Рәтле кешеләр
Аяз Гыйләҗев(хикәя)
Рәтле кешенең» баласы да рәтле була, диләр Искәндәрнең әти- әниләре еш кына. Гаиләнең төп игътибары аңа бирелә. Аңа кыйммәтле киемнәр кидерәләр, хушбуй сөртәләр, аны көләргә өйрәтәләр. Кемнеке дигәндә, аныкы диярлек булсын, кеше-кара килеп чыгуы бар.
Искәндәрнең әти-әнисе болай бик ачык йөзле кешеләр. Килем-китемне, мәҗлесләрне бик яраталар алар. Бәйрәм-сәйрәмнәрдә, җомга-шимбәләрдә ку- наклар өзелми диярлек. Искәндәрнең кечкенә бүлмәсе кунак залы белән рәттән генә.
Ул, залга чыкмыйча да, үзләренә нинди кунак килүен, аның ничек каршы алынуын ишетеп тора. Зал ягыннан әтисенең хәтфәдәй калын тавышы ишетелә, вак көмеш тәңкәләр чылтырагандай, әнисенең тавышы яңгырый. Димәк, «рәтле кешеләр» килгән. Бу тавышларны ишеткәч тә, Искәндәр елмая башлый: сый булачак! Тәмле бәлеш, татлы су, ә тортны ярылганчы аша... Бәлки, теге кызыл, нәрсәдән дә авыз иттерерләр әле.
Кечкенәдән үк бәхетле булды Искәндәр, кадерле, хөрмәтле булды, бик күп рәтле кешеләрне күрде. Алар каракүл бүрекләр, төлке якалар, ялтыравыклы күлмәкләр, бизәкле зонтиклар, эшләпәләр булып Искәндәрнең күңелендә калдылар. Дус яшәде ул алар белән. Әлеге рәтле кешеләр, Искәндәрнең ияк астын кытыклап: «һай, ничек үскән улыгыз, кара инде!» дип аны иркәлиләр, килгән саен, йә күлмәген, йә чалбарын котлап, кесәләренә шоколад, печенье тутыралар.
Йә, менә тагын кунаклар килә. Бу юлы залда тыңычрак. Әтисенең эре генә тамак кыргалавы ишетелә, әнисе дә борын авазларын күбрәк кушып сөйләшә. Бу — уртачарак кунаклар. «Киләләр инде», - ди Искәндәрнең әнисе, алар киткәч. «Бик үк булдыра алмыйлар шул, өйрәләре сыеграк», - ди атасы. Бу кунаклар йә әтисе белән бергә укыганнар, йә аның кул астында эшләүчеләр. Болар янында сый да ул кадәр күп булмый, Искәндәргә бүләк тә әз килә.
Болай да булгалый. Ишектә звонок, әнисе, уктай атылып, ишеккә ташлана. Искәндәрнең колагы үрә тора, ул игътибар белән бүлмә стенасына сеңә. Әнисенең мыгырданганы ишетелә дә, бүлмәдә кабер тынлыгы урнаша. Димәк, «йөриләр шундалар» килгән. Болары әти-әнисенең кардәшләре, авылдашлары, шәһәргә йомыш белән килгән күз күргән кешеләр. Бу юлы сый урынына әнисе шәһәрдәге тормышның кыенлыгын сөйли башлый, зарлана, кибетләрдә кыйммәтчелек дип яшь түгә.
Килүчеләр:
— Мин бер-ике генә көнгә... йомыш төште дә менә... мәшәкатем булмас, - дияргә ашыгалар. Юл капчыгыннан каз-үрдәк, йомарламы белән ак май чыгаралар. Тузанлы плащларын, сырмаларын җәеп, идәндә йоклап китәләр.
Еллар үтте. Искәндәр дә урта мәктәпне тәмамлады, егет булды. Әтисе, министрлыкта «кыскартуга» эләгеп, «рәтле кешеләрдән» зур дуслары булу аркасында гына бер институтка эшкә урйашты. Шулай булса да улы Искәндәр каршында һаман да «рәтле кеше» иде ул. Тик менә Искәндәр генә: «Ничек инде тизрәк рәтле кеше булырга?» - дип йөреп, бер елын юкка уздырды. Икенче елны, әнисе бик тыкырдаткач, авыл хуҗалыгы институтына укырга керде.
Сентябрь кичләренең берсе. Бөтен гаилә өстәл янында, әнисе чәй эчә, әтисе газетага кадакланган. Искәндәр (кәефе юк) өстәлгә барабан суккалап утыра. Менә көтмәгәндә әтисе Искәндәргә газета сузды. Искәндәр, барабан кагуыннан туктап, аскы иренен алга чыгарып мыскыллап елмайды, иңбашларын сикертеп куйды.
— Юк, син укы әле, укы, - диде әтисе улына, күзлек өстеннән карап, - синең бабаң хакында язалар анда.
Әнисе дә чәен куеп сүзгә катышты:
— Синең бабаң да бар бит әле!
Җыйнаулашып, атаклы яшелчәче карт турында газетада басылган очеркны укыдылар. Искәндәрнең күңелендә бабасы томанлы гына сакланган. Кайчандыр, бик күптән инде килеп киткән иде ул. Тик... «йөриләр шунда» төркемендә каршы алынганга, ул аңа юньләп игътибар да итмәгән иде. «Кара син аны! Рәте булмаса да, газетага язганнар үзен!»
Әтисе:
— Менә авыл хуҗалыгыннан да кемнәр чыкмый, - дип сөйләп китте.
Бер атна үтәр-үтмәстә көтелмәгән хат килде. Яшелчәче бабай үзенең Мәскәүгә авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә баруын, юл уңаенда Казанда туктарга теләвен, кайбер йомышлары да барын язган иде.
Искәндәр:
— Мин бабайны каршы алырга барам, - дип әйтеп салды.
Ямансу иде Искәндәргә. Бабасы килү хәбәре, аның га--зеталарда язылырлык игътибарлы кеше булуы, аннары кунак, димәк, сый, мәҗлес аны терелтеп җибәрде.
— Ә ничек танырсың син бабаңны? - дип сорады әнисе, Искәндәр пристаньга барырга җыена башлагач. Чыннан да!
— Какча гына, кара сакаллы иде инде ул, - диде әтисе. - Бер ун еллар элек шулай иде, үзгәрмәгәндер әле.
— Сәләмә генә авыл карты. Гомеренә кояшта янган эшләпә киде. Тезе ямаулы чалбардан үтә алмалы, диде әнисе.
«Үз бабамны да танымаммы әллә?» - дип уйланды Искәндәр.
Менә ул пристаньда. Чак соңга калмаган. Ул килеп җиткәндә, чемоданнар, кәрзиннәр күтәргән халык пароходтан чыга башлаганнар иде. Кемгә сугылып, кемгә кагылып, Искәндәр пароходка якынрак килде. Менә! Юк, бу озынрак буйлы. Тагын бер кара сакаллы. Бусы яшьрәк... Әһә! Яшел плащ кигән, кыр- шылган эшләпәле, кара сакаллы берәү кысыла-кысыла чыгып килә. Искәндәр аның үзе турына килеп җитүен көтте. «Бабай!» дип эндәшергә теләгәндә генә, кара сакал артына борылды да саф рус телендә:
— Бик арымадыңмы, Мария? - дип, бер хатынга дәште.
Юк, бу да булмады. Искәндәрне төрткәләделәр, ящик күтәргән берәү аның иңбашына бәрелеп авырттырып китте. Менә пароходтан чыгучылар сирәгәйделәр. Ак алъяпкычлы носильщикларга ияреп, әйбәт кенә абыйлар да, апалар да чыкты. Болары арасында юк инде аның бабасы: болар бит рәтле кешеләр... Искәндәр, үтүчеләргә хөрмәт белән юл биреп, читкә тайпылды.
Һоп! Ишеге ачылуга, автобуска җитез генә сикереп менде, тәрәзә яныннан әйбәт кенә урын алып өлгерде. Эре генә автобус эчендәгеләргә күз салды. Кузгала гына дигәндә, автобуска гади генә чалбар, кирза итекләр кигән ап-ак сакаллы бер карт керде. Урын эзләп як-ягына каранды да, булмагач, капчыгын һәм кечкенә сумкасын идәнгә куеп, үзе дә шунда басып калды. Искәндәр, картка карап, аскы иренен сузып, чыраен сытты. Кузгалып киттеләр.
— Картка урын бирергә кирәк иде, егет!
Менә сиңа мә, берәр күз күрер рәтле кеше булса, Искәндәр урын да биргән булыр иде әле. Ә моңа!..
— Карт кешегә бераз хөрмәт кирәк, - диде баягы тавыш.
Искәндәр борылып карады. Аның артында утыручы түгәрәк кенә чал сакаллы, ыспай гына көрән костюм кигән, фуражкасын кулына тоткан өлкән яшьтәге бер агай эндәшә икән.
— Бик жәлләсәгез, үзегез урын бирегез! - диде Искәндәр коры гына.
— Ай, яшь егет, оят түгелме сезгә, егет! - диде көрән костюмлы.
— Кемнән? - диде Искәндәр, күзләрен зур ачып. - Шушы авыл картыннанмы?
— Нигә? Мин үзем дә авыл кешесе.
— Авыл кешесе?! Берәр спекулянттыр инде шунда! - дип мыгырданды Искәндәр.
Тирә-юньдәгеләр сөйләшүгә игътибар иттеләр. Арттарак утырган урта яшьтәге бер хатын картка урын бирде.
Көрән костюмлы агай фуражкасын киде һәм, нык кына ачуланып:
— Их, чабакларга иде сине! - диде.
— Кулларың кыскарак! - диде Искәндәр.
Барысы да кинәт шаулый башладылар. Тавыш көрән костюмлының сүзләрен йотты.
Тукталышта кай арададыр төшеп өлгергән көрән костюмлының милиционер белән сөйләшеп торуын күргәч, Искәндәр шикләнеп куйды. Карт аның ягына карап нәрсәдер сорадымы шунда. Милиционер да aның ягына кулын сузды. Бәладән баш аяк, Искәндәр тиз-тиз генә китеп барды. «Спекулянт, әлбәттә. Йә берәр ... шайтан алгыры! Милиционерга әләкләп маташа!»
Искәндәр борылып карады һәм гаҗәпләнүдән туктап калды. Чемоданы авырлыгыннан шактый тирләгән әлеге карт нәкъ аның артыннан килә иде. Искәндәр аны көтеп алды:
— Сез нәрсә, минем арттан шпионить итәсезме әллә?
Бу юлы карт мыскыллап елмайды. Дәшмәде. Искәндәр аның җилдә каралган йөзенә, чемоданына тагын бер кат күз салып узып китте.
Звонок биреп, әнисенең ишек ачканын көткән арада, ул ишегалдында теге картны яңадан күрде. Ул чемоданын җиргә куйган, күзлеген киеп алып, кемнедер эзли иде.
Искәндәр ишек яңагынарак яшеренде, әнисе ишекне ачу белән ялт итеп кереп китте. «Килмәде!» - дип бер генә сүз әйтте дә үз бүлмәсенә узды. «Кара син әшәке картны, эзәрлекли бит!» - дип уйлады ул. Чишенеп ятарга гына уйлаган иде, звонок тавышы ишетелде. «Үзем, үзем», - дип ишеккә китте...
Ишек ачылуга, елмаеп торучы көрән костюмлы картны күргәч, ул, ачуланып:
— Сезгә ни кирәк?! - диде.
Карт аны күргәч, елмаюдан туктады, гаҗәпләнеп, бер Искәндәргә, бер ишек өстендәге номерга карап тора башлады. Ул арада тавышка әнисе килеп җитте.
— Ба! Нигә бабаң белән күрешмисең, улым?! - диде әнисе.
Өчесе дә тынып калдылар.