Сочинение Минем Яраткан Укытучым

Сочинение Минем Яраткан Укытучым



>>> ПОДРОБНЕЕ ЖМИТЕ ЗДЕСЬ <<<






























Сочинение Минем Яраткан Укытучым

Опубликовано Харисова Эльвира Арслангаревна
вкл 14.03.2012 - 20:49

сочинение на всероссийский конкурс на тему "Мой любимый учитель"
         Ишетәсезме?! Нинди матур, күңелгә якын тавыш ишетелә. Сабый елый. Бу баланың дөньяга беренче аваз салуы. Ул күзен ача һәм тирә-якка сорау тулы карашы белән төбәлә. Тирә-юньдә таныш булмаган кешеләр, предметлар, гомумән, бөтен нәрсә ят аңа. Менә шушы минуттан башлана инде баланың яшәеше. Шуңа да бит кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый зур урынны мәктәп, балачак дуслары һәм, әлбәттә инде, укытучылар алып тора.
              “ Укытучы”... “Мәктәп”! – Бу ике сүз
                      “Укытучым” дип телем әйткән чакта,
            “Мәктәбем” дип йөрәк эндәшә.
        Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр, бала белән һәрчак янәшәдә аның укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, аңардан шәһес тәрбияләүгә бөтен көчен бирә.
             Ил карты да аңа, башын иеп,
                     “Мөгаллим”, дип, зурлап эндәшә...
        Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Ул зур сабырлык, түземлек, күпкырлы белем, зыялылык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә чиксез бирелгәнлек  таләп итә. Галим дә, төзүче дә, шагыйрь дә, табиб та укытучыдан башлана. Һәркем укытучысын йөрәк түрендә йөртә, иң җылы хисләр белән искә ала.
        “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...” дигән җырны белмәүчеләр юктыр. Һәркем дә үзенең тәүге тапкыр мәктәпкә аяк басуын, шаян классташларын, ягымлы, таләпчән укытучыларын онытмыйдыр ул. Мин дә үземнең беренче мәртәбә матур күлмәк, ак алъяпкыч киеп, чәчләремә олы ак бантиклар тагып, чәчәк бәйләме тотып, мәктәп баскычыннан атлавымны хәтерлим. Беренче тапкыр безне нәни кулларыбыздан тотып, укытучыбыз Хәмидуллина Айгөл Рәсил кызы матур, якты класс бүлмәсенә алып керде. Беренче дәрес тыңлавым, көндәлегемдәге беренче билгеләр бүгенгедәй хәтеремдә. Беренче тапкыр такта алдында җавап бирүләр, каушап, белгәнеңне дә онытулар – барысы да истә. Иң истә калганы: парталар артына малайларны кызлар белән аралаштырып утырту. Әй, шул вакыттагы дулкынланулар. Бигрәк тә кызларның тарткалашуларын күрсәгез иде. Ә соңрак, бераз чәч тартышулар, төртешүләр булгалап алса да, бер-беребезгә ияләнеп беттек.
        Беренче укытучым Хәмидуллина Айгөл Рәсил кызы 1982 нче елның 5нче августында Урманай авылында туа. Башлангыч белемне шунда ала. Үсмер чактан ук укытучы булу теләге аны Бөгелмә педагогия училищесына алып китә. Аны яхшы гына тәмамлаганнан соң, ул Яр Чаллы педагогия институтына читтән торып уку бүлегенә укырга керә. Башта ул Әсәй мәктәбендә, аннары Кәкре Елга мәктәбендә башлангыч сыйныф җитәкчесе булып эшли. Безнең бәхеттәндер ме, мин укырга керәсе елны, Айгөл Рәсил кызы Сәпәй мәктәбенә укытырга килә.
        Әле бүгенгедәй күз алдымда. Без, беренче сыйныфка баручылар һәм өлкән сыйныф укучылары, “Белем бәйрәменә” репетициягә җыелдык. Шунда зифа гына буйлы, коңгырт кара чәчле, матур гына киенгән бер укытучы килеп керде. Ул безнең кулларны матурлап, башларны тигезләп куйды. Шуннан соң көлемсерәп кенә “Шушы мыни минем булачак укучыларым?!”- дип безнең турыда сорады. Шул вакытта мин эчемнән генә “Әһә!  Бу безнең булачак укытучы апабыз,”- дип куанып куйдым.
Шул көннән бирле Айгөл апа укучыларның кадерле укытучысы, хезмәттәшләренең киңәшчесе, ярдәмчесе булды. Ул безне тәүге көннән үк үзенә гашыйк итте.
        Беренче тапкыр укырга бара башлаган көннән алып, мин әти белән әнидән дә алдарак мәктәпкә чыгып китәм. Дөресрәге, чабам. Көн саен шулай. Чөнки мәктәбемне бик яратам. Сыйныфташларымны, укытучыларымны күргәч, миңа бик рәхәт була. Үземне аның янында көчле итеп, бар нәрсәдән якланган итеп сизәм. Укытучым елмаеп караса, ул көнне шатлыгым эчемә сыймый. Ул безгә, әниләрдәй күңел җылысын биреп, укырга, язарга өйрәтте. Игътибарлы, ихтирамлы, кече күңелле булу серләренә төшендерде. Сыйныфтагы барлык балаларны бергә туплады, бер гаилә кешеләренә әйләндерде. Тәртипле, акыллы, әхлаклы, кешеләргә ярдәмчел булырга өйрәтте. Безнең сыйныф укуда да, дәрестән тыш үткәрелгән чараларда да алдынгылыкны беркемгә дә бирми. Үземнең һәм укытучымның тырышлыгы нәтиҗәсендә мин инде дүртенче ел рәттән бишле билгеләренә генә укып барам.
        Без сыйныфта 11 укучы. Һәркайсыбызның үзенең соравы, борчуы. Ләкин укытучы апамның барыбызга да акыллы киңәшләре, тулы җаваплары һәрвакыт әзер иде.
       Бер чыңгылдый, ява мең сорау.
        Сердәшчебез, киңәшчебез, икенче әнкәбез булган Айгөл апаны беркайчан да онытмабыз. Аның исеме йөрәк түрендә. Барысы өчен дә рәхмәт Сезгә, беренче укытучым, мең рәхмәт!
         Рәхмәт Сезгә, беренче укытучым!
        Укытучым минем, сүнмәс назым,
        Мин гомергә, әнкәм белән бергә,
Халык шагыйре Фәнис абый Яруллинның “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” шигыре җырга әйләнеп, укытучыларга багышлап язылган күп җырларның берсе булса да, рәсми рәвештә кабул ителмәсә дә, басылып чыгуга ук   укукытучы һөнәренең гимнына әйләнде шикелле.
 Бу җырда укытучыга булган хөрмәт, мәхәббәт, аны зурлау, аны кадерләү ачык чагыла.
        Моңарчы шагыйрьләр иҗатында, укучылар белән ата-аналар күңелендә булган укытучыга хөрмәт һәм зурлау, ниһаять, быел иң биек трибуналардан яңгырап, “Укытучы елы” булып әверелде.
Көн саен сине мәктәптә елмаеп каршы алган, укырга-язарга, санарга гына түгел, сиңа тормыш нигезләрен өйрәткән кешелекле кешене зурлау елы. Яратасыңмы син укытучыңны? Сине мактаганда гына түгел, ачуланганда да, эш таләп иткәндә дә, кисәткәндә дә хөрмәт итәсеңме? Ул бит боларның барысын да синең өчен эшли. Синең эшең барып чыкмаганда, ул борчылмыйдыр, дисеңме? Синең уңышларыңа сөенмидер, дисеңме?..
        Кешелекнең киләчәге - укытучылар кулында. Алар балалар күңеленә нинди орлык сала алса, хезмәтләренең дә җимешләре шундый булачак. Укытучы үзенең Укытучы булуыннан оялмасын, ә горурлансын, чөнки ул җәмгыятьнең иң хөрмәтле һөнәр иясе.
        Хөрмәтле укытучыларым! Армый-талмый эшләвегез, тынгысыз, киң күңелле һәм риясыз булуыгыз сезгә карата бетмәс-төкәнмәс ихтирам уята. Бүген никадәр генә авыр булмасын, сезнең йөрәкләрегездә балаларга , кешелеккә карата мәхәббәт кимеми. Һәр кешегә кирәкле, игелекле хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Гаиләләрегезгә татулык, тынычлык һәм муллык юлдаш булсын! Сәламәтлек һәм эшегездә уңышлар!
Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне,
Әсир иткән үзенә бик күп йөрәкләрне
Как выглядело бы наше небо, если вместо Луны были планеты Солнечной Системы?

МИНЕМ ЯРАТКАН УКЫТУЧЫМ . сочинение | Образовательная...
Сочинение про любимого учителя на татарскком языке?
Сочинение " Минем яраткан укытучым "
" Минем яраткан укытучым " - 16 Мая 2008 - Дневник - Якуповлар...
Минем яраткан укытучым . — Культурный дневник школьника
Эссе По Информационным Технологиям
Война В Истории Моей Семьи Реферат
Роль Экономики В Жизни Общества Сочинение
Значение Семьи В Жизни Ребенка Сочинение
Сочинение На Тему Масленица На Английском

Report Page