Мөхәммәднәҗиб бин Шәмседдин әт-Түнтәри
Нурислам ВәлиуллаXX гасырның беренче яртысы Ислам мәдәнияте тарихында галим, шәригать белгече, мөдәррис Мөхәммәднәҗиб Түнтәри хәзрәтләре зур урын алып тора. Әдип 1862 елда Малмыж өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Балтач районына карый), Түнтәр авылында мулла гаиләсендә туа.
Әтисе Шәмседдин Түнтәр авылында имам һәм мөдәррис вазыйфаларын башкара. Ул хаҗ сәфәреннән кайтканда, 1876 елда Истанбул шәһәрендә 46 яшендә вафат була. Әнисе Бибигарифә абыстай Түнтәр авылында атаклы Гали ишанның (ул – Шиһабетдин Мәрҗанине имам итеп куючыларның берсе) кызы була, аның 1899 елда вафат булуы билгеле.
Кече яшьләреннән гыйлем-мәгърифәткә омтылган Мөхәммәднәҗиб хәзрәтләре башлангыч белемен Түнтәр мәдрәсәсендә әтисеннән ала. Әтисе вафатыннан соң, белемнәрен башта үз авылында, аннары атаклы Кышкар мәдрәсәсендә ала. Соңыннан Казанда, Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укыган булырга тиеш. Чит илләргә гыйлем эстәү нияте белән чыкмый.
Мөхәммәднәҗибнең бай китапханәсе була, күп вакытын шул китапларны укуга багышлый. Аның ни дәрәҗәгә гыйлемле булуын Ризаэддин Фахреддин мактавыннан күреп була:
«...гыйлем вә тәхкыйк тугрысында бу зат бу мәмләкәттә җитешкән, вә кул бармаклары санларыннан күп артмаган надирәләрнең берсе иде».
Укуын тәмамлагач, Мөхәммәднәҗиб Түнтәр авылында әтисенең мәдрәсәсендә мөдәррислек вазифасын башкара. 1890 елда Түнтәр мәчетендә икенче имам була. 1903 елда Галимҗан Баруди хәзрәтләренең ярдәме белән, мәдрәсәсе тулысынча җәдид ысулына күчеп бетә. 1911 нче елда җәдидләр өстеннән тикшеренүләр башлангач, хәзрәтне кулга алалар. Сарапулда жандарм күзәтүе астында байтак вакыт торганнан соң, авылында яшәмәү шарты белән, җибәрәләр. 1912 елда мулла булу хокукын да алалар. Ул Казанга китә һәм аңа анда Галимҗан Баруди хәзрәтләре ярдәм кулын суза, 1913-1917 елларда Казанда “Дин вә әдәп” журналының редакциясендә эш таба.
1917 елда патша төшерелгәннән соң, Уфага Диния нәзарәтенә эшләргә китә. Октябрь инкыйлабы узгач, 1918 еллардан соң, Мөхәммәднәҗиб хәзрәт туган авылы Түнтәргә кайтырга була. 1919 елда шунда имам була. Анда ул үзенең өч өен мәдрәсә итеп, кыз балалар өчен аерым, ир балалар өчен аерым мәктәп ачып җибәрә. 1922 елда дини мәдрәсә ача. 1929 елның сентябренә кадәр имам булып тора.
1930 нчы елда хатыны белән бергә кулга алына, 10 елга сөргенгә җибәрелеп, Казанга китерелгәч, шул елның Рамазан яки Шәүвәл аенда вафат була. Ризаэддин Фәхреддин «Асар»да болай дип яза:
«Бу мәмләкәттәге гомуми рәвештә ислам голәмасы башларына төшкән фаҗига вә мисалы булмаган бәла вә даһиядә хәбес ителеп, гыйнвар аенда салкын көнләрдә җәяүләп мылтык астында барган вакытында салкын тигән, вә шундан терелә алмый, вафат иткән, дип (...) риваять итүчеләр булды. Җеназа укып, үзләре дәфен итүне Казан мөселманнары үтенеп сораган булсалар да, моңа мөсагәдә ителмәде, диләр». Хатыны Өммәтелниса да, аның белән кулга алынып, төньяк котып ягына сөргенгә җибәрелә[1].
[1] Карагыз: Ризаэддин Фәхреддин, «Асар», (3/379-383 битләр, 198 номер). «Татарская энциклопедия», 5т 715 бит. Адлер Тимергалинның «Миллият сүзлеге» (2/494-495).
