Коллекцион бүләкләр, хәбәрләрне эзләүдә фильтрлар һ.б.
Telegram татарчаИнглиз телендәге оригиналын укырга
Telegram'ның 2025 елдагы беренче яңартуын тәкъдим итәбез: башка кулланучыларга тапшырып булган коллекцион бүләкләр, вакыйгалар турында хезмәти хәбәрләргә тойгылар, хәбәрләрне тиз һәм уңайлы эзләү өчен фильтрлар, QR кодлар өчен эчке сканер һ.б.
Коллекцион бүләкләр
Хәзер, Telegram'да бүләк алганнан соң, сез аны уникаль коллекционга әйләндерә аласыз. Мондый коллекцион бүләкләрне башка кулланучыларга тапшырырга яки NFT мәйданчыкларында аукционга куярга була.
Коллекцион бүләкләр өчен рәсемнәр Telegram рәссамнары тарафыннан ясалган дистәләрчә вариантлардан очраклы рәвештә сайлана һәм уникаль характеристикалар белән тулыландырыла — мәсәлән, фон төсе, бизәк һәм номер. Һәр коллекцион бүләк — кабатланмас цифрлы сәнгать әсәре, ә кайбер характеристикаларның азрак очравы бүләкне аеруча сирәк итә.
Өй торты, желелы куян, глинтвейн һәм Санта шапкасы кебек 20дән артык бүләкне инде коллекционга әйләндерергә була, бу исә 1400дән артык уникаль рәсем вариантын бирә. Ә бу бит әле башы гына!
Башка кулланучы өчен бүләк сатып алганда, сез аны алдан ук коллекцион итә аласыз — һәм алучының әңгәмәдә яңа сәнгать объектын ачканын күрә аласыз. Бүләкне яхшырту өчен бераз Telegram йолдызларын түләргә кирәк. Алар блокчейн транзакцияләре бәясен каплау өчен кулланыла.
Әгәр коллекциягыз өчен билгеле бер бүләк кыяфәтен эзлисез икән, сез һәрвакыт башка кулланучылар белән алмаша аласыз.
Хезмәт хәбәрләренә тойгылар
Кулланучылар бүләк җибәргәндә, төркемгә кушылганда яки видеоәңгәмә башлаганда, әңгәмәдә моның турында хезмәт хәбәре килеп чыга. Хәзер мондый хәбәрләргә тойгылар да куеп була. Шулай итеп, ике басуда бүләк өчен рәхмәт әйтергә яки яңа катнашучыларны каршы алырга мөмкин.
Хезмәти хәбәрләр шулай ук шалтыратулар, әңгәмәдә фото яки фонның үзгәрүе, бүләк уйнатуның башлануы һ.б. күп вакыйгалар турында хәбәр итә.
Хәбәрләрне эзләүдә фильтрлар
Telegram'да әңгәмәләр исемлегенең өстендә теләсә кайсы әңгәмәдән кирәкле хәбәрне тиз табу өчен эзләү юлы бар. Без «Әңгәмәләр» эзләү салынмасына өстәмә фильтрлар өстәдек. Алар эзләү нәтиҗәләрен шәхси әңгәмәләр, төркемнәр яки каналлардан гына күрсәтү өчен сезгә исемлекне төгәлләштерергә мөмкинлек бирә.
Башка эзләү салынмаларында сез үзегезнең соңгы йөкләүләрегезне һәм уртаклашылган медиафайлларны карый, яки популяр каналлар һәм мини кушымталар белән таныша аласыз.
Чит як верификациясе
Җәмәгать эшлеклеләре һәм оешмаларының верификация үтүе Telegram кулланучыларына мәгълүматның рәсми чыганакларын аерырга ярдәм итә. Мәгълүматны расланган чыганаклардан алу тагын да җиңеләйсен өчен, рәсмиләштерелгән чит сервислар кулланучыларның профильләре һәм әңгәмәләргә аккаунтның чынлыгын күрсәтүче өстәмә тамгалар бирә ала.
Верификацияләүнең бу яңа ысулы алдаулар очрагын һәм ялган мәгълүмат таралуын киметер һәм башка ачык платформалар өчен дә яңа стандарт күрсәтер дип ышанып калабыз.
Әңгәмә яки аккаунт чит як верификациясен алгач, аның исеменең сул ягында расланган аккаунт тамгасы пәйда була, ә профилендә аңлатмалы тасвирлама күрсәтелә.
Яңа чит як верификациясе Telegram җәмәгать эшлеклеләре һәм оешмаларына бирә торган рәсми раслаудан аерым бирелә. Чит як сервисы үз верификациясен башкаларга бирә алсын өчен, ул үзе башта Telegram тарафыннан расланырга, һәм гариза биреп, өстәмә тикшерү үтәргә тиеш.
Чит як верификациясе турында тулырак әлеге кулланмада белергә мөмкин.
Папкалар исемнәрендә махсус эмодзиләр
Барлык Telegram кулланучылары да әңгәмәләр өчен папкалар булдырып, язышуны үзләре өчен уңайлырак оештыра ала. Хәзер папкалар исемнәрендә махсус эмодзиләр кулланып була. Бу Premium язылуы булган кулланучыларга кирәкле папканы аерып күрсәтергә яки исемнәрне эмодзиләр белән алыштырып, папкалар исемлеген минималистик итәргә мөмкинлек бирә.
Telegram Premium язылуын инде 12 миллионнан артык кулланучы сатып алды. Язылу 30 эксклюзив функцияне үз эченә ала, шул исәптән югарырак йөкләү тизлеге, әңгәмәләрне хәзерге вакытта тәрҗемә итү, чиксез махсус эмодзиләр һ.б.
QR кодларны сканлау
Android һәм iOS кушымтасындагы камера хәзер QR кодларны таный һәм кушымталар арасында күчмичә сезнең гадәти браузерыгызда сылтамаларны ача белә.
Кушымтада камераны тиз ачу өчен төп экранда уңга сыпырыгыз (Android'та астагы уң почмактагы камера тамгасына басыгыз).
Telegram'ның табышлылыкка ирешүе
Бәйсез булып калу һәм киләчәктә дә үсешне дәвам итү өчен, 2021 елда Telegram беренче тапкыр монетизацияләү функцияләрен кертә башлады.
2024 елда Premium язылулары, шәхси мәгълүматларны саклаучы реклама, Telegram йолдызлары һ.б. күп яңартулар ярдәмендә, Telegram табышлылыкка иреште. Без сезгә һәм барлык кулланучыларга ярдәмегез өчен рәхмәтлебез. Финанс бәйсезлек безгә үсәргә, безнең принципларыбызга тугры калырга мөмкинлек бирәчәк. Бу үз чиратында һәрвакыт кулланучылар һәм аларның шәхсилеген беренче урында тотарга мөмкинлек бирә.
Бүгенге яңарту 2024 елның 17нче зур яңартуы булырга тиеш иде, ләкин, кызганычка каршы, Apple модерация командасының тикшерүне вакытында тәмамлый алмавы аркасында, тоткарланды.
Без барыгызга да бәхетле Яңа ел телибез һәм 2025нче ел истә калачак сюрпризларны эшләргә китәбез.
1 гыйнвар 2025,
Telegram төркеме