Күрше Эбиләре Хакында Эссе Яисә Очерк

Күрше Эбиләре Хакында Эссе Яисә Очерк



➡➡➡ ПОДРОБНЕЕ ЖМИТЕ ЗДЕСЬ!






























Күрше Эбиләре Хакында Эссе Яисә Очерк
Хәдичә әби таягына таянып, әрле-бирле йөренде. Барыр җире, сөйләшер кешесе юк иде шул. Ә картлык көндә 4 стена арасында калып, ялгызлыкның ни икәнен тою, ай-яй кыен икән лә бит... Тик нишләмәк кирәк, үз гомерен бары үзенә генә багышлаган әби, менә хәзер картлык ачысын татый инде.
Хәдичә кыйбатлы киемнән, һәрвакыт затлы әйбердән генә йөрде. Акчага аның нужарганы юк иде. Кибеттә эшли иде. Бар булган яңа әйберләр иң беренче аның фатирда барлыкка килде. Үзен бик яратты шул ул... Үзен яратты, ә менә кеше затын җене сөйми иде. Каян килгән бу аңа?! Нигә ул дөньяга шундый кыргый карашлы булган соң?!
Хәдичә киүягә чыгып та карады. Ире белән тыныша алмады. Эчми, тартмый торган ирне дә ул ир дип санамады. Һаман масайды. Үзен әллә кемгә тиңләп йөрде.Ире белән ул аерылмады билгеле. Бары тик аерым торды. Хәдичә үзенең 1 бүлмәле фатирында, ә ире исә кыр хәтле йортта үзе генә. Менә бит кешеләр рәхәтләренә чыдый алмыйлар.
Хәдичәнең күрше фатирына 2 балалы хатын күчү белән, аңа җен ияләште диярсең. Нишләгәнен, нәрсә әйткәнен аңышмый иде кебек.
Балалар зал бүлмәсендә чыр-чу уйныйлар иде. Ә ул янәсе тавышланмасыннар дип, стенага шакый иде. Аның имеш башы авырта, телевизор тавышын көчәйтеп куя. Бала белән бала булган хатыннан ни көтәргә инде. Үзенең билгеле инде баласы булмагач, ул аның ни икәнен белми дә инде. Сабый балалар каккан тавышка ияләшмәгән, куркышып йокы бүлмәсенә сарылдылар. Шул бүлмәдә алар тынычлап уйнады, шул бүлмәдә йоклады да. Зал бүлмәсе тәк тора иде. Чөнки хәтта аз гына да аяк тавышын ишетеп алса, Хәдичә теге якта куш аяклап сикерә иде. Әйдә, сикерә бирсен, аның идәне бит... Кешегә зыян салмый. Үзен генә көлке хәлгә калдыра. Ә шуны үзе аңламый.
Берәр кайчан ачудан янган һәм көйгән кешене күргәнегез бармы? Ә минем бар... Ул кыяфәт, әлбәттә, Хәдичәдә иде. Берни дә аны кызыксындырмый. Мин аны кайвакыт җәллим дә инде. Берүзе беркемгә дә кирәге юк. Кешедән җылы сүзгә һәм назга сусаган бу хатын. Менә шулай кылана иде. Әйе, кылана ... Яшь вакытында билгеле ул андый булмаган бит инде. Кеше белән аралашучан, ягымлы... Нәрсә булган соң моның җанына? Анык кына әйтеп булмый шул. Йөзе кара янган бит моның дияр иде әбиләр аның турында. Нәкъ тә шулай бит... Йөзендә нур юк... Шыксыз, иләмсез бит ул...Беләм, кеше турында алай әйтергә дә ярамый, ләкин бит чын дөресе шул. Кайсыбер кеше бит нур чәчеп, үзенә җәлеп итеп тора. Ул кешегә һаман-һаман карап торасы килә. Ә моңа бит киресенчә... Күрмәсәм ярар иде дип, читләтеп тә үтәсе килә хәтта...
Күрше хакы - Тәңре хакы дип юкка гына әйтмиләрдер инде. Кешеләр бер-берсенә ярдәмләшеп яшәргә тиеш. Ә күршеләр исә тагын да якын бит, гел янәшә, алар бер-берсенең хәлләре белән хәбәрдар булырга тиешләр. Бу минем фикерем, әлбәттә, сез башкача уйлый аласыз... Хәзерге заманда күршеләр түгел, хәтта туганнар да йөрешмиләр бит. Нинди күрше инде монда? Кем соң?!
Эх, замана, кая тәгәри... Әбиләрең заманасында кызык иде бит... Әбиләрең һәрбер кеше турында тулы "информация" белә иде: кем ул, каян килгән, нигә килгән, кайчан китә һәм дә башкалары. Хәзер исә андый әбиеңнәрне хәтта капка төбенә дә китермиләр, билгеле... Алар юк та... Алар да тынды, замана да алмашынды... Кызыгы калмады. Авылларда ишекләр, капкалар, хәтта җәйләрдә тәрәзәләр дә ачык куна иде. Хәзер ачып калдырып кара син... Тормышта тынычлык бетте. Кешеләр азды... Кешеләр бер-берсен саннамыйлар, ихтирам да, хөрмәт тә бетте.
Әйе, әйтмим, бар күршеләр дә шундый начар дип. Бар арасында әйбәтләре дә, хәлләреңне белешеп, кирәк чакта булышып та җибәрүчеләре. Тик мин нәкъ менә кара эчле, кешене хәтта балаларны сөйми торган әби турында язарга булдым.
Хәдичә соңгы көннәрен үзе генә үткәрде... Әллә ни үзгәреш юк шул, ул болай да ялгыз бит! Дүрт якта - дүрт стена... Кая карарга да юк... Үлемен дә ул ялгыз каршы алды... 1 атна ул бүлмәсендә япа-ялгыз ятты. Килер кешесе, ярдәм итүчесе юк иде. Билгеле, хәле начарланып киткәннән соң, ул таягы белән стена кага иде. Тик күршедәге балалы хатын - Рауза моңа тагын ни ошамый, тагын нигә
тузына диеп, бик исе китми. Атна үткәннән соң, Рауза балалары белән ялдан кайткач кына сасы искә түзә алмый аның ишеген шакый. Ләкин ачучы булмый. Алар полиция чакыра. Һәм шунда алар өнсез кала... Әбиең диванга сеңеп беткән, таягы кулыннан төшеп, идәндә аунап ята иде. Хәдичә әбинең карарлык җире калмаган, күгәреп беткән... Менә шундый аяныч үлем... Билгеле Рауза һәм дә күрше-тирә аны бик тә җәлләде. Хәтта үз акчаларына аны җирләделәр.
Озын сүзнең кыскасы, күршеләрегезгә игътибарлырак булыгыз, хәлләрен белешкәләп торыгыз. Нинди генә күрше булмасын, ул бит сезнең янда, стена аркылы гына тора. Бер-берегезгә кырыс булмагыз, мәрхәмәтле һәм ачык йөз белән каршы алыгыз күршеләрегезне. Аллаһы Тәгалә юкка гына аларны сезгә күрше итеп җибәрмәгән шул. Бүгенге көн белән генә бит көн бетми әле. Алга таба да яшисе бар, билгеле. Күршем начар дип, тавышлана дип, гауга куптармагыз! Тынычлык белән эш итегез! Алдагы көнегезне уйлагыз, нәкъ тә шул күрше сезгә кирәк чакта ярдәм итеп тә куяр. Дөнья хәлен белеп булмый бит! Бүген масаеп йөрсәгез, иртәгә муеыныгызны түбән төшерергә туры килмәсен! Тормыш бар кешене дә тигезләштерә ул! Бар кешене дә үз урынына куя! Күрше хакы - Тәңре хакы... Бу сүзләрне бервакытта да исегездән чыгармагыз!
Лия Мөхәмәтгарипова.

Новости "Апас хәбәрләре" 14.12.2020

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне-2019
Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Апаста (28.10.2019)
Апаста “Милләтләр кроссы-2019“ үтте
Волгоград шәһәренә истәлекле сәяхәт
Апаста тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды 25.05.2018

Новости "Апас хәбәрләре" 14.12.2020


“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге район үзәк хастаханәсенең баш табибы Алмаз Алиуллинга яңа ел гирляндалары һәм төрле бизәлешләр тапшырды.


Дәвеш һәм Каратун авыл җирлекләре машина ачкычларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан алды.


Ел башыннан бирле республика юлларында 3 меңнән артык юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 200 дән артык кеше, шул исәптән 8 бала һәлак булган.



Апаста яшьләр кавыша

Әлмәндәр егете Ришат Галиуллин һәм Борнаш авылы кызы Роза Әхмәдуллина парлы гаилә юлына аяк бастылар. Алар никах туйларын билгеләп үтте.



Апаста никах туйлары

Апас егете Илназ Нигъмәтуллин һәм Иске Әнәле кызы Ләйсән Җәләлиева парлы гаилә юлына аяк бастылар. Алар никах туйларын билгеләп үтте. Яшьләргә иң матур, изге теләкләр юлланды. Бу теләкләргә без дә кушылабыз, тигез, матур, парлы гомер телибез.



31 декабрь көнне еларга ярамый, юкса....

Кышның беренче аен ваклыйбыз. Нинди булыр быел безнең ак карлы кышыбыз? Халык сынамышлары ниләр вәгъдә итә?



Декабрьнең беренче атнасында ике янгын теркәлгән

2020 елда районда 40 янгын очрагы булган. Узган ел янгын сүндерүчеләргә 45 янгын сүндерергә туры килгән.



11 мең татарстанлы коронавирустан бушлай дарулар алды

Препаратларны ОРВИ үзенчәлекләре булган авыруларга кронавирустан әлегә расланмаган ПЦР-тесты булганда да китерәләр.



Җирлекләр яңа машиналы булды

Дәвеш һәм Каратун авыл җирлекләре машина ачкычларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан алды.



Сыек майга бәя ник арта?

Көнбагышның начар уңышы, доллар курсы һәм дөнья бәяләре сыек майның бәясенә нык тәэсир иткән.



Апаска Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде

Аны район башлыгы Равиль Хисаметдинов каршы алды.



Замана “чире”нә каршы торыйк!

Бүген Апас аграр көллиятендә профилактика йөзеннән “Ришвәтчелекне бары тик бергәләп кенә туктатып булачак” дип исемләнгән тәрбия сәгате узды.



ТНВ тапшырулары өзелми

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов дистанцион рәвештә райондашларыбызның сорауларын тыңлаган иде. Шул вакытта райондашлар ТНВ каналы күрсәтмәве турында зарларын җиткерделәр.



18 декабрь – ЗАГС хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле ЗАГС хезмәткәрләре!



Сугышта тыл батырлыгы күрсәткән хатын-кызлар - игътибар үзәгендә

Хатын-кыз депутатларының “Мәрхәмәт-Милосердие” төркеме “Сугышның йөзе хатын-кызга хас түгел” дип аталган социаль-гуманитар проектны тормышка ашыра.



Иске Әнәледә яшәүче мәгариф ветераны Гөлсинә Гыймадиева медальгә ия булды

Озак еллар мәгариф бүлегендә икътисадчы булып эшләгән Гөлсинә Гыймадиева гомер бәйрәмен билгеләп үтте.



Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларны яңа ел корпоративларын үткәрүне тыймаска чакырды

Яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш чараларын күрү муниципаль хакимият өчен актуаль булып калырга тиеш, дип билгеләп үтте ТР Президенты.



Ульяновскидан килгән йөк машинасы һәлакәткә очраган

Юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүчеләрнең берсенең башы һәм кулы җәрәхәтләнгән.



М12 юл төзелеше 80 мең эш урыны булдырачак

Яңа трасса Мәскәүдән Казанга юлны ике мәртәбә кыскартачак, шулай ук 2,4 трлн. сумлык икътисади файда китерәчәк.



Рөстәм Миңнеханов дүрт яшь татарстанлының Яңа ел теләкләрен тормышка ашырачак

«Теләкләр чыршысы» акциясендә 60 баланың яңа ел теләкләрен тормышка ашырачак муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.



ТНВ тапшырулары өзелми

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов дистанцион рәвештә райондашларыбызның сорауларын тыңлаган иде. Шул вакытта райондашлар ТНВ каналы күрсәтмәве турында зарларын җиткерделәр.



Миңнеханов: исерек шоферларны кызганырга ярамый, шунда ук машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә кирәк

Ел башыннан республика юлларында юл-транспорт һәлакәтләрендә барлыгы 200 дән артык кеше үлгән. Аларның һәр дүртенчесе исерек шоферлар гаебе белән һәлак булган.



Подрощенные утки.

Тел.: 89053171716.



В связи со срочностью ПРОДАМ практически даром готовый бизнес кафе - пекарня "Чайхона" , площадь 100 кв м.

В помещении кафе соблюдены все условия работы по СанПину. Банкетный зал, уборная для посетителей, огромная кухня- пекарня, хозблок, котельная, комната отдыха персонала, туалет и душ для персонала, отдельный выход и окошко с тортца для удобства продажи выпечки, лепешек, самсы.


Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84


Яшь Татмедиа проектының яңа видеосын карадыгызмы әле?





Хәдичә әби таягына таянып, әрле-бирле йөренде. Барыр җире, сөйләшер кешесе юк иде шул. Ә картлык көндә 4 стена арасында калып, ялгызлыкның ни икәнен тою, ай-яй кыен икән лә бит... Тик нишләмәк кирәк, үз гомерен бары үзенә генә багышлаган әби, менә хәзер картлык ачысын татый инде.
Хәдичә кыйбатлы киемнән, һәрвакыт затлы...


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Классный час по теме: Күрше хакы- тәңре хакы | Образовательная...
Күрше хакы – АЛЛАҺ хакы | Шәһри Казан
Күрше хакы – Аллаһы Тәгалә хакы / ММЧ ислам турында...
Класс сәгате "Яхшы күрше - ярты дуслык" | Инфоурок
Эссе язу үзенчәлекләре | Гүзәлия Тарханова сайты
Структура Итогового Сочинения 2021 2021
Отчет По Учебной Практике Гму
Цель Дипломного Исследования
Контрольная Работа По Математике 4 Класс Ритм
Написать Эссе По Английскому Языку

Report Page