Полный текст

Полный текст

@kiziltanufa

Дуслар! ❤ Әйдәгез бергәләп “Көз” 🍁темасына багышланган кроссворд уены уйнап алыйк!

Вертикаль буенча: 🍁
1) Кызыл эшләпәле һәм ак таплы гөмбә — ул ... гөмбәсе
2) Көзге моңсу кәеф тудыручы атмосфера явым-төшемнәре.
3) Көзге уңыш бәйрәменең төп символы һәм хуҗабикәсе.
6) Хисләрем чуалды,
Керфекләр чыланды.
Чылатты шул аны
.... чуагы.
9) Агачлар матур сары төскә кергән кояшлы көзне без нинди көз дибез?
11) Кышын җимешләре «уттай янып» торган көзге җиләк.

Горизонталь буенча:🍁
4) Көзен йон төсен үзгәртүче җәнлек .
5) Көзге урман ризыгы.
7) Әбиләр чуагының матур көннәрендә Һавада очучы җиңел җеп.
8) Аяксыз, кулсыз, капка ача.
10) Җәен яшел, ә көзен киемен алыштыра һәм ылысын коя торган агач.
12) Көзге кәеф тудыручы атмосфера күренеше.

Җавапларны комментарийга языгыз👇

Report Page