Контрольная Работа По Татарскому Языку

Контрольная Работа По Татарскому Языку



➡➡➡ ПОДРОБНЕЕ ЖМИТЕ ЗДЕСЬ!






























Контрольная Работа По Татарскому Языку
Стоимость свидетельств и сертификатов - 90 руб. Подробнее...
Опубликовано 23.10.2020 - 18:52 - Шайхутдинова Румия Рахимзяновна
Тексты для проведения проверочных работ по предмету "Родной (татарский) язык
7 нче  сыйныфның татар төркеме  өчен  татар теленнән биремле диктант тексты
           Айдар белән әтисе, бик матур сыерчык оясы ясап, яз башында ук өй түбәсенә беркетеп куйганнар иде. Шуңа күрә малай сыерчыклар килүен быел аеруча зарыгып көтте. Ә инде бер көнне, оя түбәсенә кунып, җилпенә-җилпенә сайрашкан пар сыерчыкны күргәч, шатлыгы эченә сыймады.
       Әтисе дә малайдан ким шатланмаган иде. Ул сыерчыкларга карап торды да, Айдарны кочаклап,  җепшек кар өстенә ауды. Тотындылар тәгәрәшергә... Куеннарына, итекләренә кар тулганчы  аунадылар. Быел беренче тапкыр сыерчык күрүләре ич, йоласы шундый. Ә нигә шундый? Монысын Айдарның әтисе дә белми бугай. Борынгылардан калган йола, ди. ( 85 сүз). (Г.Шәрәфидән)
Тексттагы исемнәрнең килешләрен  күрсәтергә.
7 нче  сыйныфның татар төркеме  өчен  татар теленнән
Диктант
Песнәк
          Кышның бер көнендә без иптәш кызларыбыз белән урманга чаңгы шуарга чыгып киттек. Табигать шундый матур, бөтен җирне ап-ак кар каплаган, гүя барлык тирә-як әкрен генә черем итә. 
      Без рәхәтләнеп тау шудык, кар атышлы да уйнадык. Уйный торгач, арыдык, юешләнеп беттек. Инде караңгы да төшә башлаган. Кайтырга дип кузгалдык. Бераз баргач та, юл өстендә канатлары каерылган, инде туңа да башлаган бер кошчыкны күрдем. Тизрәк аны кулларыма алдым. 
Биремнәр
1. Текст эчтәлегенә туры килгән җөмләне билгеләгез. 
а) Юл өстендә канатлары каерылган кош ята иде. 
б) Без рәхәтләнеп уйнадык. 
в) Кышкы урман шундый матур, кайтасы да килми. 
2. Татар телендә фигыльләрнең ничә юнәлеше бар? 
а) 3 б) 4 в) 5 г) 6 
3. Фигыльләрнең лексик-грамматик төркемчәләре: 
а ) алтау б) җидәү в) сигезәү г) тугызау 
4. Кайсы төркемгә бер фигыль “ялгыш” кергән (юнәлеше ягыннан)? 
а ) бизән, уйлан, буян; б) уят, кактыр, китер; 
в) сизел, юыл; г) терел, кара, йокла; 
5. Рус телендә фигыльләрнең ничә юнәлеше бар: 
а) 1 б) 3 в) 4 г) 5 
6. Сүзлекләрдә фигыльләр нинди формада теркәләләр? 
а) исем фигыль, инфинитив ә) хәл фигыль, сыйфат фигыль б) хәл фигыль, инфинитив 
в) сыйфат фигыль, хәл фигыль 
7. Фигыльләр күбрәк җөмләнең нинди кисәге булып киләләр? 
а) хәбәр б) аергыч в) ия г) тәмамлык 
8. Фигыльләрне юнәлешләре буенча төркемләгез ( а – кайтым, б – төшем, в-уртаклык,      г- йөкләтү) 
1.Гаепләнү . 2.Бөркәнү. 3.Алдану. 4.Ташлашу. 5.Яткыру. 6.Алдыру. 7.Саклану. 8.Ашалу 9.Кызарыну. 10.Көлешү. 11.Сүз куешу. 12.Көлдерү. 
9. Кайсы фигыльдә басым беренче иҗеккә төшә? 
а) хикәя фигыль, б) боерык фигыль , в) шарт фигыль, г) сыйфат фигыль 


7нче  сыйныфның татар төркеме  өчен  татар теленнән
Диктант

Туган як

     Хуш исле, яшь, саф яфраклы каен урманы кинәт икегә ачылап китте. Киң, тигез юлдан җиңел генә тәгәрәгән автомобиль соңгы җылы яңгырлар белән күтәрелеп киткән басуга килеп чыкты. Тау астында инде зур бер авыл җәелеп ята иде. Аның куе яшел агачларына, агачлар арасыннан күренгән өй түбәләренә, чәчәккә күмелеп утырган бакчаларына кояш нурлары төшкән. Авыл артыннан, бакчаларга сыенып, көзге төсле ялтырап, борыла-сырыла елга сузылып үткән. Аның очы, ямь-яшел булып җәелеп яткан болыннар буйлап китеп, күздән югала. (А. Шамовтан) (74 сүз)
 1. Җөмләдә хикәя фигыль белән белдерелгән хәбәрләрнең асларына сызарга.
2. Фигыль   заманнарын өсләренә язарга.
3.Чыкты, төшкән сүзләренә морфологик анализ ясарга

7 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән контроль тест

1. Затланышлы фигыльләр ничә? 
1) 2; 
2) 3; 
3) 4. 
2. Затланышсыз фигыльләр ничә? 
1) 4; 
2) 5; 
3) 6. 
3. Затланышлы фигыльләр барысы да нәрсә белән төрләнә? 
1) заман; 
2) зат-сан, юнәлеш, барлык-юклык; 
3) тартым; 
4. Затланышсыз фигыльләр барысы да нәрсә белән төрләнә? 
1) зат-сан; 
2) заман; 
3) юнәлеш, барлык-юклык; 
5. Хикәя фигыль нәрсәне белдерә? 
1) эш кушуны, объектны; 
2) эшнең үтәлү-үтәлмәвен; 
3) чынбарлыкта үтәлгән яки үтәлмәгән эшне. 
6. Боерык фигыль нәрсәне белдерә? 
1) эшнең үтәүчегә мөнәсәбәтен ; 
2) эш-хәрәкәтнең шартын; 
3) эш кушуны, боеруны; 
7. Шарт фигыль нәрсәне белдерә? 
1) эшне ничәнче кат үтәвен; 
2) эш-хәрәкәтне үтәүнең шартын; 
3) эшнең үтәлү-үтәлмәвен; 
8. Хәзерге заман хикәя фигыльләр эш-хәлнең кайчан үтәлүен белдерә? 
1) сөйләгән вакытта үтәлүен; 
2) сөйләгән вакытка кадәр үтәлүен; 
3) сөйләгән вакыттан соңрак үтәлүен; 
9. Билгеле үткән заман хикәя фигыльне табыгыз. 
1) кайта, барган, килгән; 
2) барды, кайтты, килде; 
3) кайт, барса, килсен; 
 10. Шарт фигыльләрне табыгыз. 
1) кайтасы, киләсе, эшлисе; 
2) көтсен, көтмәсен, килсеннәр; 
3) барса, килсә, укыса; 
11. Барам, барасыз, барабыз фигыльләре нәрсә белән төрләнгән? 
1) сан; 
2) тартым; 
3) зат-сан; 
12. Киләчәк, укыячак, укымаячак фигыльләре кайсы заманда килгән? 
1) билгесез киләчәк; 
2) билгеле киләчәк; 
3) киләчәк үткән; 
13. Барам, эшлимен, килсәләр фигыльләре нинди төркемчәгә керә? 
1) затланышлы; 
2) затланышсыз; 
3) төрләнми торган; 
14. Боерык фигыль татар телендә фигыльнең нигезенә туры киләме? 
1) барысы да туры килә; 
2) берсе дә туры килми; 
3) кайберләре туры килә; 
15. Сыйфат фигыль нәрсәне белдерә? 
1) зат яки предметның эшен; 
2) зат яки предмет эшенең билгесен; 
3) зат яки предметның эшен билге итеп; 
16. Хәзерге заман сыйфат фигыль ничә төрле? 
1) 2; 
2) 3; 
3) 4. 
17. Сыйфат фигыльнең ничә заман формасы бар? 
1) 4; 
2) 5; 
3) 6. 
18. Хәзерге заман сыйфат фигыль нинди кушымчалар белән белдерелә? 
1) -ы, -е; 
2) –чы,-че; 
3) -учы, -үче; 
19. Хәзерге заман сыйфат фигыльнең тезмә формасы нәрсә белән белдерелә? 
1) –а кушымчасы; 
2) торган ярдәмче фигыле; 
3) -а торган формасы; 
20. Укыйсы (китап) тезмәсендәге билгеләнгән сүз нинди сүз төркеменә керә? 
1) шарт фигыль; 
2) тартымлы исем; 
3) киләчәк заман сыйфат фигыль. 
21. Хәл фигыльнең ничә формасы бар? 
1) 3; 
2) 4; 
3) 5. 
22. Укучы карап сөйли җөмләсендәге билгеләнгән сүз кайсы сүз төркеменә керә? 
1) хәл фигыльнең 1 формасы; 
2) рәвеш; 
3) хәзерге заман хикәя фигыль. 
23. Җөмләләрдән сыйфат фигыльләрне язып алырга. 
24. 4 нче җөмләдәге хикәя фигыльнең юнәлешен билгеләргә. 
25. белделәр сүзенә морфологик анализ ясарга. __________________________________________________________________
Контрольная работа п татарскому языку в 8 классе в 2 -х вариантах. Для русскоязычных детей....
Рус мәктәбенең 7нче сыйныф укучыларының Р.З.Хәйдарова дәреслеге буенча эшләнгән еллык контроль эш. Контроль эшнең эчтәлеге БРИ биремнәре кебек төзелгән....
Контроль эш 7 нче сыйныфның рус төркеме өчен "Белем һәм тормыш" темасына 2 вариантта төзелде....
Контрольная работа по татарскому языку для учащихся в русских группах 2 го класса по учебнику Р. З. Хайдаровой....
Контроль эш 2 вариантта төзелде һәм А, В өлешләреннән тора....
Рус телендә сөйләшүче 10 нчы сыйныф укучыларының татар теле фәненнән белемнәрен  тикшерү  максатыннан  1нче яртыеллыкка , 3нче чиреккә һәм еллык контроль эш биремнәре төзелде. Бире...

Учебно-методический материал (7 класс): Тексты контрольных...
Итоговые контрольные работы по татарскому языку для...
Контрольные работы по татарскому языку Все для учителя.
Контрольные работы по татарскому языку для русскоязычных...
Контрольные работы по татарскому языку для 5-9 классов...
Сочинение Про Доброе Слово
Применение Тестирования В Электронном Обучении Реферат
Как Написать Сочинение 5 Класс Упр 157
Готовые Курсовые Дипломные
Чем Опасна Обломовщина Сочинение По Литературе

Report Page