«КЫЗ БИБИ» ЯКИ ҖӘННӘТ ӘНИЛӘРНЕҢ АЯК АСТЫНДА

«КЫЗ БИБИ» ЯКИ ҖӘННӘТ ӘНИЛӘРНЕҢ АЯК АСТЫНДА

Рәмзия КАШАПОВА (ноябрь | 2019 | Cөембикә)

Дөньяда бик күптөрле илләр бар, ә мин менә Үзбәкстанны яратам! Ул һәрчак кунакчыл, шәһәрләре искиткеч гүзәл. Биредә йөрәккә ләззәт, җанга дәва аласың. Соңгы икмәкне һәм күңел җылысын үзбәкләр белән бергә бүлешеп, татарлар да күпләп яшәде биредә. Мин дә шуларның бер газиз баласымын: Ташкентта тудым. Минем дә монда туганнарым калды... Җай чыккан саен, Үзбәкстанга барырга тырышам. Бу юлы Кокандка исә Татарстан делегациясе составында зур Халыкара фестивальгә килдем.

Коканд цитаделе (аны «урда» яки Худояр хан сарае дип тә йөр тә ләр) – Кокандның тарихи истә лекле урыннарыннан берсе. Коканд ханлыгына 1709 елда, ягъни Фир га нә үзәненең көнбатыш өлешендә Шей­банид Шахрух II ирекле билә мәләре барлыкка килгәч, ни гез са лы на. Ул Кокандта ныгытма төзи, шәһәр ханлыкның мәркә зенә әйлә нә. Чынлыкта Коканд – чагыштырмача шактый борынгы кала. Х га сыр дагы гарәп сәяхәтче ләре Иста х ри белән Иби­Хаукаль Шаш (Сыр дәрья) һәм Асхы елгаларыннан би л геле бер ерак­лыкка урнашкан Хо канд шәһәрен телгә алалар. Хәзерге Кокандка бик туры килеп тора ул.

Шул заманнарда ук көчле дәүләт саналган. Аның җирләре Пакъста н нан Казакъстангача, Кыргызстан­ның таулы өлкәләреннән Әфган стан чикләренәчә сузылган. Һөнәр мәнд ләр фестивален Үзбәкстан Прези ден ты Шәүкәт Мирзиёев кат нашын да Худояр Хан сарае фо нында уздыру Коканд өчен генә түгел, бөтен Үзбәкстан өчен олы вакыйга булды. Ханлык тарихы белән кызыксыну уятты ул. Ә Татарстан па­вильонында традицион милли әйберләр генә түгел, заманча эшләр дә куелган иде.

Сүз уңаеннан, безнең делега циягә булган зур игъ­тибары һәм булышлыгы өчен Үзбәкстанның Генераль консулы Насриев Фәрид дин Бәдрет дин улына аерым рәх мәт әйтәсе килә.

Катнашучыларның барысына да кунакханәләрдә урын җитәрлек булмау сәбәпле (ә без берәү­икәү генә түгел, җәмгысы сигез идек!), Кокандта безне шәхси секторга ур на штырдылар. Сөендек кенә

бу хәлгә. Кокандлыларның гадәти тормышын кайчан якыннан күрер идек әле! Кайсыдыр илгә барып, аның тарихы, архитектурасы һәм мәдәнияте белән танышып, атаклы урыннарын карап, үз җаеңа гына ял итеп йөрү – бер нәрсә. Ә бит андагы халыкның көнкүреше һәм яшәү рәвеше җиде йозак астында кала гадәттә.

Рәшитнең ике катлы йорты – периметры 20 сутый зурлыгындагы колачы, 4 метрлы биек түшәмнәре, бөтен уңайлыклары белән хәйран калдырды.

Шәрыкта бөтенесенең дә ишегаллары төрле карал­ тылар белән уратып алынган, эчке ишегалдында бакчалар, фонтаннар, җәйге беседкалар урнашкан. Шәрык үзенең традицияләре белән көчле. Өйгә кунак килүне әллә каян, югарыдан иңдерелгән бүләк кебек кабул итә ләр. Кунак белән бергә өйгә бәрәкәт иңә. Кичәләрнең берсендә Рәшит иң яхшы музыкантларны чакырып, бәйрәм табыны ясарга җыенуларын әйтте. Ничек бармый каласың инде! Җылы бер сентябрь кичендә без җәйге верандага җыелып, учакта пылау пешерү буенча мастер­класс алдык. Без кайтышка инде Рәшит дусларын гаиләләре белән һәм ар тист­ларны чакырып куйган иде. Үзбәк җырлары җаннар­ны иркәләде.

Рәшитләр гаиләсендәге дустанә мөнәсәбәтне, бер­берсенә карата ихтирамны, тәрбиялелекне, эшләрне үзара бүлешүләрен күреп сокландык. Иртүк кече кызлары, «Әссәламүаләйкүм» дип, балкып кереп, безне уята. Олы кызлары исә бу вакытта табын әзерләп, иртәнге чәйгә көтә. Үзбәкстанда егетләр кызларны үзләре сайламый, ә менә яучылар оештыр­ган очрашуга барыргамы­бармаскамы икәнен егет үзе хәл итә. Үзбәкстанда күп гасырлардан килгән гадәт буенча кәләшне кайнана сайлый һәм чын яучылар эзләп таба. Бәлки, шуңа да гаиләләр ныклыдыр анда.

Димләп өйләнешү гадәте бүген дә яши Үзбәкстанда. Рәшит тә традицияләрне саклап өйләнгән, һәм менә 20 ел инде хатыны Марифат белән яратышып, килешеп яшиләр, дүрт бала үстерәләр.

Бәйрәм кызганда, Рәшит әнисе киләсен хәбәр итте. Аның тәшвишләнүе, ихтыярсыз, безгә дә күчте. Ишегалдына Замирә ханым килеп керүгә, бар дөнья яктырып киткәндәй булды. Иңенә ак яулыгын ябып, балкып елмаеп, фәрештәгә тиң зифа сынлы сылу ханым килеп керде. ӘНИ килде! Замирә хон барчабыз белән күрешеп, тыйнак кына яныбызга утырды.

Әмма бөтенебез – балалар, оныклар, киленнәр һәм без дә – әни кеше янында кайнаштык. Замирә хон озак еллар табиб­терапевт булып эшләгән, аннары медицина училищесын җитәкләгән. Быел ул Мәккәгә хаҗ кылырга барган.

Без эшмәкәр гаиләсендә яшәдек, әйләнә­тирә мохит тә шуны сиздереп тора иде. Ә менә Рәшитнең керемен бүлүне әнисе хәл иткәнен белгәч, бермәл аптырап калдым. Бөтенесе аңлаешлы, гади һәм гадел икән лә. Дүрт баланың, ун оныкның иң кадерле кеше­се зур гаиләдә гар мония һәм гаделлек сагында икән ләбаса. «Балаларның барысы да эшмәкәр булып китә алмый, әм ма аңа карап алар нәрсәдәндер мәхрүм калырга тиеш түгел, алар да бит эшли, гаиләләре бар», – ди За мирә ханым. Ул оныкларына яхшы югары белем алырга булыша. Йорт салганда йә фа­тир алганда, эре әйберләр сатып алганда кыз һәм ир туганнар һәрчак әниләренең киңә шен тотып эш итә. Борынгы халык ның гореф­гадәтләре ХХI гасырда да әнә шулай үз көчендә кала, һәм алар үзгәрергә ашыкмыйлар...

Үзбәк халкының традицияләре гасырлар гына түгел, мең еллар дәвамында формалашкан, шуңа күрә гаиләдәге, гомумән, социумдагы мөнәсәбәтләр башка халыкларныкыннан шактый аерыла. Безнең татар халкының да гасырлар буе сакланып килгән гореф­гадәтләре, йолалары бар, әлбәттә. Ләкин, кызганыч, күбесен югалта барабыз.

Кокандта узган Халыкара һөнәрмәндләр фести­валендә катнашу өчен Үзбәкстанга баруыбыз, Ташкентта Татарстан Республикасы көннәрендә хәзерге татар сәнгате күргәзмәсен тәкъдим итүебез зур җаваплылык та өстәде, әлбәттә. Бохара өлкәсендә урнашкан «Кыз Биби» мәдрәсәсенә һәм Варахша шәһәрчегенә баруны Казанда ук планлаштырып куйган идек. Әмма аның изге җомга көненә туры киләсен, җомга намазы алдыннан шунда барып керәсебезне күз алдына да китермәгән идек. Сәфәребез җиңелләрдән булды димәс идем.

Бохарадан Хива ягына 50 чакрым ераклыкта «Кыз Биби» дигән хатын­кызлар мәдрәсәсе бар.

Үз күзләребез белән күрдек: бу гаҗәеп комплекс оазис белән очсыз­кырыйсыз чүл чигендә урнашкан икән. Тирә­ягын дагы агачлар әкияттәге сыман: бо­таклары һәм яфраклары таратып салынган хатын­кыз чәчен хәтер ләтә. Әйләнә­тирә тып­тын. Әйтер сең без, күзгә күренмәс чикләрне узып, параллель дөньяга килеп кергәнбез. Комплекска аяк басканчы, тәһарәт алу бүлмәсенә уздык. Чүлдә утыруына карамастан, кайнар һәм салкын сулары бар, чиста – рәхәт булып китте. «Кыз Биби» мәдрәсәсенә юнәлдек.

Комплекстан ерак түгел иске зират урнашкан. Анда­санда агачлар, куаклар күренгәли. Хатын­кыз чәчен хәтерләткән яфраклар җиңел чә шыбырдаша. Әйтерсең пышылдашалар...

Мәчетле комплексны вәзир Мир­Араба Садикхон суфичы хатын­кыз Мәстүрә ханым хөрмәтенә төзеткән. Биредәге халык, аның җаны бүген дә мәдрәсә диварларында, һәм ул безне саклый дип инана. Бәлки, хактыр да. Бусагадан атлап керүгә үк ниндидер тыныч халәткә күчтек.

Мәстүрә төрбәсенә керү белән Коръән сүрәләрен укыдык, фәлсә фәгә бирелеп, бераз уйланып утырдык. Китәсе килмәде. Үзбәкләр бө тенесен мең ел элек булганча са клый алган. Әнисен илаһилашты рып олылаучы шул ук Рәшит тә, башкалар да. Мин беләм: бар ты рышлыгыңны куеп, тир түгеп тапкан акчаның һәр тиене югары бәяләнә.

Риваятьләр буенча, Кыз Бибине яратмаган кеше­сенә көчләп кияүгә бирмәкче булалар, ә ул чүлгә качып китә һәм озак еллар берьялгызы шунда гомер кичерә. Билгеле бер вакыттан соң аның савыктыру сә ләте ачыла, һәм ул бала таба алмаган хатын­кыз­ларны дәвалый башлый. Арабызда өзелеп бала көтү­че ләр дә бар иде, изге теләк ләре тор мышка ашсын дип без дә дога кылдык. «Кыз Биби»гә андый хатын­кызлар күпләп килә икән. Өч көн ураза тотса, авыру­лары да юкка чыга, ди. Әлеге комплекста ирләргә Кыз Биби төрбәсенә керү тыела.

Варахша үзенең колачы, зурлыгы белән истә калыр, без аны карап та бетерә алмадык. Зур мәйдан, рә­химсез кояш, аннары бер җирдән икенчесенә күчеп йөрү дә өстәмә кыенлыклар тудырды. Алай да төп сарай өлешендә иркенләп йөрдек. Варахша – кайчан­дыр Бохара худатлары резиденциясе булган борынгы торак җир санала. Аңа Бохарадан да алданрак нигез салына, һәм зурлыгы буенча да аннан калышмый ул. Көнбатыш чикләрдә халыкның тынычлыгын саклау­чы әһәмиятле хәрби застава буларак та билгеле. Бохарага гарәпләр һөҗүм иткәндә шактый сугышлар­ны кичергән шәһәр. Өстәвенә, Хорезм белән Бохара арасындагы бик мөһим сәүдә үзәге. Анда һөнәрчелек алга киткән була, казу эшләре барышында һөнәр­челәр кварталлары табылу шул хакта сөйли. Ул за­маннардан соң шактый вакыт узган булса да, теләсә кайда чүлмәк ватыклары аунап ята. Тирәнрәк казы­саң, яндырылган кызыл балчык төсендәге рәсемнәр төшерелгән керамик савыт ватыкларына, тоткаларга юлыгасың. Археологлар өчен савыт китекләреннән битәр, аның саплары, төрле капкачлар зур табыш исәпләнә. Чөнки шулар аша автор тамгасы эзләрен, шул чор турында сөйләүче башка әйберләрне табарга мөмкин. Биредә сарай да булган. Бөек рәссамнар һәм осталар иҗат иткән матур паннолар кайчандыр сарай залларын бизәгән, хәзер алар барысы да Эрмитажда саклана.

Ташкентта тусам да, күп нәрсәне бөтенләй күрмәгәнмен, белмәгән мен. Совет чорында дин бик популяр булмаганда күп изге урыннар хәрабәләр һәм калын ком катламы астында калып, кирәксез булып ят кан. «Кыз Биби»не дә туристлар арасында популяр дип әйтмәс идем. Әмма уйларыгыз белән ялгыз гына калып, күңел түрендә йөрткән се регезне бушатасыгыз килсә, би регә килсәң ярый.

Бу язманы әзерләгәндә Коканд ханлыгы тарихын җентекләп өй рәндем. Алай гынамы, инде күптән вафат ирем Фәтхулланың шушы бөек нә селдән икәнен дә белдем. Соңгы Коканд ханының уллары фотосын ачсам... Миңа япь­яшь Фәтхулла карап тора! Борынгы киемнәрдән, әлбәттә. Җаннар күчә дигән сүзләр гә ышанмас җирдән ышанырсың шул...

Report Page