camila
Мирсәй ӘмирҖәмилә көйсезләнә
Көтеп алынган кадерле бәйрәмне шундый матур, шундый күңелле итеп, шатлык белән каршылыйбыз дип, гөрләшеп кенә торганда, Җәмилә көйсезләнде дә китте. Көйсезләнергә урыны да бар иде барын, бәйрәмгә дип алынган яңа күлмәге тегелеп өлгермәгән иде шул. һәр бәйрәмне яңа күлмәк киеп каршы алырга гадәтләнеп киткән Җәмилә өчен җитә калды бу — кызды да китте. Ул кызып киттеме — харап инде. Тап килгәннәрнең берсен дә аяп тормый аның теле, гаеплеме кеше, гаепсезме — анда эше юк, тетә дә ташлый.
Беренче уклар бу юлы тегүче хатын исеменә атылдылар.
— Тфү, пәри карчыгы! - дип кычкырды Җәмилә, аяк тибеп. - Әллә кем диярсең, өлгерә алмый, имеш, эшем иясе! Килештереп тегә белүең генә бар инде. Югыйсә, төкерер идем мин сиңа. Исәнләшеп тә тормас идем әгәр. Исәнләшмәү генә түгел, исемеңне дә белмәс идем, белгәнемне дә онытыр идем, урамыңнан да узмас идем, вәгъдәсез шайтан!..
Ләкин бу ачы сүзләр тегүче хатынның бәгыренә барып кадала алмадылар. Чөнки аларны Җәмилә турыдан-туры тегүче хатынның күзенә карап әйтә алмады, үз өенә кайткач, читтән торып кына кычкырды. Турыдан-туры күзенә карап, бәгыренә кадап әйткән булыр иде дә бит, мәсьәләнең икенче ягы бар: бөтенләй отказ биреп җибәрсә, нишләрсең? Тегүче табу җиңел эш түгел. Мастерскойлар тирәсенә, бигрәк тә, бәйрәм алларында, якын баргысыз. Бөтенләй заказ кабул итмиләр. Имеш, эш күп. Әллә кайчан кабул ителгән заказлар үтәлми ята. Каян чыга шулкадәр халык! Нәрсә тектерәләр шулкадәр? Коточкыч бит! Безобразие...
Билгесез заказчыларны каһәрләү белән дә күңеле
басылмады Җәмиләнең. Ул, ярсыган йөрәгенә тынычлык эзләгән төсле, гардеробка килеп тотынды. Әйтерсең лә, барлык явызлыкның башы шул гардеробта иде инде, шундый рәхимсезлек белән тартты Җәмилә аның ишеген, гардеробның кай җирләреннәндер шагыр-шогыр иткән тавышлар чыгып калды. Гардероб эчендә төрле йон, ефәк материяләрдән тегелгән дистәгә якын күлмәк, элгечләргә асылышкан хәлдә, һавалы кыяфәт белән тыныч кына тезелешеп торалар иде. Җәмиләнең барабан тешләре кебек кызу хәрәкәтләнгән бармаклары килеп керү белән, өермә күтәрелеп китте дә, күлмәкләр, канатланган кебек очып-очып, гардеробтан чыга башладылар. Алар, атылган кошлар төсле, кайсы кровать өстенә, кайсы диванга, кайсы урындыкка, кайсы өстәлгә җәелеп төшеп, хәрәкәтсез кала бардылар.
Моңарчы тыныч кына китап карап утырган күзлекле карчык, кызының болай азынып китүен күргәч, күзләрен китаптан алды. Диванга чумып утырган җиреннән әкрен генә күтәрелде дә, анда-монда тузылышып төшкән гаепсез күлмәкләрне җыя-җыя, кызын тынычландыра башлады:
— Сабыррак бул, кызым. Кемгә ачу итәсең? Шкафың тулы күлмәк, кием-салым. Өстенә кигән киемнәрең генә дә теләсә кемгә кунакка киеп барырлык асыллар. Сикеренмә, кызым. Алай ярамый. Шушы хәлдә кияү кайтып керсә, яхшы түгел бит.
Ләкин Җәмилә моның белән генә тынычлана алмады.
— Ичмасам, син шулай димә, әни! Шушындый зур бәйрәмдә кеше арасына киеп чыгарлык яңа күлмәгем дә юк бит. Бүген театрга нәрсә киеп барыйм? Халык алдында ничек күреним?
— Нигә яңа күлмәгең булмасын, теге әфлисун төсле күлмәгеңне бер генә кич киеп салдың бит. Аңа ни булган? Шундый матур күлмәк...
— Аны киеп өченче көн генә театрга бардым бит. Бүген тагын шул ук күлмәкне киеп барыйммы? Булмас!
— Анысын кимим дисәң, теге, кыеклап-кыеклап теккән буйлы күлмәгеңә ни булган? Өр-яңа ефәк күлмәк бит.
— Таптың! Анын модасы чыкты инде. Аның өстенә ул җәй кия торган күлмәк.
— Ә теге күпертмә җилкәле, аерым итәкле...
— Кит, кит, аның кокеткасы түбән, җаным бизгән минем аңардан.
— Әлеге, канәфер төсле күлмәгең дә...
— Юылган күлмәк бит инде ул! Кит, кит, сөйләмә юкны.
— Алайса, теге, кыек җилкәле, шакмаклы...
— Таптың, реглан килешми миңа... Эчемне пошырма, зинһар. Бармыйм! Шул гына.
— Кияүдән оят, кызым, артыграк кыланасың.
— Оялды ди, шул киявең аркасында өлгермәде дә инде яңа күлмәгем. Аның ише ваемсыз... Кайтып кына керсен, мин аны...
Һәм, әкияттәге кебек, нәкъ исеме чыккан вакытта гына, кияүләре Сәлим кайтып та керде.
Җәмиләнең вакыт-вакыт көйсезләнеп китә торган гадәте барлыгы Сәлим өчен сер түгел иде инде. Тик артык исе китми иде аның. Чөнки ул үзенең яраткан Җәмиләсен бик тиз көйләп җибәрүенә ышана һәм көйләп тә җибәрә торган иде. Бүген дә ул, ишектән керү белән, Җәмиләнең кайбер кыллары артыграк тартылганлыгын сизеп алды. Мондый вакытларда була торган гадәтенчә, тавышына ялган җитди тон биреп, күз карашларына ясалма чырай чыгарып, шаярту юлы белән Җәмиләсен көйләп җибәрмәкче булды. Гардероб алдына иелгән хәлдә, фанерадан ясалган курчак төсле кинәт-кинәт хәрәкәтләнүче Җәмиләсенә карап сүз башлады ул:
— Җәмиләсенә ни булган? Кер әле минем бүлмәгә! Кер дә ишекне яп: әби ишетмәсен чыбыркы тавышын.
Көйсезләнүе гадәттәгечә генә булса, Җәмилә бу сүздән соң аның бүлмәсенә кереп, ишеген ябарга тиеш иде. Шуннан соң, Сәлим аның ике кулыннан тотып үзенә якын китерергә һәм күзләренә туп-туры карап: «Синең телең ачыган булса кирәк, китер әле аны монда, кирәген бирим әле мин аңар», - дияргә тиеш. Җәмилә, көйсезләнүе гадәттәгечә генә булса, мондый минутта эндәшми торырга тиеш; ә Сәлим аны каты итеп авызыннан үбеп алырга тиеш тә, шулай эшләгәч, Сәлимдә булган тынычлык Җәмиләгә дә күчеп, шуның белән бөтен эш җайланырга тиеш иде.
Алай булып чыкмады. Димәк, Җәмиләнең көйсезләнүе гадәттәгечә генә түгел. Сәлим бераз күңелсезләнде. Шулай да чамадан артык исе китмәде. Чөнки ул Җәмиләнең көйсезләнүе бу дәрәҗәгә җиткән чакларда да нишләргә кирәклекне белә иде. Хәзер Җәмилә, чамадан тыш ук көйсезләнмәгән булса, телен ходка җибәрергә тиеш. «Үгез», «аю», «бозау» кебек «зурлау» сүзләре өсте-өстенә Сәлимнең йөзенә ыргытылырга тиешләр дә, Сәлим: «Бик дөрес», «шулай шул», «нәкъ үзе», - дигән җаваплар белән аларның һәммәсен йотып сүндерә барырга тиеш. Шуннан соң Җәмилә: «Син мине кешегә санамыйсың», «син мине мыскыл итәсең» кебек үпкә сүзләре башларга тиеш, ләкин сүзләре үпкә сүзләре булсалар да, үзенең иркәләнергә теләгәнлеге тавышыннан сизелеп торырга тиеш. Актык чиктә Сәлим аны кочагына алып иркәләргә тиеш тә, шуның белән Җәмилә тәмам көйләнеп җитәргә, эшләр тәмам җайланып китәргә тиеш иде.
Сәлим, бу «тиеш»ләрнең һәммәсен җиренә җиткерергә хәзер булып, Җәмиләсенең йөзенә карады. Шул минутта гына ул, Җәмиләсенең көйсезләнүе гадәттәгечә генә түгел икәнлеген, хәтта чамалы гына да түгел, чамадан тыш икәнлеген аңлап алды. Җәмиләнең керфек төпләре дымланган, борын яфраклары алсуланган, иреннәре көпшәкләнгән иде. Көйсезләнүнең бу дәрәҗәгә җиткән чагы бик сирәк була торган булса да, Сәлим анысын да белә иде. Хәзер Җәмилә, үзе Сәлимгә берәр сүз әйтсә дә, Сәлим аңа берәр сүз әйтсә дә, елап җибәрергә тиеш. Бусына инде Сәлимнең исе китә. Чөнки Җәмилә хәзер Җәмилә түгел. Ул — мөлдерәмә тутырылган тәлинкә кебек булган. Әйтерсең лә, хәзер Сәлимгә әнә шул сыек кына шулпа белән мөлдерәмә итеп тутырылган тәлинкәне тотып, өстенә ап-ак җәймә җәелгән пружиналы кровать аркылы үтәргә кирәк. Әз генә саксызлык күрсәтеп, беленер-беленмәс кенә тигезсез хәрәкәт ясасаң да тәлинкәдәге шулпаның түгелүе — ак җәймә өстендә ямьсез тап калдыруы бар. Сәлим үзен шул хәлдә сизде. Ничек итеп мөлдерәмә тәлинкәне түкмичә генә, шул биек, киң, йомшак кровать аркылы чыгарга? Ничек итеп тәмам тулган Җәмиләне елатмыйча гына көйләп җибәрергә? Җонглёр кирәк монда. Ә Сәлим жонглер түгел... Тукта, иң яхшысы — җәймәгә кергәнче үк түгеләсе өлеше түгелсен, идәнгә түгелсен. Идәннән бетерү тиз булыр... Әйе, Җәмилә әзрәк бушап калсын, аннары җиңелрәк булыр. Тәвәккәлләргә кирәк...
Сәлим зур саклык белән генә, бик җитди, бик йомшак итеп, Җәмиләсенә сүз кушты.
— Җәмилә...
Җәмилә кулында кечкенә ак яулык күренде.
— Җәмилә, ни булды сиңа?
Җәмилә ак яулыкны күзләренә каплады. Җылы гына, йомшак кына итеп борынын тартып куйды. Сәлим саклык белән генә аның аркасына кулын сузды.
— Ни булды сиңа, Җәмилә?
— Син һәрвакыт мине мыскыл итәргә генә торасың. Әйтерсең мин бала, - диде Җәмилә (үзе шул минутта нәкъ балаларча итеп тагын бер тапкыр борынын тартып куйды).
Сәлим, Җәмиләсенә сиздермичә генә, җиңел сулап куйды, - уф, - диде ул күңеленнән генә, - икенче баскычка төште, хәзер шаяра башларга да ярый. - һәм ул инде әкренләп кенә ачыктан-ачык шаяру тонына күчә башлады.
— Баларак шул инде син, Җәмилә. Я, ни булганын әйтмисең дә бит әле. Мөгаен әллә ни булмагандыр әле. Мин бар вакытта сиңа ни булсын соң?
— Мин бүген театрга бармыйм, - диде Җәмилә, кырт кисеп.
— Көчләмим. Иң яхшы урынга билетлар алып кайттым, барасың килмәсә, көчләмим.
— Минем белән бармаска рад инде син.
— Бу сүзең артык бит инде, Җәмилә. Артык икәнен үзең дә беләсең. Үзең шундый мәгънәсез сүзне әйтәсең! Син бәйрәмгә каршы кичтә театрга барырга теләвең турында әллә кайчан әйтеп куйдың. Мин шуңа риза булдым. Менә билетлар да алып кайттым. Хәзер бармыйм дисең. Ни өчен?
— Күлмәгем юк.
— Яңа күлмәгеңне алып кайтмадыңмыни?
— Портниха алдады. Өлгермәгән.
— Ә синең аңардан башка да күлмәкләрең җитәрлек бит, җиде-сигезләп.
Әле күптән түгел генә Җәмилә белән әнисе арасында күлмәкләре турында булып үткән сүз, Сәлим белән Җәмилә арасында тагын бер тапкыр кабатланды. Инде тәмам тынычланып җиткән Сәлим, көйсезләнүнең сәбәбе нәрсәдә икәнен дә ачык белгәч, иркенләп шаярырга тотынды. Шаяру катыш шелтәли иде ул Җәмиләсен.
— Каян килә сиңа бу капризлык, Җәмилә? Син бай кызы да түгел ләбаса. Инде син дә күлмәк мәсьәләсендә шушылай булгач, Елизавета Петровнага ни кала? Тарих укыган вакытта мин Елизавета Петровнаның, үзе үлгәч, гардеробында унике мең күлмәге калган дигән сүзне ишетеп, гаҗәпләнгән идем. Инде син, ярлы-ялангач семьядан чыккан кыз, җиде-сигез менә дигән күлмәгең бар өстенә, күлмәгем юк дип елап торгач, үзе патша булган хатынның унике мең күлмәге булуы гаҗәп түгел икән шул, ә?
— Әллә хәзерге заманда да мине ялангач йөртер идеңме?
— Шулай буламыни ялангачлык! Аңламыйм мин сине, кемгә охшап болай булгансың син.
Сәлим кинәт диванда китап карап утыручы әлеге күзлекле карчыкка борылды.
— Әби, - диде ул, - әйт әле, кемгә охшап болай булган синең бу кызың?
— Үземә охшаган ул, кияү, үземә! Яшьрәк чакта мин үзем бик купшыланырга ярата идем.
Сәлим әбисеннән мондый җавап көтмәгән иде. Чөнки ул әбисенең һәрвакыт «кияү» дип йөгереп йөрүен, кияве яклы булып кызын шелтәләргә әзер торуын белә иде. Шуңа күрә дә әбисенең бүгенге җавабы кызык тоелды аңа.
— Шулаймы, әби? Күлмәкләрең күп идеме соң синең?
— Башы-аягы бер күлмәгем бар иде, юаем да эләем, киптерәем дә кияем.
— Ул бер күлмәк белән ничек купшылана идең соң?
— Купшы булгач, рәтен табасың инде аның, - диде әби һәм кеткелдәп көлеп куйды да, үзенең ничек итеп купшылануын күрсәтү өчен, яшьрәк чагында булып үткән бер вакыйганы сөйли башлады. - Бервакыт шулай безне, әтисе белән икебезне, туйга чакырдылар. Туй булгач, анда һәркем киенеп-ясанып бара бит инде. Минем инде, купшыланырга да ярата торган кеше булгач, бигрәк тә киенеп барасым килә. Ә күлмәгем бер генә. Юам да әләм, киптерәм дә киям. Ничек инде туйга да шуны киеп барырга кирәк? Җен ачуларым чыкты шул көнне. Андый чакларда Хаҗи хатынының иске күлмәген сорап торгалаганым бар иде. Ул көнне анысыннан да коры калдым. Миңа кадәр Хәйрүш хатыны алып өлгергән булып чыкты. Ачудан, гарьлектән бөтен дөньясын әрләп чыктым. «Бер күлмәк тә алып бирә алмадың» - дип, әтисен тетеп ташладым, мескенне. - Бармыйм, мин әйтәм, бар үзең! - Әтисенең мине дә алып барасы килә. - Ярар инде, ди, безгә кем карап тора соң, - ди. Беләм инде үзем, аны әрләп тә файда юк. Явызлыктан түгел, булмаганнан алып бирә алмый инде, мескен. Шулай да, бармыйм дип, тәңкәсенә төштем. Үземнең барасым да килә... Аптырап тормадым тагы, әлеге шул бердәнбер күлмәгемне юып тиз генә киптереп алдым, артын алга әйләндереп кидем дә киттем туйга. Шоп-шома үтте.
Сәлим рәхәтләнеп көлде.
— Ишеттеңме, Җәмилә, әниең нәрсә әйтә сиңа?
— Хәзер инде ул заман түгел.
— Дөрес әйтәсең. Шулай да нишлибез соң бүген, бәйрәмне ничек каршылыйбыз?
— Театрга барырбыз инде, - диде Җәмилә юаш кына итеп. - Канәфер төслесен киярмен...
1939.