Сочинение Хаят Образына Характеристика

Сочинение Хаят Образына Характеристика



➡➡➡ ПОДРОБНЕЕ ЖМИТЕ ЗДЕСЬ!






























Сочинение Хаят Образына Характеристика
Опубликовано Шигапова Роза Габдулловна вкл 27.03.2013 - 0:39
Хәят образының бүгенге көн белән бәйләнеше күрсәтелә.
Фатих Әмирхан исемендәге республика фәнни- гамәли конференциясе
Секция: “Хәзерге җәмгыятьне үстерүдә милли-мәдәни аспектлар”.
“Ф.Әмирханның “Хәят”повестендагы Хәят образы:
                                                      Эзләнү эшенең авторы: Чистай муниципаль
                                                      районы Исләй төп гомуми белем бирү
                                мәктәбенең  8 нче сыйныф укучысы  
                      Шигапова Энҗе Рашат  кызы
                                                      Фәнни җитәкчесе: Чистай муниципаль
                                                      районы Исләй топ гомуми белем бирү
                                                      мәктәбенең  I категорияле татар теле
                                                       һәм әдәбияты  укытучысы
                                                      Шигапова Роза Габдулловна
                                                Казан, 2012 нче ел
1. Беренче бүлек.  Хәят образынының прототиплары.
     1. Мөлаем , белемле һәм акыллы бер яшь кыз.........................................................4
      2. Хәятның чын исеме Үлмәс     ................................................................................5
     3. Бу – Сара Әхмәрова................................................................................................5
2. Икенче бүлек. “Хәят” әсәрендә хатын-кыз язмышы.
      1.  Әсәрнең  проблематикасы...................................................................................6
      2. Равил Сабырның “Хәят” мелодрамасы............................................................  7
IV.       Кулланылган әдәбият исемлеге............................................................11.
                              Ф.Әмирхан... 20 йөз башы татар әдәбиятында төрле юнәлеш-
                             ләрдәге эзләнүләр алып барган, бер-берсенә охшамаган, лә-
                             кин әдәби иҗат таҗында бриллиант булырлык әсәрләр язган
                             әдип, чибәр һәм зыялы, акыллы һәм талант иясе – шәхес, го-
                             мерен милләткә багышлаган кеше...
                                                 Заһидуллина Д.Ф., филология фәннәре докторы
Милләт язмышы - әдәбиятта күптән чагылыш тапкан тема. Татар әдәбиятында милли проблемалар белән сугарылган әсәрләр күп.  Бигрәк тә, XX йөз башы ил тарихында тирән тетрәнүләр, ачы югалтулар, милли үзаңның көчәюе белән сыйфатлана. Бу чорда сизелерлек урынны милләт горурлыгы булган әдәбият ала. Бигрәк тә, Г. Тукай, Г. Исхакый, Ш. Камал, Ф. Әмирхан, М. Гафури, Н. Думави, С. Рәмиев  кебек шәхесләрне атап әйтәсем килә.
Татар әдәбиятының мактанычы һәм горурлыгы булган каләм ияләре арасында Фатих Әмирхан лаеклы урын тота. Ул талантлы прозаик һәм драматург, үткен телле сатирик һәм юмор остасы,  әдәби тәнкыйтьче һәм ялкынлы публицист булып таныла. Ф.Әмирхан, шәкерт чагында ук, үзен милләткә, халыкка хезмәт итү эшенә багышларга карар итә. Ул татарлар тормышындагы урта гасырчылык калдыкларын фаш итүгә зур игътибар бирә, аның иҗатында хатын-кыз язмышы темасы зур урын тота.
Әлбәттә, Ф.Әмирхан иҗаты белгечләр тарафыннын төрле яклап өйрәнелгән. Ләкин күпме генә хезмәтләр булса да, бу инде аның иҗаты турында бүтән язар нәрсә калмаган икән дигән сүз түгел әле. Бөек әдип иҗатын һәркем үзенчә күз алдына китерә, үзенчә аңлый һәм бәя бирә. Ф.Әмирхан  әсәрләрендә күтәрелгән темалар, фикерләр хәзерге заман кешесе өчен дә кызыклы, образлары  хәзерге көн укучысы өчен дә якын.
Ф.Әмирханның “Хәят” повестен укып чыкканнан соң, әлеге әсәрнең язылу тарихы, аның  дәвамы булу-булмавы турында кызыксына  башладым. Язучының иҗаты, тормышы турында язылган байтак истәлекләр, мәкаләләр белән танышырга туры килде. “Фатих Әмирхан турында истәлекләр” җыентыгы - шуларның берсе.
          Бу иҗади эшемдә мин “Хәят”  әсәренә тукталып  китәм.  Теманың   актуальлеге: иҗади  эшемдә әдипнең “Хәят” әсәрендәге вакыйгаларның  бүгенге көндә дә чагылыш табуы, аның дәвамлы булуы.
        1909—1911 елларда Ф. Әмирхан татар әдәбиятының энҗе-таҗыннан булган «Хәят» повестен яза. Әсәр берничә кисәктән торырга тиеш була. Автор аның беренче кисәген 1911 елда тәмамлый һәм бастырып чыгара. Икенче кисәгенең дә төгәлләнү алдында торганы билгеле, ләкин ул язма дөнья күрми, вакыйганың ни белән тәмамлануы да билгеле түгел.
      Беренче бүлек.  Хәят образынының прототиплары.  Шундый бер легенда бар: бер скульптор үзе ясаган мәрмәр сынга — үсмер кызга гашыйк булган һәм шуның белән илһамланып яшәгән, башка бер хатын-кызны да ярата алмаган. «Хәят» повестен укып чыккач, шундый уй туа: Хәят образы уйлап чыгарылмагандыр, ул чыннан да булган һәм яшәгәндер.  Әсәрнең героинясы илаһи образ буларак гәүдәләнә. Ул күз явын алырлык дәрәҗәдә гүзәл, горур, саф, тыйнак. Әйләнә- тирәдәгеләрнең барысы да аның матурлыгына соклана. М.Мәһдиев язганча, Ф. Әмирхан Хәяткә “яза башлаганчы ук гашыйк булган һәм бу гыйшкы аның повесть ахырына таба гел үскән, гел дөрләгән...“ Клиникада ятканда,  Ф. Әмирхан янына кызлар күп килә. «Кичләрдә иптәшләр вә хосусән татарка вә марҗа белешләрем һәркөнне тулып яталар, конфет белән бик сыйлыйлар», — дип яза Фатих Әмирхан. Хәят исемле кыз, яки шуның прототибы булырлык кыяфәтле, язучы сурәтләгәнчә, мөлаем, белемле һәм акыллы бер яшь кыз клиникага килеп, Ф. Әмирхан белән сөйләшеп утырмагандыр дип кем әйтә ала? Язучының хыялын, иҗат фантазиясен кузгатырлык шундый кыз булганмы? «Хәят» басылып чыкканнан бирле бу турыда укучылар арасында төрле фикер яшәп килә. Хәят образының ничек тууы, повестьның нинди материалга нигезләнеп язылуы турында X. Хисмәтуллин һәм Афзал Шамов шактый кызыклы фикер йөртәләр.  А. Шамов «Хәят» ның икенче кисәге язылган булуын әйтә. Бу кисәкнең хәтта кулъязма вариантыннан 28 юллык бер өлеше дә табылган. Октябрь революциясеннән соң Ф. Әмирхан повестьның беренче кисәгенә яңадан кайткан, аны төзәткән, тагы да камилләштергән. Ләкин икенче кисәген бастырмаган. «Хәят»ның дәвамы, шулай итеп, әдәбият тарихы өчен сер булып калган. Икенче кисәкнең (булачак кисәк) кыскача эчтәлеге безгә билгеле. 1909 елда ук инде Ф. Әмирханның «Танымаганлыктан таныштык» исемле китабының тышлык битендә басылып чыккан язмадан күренгәнчә, Хәят үзе теләмәгән Салихка кияүгә чыга, бераздан аның энесенә гашыйк булып, аның белән әтисе йортына кайта, бераздан аннан да туеп, ире йортына кире кайта. Бәхетсез, фаҗигале  язмыш... Чыннан да, бу гадәттән тыш образның прототибы булмаганмы?
     Шулай, хатларга, истәлекләргә мөрәҗәгать итәбез.  Журналист  Сәхи Рәхмәти үләренә берничә ел кала Афзал Шамовка шундый мәгълүматлар биреп калдырган (1961 елгы хат): Хәятның чын исеме Үлмәс  булып, ул мәшһүр бай улы Г. га тормышка чыкты. Ф. Әмирханның «Хәят» повестенда Үлмәс ханымның  кызлык дәвере генә тасвир ителгән булып, Үлмәс ханымның иргә баргач булган маҗаралары «Хәят»ның икенче бүлегендә тасвир ителергә тиеш иде. Ләкин «Хәят»ның икенче бүлеге чыкмый калды. Сәбәбе шул: 1911 елда «Хәят»ның беренче бүлеге басылып чыгып, бераз вакыт магазиннарда сатылгач та, бу китапта тасвир ителгән Хәят Г. ның хатыны Үлмәс ханым икәнлеге бөтен Оренбург халкына, бигрәк тә әдәбият белән шөгыльләнүчеләргә мәгълүм була. Күп тә вакыт үтми, Г. «Хәят»ның магазиннарда булган бөтен нөсхәләрен сатып алып яндырта һәм «Хәят»ның икенче кисәгенең кулъязмасын бөтен хокуклары белән Ф. Әмирханнан унбиш мең сумга сатып алды, дигән хәбәр тарала. Халык, вәгъдә ителгәнчә, «Хәят»ның икенче бүлеген күпме генә көтсә дә, ул күренми...
Моңа өстәмә тагын нинди дәлилләр бар? «Идел» газетасы Ф. Әмирханга багышлап шундый шигырь бастырган (1913ел,23.IV):
Фатихым, күрсәтче безгә шул «Хәят»ның калганын;
Ул Хәят бәгъдәт тәзәүвеҗ нинди төсләр алганын.
    Бу елның 6 нчы февралендә  «Татарстан – Яңа гасыр» (ТНВ) каналында, «Мәдәният дөньясы» тапшыруында Рабит Батулла: “Хәят дигәннән, Хәяткә ошаган бер рәсем күрсәтим әле. Менә бу чибәр гүзәл ханым ике университет бетергән Германиядә, белмәгән теле булмаган. Бу – Сара Әхмәрова. Заманында Фатих Әмирхан бу кызга гашыйк булган, бу турыда миңа Заһира Тинчурина сөйләде. Гаяз Исхаки да ухаживайт иткән аның артыннан. Нәкъ менә Хәятнең язмышы кебек... Безнең Сарабыз урыс кешесенә кияүгә чыккан һәм католик динен кабул иткән. Бу котчыккыч фаҗига була, бик зур шау-шу куба...”  Бәлки, “Хәят” әсәрен нәкъ менә шушы Сара Әхмәровага багышлап язарга һәм шул  юнәлештә тәмамларга теләгәндер автор. Кем белә...
Димәк, Хәят образының прототиплары дип түбәндәгеләрне атап булыр иде :
“Хәят” әсәрендә хатын-кыз язмышы.  Хәят образы татар әдәбиятында гел игътибар үзәгендә булып килә. Хәзер инде Ф. Әмирхан дөньяда юк. Заманында аңа бу мәсьәләдә матбугат аша сорау бирелмәгән. Үзара сөйләшүләр булгандыр, ләкин алар, кызганычка каршы, язылып калынмаган. Әмма Хәят — Ф. Әмирханның эстетик идеалы. Татар кызын әнә шундый итеп — үз милли телен, гореф-гадәтләрен, ата-анасын ихтирам итү белән бергә, рус культурасын, Европа культурасын да үзенең холкына сеңдергән бөтен бер шәхес итеп күрәсе килгән аның.
               Хәзер Әмирханның «Хәят» повестен карап үтик. Әсәрнең алгы планында хатын-кыз мәсьәләсе тора. Аның турында болай дип әйтә алабыз:. әсәрнең героинясы беренче карашка татар кызына охшамаган. Ул вакытларда рус телен үз ана теле кебек үк яхшы белү, рус егетләре һәм кызлары белән аралашу, театр һәм танцыларга йөрү кызларның аз гына өлешенә тия. Шул ук вакытта ул сәгатьләр буе догалыклар укый, татар ирләрен күрсә, йөзен яшерә. Белеме зур булмаса да, йөрәк акылы белән акыллы.. Повестьның сюжетын нәрсә тәшкил итә соң? Хәят рус егете студент Михаилны ярата. Ләкин элекке тәртипләр буенча, ул аңа кияүгә чыга алмый. Чөнки Михаил — «кяфер». Хәятка бер генә юл — үз гомерендә бер тапкыр да күрмәгән Салих Фатихов исемле яшь байга кияүгә чыгарга кала. Әсәрне укып чыкканнан соң, без анда катнашмаган, ләкин һәрвакыт алгы планда торган бер образ күрәбез. Бу — бер көч. Әлеге  көчнең законы буенча, татар кызларына рус егетләре белән танышырга ярый, ә аларга кияүгә чыгарга ярамый, һәм киресенчә, татар кызлары мөселман егетләренә кияүгә чыгарга тиешләр, ләкин ул егетләр белән танышу тыела. Әмма бу егетләрне иң элек ата белән ана иләктән үткәрергә тиеш. Кем баласы ул, байлыгы, дәрәҗәсе нинди? Кызны ата-ана үзе сайлаган, байлыгы белән тиң кешегә бирәчәк. Буржуаз гаиләнең нигез кагыйдәләре шуны таләп итә. Хәятның сөйгән егете Михаилга кияүгә чыга алмавына да, таныш булмаган әллә нинди татар баена чыгарга тиеш булуына да, барысына да шул көч гаепле.  Бу тәэсир аны сөйгән егетеннән аерылып, таныш түгел кешегә кияүгә чыгарга мәҗбүр итә. Гыймадовларның гаилә тормышы да абыстай сабагын ныгыта килгән. Биредә «һәр кеше, үз теләге вә үз тойгыларына буйсынудан бигрәк, борынгыдан эшләнеп килгән кагыйдәләргә буйсынырга вә шулар билгеләп куйган юлдан чыкмый барырга тиеш».
Шулай итеп, Хәят ике дөнья, ике тормыш тәэсирендә үсә: берсе — «мөселман» тормышы, икенчесе «рус» тормышы. Йөрәге белән ул соңгысына тартылса, акылы беренчесенә чылбырлап куйган. Хәзергә әле ул ике тормыш эчендә дә яши ала.
       Равил Сабырның “Хәят” мелодрамасы. «Көнбатышка йөз тоткан татар зыялыларының идеаль моделе. ХХ йөз башы татар яңарышын оештырган, аңа юллар сызган, юнәлеш күрсәткән җәмәгать эшлеклеләренең берсе. Татар зыялыларын туплап торган һәм милләткә хезмәт итүне девиз итеп күтәргән язучы, драматург». Бу сүзләр барысы да 6 февраль көнне «Татарстан – Яңа гасыр» (ТНВ) каналында, «Мәдәният дөньясы» тапшыруында яңгырадылар. Сүз Фатих Әмирхан турында... Таһир Гыйләҗев, филология фәннәре кандидаты түбәндәге сүзләрне әйтте:” Фатих Әмирхан – бөек язучы, татар әдәбиятының яңарышында төп роль уйнаган язучыларның берсе. Аның иҗаты бик бай, аның бер генә күләмле әсәре дә бер-берсен кабатламый. Иҗатның да таҗы була, шуңа күрә бүгенге көн күзлегеннән караганда мин аның өч әсәрен атар идем: «Хәят», «Фәтхулла хәзрәт» һәм иң матур әсәрләренең берсе, аны укыган саен яңадан танышкан кебек укыйсың – «Кадерле минутлар». Әмирхан әсәрләре матурлыгының сере нәрсәдә? Менә шул сорау галимнәрне элек тә кызыксындырган, хәзер дә шул серләр бу кызыксынуны сүндерми.”
      Театрларда яңа сезон ачыла. Чаллы драмтеатры премьера – «Хәят» мелодрамасын – күрсәтте. Дөрес эләктереп алдың, хөрмәтле тыңлаучым! «Бар иде бит инде ул», – дип уйласаң, хаклы булырсың. Ләкин ашыкмыйк. Бу яңа пьеса. Фатих Әмирханның «Хәят» әсәренә нигезләнеп, Гаяз Исхакыйның «Татар гакылы» хикәясен кулланып язылган. Кыюмы?! Бу кыюлыкның авторы - Равил Сабыр. Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер - Булат Бәдриев. Әсәрдә Хәят ике бертуган, кадимче яшь мулла белән заманча юридик белем алучы егет арасында, аларның кайсын сайларга белми телгәләнә. Пьеса авторы Равил Сабыр әйтүенчә, бу мәхәббәткә нигезләнгән тәэсирле мелодрама гына түгел, Хәятнең хәле бүгенге татар халкы алдында торган төп сорауларның берсен хәтерләтә. Узган гасыр башында милләт алдында торган  сорауга җавап әле бүген дә табылмаган, ди ул.
    Билгеле булганча, Фатих Әмирхан әсәре Хәят кулына Салихның фотосы килеп кергәч тәмамлана. Хәят: «Илаһи, мәхәббәт бир! Илаһи, мәхәббәт бир инде!» – ди. Спектакль исә шушы урында башлана гына әле дисәк тә була.  Хикмәт шунда ки, кияүгә чыгарга ризалыгын биргәндә Хәят фотода күңеленнән генә яратып йөргән «мөселман егете», Мәскәү университеты студенты, җәдидчелек тарафдары Гали түгел, ә аның абыйсы, кадими нигездә әз-мәз белем эстәгән мулла, «авыру чебешкә охшаган» Салих икәнен белми әле.
      Бер Хәят кенә түгел, барлык геройлар да диярлек без алдарак әйтеп үткән сайлау каршында тора. Кызның әтисе белән әнисе, мәсәлән, балаларына мәхәббәт һәм җәмәгатьчелек фикереннән курку арасында кала. Газизә кызының аңлатуларын тыңлап та тормый: «Илгә өндәү таратылган, как-төшләр пешерелгән, ә аның кияүгә барасы килми башлаган, имеш!» – ди. Салих белән Хәяткә никях укыйлар. Тик яшь хатын үз фазифаларын үтәүдән баш тарта, бөтен шәһәр бу турыда чыш-пыш килә башлый. Ә инде дус кызлары Хәятне сәүдәгәрләр клубында Гали белән очраштыргач һәм алар анда вальс биегәч, (1911 елда!) коточкыч җәнҗал чыга. Кызның алдынгы карашлы әтисе Борһан аңа үз киләчәген үзенә сайларга ирек куя. Нишләр Хәят?
      Бер уйлап карасаң, Амирхан, Исхакый һәм… Сабыр? Бу исемнәр арасында нинди уртаклык булырга мөмкин? Күрәбез, Равил Сабыр классикларыбызның әсәрләрен тирәнтен өйрәнеп, алар моннан 100 ел элек күтәргән проблемаларга бүгенге яңгыраш биргән. Татар бүген дә узган гасыр башында торган сорауларга җавап эзли, барыр юлын сайлый. Безнең киләчәк тормышыбыз, хәятебез шул сайлауга бәйле.
        Спектакльнең финалында Хәят тагын Аллаһу Тәгаләгә мөрәҗәгать итә: «Илаһым, сабырлык бир! Илаһым, сабырлык бир миңа!» – ди. Нигә Фатих Амирханның Хәяте – мәхәббәт, ә Равил Сабырныкы сабырлык сорый? Бу турыда автор үзе менә нәрсә диде: “Минем укытучым, шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче, философ мәрхүм Фәиз абый Зөлкарнәйнең язып калдырган сүзләре бар: «Безнең татар, урыс империясендә гасырлар буе изелеп яши-яши, «сабырлык» төшенчәсен фәлсәфи категория дәрәҗәсенә күтәргән. Сабырлык – ул, кемдер уйлаганча, түземлек тә, чыдамлык та һәм, әлбәттә инде, күндәмлек тә түгел, ә бәлки көчләреңне кирәкле вакытка кадәр җуймыйча саклау».
       Бүгенге тормыш дөньяны үзләренчә күрергә теләгән яшьләр алдына күп төрле сораулар куя. Пьеса шул сорауларга җавап эзләүнең бер формасы сыман кабул ителә. Инде интрига килеп чыгуга сәбәпче Салихка килик. Тамашачы аны бер күрүдә үк Хәяткә тиң булмавын чамалый.  Әмирхан тасвирлаган укымышлы Салих фотосына карап фикер йөртсәк, бик матур булырга тиеш иде ул. Ә Р. Сабыр Салих образына Г. Исхакый тасвир кылган мәхдүмгә хас сыйфатларны «япсарган». Аның наданлыгыннан, кыланмышыннан тамашачы рәхәтләнеп көлә, билгеле. Тукайның кем икәнен дә белмәгән булачак мулла, үзенең энесе, ягъни «яңа тормыш», «җәдит», «патшаны бәреп төшерү» кебек сүзләрне атып кына торучы, көрәшче рухлы Гали алдында күпкә кайтыш хәлдә. Һәм менә шушы нәрсә бәхәс тә уята.
”Хәят” әсәренең төп нөхсәсе өйрәнелеп бетмәгән әле. Милли музей хезмәткәре Рәмзия Абзалина: “Безнең музейда Фатих Әмирханның «Хәят» әсәренең 22 дәфтәрдәге төп нөсхәсе саклана. Без аларны үзебез үткәргән чараларда күрсәтеп киләбез. Ә әсәрнең башымы бу, әллә ахырымы икәнен әле бер белгечнең дә махсус өйрәнгәне юк. Икенче бүлеге булырга да бик мөмкин, чөнки әйткәнемчә ул 22 дәфтәрдән тора,” – дип әйтте. Димәк, әсәрнең тарихы бүгенге көнгә кадәр җентекләп өйрәнелмәгән. Бәлки, “Хәят” әсәренең дәвамын нәкъ Ф.Әмирхан язганча укырбыз әле.
Йомгаклау. Минемчә, һәр кеше үзенең ана телен, гореф-гадәтләрен, тарихын белергә тиеш. Әдәбият тарихы күрсәткәнчә, һәр яңа чор  милләтем алдына яңа бурычлар куйган, аны төрлечә сынаган. Ул сынмаган, сыгылмаган, үзен саклап калган.  Милләтебез алдында  бүген дә каршылыклар күп.   Дин һәм милләт язмышы - бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Татар милләтенең киләчәге бармы? Телебез югалмасмы? Бу мәсьәләләр һәркайсыбызны борчый.
       Безнең Татарстан җирендә дә бик күп төрле милләт вәкилләре яши. Төрле дин, төрле милләт булган җирдә, әлбәттә инде катнаш гаиләләр дә күп корыла. Кемгә өйләнәсең, кемгә кияүгә чыгасың килсә, рәхим ит ─ ирек. Статистикага ышансак, һәр елны 40% тан артык катнаш гаилә корыла икән. Мин бүген катнаш гаилә проблемаларыннан куркып калдым. Димәк, күпме кеше гаилә корыр алдыннан сайлау юлына баса. Ләкин һәр кешегә дә туры килгән төгәл җавап юк. Һәркем булдыра алганча бу проблеманы үзе чишәргә тырыша. Чишә алмаганнары тормыш арбасыннан төшеп кала, балаларына, әти-әниләренә ─ якыннарының йөрәгенә тирән җәрәхәт сала. Минем уйлавымча, бүгенге татар яшьләренә Хәяткә бирелгән тәрбия җитешми: ул Михаилны яратса да, үз милләтендәге кешегә кияүгә чыга. Катнаш  гаилә, ни гаҗәптер, телне, милләтне бетерүгә дә үзеннән зур өлеш кертә. Рус белән татар өйләнешкән вакытта, татар үз телендә сөйләшми, рустан башка икенче милләт белән кавышкан вакытта ике милләт теле дә читкә этәрелә, гаиләдә уртак тел булып рус теле кала. Бу да уңай күренеш түгел.
     Фатих Әмирхан татар халкының язмышы өчен, киләчәк буын өчен борчылган, аны кайгырткан. Ул күтәргән проблемалар бүген дә актуаль.  Без ─ татарлар. Безнең туган телебез гасырлардан гасырларга, буыннардан-буыннарга тапшырылып камилләшкән газиз тел. Шушы телебезне киләчәк буыннарга да тапшыру, туачак балаларыбызга гореф-гадәтләребезне сеңдерү ─ милләтебезне саклауның зур бер шарт. Татар милләтенең өмете безгә ─ киләчәк яшь буынга төбәлгән.  Милләтсез халык та, тел дә булмый, диләр. Сезгә: ”Син кем?”— диеп сорау биргәндә, күкрәкләрне киереп, көр тавыш белән: ”Мин — татармын!”— дия белергә кирәк. Әйдәгез, укучылар, милләтебез киләчәктә дә яшәсен, үссен, чәчәк атсын өчен булдыра алганны барысын да эшләргә тырышыйк.
Три способа изобразить акварелью отражения в воде
Астрономический календарь. Март, 2019

“Ф.Әмирханның “Хәят”повестендагы Хәят образы: үткәне һәм...
Урок по татарской литературе на тему "Хаят" (10 класс)
Продолжите рассказ "Хаят" Ф. Амирхан - Школьные Знания.com
Ф.Әмирханның “Хәят”повестендагы Хәят образы... | belem.ru
Конспект урока "Татар кызы язмышы (Ф. Әмирханның...)
Спектакль Собрание Сочинений В Современнике Отзывы
Слова Для Написания Эссе
Анатолий Алексин Домашнее Сочинение Читать
Что Нужно Для Декабрьского Сочинения
Диета Номер 7 Реферат

Report Page