Дҗенни тураеп һәм күзләрен ачты.— Башым чатный... Нишләттегез сез мине?
Ул бер Стәнлига, бер Һенрига күз төшерде. Һенри мескен кыяфәттә басып тора һәм дымык күзләрен яшерә иде.
— Һенри...
— Әйе, Дҗенни...
— Һенри, миңа ни булды? Ни булды миңа, Дино? Дино тыела алмыйча, башын артка ташлап, вак тешләрен күрсәтеп көлә иде.
— Һенри!
Һенри бугазына килеп тыгылган төерне йотып җибәрде, аның ике битеннән дә саран күз яшьләре тәгәрәп төште.
Шул чакны Дҗенни бөтенесен берьюлы аңлап алды. Аның иреннәре, хәтта чәч көдрәләре дә калтырый, зур ачылган күзләрендә йөрәк өзгеч гаҗәпсенү, дөньяның караңгы һәм шакшы булуына чиксез аптырау чагыла иде.
— Сез... сез... намуссыз,— дия алды ул, ниһаять, калтыравык тавыш белән.— Стәнли! Җирәнәм мин сездән! Һенри, синнән дә! Барыгыздан да!
Кыз кинәт кенә ишеккә борылды да йөгереп чыгып китте.
— Син кабахәт, Стәнли,— диде Һенри да, ишеккә юнәлеп.— Без һөммәбез дә кабахәтләр...