Күңелле мәҗлеснең күңелсез соңы
Аяз Гыйләҗев
Безнең танышлык кызык кына башланды. Бер үткәндә, ул миңа баш орып китте. Атна-ун көн үтәр-үтмәстән, без инде кул бирешеп, хәл-әхвәл сорашып күрешә башладык. Ул көннәрдә мин аның фамилиясе Шакирҗанов икәнлеген, безнең завод идарәсендә плановик булып эшли башлавын белә идем инде. Башта мин кай ягым белән аңа ошадым икән дип уйлый идем. Ләкин аның бик кыска вакыт эчендә завод идарәсендәгеләрнең барысы белән дә диярлек дуслашып өлгерүен күргәч, мондый уемнан кире кайттым. Ул үзе дә безгә ошады. Җыештыручылар, йомышчылар аңа тәмам гашыйк булдылар.
— Бар икән кеше җанлы кеше, Ходаем, - ди Камәр апа.
— Бирсә дә биргән инде ачык чырайны, - ди Сәйфелмөлек абзый.
— Әйбәт кеше, - диләр бертавыштан безнең хезмәткәрләр.
Әллә ничек, бик тиз якын иттек без яңа хезмәткәрне. Була бит шундый кешеләр, бер-ике күрешүдә үк синең күңелеңне яулап алалар, якыннан белмәсәң дә, син аларга ихтирам саклыйсың.
Беркөнне Шакирҗановның директор белән сөйләшеп торуын күргәч, көнләшеп тә куйдым. Тиңдәше белән сөйләшә диярсең, йөзендә ялагайлыкның, түбәнсенүнең эзе дә юк. Әйтерсең лә директор белән күзгә-күз сөйләшеп тору аның өчен көндәлек гадәттәге хәл. Кул биреп аерылыштылар, һич көтмәгәндә, ул туры минем янга килде.
— Бүген кичкә парлап миңа рәхим итегез. Яңа йортка күчтем, өй котлау туе уздырабыз. Ата-баба йоласы ич, - диде ул, ягымлы елмаеп.
Кичен карчык белән парлашып Шакирҗановларга барып кердек. Күбесе безнең аппарат эшчеләре булып, кунаклар арасында берничә олы сымак кыяфәтле кеше дә бар иде. «Йөрешкән, аралашкан кешеләре ару гына икән», - дип уйлап куйдым.
Хатыны да бик ипле ханым булып чыкты. Гөлзәбирә атлы. Танышып киттек, әллә ничек бик тиз генә якынлык урнашты.
Урын миңа түрдән үк эләкмәде, чөнки начальство шактый җыелган иде. Ләкин хуҗаның ачык чырае, кунакчыллыгы безнең мәҗлескә шундый ямь кертте, өстәлнең ишеккә таба башыннан урын алган кладовойчы Гыйльметдин түргә үк утырган баш инженер Гафуровтан үзен бер дә ким сизмәгәндер.
Ә яңа йорт хуҗалары — Шакирҗанов белән Гөлзәбирә ханым утырмадылар да диярлек, кунакларны кыстый-кыстый, өстәл тирәсендә пар сандугачтай сайрашып кына тордылар.
Гыйльметдин исә хуҗаларга якын утырудан отты, ахрысы, сары майда кетердәп пешкән пәрәмәчләрне сыпырды гына. Пәрәмәчләре дә телгә салу белән эреп кенә китәләр шул.
Күңел хуш, сый-хөрмәт мул, бүлмә иркен, ни кирәк тагын? Җитеш тора Шакирҗанов! Балалары өчен ике бүлмә дә бар. Әйбәт кеше! Җыйнаулашып җыр суздык, биешеп тә алдык.
Мәҗлеснең иң кызган чагында, мөлдерәмә тулган бокалларны юмарт хуҗалар, хөрмәтле кунаклар исәнлегенә күтәрдек кенә дигәндә, коридорда звонок шалтырады. Киләсе кунаклар килеп беткәнгә күрәдер инде, хуҗалар бер-берсенә карашып алдылар, күрше бүлмәдән бер яшүсмер кыз чыгып ишеккә юнәлде. Гөлзәбирә ханым: «Игътибар итмәгез, ашагыз-эчегез әле, кунаклар», - дип өзгәләнсә дә, бу нинди көтелмәгән кунак булыр икән дип, без ишек ягына караштыра башладык.
Яшүсмер, акрын гына атлап, залны әйләнеп керде. Аның йөзенә бәреп чыккан ниндидер бер ризасызлык катыш ачуны күрүгә, без, мәҗлестәгеләр, беркадәр аптырабрак калдык. Ә ул исә, зал тулы халыкка аз гына да игътибар итмичә, Шакирҗанов янына килде дә, үрелеп, аның колагына нәрсәдер пышылдады. Хуҗаның йөзе кинәт кечерәеп китте, кашлары җыерылды. «Нәрсә булган?» - дип соравымны сизми дә калдым.
— Нәрсә булсын, - диде бала, минем якка ачулы карашын ташлап, - әбием килгән, ашарга берәр нәрсә бирмәссезме?..
Сүзен әйтеп бетерә алмады сабый. Шакирҗанов Гөлзәбирә ханымга ияк какты, зур гәүдәсе белән баланы бездән яшереп, этеп чыгаргандай итеп, үзе белән бергә ишек ягына алып чыкты. Гөлзәбирә ханым тавышсыз гына алар артыннан ишекне япты. Борылып, безгә дәшәргә дип авызын ачканда гына, бүлмә уртасына баскан дүрт-биш яшьлек томрап торган малайны күреп туктап калды. Малай апасы артыннан күрше бүлмәдән чыккан иде. Кыз белән мавыгып, без аны бөтенләй абайламаганбыз. Менә ул, борынын тарта-тарта, бер әнисенә, бер әтисе чыгып киткән ишеккә карап, тын гына басып тора. Гөлзәбирә ханымның бөтен йөзенә елмаю жәелде:
— Йокламыйсыңмы әллә, улым? Бар инде, йокла, апаң да хәзер керер.
Малайның озын керфекләре бер ачылып, бер ябылдылар, бите буйлап ике зур яшь бөртеге тәгәрәде.
— Әби килгән, әби! Әти тагын куып чыгара инде аны... Мин әбиемне яратам, - дип, малай кычкырып елап җибәрде.
Гөлзәбирә ханым малайның җиңеннән эләктереп алды да кочаклап үпте.
— Һай, нәнием, йокла инде, - дигән булып, малайны күрше бүлмәгә кертеп җибәрде. Үзе тагын да мөлаемрак кыяфәт белән безне ашарга кыстый башлады, сүз уңаеннан гына: — Бала-чага сүзенә игътибар итмәгез, - дип өстәп куйды.
Без булып үткән вакыйгаларга бәя бирә алмыйча аптырап калдык. Ләкин хуҗа бик тиз әйләнеп керде дә баягыдан да ачыграк чырай белән:
— Хафаланмагыз, кунаклар. Әнкәй генә икән. Монда, күршедә генә тора ул. Кунаклар гафу итсеннәр инде, ди. Мәҗлес барын белсә, борчымаган булыр иде ул, - диде дә, безне эчәргә өндәп, кулына бокал алды.
Ниндидер авыр һәм ямьсез тынлыкта калган мәҗлестә Шакирҗановның тавышы сәер яңгырады. Ул да, Гөлзәбирә ханым да никадәр генә кыстамасыннар, өстәл тулы нигъмәткә кул тидерүче булмады. Минем тамагыма аш үтми иде инде. Хәер, бер минем генә идеме икән?!
1956