Полный текст

Полный текст

@ometufa

Хикмәтле язма👍

Бер фәкыйрь кеше Раббыбыз Аллаһтан сораган:
– Я, Раббым, мин нигә соң шундый хәерче?

Раббыбыз Аллаһ:
–Саран булып башкаларга бирергә өйрәнмәгәнсең, менә шуңа! -дигән.

Бу хәерче кеше әйткән:
–Я, Раббым, үземдә булмаганны башкаларга ничек бирим соң? Минем бер нәрсәм дә юк бит!- дигән.

Аллаһ Тәгалә:
– Ялгышасың, бәндәм! Синең кешеләргә бирә алырлык берничә кыйммәтле әйберең бар. 🤲Кешеләргә елмаю бүләк итәрдәй – йөзең,
🤲матур сүз сөйли алырдай – телең,
🤲кешеләргә урын таба алырлык – йөрәгең,
🤲һәркемгә ягымлы итеп карый алырлык күзләрең бар,
🤲кешеләргә изге гамәлләр кыла алырлык кул-аякларың бар бит! –дигән.
🍀🍀🍀🍀🍀🍀🍀🍀🍀🍀

👍Димәк, бер кеше дә тулысынча ярлы, хәерче түгел. Чөнки
елмаеп караган кеше янында күңел тынычлана. Юкка гына акыл ияләре, елмаю – сәдакә, димәгәннәр.
Мәгънәле сүз, кирәкле, матур, хәерле сөйләм дә җан азыгы. Кайберәүләрнең сүзләрен тыңлап кына торасы килә.
Акыллы кешенең биргән киңәшләре - алтын-көмештән дә кадерле байлык.
Байлык - бер айлык, ди халык. Акча, байлык, мал-мөлкәт бүген бар, ә иртәгә юк.
✅ Иң мөһиме – рухи ярлылыктан, күңел хәерчелегеннән сакланыйк.
Һәммәбез дә башкаларга карата изгелекле, игелекле, мәрхәмәтле булып яшәргә насыйп итсен. Амин! 🤲

Report Page