Тыр-тыр Зариф бригадасы

Тыр-тыр Зариф бригадасы

Мирсәй Әмир

— Әпәй ашау хәрам? Кем әйтә аны? Ә? Бөтен колхоз әйтә? Эшемнең рәте юк? Минме эшләмәдем? Минем бригада эшләмәдеме? Оят, оят, халыктан оялырга кирәк иде азрак. Яз көне кары да эреп бетмәгән кыр өстенә иң башлап эз салучы кем иде? Тыр-тыр Зариф иде түгелме? Төнге сәгать өчтән үк торып, кырга чыгып китүче бригада Тыр-Тыр Зариф бригадасы иде түгелме? Бер караңгыдан икенче караңгыга тикле янып-пешеп эшләү аркасында, 40 баш атның 15е эштән чыккач, 25 баш ат белән чәчү планын башкарып чыгучы Тыр-Тыр Зариф бригадасы иде түгелме? Имеш, Сабир бригадасы гына ударный. 40 аты да исән булса, кем ударный булмый аны?.. Чәчү машиналары ватылып беткәч, 320 гектар җирне кул белән чәчеп чыгучы Тыр-Тыр Зариф бригадасы иде түгелме? Бер үк җирне өч кабат эшләп чыкканнан соң, сыйфат комиссиясе карап, канәгатьләнерлек тапмагач, бодайлар шытып чыга башлаган булуга карамастан, тагын бер кат тырмалап чыгучы Тыр-Тыр Зариф бригадасы иде түгелме? Уйлап сөйләргә кирәк аны, егетләр... Аның ни көлкесе бар, нигә авызыгызны ерасыз, әлбәттә шулай. Шулай шул, эшләгәннеке заман. Тыр-Тыр Зариф бригадасыннан да күбрәк эшләгән бригада булганы да юк әле бездә. Утау вакытында безнең ничек эшләвебез берәүгә дә сер түгел ләбаса. Бер урынны бишәр кат утаучы кем иде? Бригадасындагы бөтен балачага, карт-корыларына кадәр кыр өстендә яткырып утатучы кем иде? Шул ук Тыр-Тыр Зариф иде түгелме? Юк инде, энем, начар чәчкәнгә күрә чүпле дип лыгырдавыңның бер дә кирәге юк. Монда утау турында сүз бара, эшләү турында сүз бара. Ә утау ягыннан, ничә әйтсәң дә, иң күп эшләүче Тыр-Тыр... Сөйләдең тагын сүз, минем ни катнашым бар монда? Уңыш аз булуда Тыр-Тыр Зарифның ни катнашы бар? Урып-җыю вакытында Тыр-Тыр бригадасы кемнән ким эшләде? Киресенчә, иң күп эшләүче бригада шул булды. Ургыч машиналарыбыз беренче көнне үк ватылып эштән чыктылар, бу сезгә мәгълүм бит. Бөтен чәчү мәйданын кул белән җыеп алырга туры килдеме Тыр-Тыр Зариф бригадасына? Килде. Әз эш кирәкмени анда? Уйлап сөйләргә кирәк аны... Кит, малакасус, бәйләнмә, минем мыекта ни эшең бар синең, кабарсын. Мыек турында сүз бармый монда, эш турында сүз бара. Әлбиттә. Көне-төне йокы күрмичә эшләмәсәң, ничек итеп ул кадәр җирне коры кул көче белән җыеп алып бетерергә кирәк? Юк инде, Тыр-Тыр Зариф бригадасын Сабир бригадасы белән тиңләп булмый, Сабирның җирләрен бер тапкыр да рәтләп утарга туры килмәде. Уру вакытында ике машинасы да үкертеп эшләде, бер аты да армады, ә Тыр-Тыр Зариф бригадасын кем белми, бәла өстенә бәла мәче балаларыннан битәр туып кына тордылар бит. Әйдә аннан янып-пешеп эшлә дә эшлә... Сиңа ни җитмәгән тагы, адәм актыгы, авызыңны чабата кебек җәеп утырасың, мин синең картузыңа бәйләнмим бит, минем эшләпәдә ни эшең бар? Эш турында сүз бара монда... Оялырга кирәк, егетләр. Әпәй ашау хәрам, имеш. Әйтерсең, эшләми алган кеше бар... Сөйләдең сүз тагын син дә! Көрәшмәгән, ди, Тыр-Тыр Зариф уңыш өчен көрәшмәс инде әллә кая. Кара исәп белән генә уйлап кара, ичмасам. Кем бригадасы урылган җир өстеннән 20 олау башак җыеп алды? Тыр-Тыр Зариф бригадасы түгелме? Сабир бригадасы белән чагыштырма син мине. Алар ашлыкларын урган җирләре өстендә суктылар. 6 километрдан ындырга ташып сугучы кем булды? Тыр-Тыр Зариф бригадасымы? Эшләмәсәң, шулай буламыни? Нинди генә яктан карасаң да Тыр-Тыр бригадасыннан күп эшләгән бригада таба алмассың. Кем күп эшләгән — шул күп ала, каршы килеп кара син шуңар. Юк, шаярмагыз, Тыр-тыр Зариф мах бирмәс...

Тапканнар чагыштырыр әйбер, имеш Сабир бригадасы гектарыннан 12 центнер бодай алганда, Тыр-Тыр Зариф бригадасы 7 центнер гына алган. Ә иң күп эшләүче, көне-төне чабучы Тыр-Тыр. Битәрләргә хакыгыз юк. Тыр-Тыр әрәм тамак түгел, күп эшләү ягыннан караганда, Тыр-Тыр Зариф бригадасыннан да ударныерак бригада юк. Ударниклар съездына Тыр-Тыр Зариф члены барырга тиеш. Тыр-Тыр бригадасы иң күп эшләде. Әгәр шулай булмаса... ерма авызыңны, син үзең җил тегермәне!.. валлаһи дип әйтәм, исемем Тыр-Тыр Зариф булмасын.

1933


Report Page