Jadidfest 2025: тулы программа / полный гид
Быел яңа татар мәдәнияте фестивале татар хатын-кызының төрле чорлардагы яшәеше, образы һәм рольләренә багышланган.22 ноябрь
Комикслар күргәзмәсе ачылуы / Выставка лаборатории комиксов
Jadidfestның тагын бер традициясе – комикслар лабораториясе. Ә быел исә ул хатын-кызларның тормышын һәм шәхесен чагылдырган хисле сәнгать әсәрләрен тудырудар гыйбәрәт иде. Жанрлар – төрле, әмма төп шарт – татар хатын-кызының уникаль тәҗрибәсен чыгылдыру.
Традиция делать лабораторию комиксов продолжается, и в этом году в фокусе комиксистов – уникальный опыт татарской женщины. Не было ограничений по жанрам, было одно лишь условие – создать эмоциональные произведения искусства, отражающие жизненный путь и личность женщин.
Нәрсә килеп чыкты – күргәзмә ачылышында күрербез. Приходите прочувствовать и стать частью сюжета на открытии выставки.
22 ноябрь 14:00
Милли китапханә, кофе-пойнт (2 кат / 2 этаж)
Теркәлү / регистрация: https://wfty.timepad.ru/event/3671539/
Күргәзмә: Татар кызына багышланган сәнгать лабораториясе
Погружаемся в мир татарской девушки через искусство
Jadidfest кысаларында сәнгать лабораториясе узды. Анда милли үзбилгеләнеш, традицион һәм эксперименталь техникалар белән кызыксынучы рәссамнар катнашты. Иҗатчылар арасында: lunamontem, Анна Тишкина, Ясмин Вәлиева, Йолдыз Нәбиева, Гүзәл Хәйбуллова, Аделина Абдуллина, Алсу Вәлиуллина, Ринара Нагаева. Ә лабораториянең кураторы – NEJI201 исеме астында иҗат итүче рәссам, дизайнер һәм “Ромб” күчмә институциясен булдыручы Наилә Айзатуллова иде.
В дни Jadidfest пройдет выставка, посвященная татарской девушке. Восемь художниц, интересующихся темой поиска собственной и национальной идентичности, в формате лаборатории творили в традиционной и экспериментальных техниках. Куратором лаборатории выступила художница, дизайнер, создательница кочевой институции «Ромб» Наиля Айзатуллова (NEJI201).
Открытие выставки состоится 22 ноября в 15 часов. Күргәзмә ачылышы фестивальнең беренче көнендә узачак.
22 ноябрь 15:00
Милли китапханә, кофе-пойнт (2 кат / 2 этаж)
Теркәлү / Регистрация: https://wfty.timepad.ru/event/3670312/
Җанлы аралашу: «Хәзерге заман кызы»
Бәхәстә хаклык туа, диләрме? Без исә бер нәтиҗәгә килергә түгел, төрле фикерләрне ишетергә һәм ишеттерергә телибез.
JadidFest фестивалендә узачак дискуссиядә кияүдә булмаган татар кызлары замана кызын тасвирлап карарлар.
Хәзерге татар кызы – нинди ул? Аның каһарманнары кем? Ул кая барырга омтыла? Кем булырга тели? Бергә уйланырга кил.
22 ноябрь 16:00
Милли китапханә, Күргәзмә залы
Теркәлү: https://wfty.timepad.ru/event/3670313/
Лекция: «Иске татар бистәсенең татар кызы»
Җәй көне «Юлбасма» нәшриятендә Динә Хәбибуллинаның «Прогулки по Старо-Татарской слободе» дигән гид-китабы бастырылган. Анда ике төрле маршрут тасвирлана: берсе – «Кабан арты», икенчесе – «Болак арты». Гид Иске Татар бистәсе белән XVIII гасырның икенче яртысы — XX гасыр башы Казанның күренекле кешеләре һәм вакыйгалары аша таныштыра. Ә китаптагы рәсемнәрне күпләрегезгә таныш Руслан Ибраһим ясаган.
Лекциядә Динә бистәнең мәдәни һәм тарихи ландшафтын билгеләгән хатын-кызлар турында сөйләячәк. Шуңа, ишетеп калырга ашык.
22 ноябрь, 17:00
Милли китапханә, Күргәзмә залы
Теркәлү: https://radifk.timepad.ru/event/3670305/
Стендапта – кызлар
JadidFest фестиваленең күркәм гадәтенә әверелгән стендап киче быел да булачак. Һәм нинди дип сора!
Беренче тапкыр татар стендабында – бары тик кызлар гына. Алсу Хәбибуллина, Ләйлә Лерон, Динара Зиннәтова, Эльвира Садреева, Гөлдания Зиннәтова һәм башкалар актуаль темаларга шаяртачак.
22 ноябрь 18:00
Милли китапханә, Музыкаль зал
Урыннар чикле, теркәлү кирәк: https://wfty.timepad.ru/event/3670314/
Концерт
Ишетәсеңме?
Мизгел. Менә яшь дирижер кулындагы таякчыгы белән җиңел хәрәкәт ясый, җанлы музыка агыла башлый, аңа чишмә чылтыравыдай тавышлы җырчы кушыла. Бу тамаша югарыдагы пәрдәле сәхнәдә түгел, ә синең күзалдыңда бара…
Jadidfestта хатын-кыз композиторлар һәм җырчыларга багышланган концерт узачак. Башкаручылыр арасында Сәидә Мөхәмәтҗанова, Әдилә Зиннәтуллина, Диләрә Нәбиуллина, Мәрьям Җәббарова, Гөлназ Әкбәрова, Айзилә Гарифуллина, Рушана Хәбибуллина, «Бәйрәм» фольклор ансамблен ишетеп булачак.
Ә композиторлар: Сара Садыйкова, Солтан Габәши, Салих Сәйдәшев, Нәҗиб Җиһанов, Мәрьям Рахманкулова, Роза Мөхетдинова, Миләүшә Хәйруллина, Гали Ильясов, Фасыл Әхмәтов, Шәмси Калдаяков, Рәис Ханнанов. Концертны талантлы дустыбыз Айдар Ниязов җитәкли.
22 ноябрь 21:00
Милли китапханә, Фойе
Урыннар чикле, теркәлү кирәк: https://wfty.timepad.ru/event/3671540/
23 ноябрь
Видео: «Татар киносында кызлар»
Кино карарга яратасыңмы? Ә фикер алышырга?
JadidFest кысаларында киноиндустрия күзәтүчесе булырга тәкъдим итәбез. Журналист, музыкант һәм милли проектлар авторы Рәдиф Кашапов татар киносы тарихын барлап, кадрларда татар кызы йөзен эзли. Ул нинди рольләрдә, дәрәҗәдә һәм образда? Бергәләп карыйк.
23 ноябрь 14:00
Милли китапханә, Конференцияләр залы
Теркәлү: https://wfty.timepad.ru/event/3670310/—------
Хореографический перформанс / Хореографик перформанс:
«XX гасыр башы кызы»
Берничә татар (гына түгел) кызы җыелып, Кариев театры артисткасы Альбина Ногманова кураторлыгы астында, XX гасыр башындагы татар кызы хәле турында рефлексия ясады. Уйлары тулы бер перформанска әверелде. Сәхнәдә – Диләрә, Зарема, Алисә, Гүзәл, Резеда, ике Алинә, Дарина, Алсу, Камилла, Заринә, Регина, Полина. Перформансның музыкаль бизәлеше мультиинструменталчы Айдар Әбдрәхимовтан.
Диляра, Зарема, Алиса, Гузель, Резеда, две Алины, Дарина, Алсу, Камилла, Зарина, Регина, Полина собрались, чтобы порефлексировать о жизни татарки начала ХХ века. Под кураторством артистки кариевского театра Альбины Ногмановой их мысли выросли в перформанс. За музыкальный окрас представления будет отвечать мультиинструменталист Айдар Абдрахимов. Что же получится? Увидим
23 ноябрь 16:00
Милли китапханә, Конференц-зал канаты
Урыннар чикле / количество мест ограничено
Теркәлү кирәк / обязательна регистрация: https://wfty.timepad.ru/event/3671542/
Спектакль «Һиммәтбанулар»
Кем ул һиммәтбанулар? Һәм нәрсә ул һиммәтлек?
Мөһим вакыйгалар чоры итеп танылган 1967 ел. Казанга Гагарин килә, Чаллы һәм Түбән Кама төзелә, Болгарга игътибар атта, татар театры яңарыш кичерә.
Шул чорны таныткан героинялар – режиссер Кәшифә Тумашева, шагыйрә Лена Шагыйрьҗан, Рәшидә абыстай Исхакый, телевидение мөхәррире Әминә Сафиуллина һәм актриса Зәһидә Тинчурина. Төрле язмышлар, әмма аларны нәрсә берләштерә?
Сценарист Алсу Хафиз һәм режиссер Әминә Миндияр «Һиммәтбанулар» спектаклендә үзгәрешләр башында торучы хатын-кызлар турында сөйли.
23 ноябрь 17:00
Милли китапханә, Конференц-зал
Урыннар чикле, теркәлү кирәк: https://wfty.timepad.ru/event/3671543/
«Шагыйрәләр». Акрын уку һәм тыңлау
Гыйффәт туташ, Гөлшат Зәйнәшева, Лена Шагыйрьҗан, Шәмсия Җиһангирова, Гөлүсә Батталова, Эльвира Һади… Шушы һәм бик башка сәләтле хатын-кызларны нәрсә берләштерә? Шигърият!
Куратор Гүзәл Закирова XX гасырның татар хатын-кыз шигъриятенә сәяхәткә чакыра. Тамашачы – укучы да, тыңлаучы да бу кичтә.
23 ноябрь 18:30
Милли китапханә, Конференцияләр залы
Теркәлү: https://radifk.timepad.ru/event/3670307/
Видеогид: «Татар теле активистлары»
Алар дөнья буйлап сибелгән. Алар төрле һәм үзгә. Алар татар телен кайгырта һәм аның дәрәҗәсен үстерә. Ә иң мөһиме – безгә шул телдә эндәшә.
Jadidfestта җир шарының төрле почмакларында яшәүче кызларның монологларын бер видеогидка җыеп, күрсәтәчәкбез.
23 ноябрь 19:30
Милли китапханә, Конференц-зал
Урыннар чикле, теркәлү кирәк: https://wfty.timepad.ru/event/3671544/
Ике көн / Оба дня
Милли ярминкә / Ярмарка национальных изделий
Мондый ярминкәләрне яратуыгызны беләбез, шуңа читләп уза алмадык. Бу юлы Jadidfest кунаклары – Наным, LYNX.CARD, Йөземинка, Rose Aspho, Казанские подарки, Юлбасма, Татарча комикслар, Guzel Khaib, Урманай, Сәлам, микроб!, Барсиклар, Нәниләргә тел ачкычы, Al-miras, «Ялкын» журналы, Татар китап нәшрияты, Милли музей, ALIYAS DESIGN һәм башка танылган брендлар.
Между активностями фестиваля предлагаем заглянуть на нашу ярмарку, наполненную разнообразными брендами. Здесь и национальные украшения, и татарские издания, и детский отдел.
22-23 ноябрь 12:00 — 21:00
Милли китапханә, Фойе