Полный текст

Полный текст

@kiziltanufa

🧑‍🏫Укытучы – иң мөһим һәм изге һөнәрләрнең берсе. Ул – һәр һөнәргә юл башы. Ансыз табиблар да, танылган галимнәр дә, ил башлыклары да, сәнгать, әдәбият, мәдәният әһелләре дә булмас иде. Чөнки барысын да укытучы өйрәтә, барысына да ул белем бирә. Нинди булырга тиеш соң чын укытучы? Минем уйлавымча, ул, беренчедән, балалар яратучы, киң куңелле, түзем, аңлаучан кеше, ә инде, икенчедән, үз фәнен яхшы белеп, балаларга белем бирүче, аларны якты юлга бастыручы, дөрес юл күрсәтүче, чын тәрбияче булырга тиеш. Бер яктан караганда, бу һөнәр бик кызыклы, чөнки укучылар белән бергә укытучы үзе дә мәктәп елларын исенә төшерә, кыскасы, ул балачагына һәм яшьлек елларына кайта, ә инде икенче яктан укытучы эше бик авыр һәм катлаулы. Ул сабырлык һәм зур җаваплылык тәлап итә. Мәктәптә нинди генә укучылар юк. Һәркайсының дөньяга карашы төрле, алар һәрберсе үзенчәлекле. Укытучы һәр баланың куңеленә дөрес юл табырга, авырлыкларны җиңеләйтергә, аларны аңлый белергә тиеш.

🌹Укытучы һөнәре - иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Дөнъядагы һәрбер укытучыга сәламәтлек, сабырлык, эшендә зур уңышлар, акыллы балалар теләп калам! ❤

Report Page