Егет белән кыз
Аяз ГыйләҗевИшек ачылды. Иң элек бүлмәгә көчле җил бәреп кергән кебек булды. Аннан соң гына, җилнең үзен тудырыпмы, әллә аңа уралыпмы, кояшта чуен кебек янган битле, чем-кара чәчләрен кыска итеп кистергән, имән кискәсе кебек нык, базык буйлы бер егет килеп керде. Ишек ачылган тавышка егетнең шатланып та, дулкынланып та кычкыруы кушылды:
— Разыя! Исәнме, Разыя?!
Кына* гөлләре, исле гөлләр белән капланган кечкенә тәрәзә яныңда бераз бөкрәебрәк утырган кыз сискәнеп китте, тез өстенә куйган китабы идәнгә шуышты. Менә ул, матур муенын борып, ишеккә карады, һәм аның сискәнүдән агарып киткән битенә кызыллык җәелде:
— Бу син?! Нигә алай ишек шакымыйча йөрисең?
Егет утыз ике тешенең һәммәсен күрсәтеп елмайды:
— Син аны сорама, ничек бүген кайтасы иттең диген!
Кыз күз кырые белән кына гөле банкасына сөялгән көзгегә, аякларындагы ямьшәя башлаган җылы башмагына карап алды:
— Чыннан да, сезнең участоктан комбайннар ике көннән соң гына кайта дигәннәр иде бит?
Егет, соры пиджагының төймәләрен ычкындырып җибәреп, кыздан ерак түгел урындыкка утырды һәм, бераз кыеграк кара күзләре белән кызны ашардай булып карый-карый:
— Көне-төне эшләдек. Ике тәүлек инде черем иткән юк, - диде һәм тагын әйтсәң кеше ышанмаслык киң итеп елмайды. - Сагындым сине, сагындым, Разыя, - дип өстәде ул.
Кыз керфекләрен түбән төшереп башын чайкады:
— Хәбир артыннан сәлам дә җибәрмәгәнсең әле үзең.
Егет, ике тәүлек йокламадым дисә дә, урынында тыныч утыра алмый иде. Әле бер якка борыла, аякларын тыпырдатып ала, кечкенә өстәл өстендәге хушбуй шешәләрен, вак-төяк тәтиләрне берәм-берәм алып карый.
— Бөтенләй хәтердән чыккан. Болай да мыек чуалган чак иде. Алдынгы комбайнчыларны совхоз яңа өйләр белән каршылый дигәнне дә ишеткәч, тәмам каушап калганмын. Бүген клубта ачкычлар тапшыру булачак икән.
Кызның йөзе сүрәнләнеп китте. Ул, халат итәге белән тезләрен яба-яба:
— Ә-ә! Менә нәрсә өчен ашыккансың икән син! Сагынылган, имеш, - диде.
— Нигә, йорт биреп куйсалар начармыни? Әллә сине палаткаларда аунау, менә бу кырмыска оясында тору ялыктырмадымы? - диде егет, кулы белән тезенә суга-суга.
Кыз аңа шелтәләп карады:
— Әз генә булса да кеше төсле утыра аласыңмы син, Рәшит, юкмы? Күрешмәгәнгә өч атна, юньләп сөйләшеп тә булмый.
— Утыра алмыйм, - диде егет чын күңелдән, - кеше совхозда иң беренче булып урып-җыюны бетергән, аңа яңа йорт бирәләр. Ул дөньядагы иң чибәр кызны сөя. Тиздән туй. Син шул кеше байгыш булып утырсын дисеңме? Булмый!
Ул сикереп үк торды. Кызны кочакларга теләве әллә каян ук сизелә иде инде. Әмма кыз урыныннан купмады, селкенмәде дә, бары тик матур коңгырт күзләрен каймалаган озын керфекләре генә тирбәлделәр, йөзе җитдиләнде. Егеткә ярты юлда туктап калырга туры килде. Аның каралган йөзендә чак беленерлек кызыллыкны шәйләп, кыз сизелер-сизелмәс кенә елмайды:
— Туй? ! Сөя? Ашыкма, Рәшит, диде ул мөлаем гына.
Егет корыч чыбык кебек турайды:
— Сөймисеңме? Көтмәдеңме мине? - диде ул, ярым пышылдап.
— Көттем, - диде кыз гади генә, - әмма ләкин туй өчен түгел. Болай гына...
Кыз егетне төшләрендә күреп газаплануын, сагынуын әйтергә ашыкмады. Әле март аенда, чирәм җирләргә килгәч кенә танышкан бу Казан егете Разыяга ошый да, ошамый да иде. Нәрсәсе ошаганын ул бик яхшы аңлый. Менә бу ачык йөз, нык гәүдә, ташып торган эшчәнлек, дәрт, бөтен бүлмәне тутырып көлә алу... Нәрсәсе ошамавын гына үзе өчен дә ачыклап бетермәгән иде әле ул. Шуңа күрә кыз хисләргә артык юмартланмады. Ишарә белән генә яңадан Рәшитне үз урынына утыртты һәм, берни дә булмаган кебек, дөнья хәлләрен сораштыра башлады. Башта кыз уйчан, егет күңелсез иде, тора-бара икесенең дә телләре чишелде:
— Шакир абыеңнан хәбәр киләме? - диде кыз. - Син элек аны бик еш искә ала идең.
— Хаты да, хәбәре дә юк, почта килгән саен, йөрәгем бозылып кала иде, - диде егет.
— Минем хатлар да сине юата алмый идеме?
— Үчекләмә әле, Разыя! Сиңа мин йөрәгемнең иң зур бүлемен билгеләдем! Ул һәрвакыт сөю, мәхәббәт белән тулып торды. Шакир абыйга да йөрәгемнән кечкенә генә өлеш чыгара алам бит мин!
Кыз көлеп җибәрде:
— Синең йөрәгең вак киштәләргә бүленгән амбармыни? Аннан соң, Шакир абыеңны бик кечкенә өлеш белән канәгатьләндерәсең. Монда килгәндә аның хакында рухланыбрак сөйли идең.
Егет урындыкны шыгырдатып селкенеп куйды:
— Дөрес, Шакир абый бишенчедән үк минем класс җитәкчем булды. Тугызынчы, унынчы классларда комбайнга өйрәнергә ул кызыктырды, ярдәм итте, бездән читләшмәде. Чирәм җирләргә китәргә ул киңәш бирде. Дөньяның киңлеген ул беренче булып миңа сөйләде.
Кыз егетне бүлде:
— Шуңа күрә синең йөрәгеңдә аңа урын тарайганнан-тарая барамы?
— Нигә тарайсын? - диде егет, уйламыйча гына. - Үзе хат язганда, мин дә яздым. Язмый башлагач борчылдым, хәбәр көттем.
— Нигә үзең язмадың?
— Ә вакыт?
Кыз дәшмичә генә тумбочканы ачты һәм аннан бүселеп торган зур хат төргәге сөйрәп чыгарды:
— Өч атнада син миңа илле дүрт хат яздың.
— Бу бит сиңа! — дип кычкырды егет, чын-чынлап гаҗәпләнеп.
— Миңа булса ни...
— Мин бит... мин бит сине сөям!
Кыз кулын селкеде:
— Бик еш кабатлыйсың син бу сүзне. Аннары, миңа кадәр син Шакир абыеңны сөя идең бугай!
Егет кыза төште:
— Ике нәрсәне бутыйсың, Разыя! Сине сөю белән Шакир абыйны ярату бермени инде ул! Җитәр, болай да Шакир абыйның колагы чыңлагандыр. Әйдә урамга! Күрсәт әле, без югында сез ниләр кубардыгыз икән?
Кыз үзенең ризалыгын белдерде һәм егетнең беразга чыгып торуын үтенде. Ә егет чыгып киткәч, ул тәрәзәләрне япты һәм, пәрдә артына кереп, күлмәк караштырырга кереште. Башта кул астына кыйммәтле крепдешин күлмәк эләккән иде, кыз, бераз уйлагач, аны кире элеп куйды. Ак җирлеккә яшел чәчәкләр төшкән арзанлы ситсы күлмәген генә киде дә урамга чыкты.
Егет, тәмәке болытына күмелеп, болдыр яныннан ук башланган чәчәк түтәлләре каршында басып тора. Түтәлдәге төнге миләүшәләр боегып калганнар, аның каравы канәфер чәчәкләре, кашкарыйлар батып барган кояш нурында салават күпере төсле булып елык-елык киләләр иде. Кемдер аларга күптән түгел генә су да сипкән, ахры.
— Кая барабыз? - диде егет.
Кыз дәшмичә генә урамга атлады. Ул штукатурчы булып эшләгән төзү бригадасы быел, берничә гомуми торактан тыш, саман кирпеченнән берәр фатирлы йортлар да салган иде. Алдынгыларга атап салынган ул йортлар, үзләренә башка бер урам ясап, совхоз посёлогына яңа ямь биреп торалар. Алларында бәләкәй ябалдашлы тупыллар үсеп маташа, машина эзләреннән чуарланган юл читендә тузанлы, тапталган куаклар күренә. Аргы очта җиде-сигез әзер йортның ишекләрендәге йозакларны күргән егет кулларын уып алды:
— Их, шәп! Йорт алдына бакча... чәчәкләр.
Кызга бу йортларның һәр почмагы таныш. Ул сүзсез бара һәм сиздермичә генә диярлек егетнең хәрәкәтен күзәтә.
Егет исә ул ишетсен дип кычкырып ук хыяллана, аны булачак бәхетенең татлы диңгезендә йөздерә. Очраган кешеләр аның белән елмаеп исәнләшәләр, бу акчасыз декламаторга борылып-борылып карыйлар иде. Егет халыкның игътибарын ала барган саен, кызга кыенрак була башлады. Ул гына ишетергә тиеш сүзләрне нигә бөтен урамга кычкыра инде, тишек авыз! Туктарга исәбе дә юк, ахры, аның. Кулларын селти-селти дәртләнеп сөйли, кызга карамый да диярлек.
Менә урамның очына да чыктылар. Тарихы бер елга да тулмаган урамны үтеп чыгу озакмы әллә! Ләкин монда да кыр буш түгел. Өч-дүрт урында йорт нигезләре салынып куелган, төз лапас астына цемент китереп бушатканнар. Кемдер кояшта киптергән үлән арасына кәҗәсен бәйләп куйган. Кәҗәне күргәч, кыз көлеп җибәрде. Аңа нигәдер җиңел булып китте. Ул, егеткә борылып:
— Ә кәҗә асрарбызмы? - дип сорады,
— Кәҗә? Нигә асрамаска! Иң сөтлесен, итлесен, мамыклысын.
Дала өстенә эңгер-меңгер иңә. Әле монда яшьләр утырырлык урын да, агачлык та юк. Ләкин хикмәт андамы соң? Яшьлек талымсыз да була белә бит ул! Күпме кирәк аларга. Аулак урын, тынычлык һәм ялгызлык. Менә егет үлән өстенә кулъяулыгын җәйде. Кыз, аякларын җыеп, җайлап утырды да моңлы зур күзләре белән егеткә текәлде. Егетнең кыюлыгы кинәт бетеп китте. Ул бер сүз дә дәшми, һаман да шул гадәтенчә, утыз ике тешенең һәммәсен күрсәтеп елмая гына иде.
Кинәт аларның гәүдәләре бер-берсенә ябышып үсеп киткән кебек булды. Алар икесе дә бер-берсенең йөрәк тибешләрен ишеттеләр. Егеттә булган дулкынлану кызга да күчте һәм аны бер секунд эчендә икенче кеше ясады да куйды. Кыз егеткә үзенең искиткеч якын һәм кирәк икәнен тойды. Егет ярым пышылдап - ул дулкынланудан кычкырып сөйләшә алмый иде инде:
— Сөеклем, менә шулай минем терәгем булып, шулай якын булып минем гомерем буе бара алырсыңмы? - диде.
Кыз бермәл дәшми торды һәм:
— Ә син? - дип сорады.
Егет сорауны көтмәгән иде, ахрысы, ул уңайсызланып калды. Кыз үзен кысып кочаклаган кулларның сизелер-сизелмәс кенә бушануын тоя башлады. Шул бушану бөтен мәсьәләне хәл итте. Кыз таләпчән, кырысрак тавыш белән соравын кабатлады:
— Ә син үзең?
Егет тау күкрәгендәге ташлар, диңгез төбендәге мәрҗәннәр, Каф тау артындагы алтын кантарлары хакында дәртләнеп дәртләнеп сөйләргә керешсә дә, кыз аны тыңламый иде. Авылда әле унынчы класста укыган чаклары һәм «Галиябану»ны куюлары исенә төште аның.
Хәлил Галиябану өчең үлә белгән бит...
Кыз егетне гафу итмәде. Аның йөзендә баягы ут кабынмады, сүрәнләнгәннән-сүрәнләнә барды, бармаклары егетнең иңеннән ычкынып, җирдә яткан бер салам кисәгенә туры килде. Егетнең ут бәреп торган яңагы тирәсендә әнә шул салам кисәге бөтерелә башлады. Егет, җай китереп, саламны алып ташлады:
— Без бәхетле булырбыз!..
— Кем белсен инде аны...
— Менә мин беләм! - дип кычкырып җибәрде егет.
Кыз, түбән карап, вак һәм салмак адымнар белән совхозга юнәлде. Егет кырын яткан җирдән гаҗәпләнеп аны күзәтә иде.
— Разыя! Разыя!
Кыз борылып карады.
— Син кая барасың?
— Кайтыйк, Рәшит! Әнә Банат апа кәҗәсен алырга да килгән.
Банат апа дигәннәре урта яшьләрдәге, юка гәүдәле кечкенә хатын, Разыяны күргәч, зур бер сөенеч әйткәндәй:
— Әй, наныем, нишләп монда йөрисең? Татарстаннан якташлар килде, гаиләләре белән. Сезнең шикелле ябага тайлар түгел, дип, соңгы хәбәрләрне тапшыра башлады.
Кыз, син ишеттеңме дигән сыман, егеткә борылды. Егет ишетмәгән иде. Ул, әсәрләнеп, кыздан күзен алмый ята иде. Нәрсә булган бу кызга? Нигә чәпчи ул? Үзе дус, фәлән дип хатлар язды, үзе әллә нәрсә шунда...
Банат кәҗәсен чишеп алып китте. Кыз тагын егеткә борылды:
— Кузгалдыкмы?
Егет сикереп торды, йөгереп диярлек барып, кызның кулын тотып алды:
— Йә, әйт әле! Яратмыйсыңмы мине, ошамыйммы? Әйт әле!
Кыз, хәйләкәр генә елмаеп:
— Кичке даланың исен сизәсеңме, Рәшит? - диде.
Берни эшләр хәл юк, егет сүзгә кушылырга мәҗбүр булды. Кайтып җиттеләр. Торак идарәсе алдында берничә егет тәмәке тартып торалар иде. Алар кычкырып Рәшиткә дәштеләр:
— Фьют, малай, сиңа бүлмә!
Туйлар очты!
Рәшит авызын ерды:
— Яле, шаяртмагыз!
— Синең гаиләң дә юк, түзәрсең, дип әйтәләр, ди.
Кыз егетнең куллары калтырап китүен тойды.
— Карап чыгыйк әле, Разыя, - диде егет карлыккан тавыш белән, - ни бутыйлар икән анда?
Алар торак идарәсенә барып кергәндә, бүлмәдәгеләр чыгарга әзерләнеп торалар иде. Идарә башлыгы, кара мыекларын килешле итеп үстергән озынча буйлы Михеев, ниндидер кәгазьләрен папкага тутырып маташа иде. Рәшит керү белән аның каршысына барып басты:
— Местком рәисе Хәбир иптәш миңа, йорт бирү хәл кылынган, дигән иде, бүген ачкычлар бирәсезме?
— Хәл кылынган иде, анысы дөрес, - диде Михеев, сузып-сузып, - директор да сезне йортлы итәргә теләгән иде. Тик менә бүген...
— Нәрсә «бүген»? - диде егет, түземсезләнеп.
Михеевны бүлгәч, кыз аның җиңеннән тартып куйды. Тик егет кызга карамый иде. Ул, усал дошманына ташланырга әзерләнгәндәй, Михеевка текәлде.
— Бүген яңа кешеләр килеп төште. Арада бер иптәш хатыны, дүрт баласы белән. Сезгә дигән йортны әлегә аңа бирергә булдык.
— Ә сез миннән рөхсәт сорадыгызмы соң? - дип кычкырып җибәрде егет. Аның аяк астында идән тирбәлде, ул, кызышып, күлмәк якасын ычкындырды.
— Сез риза булырсыз дип уйладык. Ордерыгыз да әзер иде, менә ул, - диде Михеев тыныч кына. - Бер айдан яңа йортлар өлгерә бит, түзәргә туры кидер.
— Риза булырмын, һе, - диде егет, иреннәрен тешләп. - Минем кулга кергән өлешемне ниндидер бер килмешәк тартып алсын да, мин риза булыйм, имеш. Кайда булган ул моңарчы? Әзергә бәзер булып килеп утырган!
Егет Михеев кулыннан озынча дүрткел кәгазьне тартып алды һәм ишеккә борылды. Шул вакытта ул кызның куркынган күз карашы белән очрашты. Кызның иреннәре кысылган, дулкынланудан йөзенә тимгелләр чыккан иде. Ул егетне туктатты:
— Нишлисең син, Рәшит? Акылыңа кил! Кая барасың? - диде.
Егет, ачудан җыерылган кашларын усал хәрәкәтләндереп, көчле куллары белән кызны юлдан читкә этәрде:
— Барам! Барам да куып чыгарам. Шул йорт өчен мин бөтен урак өсте буе ашымны ашамадым, йокымны йокламадым.
— Шул йорт өченме? - диде кыз.
— Шул йорт өчен!
Егет ашыгып урамга чыкты. Кыз, гафу үтенгән сыман, бүлмәдәгеләргә күз йөгертеп алды да абына-сөртенә ишеккә юнәлде.
Ул чыкканда, Рәшит инде шактый ерак киткән, адымнарын эре-эре салып, нидер мыгырдый, кулындагы кәгазе белән кемнәргәдер яный. Яңа йортлар янындагы хәрәкәткә дә, кешеләргә дә игътибар итмәде ул. Ундүртенче йортны эзләп тапты да йөгереп болдырга менде. Йорт эченнән яшь бала елаган тавыш ишетелде. Егет бер секунд кына уйлап торды да киң итеп ишекне ачты:
— Әй, кемнәр анда, әйберләрегезне төйнәгез дә сызыгыз моннан! Өй минеке!
Ишектә ике куллап бала күтәргән ир күренде. Ул, гаҗәпләнеп, караңгылыкка карап тора башлады, акрын гына болдырга чыкты:
— Рәшит, синме бу? - диде ул.
— Шакир абый!..
Нәкъ шулвакыт кыз да йорт янына килеп җитте. Ул егетнең кычкыруын да, соңгы сүзен дә ишеткән иде. Менә егет көзге чебеш кебек бөреште, куллары салынды, тавышы бетте. Як-ягына каранды һәм, тавышка җыелган кешеләр арасында кызны күреп:
— Менә, Разыя, таныш... - дип сүз башлады.
Тик кыз дәшмәде. Ул борылды, уңайсызланып, җыелган кешеләргә карамаска тырышты. Урамга чыкты. Аның йөрәгендә авыраю да, җиңеләю дә бар иде. Күңелендә Рәшиткә бер генә сүз калган иде. Хәер, әйтмәсә дә, Рәшит үзе сизенгәндер инде ул сүзне...
* * *
Менә шундый маҗаралар белән башланган гаилә тормышыбызны без үкенерлек итеп яшәмәдек кебек, Алланың биргәненә мең шөкер!
1956