Сочинение Осень На Татарском Языке

Сочинение Осень На Татарском Языке



➡➡➡ ПОДРОБНЕЕ ЖМИТЕ ЗДЕСЬ!






























Сочинение Осень На Татарском Языке
ЖКХ, интернет, детский сад, кредиты и налоги
*Удобный сервис в Почте по оплате услуг. ООО "Мэйл.Ру" не оказывает финансовых услуг.
Начни пользоваться проектом на полную катушку и получи бонус:
сочинение про осень на татарском языке
Инша / Көз башы Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шуларның иң зурысы − ел фасыллары алмашыну. Күзәткәнегез бармы икән? Шулар арасында көз − иң матуры. Бу айларда урманнар бик матур. Нинди генә төсләр юк анда? ! Көз билгеләре август ахырында ук сизелә башлый инде. Кайбер чәчәкләрнең җәй уртасындагы матурлыгы югала, алар инде киләсе ел өчен орлык бирә. Агачлар яфракларын коя, җир өстенә сары юрган түшәлә. Җәйге киемнәрен беренчеләрдән булып каеннар сала. Имәннәрдә яфраклар озаграк саклана. Ә менә чияләр кар ныклап ятар алдыннан гына яфрак коеп бетерәләр. Кырларда комбайннар гөрелтесе ишетелә. Арыш, бодай җирләре бушап кала. Ул кырларны кара каргалар яулап ала. Аларның ерак юлга китәр өчен хәл җыясы, тукланасы бар. Алар шунда коелып калган бөртекләрне рәхәтләнеп чүплиләр, аннары, канатларын ныгытыр өчен, төркем-төркем булып очып алалар. Башка кошлар да җәй аендагыча сайрамый. Алар ашыгыч ыгы-зыгыда. Ә сентябрь аенда кырлар һәм бакчаларда бәрәңге алалар. Машиналар тыз да быз чабып тора: бәрәңге ташыйлар. Зәп-зәңгәр күктә җепкә тезелеп кыр үрдәкләре, торналар, саубуллашып, ерак юлга кузгала. Иелеп бәрәңге чүпләгән җиреңнән тураеп, аларга кул болгыйсың: "Хәерле юл сезгә! Исән-сау әйләнеп кайтыгыз". Аларны ерак юллар көтә, туган җир белән вакытлыча аерылышу сагышы биләп ала. Аларның бер җепкә тезелгән кебек очулары кешеләрдә моңсулык уята. Мине иң дулкындырганы − көзнең менә шул чоры. Моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да ул көз башы. Җәй тәмамлану моңсулык тудырса, мул уңыш шатлык китерә.Ак көзТабигатьтә үзгәрешләр берөзлексез булып тора. Менә беренче кар да яуды. Ул бик матур иде. Кар агачларга ак тун кидерде. Кар әле иртәрәк яуган. Агачларда нинди генә төс юк: яшел, сары, кызыл, көрән һәм ак. Алар ак кар арасыннан тагын да матур күренәләр. Җир өсте ап-ак. Әллә инде кыш та җиттеме? Юк, бу − ак көз. Карлы көз. Бу кардан әле чаңгыда да шуып булмый. Әмма кар йомарлап атышып уйнап була. Бик теләсәң, кар бабай да ясап була. Чын кышка ераграк әле. Борынгылар чын кышны, беренче кар яугач 40 көннән соң гына килә, диләр. Килсен генә, көтәрбез. Ноябрьдә урманда да бик матур. Агачлар кышкы йокыга әзерләнә. Аларның ботакларына кар шәлләре ябылган. Урман җәнлекләре дә кышка үзләренчә җайлашалар, туннарын алмаштыралар, азык эзли башлыйлар. Урман эчендәге сазлыкларга, чишмәләргә сукмаклар сузыла, кайбер җәнлекләр анда су эчәргә төшәләр. Ул сукмаклар төрле яктан килеп бер ноктада кисешәләр. Андагы симметрия гаҗәпләндерә мине. Табигать могҗизалар тудырырга сәләтле. Яратам мин елның шушы фасылын. Беренче карЙокыга китәр-китмәс кенә ятканда, әниемнең ягымлы тавышы ишетелде. Ул: "Балам, беренче кар ява, торып карыйсынмы? " − диде. Мин сикереп тордым да тәрәзәгә капландым. Чынлап та, беренче кар ява иде. Әле генә сап-сары яфраклар белән түшәлгән җир өстенә энҗе чәчәгедәй ап-ак кар бөртекләре куна. Көз белән кыш очрашканнар. Кем кемне җиңәр? Кар бөртекләре ниндидер акыл ирешмәслек көй астында бииләр, ул көйне алар үзләре генә ишетә сыман. Мин дә шулай җир өстендә тирбәлеп очып йөрер идем. Бу зур кар бөртекләреннән башка нәрсә күрмәм микән дип, мин борыным белән пыялага терәлдем. Берни күренми. Караңгылык. Мин тәрәзә янында уйланып басып тордым: анда − төпсез караңгылык эчендә берәм-сәрәм әле сүнмәгән тәрәзәләр шәйләнә. Ул тәрәзә артында яшәүче кешеләрне күз алдына китердем. Бу кышкы кичтә алар нишли икән? Нәрсәләр эшлиләр, нәрсәләр турында уйлыйлар икән? Шул вакытта әнием ут яндырды һәм мин тәрәзә яныннан киттем. Минем гаиләм үз янымда, шуңа күрә башка кешеләр турыңда миңа нигә уйланырга? Хәзер минем бөтен дөньям — минем әтием, әнием, сеңлем һәм аягыма сырпаланып торган песием. Яңа яуган ак кар бөтен кешегә дә, минем гаиләмә дә, ул йортлардагы һәр гаиләгә дә ак бәхетләр, күп шатлыклар алып килсен иде!
Менэ алтын коз житте .балалар мэктэпкэ йори башладылар. агачларда бизэкле кулмэк киялэр сары, яшел, кызыл нинди генэ тослэр юк анда. коннэрдэ салкынайта башлады, янгырлар ява. кошлар жылы якка киттелэр, тоннэр озынайды, салкын буклсада коз бик матур инде жиргэ торле-торле тостэге яфраклар ява. басулардан унышларны жыеп алалар, бакчаларда да кызу эш осте менэ шундый ул коз!
Нажимая на кнопку, вы принимаете условия пользовательского соглашения
Bizon в « Домашние задания »,   5 лет назад
Bizon в « Домашние задания »,   5 лет назад

Ответы Mail.ru: сочинение про осень на татарском языке
Короткое сочинение на тему " Осень " на татарском языке
Мини сочинение на татарском про осень — Знания.site
Нужно сочинение про осень на татарском языке — Знание.site
Туган ягымда көз
История Развития Компьютерных Игр Реферат
Символы Права Смысл И Значение Реферат
Сочинение О Митрофанушке Из Комедии Недоросль
Автоматизации Водогрейного Котла Кв Тс Реферат
Сочинение Описание Памятника Культуры Нашего Города

Report Page