Полный текст
@ometufa🤲"КӘҮСӘР" СҮРӘСЕНЕҢ ИҢҮ ТАРИХЫ🤲
Бу сүрә Кәүсәр дип, беренче аятьтә Кәүсәр сүзе искә алынганга аталган.
Аллаһы Тәгалә үзенең расүленә әйтә: «Әлбәттә, Без сиңа Кәүсәрне, ягъни җәннәттәге Кәүсәр елгасын бирдек» — ди.
Әлеге сүрәнең иңү тарихы хакында кайбер хәдисләр дә бар. Аларның берсе Әнәс ибн Мәликтән болай тапшырыла: «Көннәрдән бер көнне Аллаһының илчесе үзенең сәхабәләре янында чагында черем итеп ала һәм елмаеп уянып китә. Иптәшләре аннан сорыйлар: «Нәрсә синең кәефеңне күтәрде әй Аллаһның илчесе?»
Пәйгамбәр әйтте: «Миңа яңа гына бер сүрә иңде» диде, һәм Кәүсәр сүрәсен укып күрсәтте.
Шулай ук Кәүсәр сүрәсе иңү тарихы Аса ибн Ваил дигән кеше белән дә бәйләнгән булуы мөмкин. Ул Мөхәммәд пәйгамбәрне (с г с)мыскыллап: «Үзе кешеләрне вәгазли, ә үзе койрыксыз, ягъни баласыз, үзе үлгәч аны онытачаклар» — ди. Чөнки пәйгамбәребезнең ир балалары яшь чакларында ук үлеп бетәләр. Кәүсәр сүрәсенең иң ахыргы аяте нәкъ менә Аса ибн Ваилгә багышланган дип фаразлана. Аллаһ Тәгалә үзенең расүлен юата: «Әлбәттә, сине хурлаучы — ул үз-үзен юк итә» — ди.