МИҢЗИФА ИНӘЕБЕЗ

МИҢЗИФА ИНӘЕБЕЗ

МОСТАЙ КӘРИМ


Әниемнең өлкән апасы Миңзифа инәебез бу дөнья белән йөз дә өчне ашып бәхилләште.

Тәмам бәхилләшкәнгә тикле бер мизгел болай гына, араны кырт өзми генә хушлашып торды. Гомер эчендә кешеләр белән дә, тормыш белән дә тату яшәде ул. Йөз ертып адәмгә авыр сүз әйтмәде, каты бәрелгәннәргә каты бәрелмәде, явызлар белән явызланмады. Шуңа күрә дөнья аны үзендә озак асрады, җир озак ризыкландырды. Хәтта әҗәл дә аны беренче омтылышта гына ала алмады.

Инәебез мин белә-белгәннән колакка нык каты иде, тора-бара күздән дә язды. Шуңа тикле ул Келәшнең бөтен биләмәләрен иңгә-буйга кыдырып яшәде — язын да, җәен дә, көзен дә. Урманнарыбызның, болыннарыбызның, тау

битләренең һәр төбәген, һәр култыгын, һәр ешлыгын китап бите ачкан шикелле танып белер иде. Без, бала-чага, язларын балтырган, көпшә, какы өзәргә, җәй уртасында җир җиләге, тау чиясе, соңрак карлыган, шомырт, аннан чикләвек җыярга инәебезгә ияреп күп йөрдек.

Җиләк-җимешнең, чикләвек-муелның, карлыган-бөрлегәннең оясына гына алып бара иде ул безне. Без, таралышып, әрәмәдә яки вак урманда адашмасын дип инәебез әледән-әле тавыш биреп тора. Барыбер ишетми дип без аңа өн кайтармыйбыз. Баксаң, колагы ишетмәсә дә, күңеле ишетә икән. Без җавап бирмәгәч, кычкырып безне барларга керешә: «Заһидулла! Мостафа! Салисә! Фәридә! Сезкайда?» - ди. Без инәебезнең үзен күреп, күзәтеп йөрибез.

Ә үзебез поса-поса аннан эз югалтабыз. Янәсе, уен тапканбыз. Исәрләр! Савытларыбыз тулгач отыры азабыз. Инәебез сөрәнли-сөрәнли дә үзалдына гына әйтеп куя: «Бу балалар кайтып китте ахрысы, юлда аю-бүрегә тап булмасалар ярый да, алайса җайлап кына мин дә кузгалыйм инде», - ди. Үзе чынлап та каядыр уңайлагандай итә. «Аюбүре» сүзен ишеткәч, шунда ук чыгып, җимгә ябырылган тургайлар сыман инәебезне сырып алабыз.

Күзсез, колаксыз калган шушы Миңзифа инәебез кичатна көнне мунча чабынган җирендә ләүкәдә таралган да төшкән, ягъни җаны тәненнән чыгып очкан. Килене Миңсылу белән оныгы Фәридә коры кура авырлыгы гына калган мәрхүмәне җиләнгә төреп өйгә кайтарганнар да пөхтәләп түшәккә салганнар. Нәсел-нәсәпкә, әби-чәбигә җәһәт кенә хәбәр таратканнар. Мондый чакта карчыклар үтә дәррәү кузгала. «Ә» дигәнче җыелып та өлгергәннәр.

Мәет каршына тезелешеп утырып тәүдә белер-белмәс догаларын укыганнар, аннан соң киңәш ачканнар. Сүз мәрхүмәне юып-җыештыруга күчкәч, шушындый бәхәс купкан.

— Сөягенә башлап үзем керермен инде. Тере чагында кодагыем «сөягемә керә күр инде» дип кат-кат васыять әйтте, - ди икән «ындыр арты» Мәрхәбә.

— Куй, Мәрхәбә, бушны сөйләмә. Булмас. Васыятен сиңа әйтмәс. Гомергә азгын күңелле, кыйшаннак, ирсәк булдың. Кече улың койган да куйган теге ындыр арты Байбулат бит, - дип каршы төшкән туры сүзле Гөлйөзем карчык. - Синең сөяккә керүең харам булыр.

— Әстәгефирулла! Гөнаһсыз Мәрьям ана үзе килгәнме монда? - дип җаваплаган Мәрхәбә. - Абау! Үләм! Әйт әле, әйт! Теге кытлык елда кылый Гөлгайшәнең аксак кара әтәче, бөтен төбәгебезнең авторитеты, кем казанына чумып гаип булды?

— Кара әтәч төптән гайбәт ул! Бала-чага этлеге булып чыкты лабаса, - дип яклашкан юаш Хәдичә. Болай да йөгәнсез Мәрхәбә бөтенләй илереп киткән:

— Син, Хәдичә, утырган җиреңне кысып кына утыр, яме. Синең дә кем икәнеңне беләбез. Әйтмәем генә. Юхаланып торасың монда!

Арада иң сабыры Гыйзелниса карчык чыдамаган, болай дигән:

— Үтә шашып киттең, Мәрхәбә. Оятыңа көч килер. Кайда утырганыңны онытма.

— Онытмыйм. Бер дә онытмыйм. Кодагый үзе дә фәрештә затыннан түгел иде. Кадергол кодабыз дөнья алмаштыргач, әле теге ярман сугышы чыкканчы ук, җирән Исмәгыйль белән исеме чыккан иде. Белмәсәң, бел! Ә Исмәгыйль дан ир иде.

— Кит, гыйбрәт! Телең корыр. Рас булса да монда сөйләр сүз түгел.

Бәхәс шушы җиргә җиткәндә безнең Миңзифа инәебез, күңеле белән җирән Исмәгыйль исемен ишетепме, әллә вакыты җитепме, җай гына урыныннан торган, кулын мендәр астына тыгып тарагын кармап тапкан, ашыкмый гына чәчен тарарга керешкән, җиренә җиткереп, озак тараган. Үзе сөйләнә ди: «Мунча килешкәч, тәмам изрәп йоклап киткәнмен, ходайның рәхмәте...»

Бая әйткәнемчә, әҗәлнең бу омтылышы бушка чыккан. Инәебез шуннан соң янә дүрт ел яшәде.


Report Page