Анимацияләнгән фоннар
Rasim Khusaenov
Төркемдә видеошалтыратуларга өстәмә буларак, әлеге яңарту анимацияләнгән фоннар һәм хәбәрләр җибәргәндәге анимацияләр, шулай ук ботлар өчен меню төймәсе, стикерларны импортлау өчен яңа мөмкинлек, аккаунтыгызны иминлектә саклау өчен хәтерләткечләр һ.б. өсти.
Анимацияләнгән фоннар
Әңгәмәләр өчен яңа анимацияләнгән фоннар алгоритм ярдәмендә берничә төс белән катыша һәм хәбәр җибәргән саен салмак кына үзгәреп тора.
Әлеге анимацияләр аккумулятор зарядына артык йогынты ясамасын өчен оптимизацияләнгән һәм хәзер барлык стандарт темаларда бар.
Вы можете выбрать один из десятков новых фонов в настройках приложения.
Сез күбрәк анимацияләнгән фоннарны көйләүләрдә таба аласыз. Android: Әңгәмә көйләүләре > Фонны үзгәртү. iOS: Тышкы күренеш > Әңгәмәләр өчен фон.
Фоннарны ясау һәм алар белән бүлешү
Үзеңнең бердәнбер анимацияләнгән фоныңны ясау бик җиңел. Анимацияне ачу өчен теләсә кайсы өч яки дүрт төс сайлау һәм өстәмә стиль өчен мәҗбүри булмаган шаблон өстәү җитә — калганын алгоритм үзе эшли.
Ясалган фонга сылтаманы дуслар һәм якыннарга аларны язышу тәҗрибәсенең яңа дәрәҗәсенә менгезү өчен җибәрергә була.
Хәбәр җибәргәндә анимация
Хәзер стикерлар вә эмодзилар төймәсардан әңгәмәгә бик җиңел күченәләр. iOS'та яңа анимацияләр шулай ук беркетмәләр һәм текст хәбәрләр җибәргәндә кулланыла. Җыелган текст салмак кына җибәрелгән хәбәргә әйләнә.
iOS: ярым үтә күренмәлек һәм яңа тамгачыклар
iOS өчен кушымтада яңа фоннар ярым үтә күренмәле интерфейс элементлары аша күренгәнгә тагын да ныграк тәэсир ясый.
Моннан тыш, Көйләүләр > Тышкы күренеш юлы буенча iOS кушымтасының тамгачыгын төрле төсләргә буялган яңа логотипларның берсенә алыштырырга була.

Telegram'ның мөмкинлекләре турында күбрәк белү өчен, яңа «Telegram мөмкинлекләре» төймәсенә басыгыз — ул Telegram Tips каналына илтә.
Android өчен кушымтада мондый төймә инде бар иде, ул ян менюда урнашкан.
Керү мәгълүматлары турында хәтерләткечләр
Telegram аккаунтына керү мөмкинлеге һәрвакыт булсын өчен, аңа гел актуаль телефон номеры бәйле булырга тиеш. Телефон номерыгыз үзгәрсә, iOS өчен кушымтадагы яңа искәртү сезгә мәгълүматларны яңартырга онытмаска һәм тиз генә көйләүләрнең кирәкле бүлегенә күчәргә булышачак.

Android кулланучылары бу хәтерләткечләрне киләсе яңартуда алачак, ә әлегә аларга телефон номерларын үзгәртү өчен көйләүләрнең төп битендә аңа басу җитә.
Барлык платформалардагы кулланучылар да ике адымлы верификациянең көйләүләре алышынган саен Telegram'нан искәртү алачаклар.
Ике адымлы верификация аккаунтка яңадан кергән саен язарга кирәк булачак өстәмә серсүзне көйләргә бирә.
Ботлар менюсы
Бот белән аралашу өчен командаларны хәзер җайлы гына махсус меню аша карап һәм җибәреп була. Шулай ук сездән нинди хәбәр көтелгәне ачыграк булсын өчен, ботлар язу кырында үз текстларын урнаштыра алалар.
Бот ясаучылар, кулланучының әңгәмә төре һәм интерфейс теленә карап, төрле командалар вә шулай ук билгеле бер әңгәмәләрдә генә яки админнарга гына күренәчәк махсус командалар билгели алалар.
Тулырак мәгълүматны Bot API документациясендә табырга була.
Стикерлар импортлау
@stickers боты сезгә яңа стикерлар җыелмасы ясарга һәм аларның кулланылышы турында статистиканы карарга булыша ала.
Бүгенге көннән — башка ясаучылар кешеләргә яңа уникаль стикерлар ясарга һәм бер басуда аларны Telegram'га күчерергә бирә торган кушымталар булдыра алалар.
Стикерлар ясау һәм күчерү өчен кушымталар булдыру турында ясаучылар тулырак яңа стикерлар импортлау буенча документациядә укый ала.
Исегезгә төшерәбез: үзегез ясаган стикерларны башка Telegram кулланучылары куллана алсын өчен, бернинди өстәмә кушымта да кирәкми! Бары тик бот ярдәмендә җыелмагызны Telegram'га йөкләгез һәм сылтамагызны башкаларга җибәрегез.
Яңа анимацияләнгән эмодзиләр
Әлеге яңарту тулысынча яңа хәрәкәтләр турында, шуңа да без яңа анимацияләнгән эмодзиларсыз булдыра алмадык. Һәрвакыттагыча, боларның берсен әңгәмәдә күрү өчен, бер эмодзилы хәбәр җибәрергә генә кирәк:
Яңа мөмкинлекләрне кулланып карар вакыт җитте — ә без башка күптәннән көтелгән мөмкинлекләр һәм яңа сюрпризлар өстендә эшләүгә кире кайтабыз.
Әгәр әле күрмәгән булсагыз, алга таба төркем видеошалтыратулары турында укыгыз.