Күрешү
Адлер Тимергалин
Эш көне башланырга бер сәгатьләп вакыт бар иде әле. Иңенә үтүк астыннан гына чыккан ап-ак халат элгән администратор ханым борынгыча илтифат белән кат-кат гафу үтенде дә:
— Телисез икән, ял итеп алыгыз. Уку залын ачарга да мөмкин. Кирәксә, автобуфет та эшли, — дип, төрле кызыктыргыч тәкъдимнәр ясап карады.
— Уку залында «Математика хәбәрләре»нең соңгы саны юкмы? — дип белеште Анри Томмазо.
— Юктыр, бу бүлеккә фәнни-теоретик журналлар алдырмыйбыз, — дип башын чайкады администратор. Бездә балалар һәм үсмерләр әдәбияты гына...
Томмазо урыныннан кузгалды.
— Алайса мин бакчагызны күрим әле...
— Рәхим итегез,— диде ханым һәм Томмазоны дендрарийга чыга торган пыяла ишеккә кадәр озата килде.
Иртәнге һава җиләс, үлән яфракларында чык та кибеп җитмәгән иде. Томмазо күләгәле ышык җирдә даганга эленгән урындыкка килеп утырды. Утырган гына иде, даган үзлегеннән җай гына тирбәнә дә башлады. Очыш тойгысына бирелеп берничә минутлар атынгач, Томмазо култыксадагы кнопкага басып даганны туктатты. Утыргычтан төште, челтерәп яткан фонтан янына килеп, судагы җанлы болыт шәүләләрен күзәтеп торды. Аннан соң түгәрәк чәчәклек тирәсендәге пластмасса эскәмияләрнең берсенә сузылып ятты.
Һава баш әйләндергеч зәңгәр. Күптән онытылган икән бу зәңгәрлекләр. Җирдә туып үскән булса да, Анри менә ун
ел инде Айда яши һәм шунда төпләнгән иде. (Астрофизика обсерваториясенең математик тәэминат бүлеге мөдире — егерме җиде яшьлек кеше өчен кечкенә дәрәҗә түгел!) Ул Айдагы ясалма төсләргә, кискен күләгәләргә, каралҗым күк йөзенә, җансыз йолдызларга күнегеп беткән. Гәүдәсе дә, атлап йөрешләре генә түгел, кул хәрәкәтләренә кадәр шундагы авырлыкка (дөресрәге — җиңеллеккә) ияләшкән һәм монда Томмазо үзен аркасына потлы рюкзак аскан альпинист кебегрәк хис итә.
Шулай да зәңгәр күккә карап хозурланып яту ничек рәхәт икән...
Җирдәге төсләр дә йомшак, назлы, күзне иркәлиләр. Хәер, туктале, менә бу чәчәкләр артык ачык төстә түгелме соң? Сабаклары да чамасыз яшел. Зәһәр яшел... Чәчәкләрдә ник бер тимгел йә күгәрек булсын, һәммәсе — бөреләре дә, яңа ачылган чәчәк таҗлары да, зурлыгы да һичбер кимчелексез. Артыкка китсә, матурлык әдәпсез тоела, чөнки ул табигыйлеген җуя. Әлеге чәчәкләр дә шулай күңелгә тия иде. Хәер, Томмазо бу чәчәкләрнең үзенә нигә ошамаганлыгын аңлап бетермәде бугай. Ул, математик кеше, аларның ифрат төзек, циркуль белән сызган кебек симметрияле булуларына гына игътибар итте.
Баш өстеннән жуылдап бал корты очып үтте. Юкә балы Айда «әҗәл даруы» кебек кыйммәтле нәрсә санала, ә бал кортын, тәмам изгеләштереп, Җир-ананың һәм тырыш кешелек дөньясының символы итеп йөртәләр иде. Томмазо, кызыксынып, торып утырды.
Бал корты гөлләр өстендә әйләнде дә, бер мизгел һавада туктап торгач, күңеленә хуш килгән чәчәккә төште. Томмазо, аягына басып, клумбага якынрак килде. Ләкин аңа бал кортының татлы ширбәт эчкәнен тамаша кылырга насыйп булмады. Бөҗәк, чәчәккә орыныр-орынмас, чиертеп җибәргәндәй өскә атылды һәм югарыда тагын бер әйләнә сызды да баягы юлын дәвам итте.
— Китте... — диде Томмазо, иңнәрен җыерып. — Бакчы, нинди нәзберек...
Математик ялгыша иде. Иелебрәк карагач, ул моны үзе дә төшенде. Клумбага чын чәчәкләр түгел, бәлки ярымбиологик табигатьле үсемлекләр утыртылган иде. Алар үзләре үсә, яфрак яра, чәчәккә бөреләнә, хәтта орлык бирә, ләкин аларның чын үсемлеккә охшашлыгы шуның белән чикләнә дә. Башка төрле биохимик реакцияләргә нигезләнгән булганга, аларның исе дә, тәме дә үзгә. Кырау да, чир дә алмый торган бу чәчәкләр тере түгел, бәлки чын тереклекне имитацияләү генә. Ифрат оста кул ясаган ялган акча шикелле...
Томмазо иренеп кенә чәчәкләргә кулын селтәде дә аллея буйлап китеп барды. Агачлар чын, хәтта утырган килеш чери башлаган карт юкәләр дә бар. Аларыннан әчкелтем-төчкелтем җылымса ис килеп, борынны кытыклый. «Аягүрә үләләр... — дип уйлады Томмазо, саргылт агач череген уч төбендә уа-уа. — Үләләр һәм башка тормышка — яшьрәккә һәм көчлерәккә урын бирәләр... Яшәеш һәм тәрәккыят шундый булырга тиеш. Үлемнән башка тәрәккыят юк...»
Бу сүзләрне аңа юлдашы — Ай ракетопланында очраган бер карт әйткән иде. Ул үзен шагыйрь дигән иде бугай. Шагыйрь... Сүзләрне һәм авазларны билгеле бер тәртип белән тезеп, мәгънәсе бик томанлы булган — һәрхәлдә, аңлашылып җитми торган — яңгыравык җөмләләр уйлап чыгаручы кеше. Уйлап чыгаручымы, әллә уйламыйча гына серле хиссият даирәсендә тудыручымы?
— Безнең гөнаһлы җиребезгә ник баруыгыз, егетем? — дип сорады ул, урта Европа телендә.
«Тәкәллефсез... Үзенең өлкән булуыннан файдалана», — дип уйлап алды Анри, ләкин үпкәлисе итмәде. Ачык йөзде бу чибәр картка үпкәләү мөмкин дә түгел иде.
— Социаль генетика институтына чакырганнар иде, — диде Анри, урта Европа телен исенә төшереп. — Ничек әле... Рандеву?
— Күрешүме?
— Йес. Әйе. Күрешү.
Катның йөзе караңгыланып киткәндәй булды.
— Табигатеңне яхшыртам дип өмсендереп, кешене кешелектән мәхрүм итү өстендә эшлиләрме? — диде ул, усал иттереп.
— Генетика кешенең актив гомерен ике-өч тапкыр озайта... Кешенең күптәнге хыялы тормышка аша! Мәңгелек гомер...
Шагыйрь көлемсерәде генә:
— Ә нигә кирәк ул мәңгелек тормыш? — диде. — Искелек яңага урын бирергә тиеш. Үлемнән башка тәрәккыят юк. Кеше яши дә, үдә дә белсен.
Томмазо башын чайкады. Юк, яшьлек үлемне аңлый да, аның белән исәпләшә дә белми. Хисләре генә түгел, егетнең аналитик гакылы да иҗаттан туктау, башлаган эшеңне төгәлләмичә ташлап калдыру белән килешә алмый иде.
— Кеше биологиясе яхшырганнан-яхшыра барса начармыни? — диде ул, бирешәсе килмичә.
— Әгәр кешенең биологиясе үзгәрсә, ул инде кеше булмаячак! — диде шагыйрь, кайнарланып. — Нәрсә, ул кеше авырмаячак тамыни? Ә минем авырып аласым килә. Терелү ләззәтен кичерәсем килә! Шуны шигърияткә күчерәсем килә!
— Шигырь язарга автоматлар өйрәнер, — диде Томмазо битараф кыяфәттә.
— Автоматлар?! Беләсезме, егетем, бер шагыйрь: «Машина шигырь язган көнне мин үз-үземне үтерәм», — дигән. Ә икенчесе: «Машина шигырь яза килсә, мин ул машинаны... үтерәчәкмен!» — дигән ди.
Анри, сүзне борып җибәрү ягын карап, шагыйрьдән Айга ник килүе турында сораган булды. Шагыйрь көрсенеп куйды да: «Зират кылырга... — диде. — Беатрисамның каберен күрергә бардым».
Беатриса аның мәгъшукасы булгандыр, күрәсең.
Ә менә хәзер Томмазо Җирнең үзе кебек үк карт агачлар янында басып тора, берьюлы черек исен дә, үлеп баручы агач төпләреннән шытып чыккан яшь үсентеләр сулышын да тоя... Аңа карт агачлар кызганыч, ләкин якты дөньяга гаҗәпсенеп караган яшь бөреләр күңелгә якынрак. Ал арның иртәгесе көне, киләчәге бар...
Кайдадыр еракта бик аһәңле тавыш белән борынгы сәгать сукканы ишетелде.
Вестибюльгә әйләнеп кергәч, Томмазоны баягы ханым каршылады.
— Иң элек каныгызга анализ үткәрәсе, — диде ул, кәгазьгә карап.
— Рәхим итегез. Кая барырга?
Ханым, эчке телефон аша сөйләшеп, санитар чакырды. Санитар кыз Томмазога артык төбәп караган шикедле тоелды. Ләкин бер кат күздән кичергәч, канәгатьләнеп, Томмазога ул кадәр игътибар итмәгән күренергә тырышты.
Канны кадими бер ысул белән — сул кулның атсыз бармагы очына инә кадап алалар икән. Авырту-мазар сизелмәсә дә, бер тамчы ал кан күренгәч, Томмазо йөрәгенең көчлерәк тибә башлавын тойды.
Аннары санитар кыз аны педагог янына алып керде.
Урта яшьләрдәге ир кеше иде бусы. Гадәттән тыш нык зурайта торган калын күзлек пыяласы аша аның зәңгәре уңган күзләре — барысын да аңлый торган күзләр — сиңа текәлеп карый, һәм син, үзеңне микроскоп астына килеп эләккәндәй хис итеп, борсалана башлыйсың.
Танышу бик кыска булды:
— Һашим Һелиос. Педагог һәм психолог. Анри, сез соңгы тапкыр кайчан елаган идегез? — дип сорады ул кинәт.
Томмазо әле урындыкка җайлап утырырга да өлгермәгән иде, сәерсенеп китте.
— Әлдә кайчан... — диде ул. — Әле Җирдә... башлангыч белем мәктәбендә чакта...
— Ммм... Сугышыпмы?
— Йес. Әйе. Сугышып.
— Нык эләктеме? — дип күз кысты педагог һәм шундук арадагы еллар эреп югалдылар, ике күңел якынаеп киткәндәй булды.
— Ул малай миннән көчлерәк иде, ләкин аягы таеп китеп егылды да кулын каймыктырды... Без икебез дә еладык. Ул — җиңә алмаганга, ә мин... аны кызгандым шикелле.
Педагог хисап машинасына кертелә торган перфокартага берничә тишек тишеп яктыга тотып карады. Аның йөзе үтә җитди — канәгатьме-түгелме икәне аңлашылмый иде.
— Психогенотип ягыннан Дарьял сезгә ныграк тарткан алайса, — диде ул.
— Чынлапмы? Бик елак түгелдер бит?
— Елак түгел, ләкин йомшак. Иптәшләренә артык ирек куя. Гафу итә. Ни сорасалар — бирә. Беләсезме, борынгы Сервантесның Дон-Кихоты кебегрәк...
— Ә бу әйбәт түгелмени? — дип гаҗәпсенде Томмазо, чөнки ул саф күңелне, ачыклыкны барыннан да өстен дип санарга күнеккән иде.
— Хәзергә юк, — диде педагог. — Тормышта һәм җәмгыятьтә тискәре моментлар бетеп җитмәгән, хәтта вак җинаятьләр дә очрый әле... Алар белән көрәшә белергә кирәк, ә кайчагында үзеңне генә түгел, башка берәүне дә аямаска туры килә. Шуңа күрә без пансионатта балаларга көрәш тәрбиясе дә бирәбез. Кеше көрәшче булып үсәргә тиеш. Ләкин нәселдән килгән сыйфат-хасиятләр зур әһәмияткә ия: психогенотип йомшак булса, корычтай нык кеше тәрбияләү... үзегез беләсез...
— Әйе, — диде Томмазо, кеше табигатенең һәм тәрбия мәсьәләләренең нечкәлекләрен белеп бетермәвенә карамастан. — Аңлыйм шикелле.
— Тагын бер сорау. Турысын әйтегез әле, Анри: дөньяда Дәрьял барлыгы уегызга керәме, исегезгә төшкәлиме? Аңа карата хис-тойгыларыгыз нинди?
Томмазо уңайсызланып кына елмайгандай итте (чөнки соңгы биш ел эчендә космогония мәсьәләләреннән башка нәрсә турында уйлаганын бер дә хәтерләми иде):
— Уйлаганым юк диярлек... Гади кызыксыну гына... Якынлык тойгысы? Белмим... — диде.
— Ә бит биологик яктан Дәрьял сезгә туган гына түгел... улыгыз тиешле! Аңа мөнәсәбәтегез җылырак булып, рухи контакт урнаштыра алсагыз, Дәрьялны тәрбияләү уңышлырак барыр иде. Ул гадәттән тыш сәләтле, Анри. Гадәттән тыш! Һәм мондый сәләтне үстермәү иҗтимагый күзлектән караганда гафу ителмәслек хата булыр иде.
Уңайсыз тынлык чак кына озаккарак сузылды.
— Бу хакта сөйләү... иртәрәк түгелме? — дип сорады Анри, башын күтәрмичә генә. Аның бит очлары кызыша иде.
— Юк, иртә түгел. Биш яшьлек бала, Эвклидның параллель турылар хакындагы постулатыннан канәгать булмыйча, Лобачевский һәм Больяи юлына баскан икән, бу инде...
Карт педагог кунакның уңайсызлануын күреп тора, ләкин нәзакәтлек кагыйдәләрен читкә тибәреп, аңа басым ясавын дәвам итә иде. Нигә икән?
— Анри... — диде педагог, кунакның күзләренә үк карап. — Анри... Балага карата җаваплылык хисе... сезнең үз тормышыгызга да ямь өстәр, аны тагын да мәгънәлерәк итәр иде... Ата булуыңны тою — искиткеч тойгы ул!
Педагог кабинетыннан чыгып килгәндә Анри Томмазо коридорда баягы санитар туташны очратты. Кызга ифрат озын күлмәк кигән бер ханым ияргән иде. Тәрәзәдән төшкән кояш яктысында ханымның алсу колак яфракларына эленгән эре бриллиантлар җемелдәде.
Ханым Томмазога игътибар итмәде шикелле, ә Томмазо аны таныган кебек булды. Кинофильмда күргәндер, ахрысы. Берәр атаклы җырчы дисәң инде? Әллә биючеме?
Педагог Томмазоны уен залына алып керде.
Бу бүлмә гадәттән тыш зур булып чыкты. Дөресен әйткәндә, Ай кешесе Анри биналарның һәр квадрат сантиметры исәптә булуына күнеккән иде.
Монда шакмак өеп уйнаудан алып автоматлаштырылган өстәл футболына кадәр төрледән-төрле уеннар бар. Өстәл янында ике дистәдән артык малай кайнаша. Кулларында кечкенә генә идарә панеле, шуның ярдәмендә алар өстәлдәге курчак футболчыларны йөгертәләр. Бер малай тынычрак күренә, анысының кулында гап-гади сыбызгы: арбитр.
Шахмат почмагы кемнең дә исен китәрерлек. Шахматның йөз шакмаклысы гына түгел, цилиндр һәм боҗра рәвешендәгесе, стерео-шахмат дигәне, берьюлы дүрт кул уйный торганы да бар. Биредә, әлбәттә, өлкәнрәк балалар. Хәер, шахмат белән мавыккан бер малайга биш-алты яшьләрдән артык түгелдер. Ул берничә иптәшенә каршы уйный: тегеләр пышылдап, алгач кына йөреш ясыйлар.
— Дәрьялмы? — дип сорады Томмазо.
— Шул үзе, — диде педагог һәм шахматчы малайга дәште:
— Дәрьял! Тактага карамыйча уйнарга сиңа иртәрәк әле!
— Хәзер бетә, маэстро, — диде малай һәм каршы якка мат игълан итте.
Борыннары салынган малайларны күргәч, Томмазо да горурланып елмаеп җибәрде.
Педагог малайның кыска итеп алдырган кара чәченнән сыйпады һәм үзенә иярергә кушып ым какты.
Алар — Анри Томмазо, педагог Һашим Һелиос һәм бәләкәй шахматчы — залның иң аргы почмагына барып утырдылар.
Педагог малайны математика фәннәре докторы Анри Томмазо белән таныштырды. Дәрьял бөек математика әһелен беренче тапкыр күрә иде һәм малайның күзләрендә шатлык чаткылары кабынды:
— О! — диде ул, дәртләнеп.
— Параллель турылар ни хәлдә? — дип шаяртты педагог.
— Бишенче постулатны исбат итү мөмкин түгел, — диде малай һәм аның йөзенә җитди төс чыкты. — Ләкин...
Томмазо үзенең: «Ләкин?» — дип сораганын сизми дә калды.
— Ләкинме? — диде бала, күзләрен хәйләле кысып. — Аннары мин параллель турылардан башка яңа геометрия төзеп карадым.
Педагог җәһәт кенә Анри Томмазога күз төшереп алды.
Анри сорау бирергә авызын ачкан гына иде, Дәрьял үзе үк җавабын әйтеп бирде:
— О, Лобачевский белән Больяины беләм мин! Безнең фильмотекада алар турында диафильм бар... Тик, маэстро, тагы да киңрәк... тагы да...
Малай, сүз таба алмыйча, кулларын җәеп нәрсәнедер кочарга тырышкандай хәрәкәт ясады.
— Тагы да гомумирәк дип әйтергә телисеңме?
— Әйе! Тагы да гомумирәк геометрия төзергә мөмкин!
«Риман геометриясен әйтә... — дип уйлап алды Анри Томмазо, малайның шома маңгаена карап. — Бу бәләкәч унтугызынчы гасырда даһи Риман ачкан нәрсәләргә килеп җиткән инде... Искиткеч! Әгәр тәрбиячеләре тыеп тормаган булсалар, бу малайның интеллекты кайларга барып җитмәс иде...»
Томмазо малайның кечкенә, йомшак кулын кысты.
Ниһаять, педагог Һашим, башта ук килешеп куелганча, урыныннан кузгалып:
— Мин сезне беразга калдырып торам, — диде. — Әйбәтләп танышыгыз, ярыймы, Дәрьял?
Икәү генә калгач, Анри беркавым малайның йөзенә карап утырды. Озынча матур йөз. Кыйгачрак утырган күзләреннән үк аның канына шәрык катнашканлыгын чамалап була иде. «Борыны гына минем борынга охшаган бугай», — дип уйлады Анри. — Ләкин бәләкәй чакта мин болай матур булмаганмын...»
Кинәт малай туп-туры сорау бирмәсенме:
— Сез... минем бер-бер кардәшемме?
Бу самими сораудан Томмазо каушабрак калды.
— Әйе, Дәрьял... Ләкин беләсеңме...
— Бая сезне күрү белән әллә ничек булып китте... Әтием түгелме икән дип тә уйладым...
Моңсу күзләреннән аның моңа ышанып бетә алмавы күренә иде.
Бераз дәшми утырганнан соң, Томмазо бик авырлык белән генә:
— Мин синең әтиең, Дәрьял, — диде.
Шатлыклы күз яшьләре дә, кочаклашулар да булмады. Ләкин малайның йөзенә горурлык хисе ташып чыкты: аның әтисе — атаклы математик бит!
— Син мине Айга алып китәрсеңме? — дип сорады Дәрьял. Сорады гына түгел, күзләре белән, Томмазога елышкан гәүдәсе белән үтенде.
Дәрьялны алып китү Томмазоның уена да килмәгән иде, чөнки «улым бар» дигән яңалык аның үзе очен дә сәер иде әле. Ул үзенең берничә ел ялсыз эшләгәнлеген исенә төшерде дә:
— Берәр айдан алырга килермен. Менә ашыгыч эшләремнән бушыйм да... Ярыймы? — диде.
— Ярый.
— Башта җирдә сәяхәт итәрбез. Тайганы да, саванналарны да күрербез. Батискафта океан чоңгылына төшәрбез, Коньяк полюстагы Амундсен-Скотт станциясенә барырбыз...
— Минем иң биек тау түбәсенә менәсем килә, — диде малай. — Җомолуңмага.
— Менәрбез.
— Айга да.
— Әлбәттә. Әгәр администрация һәм тәрбиячеләрең рөхсәт итсә — озакка җибәрсәләр диюем — Айның карамаган җирен калдырмабыз. Мәшһүр «Туры стена»ны да, Тихо кратерыннан чәчелгән нурларны да күрербез.
— Кояш тотылганны да!
— Җае чыккач монысы... Ә Айда Кояш тотылу искиткеч мәһабәт күренеш ул. Җир шары түп-түгәрәк салават күпередәй боҗра белән әйләндереп алына...
— Ә без нитсәк... качсак? — дип пышылдады Дәрьял, хыялга бирелеп, һәм аның кайнар сулышы Анрины көйдереп алды.
— Сиңа монда күңелсезме әллә?
— Күңелсез түгел дә... — диде малай, теләр-теләмәс кенә. — Минем монда иптәшләрем күп...
— Ә аларның... әтиләре килеп йөриме соң?
— Рашадның гына әнисе килә. Ә башкаларның — юк. Безгә унөч яшь тулгач — «Гакыл һәм хис көне»ндә ата-аналар белән очрашу булачак... Ә аңа кадәр әниләр... үлеп китсә? — дип пышылдады малай еламсыраган кыяфәттә.
Социаль генетика институтында фән хакына законлаштырылган мондый ятимлек математик кешенең дә кәефен китәрде, китәреп кенә калмады — йөрәгенә килеп кадалды. Анри үзен хиссияттән ерак кешегә санап йөри иде. Баксаң, аның хисләре йоклап кына яткан икән ләбаса. Менә алар — кеше хисләре — уяндылар. Уяндылар да: «Син бу гумансыз экспериментка риза булмаска тиеш идең! Синдә бер тамчы да җаваплылык тойгысы булмаган!» — дип вөҗданын газапладылар.
Ул Дарьялның юка иңбашыннан тотып үз каршына бастырды һәм аны биниһая яратуын тойды...
Башын күтәреп караса, Анри янәшәдә генә басып торган икенче бер малайны күрде. Малайның кара күзләрендә түм-түгәрәк соклану һәм, әлбәттә, көнләшү дә бар төсле иде. Әйе, көнләшү.
— Рашад ул, — диде Дәрьял, Анрига туры карап. — Әйткән идем ич — аның әнисе килгәли...
Берәр минут үтүгә, Дәрьял Анри Томмазоның сул тезенә, Рашад исә уң тезенә менеп кунаклаган иде. Анри аларны укудагы уңышлары турында сорашты...
Психолог Һашим кереп аларның җанлы әңгәмәсен бүлдерде. Ул, юк кына сәбәп табып, Рашадны иптәшләре янына озатты. Психолог нәрсәдәндер канәгать түгел иде шикелле. Анри шиккә калды: педагогика кануннары белән сыешмаган ялгыш җибәрдеме әллә? Бәлки, хискә бирелеп, артык сентиментальлек күрсәткәнмендер? — дип уйлады.
Аерылышканда Анри Дәрьялга тиз арада әйләнеп кайтырга сүз бирде.
— Мин көтәрмен, — диде малай, күзләрен мөлдерәтеп.
Психолог кабинетында сөйләшү бик җитди булды.
— Ата булу белән сез үз өстегезгә гаять зур җаваплылык аласыз, — диде психолог. — Әлегә Дәрьялның күңелендә ата-ана биләргә тиешле урын буш иде. Буш иде, аңлыйсызмы?
Анри дәшмәде.
— Ягъни ата һәм ана кешене башка берәү дә алмаштыра алмый, бала психикасы үзенә тормыш бүләк иткән кешеләрне көтә. Бу аның геннарында язылган. Ипринтинг: мин синең әтиең дип әйткән кешене ул ата дип кабул итәчәк тә.
— Кыскасы, нормаль үссен өчен балага ата һәм ана булуы кирәк икән, — дип бик гади нәтиҗә ясады математик. — Элементар хакыйкать бу. Ә нигә соң биредә?..
Педагог туры җавап бирмәде. Үзе хезмәт иткән институтның бөтен эшен бер селтәнүдә сызып ташлый алмый ич ул. Хәер, аның бу институтка тискәре карашы тел төбеннән сизелде инде. Ул, кеше буларак, монда ятимнәр тәрбияләнгәнен күрмимени?
— Без Дәрьялга сезнең фоторәсемнәрне бирербез. Рәсми биографиягезне укытырбыз.
— Әйе.
— Дәрьял өчен махсус уку программасы төзергә кирәк. Математика укыту юнәлешен билгеләүдә ярдәм итәрсез дип уйлыйм, ә гуманитар фәннәр буенча программаны мин үзем төзермен. Күргәнсездер, бу яктан Ләрьял гадәти балалардан артгарак... Монда сезнең геннарның өстендек итүе аермачык. Әйе... Әйе, Анри. Дәрьялның генотибы, әдбәттә, сезнекенә тәңгәл түгел. Югыйсә ул төскә-биткә дә, психик яктан да коеп куйган Анри Томмазо будыр иде бит!
Психолог Анри Томмазоның иреннәре кысылганны күреп сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды:
— Шунысына ышаныгыз: генетиклар гадәттән тыш уңышлы комбинация сайлаганнар. Хәер, моны электрон-хисап машинасы ярдәмендә хәл иткәннәр дип беләм.
Байтак кына тын утырдылар. Психолог Анриның уйларын бүлдермәде. Аңа тормыш турында уйлау бик кирәк... Әлбәттә, Анри Томмазога әзер фикер дә бирергә мөмкин булыр иде. Ләкин галим кеше үзенең логик нәтиҗәләренә ныграк ышана. Уйласын...
Психолог ялгыша иде.
Бу минутларда Анри Томмазо уй-фикер йөртү сәләтеннән мәхрүм калган кебек иде.
Аның каравы Анри Томмазоның күзләре ачылган кебек булды.
Әнә Тәрәзә. Кояш күтәрелгән саен тоныклана бара торган пыялалар. Тавыш дулкыннарын йота торган биокеләмнәр һәм биопаласлар. Аларның тузган җепселләре урынына яңалары үсә. Әнә гәүдәңә карап җайлаша торган ялагай урындыклар...
Ниһаять, шушы өзек-өзек тәэссоратлар арасынннан зәһәр сораулар калкып чыкты. Ә табигать кайда соң? Имеш, битеңнән сыйпап иркәли торган чын кояш нуры кайда? Хәрәкәт шатлыгыннан мәхрүм иткән мондый йоклаткыч кәнәфиләр картларга да зәгыйфьләргә генә кирәк. Болар кешелек дөньясының картаю галәмәте микәнни? Ә картаюның чиге... әйе, чиге бармы? Аннары нәрсә?
Мондый уй Анри Томмазоны сискәндереп җибәрде.
Адәмнәр, шулай картая-үзгәрә барып, кеше дигән биологик төрнең асыл сыйфатларын югалтып бетермәсләрме? Ә Анри үзе? Ул инде ата-бабаларын, канлы һәм шанлы тарих сәхифәләрен, борынгы кыйммәтләрне онытып бара. Челтерәп яткан кизләүләр, шау усаклар, исерткеч бал һәм әче әрем исләре... Ул бит боларның берсен бер белми!
Дәрьяллар буыны табигатьнең җылы күкрәгеннән тәмам аерылыр, ахрысы... Әйе, табигатьнең ямьле һәм гүзәл чагын йөгәнсез һәм кыргый яшьлеген күрмәгән буыннар килә, һәм алар үзләре килгән дөньяны табигый бер норма дип кабул итәләр. Димәк, табигатьнең берәр почмагы кителгән булуын киләчәк буын сизмәячәк. Иң яманы шул!
Матурлыкның деградациясе түгелмени бу?
Анриның күз алдына пассажир ракетасында очраган карт шагыйрь килеп басты. Ул нәкъ шушыны әйткән иде түгелме соң? Шагыйрь исенә төшкәч, Томмазо иркен сулу алды һәм үзе дә сизмәстән елмаеп җибәрде. Шул мизгелдә ул каршындагы психологка күз төшергән иде, аның да дустанә елмайганын күрде.
Шагыйрь Томмазога Җиргә кайткач «Өч грация» скульптурасын барып тамаша кылырга киңәш иткән иде шикелле. Өч грация, өч грация...
Математикның күңеле әллә нишләп китте. Ул наданлыгыннан, үз-үзеннән оялды.
Психолог Һашим Һелиос белән алар бик җылы хушлаштылар.
Институт шәһәрдән читтә, нарат урманы буенда урнашкан, ләкин магистраль юллар аңа ерак түгел, җиңел очкычлар станциясе дә якын гына иде.
Томмазо бирегә бер урынлы орнитоптерда килгән һәм, кайчан кирәк буласын белмәгәнгә, очкычны автомат идарәгә куеп кире станциягә җибәргән иде. Аны хәзер чакыртырга да булыр иде булуын. «Юк, тәпи-тәпи генә барып карыйм әле, диде үз-үзенә Анри, егетләнеп. — Биш километрны да җәяүләп үтә алмаган кешедән әүвәлгеләр ничек көләрләр иде», — дип уйлады ул.
Ләкин ай кешесенә Җир чакрымнарын узу чыннан да җиңел түгел икән. Турыдан бармакчы булып, ул чытырманлыкта адашып, чирәмле сукмакларда байтак әйләнеп-тулганып йөрде. Урман авызына килеп чыкканда егет шабыр тиргә баткан, тәмам алҗыган иде. Ул кысан башмагын, аннары оекбашларын салып җиргә утырды. Аның аяк табаннарын җанлы үләннәр кытыклады. Томмазоны ниндидер яңа хисләр, яңа уйлар биләп алды. Шушында көтеп утырган чирек сәгать эчендә ул, Җир табигатендә әлегә сакланып калган күп нәрсәләргә игътибар итеп, балалар кебек гаҗәпләнде, куанды, ләззәтләнде.
Усак яфраклары ничек сизгер, ничек иркә икән! Чак кына җил кагылды исә, алар лепердәп сөйләшергә, пышылдарга тотыналар, ә башка агачлар әлегә тып-тын, сер саклыйлар... Нигә шулай икән? Томмазо берничә яфрак өзеп алып аларның рәвешен тикшерде, сабакларын күздән үткәрде. Каен яфрагының сабагы йомры, ә усакның яссыланып тора икән. Шуның аркасында ул, әлбәттә, бик сыгылмалы. Ләкин табигатькә бу ник кирәк булган соң? Усак агачының тереклеге өчен моның ни әһәмияте бар? Анри Томмазоның аналитик гакылы бу мәсьәләне бик тиз чиште: агач ябалдашындагы тышкы яфраклар шулай бөтерелгәләп, тирбәлеп торганда, эчкеләре лә кояш яктысыннан мәхрүм калмый. Агач бит бүлмә гөле түгел, аны боргалап, яктыга күчереп куючы юк. Кыскасы, кояш энергиясеннән тулырак файдалану өчен, агач яфракларына менә шушындый хәрәкәтчәнлек кирәк булган.
Томмазо, бер ботакны җилпәзә итеп селкеп, муеннарын җилләтеп алды.
Ул үзенең рухи халәтен аңламый иде. Ни өчен соң әле кәефе бу кадәр шәп, күңел күтәренке? Җир тартымын җиңгән мускулларына кан йогереп, көч-гайрәт тулгангамы әллә? Бер шуңа гынамы?
Кул сузымында гына бер кочак чыбык-чабык ята иде. Анри тәвәккәл кыяфәттә өем янына чүгәләде дә кесәсеннән Дәрьял ясаган лупаны чыгарды. Башын югары күтәреп, аяз күккә һәм кояшка карап алды. Кояш аңа елмайган төсле тоелды.
Берничә минуттан аланда, күңелле чытырдап һәм төтәсләп, учак яна иде. Һәр мизгелдә яңа рәвеш алган ялкын телләрендә шәхесең эреп югала да, фәкать бер уй — дөньяның мәңге үзгәреп, алмашынып торуы турындагы уй гына кала. Табигатьтә шуннан да югары, шуннан да бөек хакыйкать юк, ахрысы. Мәңге хәрәкәттәге болытларга да карап туймыйсың, шарлавыкка, салкын Иделгә һәм диңгез дулкыннарына да... Алар да бер хакыйкатьне тәкрарлыйлар: «Аһ син, кеше! Табигатьтән олы түгел син. Син олуг табигатьнең бер кисәкчеге. Син дә һәрдаим үзгәрештә. Синдә шушы мизгелдә нәрсәдер туды, нәрсәдер үлде...» — диләр.
Шул чакны аяк очына шап итеп бер коңгыз килеп төште. Юк, кунмады. Нәкъ чуерташ кисәгедәй атылып төште! Төште дә төзәтенә башлады: җиз калканнарын ачкалап, элпә канатларын җыештырды, аякларын селкетеп, язгалап карады. Исән. Тәртип.
Анри коңгызны учына алып салган иде — авырлыгына исе китте. «Ничек һавага күтәрелә дә, ничек оча икән бу әкәмәт?» — дип уйлады галим. Чыннан да, кургашын ядрә кебек авыр бөҗәкнең кечкенә генә канат ярдәмендә очуы аэродинамика кануннарына сыеп бетми кебек... Гаҗәп, Томмазо, бу мәсьәләне математик яктан ныклап тикшерергә ниятләп, куен дәфтәреннән бер бит ертып алды да коңгызны кәгазь конуска төреп кесәсенә салды. Күкрәк турысында коңгызның кыштыр-кыштыр кыймылдавы, ә кул белән кагылгач үлгән булып кылануы аңа кызык тоелды.
Анри оекбашларын киеп аягына башмагын элде дә учак көлен әйбәтләп таптады. Аннары баягы сукмак буйлап көньякка таба атлады. Чирек сәгатьләп атлагач ул урман авызына килеп чыкты һәм орнитоптер станциясенең җилдә җилфердәгән аклы-каралы җиңсә-флюгерын күрде.
Тиздән ул аэробуста утыра иде инде.
Монда һәр утыргыч каршында телеэкран бар һәм теләгән пассажир түбәндә яткан төбәкләрнең табигате һәм тарихы турында фильм карый ала иде.
Сәгать саен тапшырыла торган телехәбәрләрнең берсе үзенең Музыкаль кереше белән игътибарны җәлеп итте. Йөрәкне җилкендерә торган, шатлыклы, тантаналы музыка иде бу.
Анри Томмазо тезенә куйган кәгазьләрдән аерылып экранга күтәрелеп карады. Кәгазьдәге формулаларда ул терекөмеш тамчысыдай авыр бер коңгызны һавага күтәрә алмыйча гаҗиз иде, экранда да табигать кануннарына каршы килгән шундый ук могҗизаны күрде.
Балерина, Җир тартымын җиңеп, югары атылды да, канат-кулларын җилпеп, салмак кына түбән төшә башлады... Томмазо, әсәрләнеп, эчке калтырану белән, аның аяклары сәхнә идәненә орынганны көтте. Бу аяклар артык нәфис һәм менә-менә уалып китәр кебек тоелды аңа. Томмазо юкка борчылган икән: биюче җансыз чәчкә өеменә түгел, бәлки горур аккошка әйләнде дә, күзгә күренмәс йомшак дулкыннарга таяна-таяна, йөзеп китте...
Кем бу? Бөтен Җир-Ай системасында атказанган биюче Очкын Карагез шушы микәнни?
Чиксезлекне берәү дә күз алдына китерә алмый. Очсыз-кырыйсыз дөньяны биниһая көчле сәнгать кенә колачлый ала. Табигатьнең чиге булмаган шикелле, сәнгатьнең дә чиге юк. Томмазо кинәт менә шул хакыйкатьне аңлады. Ул дөньяны хисапка гына буйсына дип белә иде, ә сәнгатьтән, ягъни хыял белән шигърияттән башка, дөнья буш һәм җансыз икән... Табигать һәм чынбарлык алтын йөзек булса, сәнгать аның асыл кашыдыр.
Биюченең йөзен күргәч, Анри сискәнеп китте. Ул ифрат таныш һәм якын булып күренде аңа. Әйтерсең лә Очкын Карагез моңарчы да аның хыялында яшәгән һәм төшләренә кереп йөдәткән бер зат иде... Очкынның чаткылар чәчкән күз карашы, кыйгач кашлары, шулар арасындагы күк йолдызыдай миңе, чак кына һавалырак чөелгән борыны, очлы иркә ияге — барысы да коеп куйган Дарьялныкы иделәр!
Анри Томмазо Генетика институтының коридорында очраган озын күлмәкле чибәр ханымны исенә төшерде. Ул аңа актрисадыр кебек тоелган иде... Ә бит ул мәшһүр балерина Очкын Карагез булган!
Очкын һәм Дәрьял. Очкын, Дәрьял һәм... Анри.
Математикның әле беркайчан да болай дулкынланганы булмагандыр. Ул кесәсендә кыштыр-кыштыр килгән бөҗәк барлыгын да, кулындагы карандашын да онытты, ә блокноты тезеннән шуып төшеп китте...
Ул хәзер үзенә нишләргә кирәклеген белә!
Анри бер минут та көтмәстән Айга телеграмма сугачак, ул ике айлык, хәтта бер кварталлык ял сораячак. Ул бит инде биш ел буена ял итмәгән иде, чөнки ял дигән нәрсә аны үзенең максатыннан ераклаштырган булыр иде...
Аэропортта багана башларындагы һәм стеналардагы репродукторлар дөнья бетереп турист Анри Томмазоны эзлиләр иде: «Доктор Томмазо, Доктор Томмазо, хәзер үк почта бүлегенә керүегезне сорыйбыз...»
Почта бүлегендә Анрины ике ашыгыч телеграмма көтә
иде. .
«Кадерле Анри, без Дәрьял белән Фил сөяге яры буена ялга киттек. Килерсез бит?
Очкын Карагез.»
Икенче телеграмма педагог Һашим Һелиостан иде. Бусы кыска, өч сүздән генә тора: «Бәхет-сәгадәт телим».
Анри телеграммаларны бөкләп кесәсенә салды һәм, хыялый елмаеп, Африкага чираттагы рейсның кайчан булачагын белешергә китте. Шул чагында аның кесәсеннән идәнгә бер коңгыз төшеп калды. Коңгыз канатларын ачкалап-япкалап маташты, ахырда рәткә китерде дә, Җир тартымын җиңеп, һавага күтәрелде һәм туп-туры ачык тәрәзәгә юл тотты.