Эссе На Тему Нефть

Эссе На Тему Нефть



➡➡➡ ПОДРОБНЕЕ ЖМИТЕ ЗДЕСЬ!






























Эссе На Тему Нефть
Приглашаем Вас на курсы для учителей от 800 рублей (72 часа), обмен документами в электронном виде
Эссе на тему "Нефть -бесценный дар"
Нефть - бесценный дар. Но его добыча это слишком трудное дело. И в дождь, и в снег, и в зной идет работа. Здесь приводится примеры нелегкого труда нефтянников Татарстана. Они получили 3 млд. тонн нефти. Нефть - это сырье. Из него получает, можно сказать все.
Татарстан Республикасы Сарман ­­­муниципаль районы
«Саклаубаш гомуми урта белем бирү мәктәбе»
гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Һәр нәрсәнең кыйммәте чагыштырып караганда беленә. Дөньяда төрле дәрәҗәдәге илләр барлыгын белгәч, үз илеңнең байлыгын, кадерен ныграк сизә башлыйсың. Чыннан да, уйлап карасаң, искиткеч бай бит безнең туган илебез – Татарстан.
Татарстан нефтьчеләре әле кайчан гына 2 миллиард тонна нефть тапты, күп тә үтми бу сан 3 миллард тоннага җитте. Бу искиткеч зур күрсәткеч. Һәм "халыкның данлы хезмәт уңышлары елъязмасына якты сәхифә язылды". Лениногрск нефть идарәсе коллективы республикабызда 2 миллиард тонна нефть чыгаруны тизләтү өчен ярыш башлап җибәрүчеләрнең берсе булды.
Татарстанда нефть ятмаларын эзләү, табу, чыгару тарихы һәм тәҗрибәсе гаять тәрбияви, фәнни-техник катлаулы мәсәләләрне иҗади чишәгә, авырлыкларны акыл белән җиңеп чыга алуга, новаторлык эзләүләргә, фидакәрь хезмәткә бик бай.
Нефтьче, геолог, геофизикларның күп меңле армиясе фәнни хезмәткәрләр белән уртак эшләп яңадан-яңа ысуллар уйлап эш итә.
Идел-Урал нефть өлкәсе зур мәйдан били. Бу якларда элек-электән үк нефть "чишмәләре" бәреп чыккан. 1703 елда Сок елгасы буенда нефть чыганагы табылган. Нефть эзләү тарихы 200 елга сузылган. Татарстанда 1939 елдан башлап ташкүмер һәм девон катлауларыннан бораулау ярдәмендә нефть эзләү башлана. И.М. Губкин тәкъдиме белән Татар геология тикшерү тресты (соңрак "Татнефтьгаз тикшерү" тресты) барлыкка килә.
Нефть промышленностенең туган көн датасы 1943 елның августы исәпләнә, Шөгердәге 1 скважина промышленность нефте бирде. Бу скважинаны Гарифулла Хамидуллин бригадасы урнаштырды. 1943-1955 нче елларда яңа нефть ятмалары табылды. Тарихта девон катлауда яткан нефтьне чыгару өстендәге эш югары әһәмияткә ия. 1946 нче елда Баулыда 1 скважинада девон катлаудан нефть чыгарыла башлады, мастеры Степан Баклушин. Бу скважина тәүлеккә 500 тонна нефть чыгарырга сәләтле була. Бүгенге көндә Гали тавында бу скважинага һәйкәл куелган. 1948 нче ел Татарстан нефте өчен тагын бер әһәмияткә ия. Промышленность күләмендә яңа ачылган гаять зур Тимәш (Ромашкино) чыганагында нефть чыгарыла башлады, мастеры С.Кузьмин тарафыннан буралган 3 нче скважинага шулай ук һәйкәл куелган. Шуннан соң республикада нефть промышленносте, моңа кадәр булмаган тизлек белән үсеп, 10 ел эчендә элекеге Советлар Союзында Татарстанны иң зур нефть чыгару регионы дәрәҗәсенә күтәрде.
Өченче һәйкәл Алабугадагы 15 нче скважинада куелган: "Монда Прикамьеның 1 тонна нефте табылды", - дип язылган, бу скважина 1955 нче елда буралган.
Татарстанда климат шартлары икенче төрле, кышкы суыклар -40 С ка җитә. Җир катламы да каты токымнардан тора. Беренчел нефть районнары торак пунктлардан читтә тора. Болар барсы да нефть промышленносте үсүгә кыенлык китерә.
1950 нче елда илдә иң эре булган, бүгенге көндә дә үзенең гайрәтле эшчәнлеге белән танылган "Татнефть" берләшмәсе барлыкка килде. Нефть эшкәртүдә югары эффектлы ысуллар кулланыла башлады. Академик А.П.Крылов җитәкчелегендәге галимнәр Ромашкино ятмаларында, эчке контурны су белән тутырып вак м?йданнарга бүлү ысулын тәкъдим итте. Һәм 3 үзәк мәйданда (Миннебай, Абдрахман, Павлов) иң очсыз нефть алырга мөмкинлек тудырды, көньякта табылган нефтьтән 4 тапкырга очсызрак. 1955 елдан нефть табу күләме буенча республика Бакуны куып җитте, 1956 елда Башкортстанны узып китте. Ирешкән уңышлары өчен "Татнефть" берләшмәсе Ленин орденына лаек булды.
Нефть табуны тизләтү нәтиҗәсендә 1971нче елны 1 миллиард тонна җир мае алынды. Ә бит 1 нче миллиард нефть промышленностенең 100 нче елында гына табылды. Бу елларда нефтянниклар олы масштаблы һәм техник катлаулы эш башкардылар. Ел саен 800 скважина аякка басты. Нефтьнең үз кыйммәте шул килеш калса, эш күрсәткечләре үсә торды. Компелкслы автоматлаштыру, яңа технологияләр, новатор идеяләр, һәрбер прогрессив башлангычта инициатор булу 1981нче елның 2 нче октяберендә җир куеныннан 2 нче миллиард тонна “кара алтын” чыгаруга ирештерде. Республика илнең нефтб чыгаручы төп районнарның берсе булып кала. Татарстанның тәҗрибәле күп кенә нефтчеләре Төмән, Мангышлак, Белоруссия,Удмуртия промыселларенда бик нәтиҗәле эшләделәр, чит яшь үсеп килүче илләр Ирак, Алир, Сириягә бик күп ярдәм иттеләр.
Татарстанның нефть промысле үзе дә меңләгән алдынгы нефтьчеләр өчен чын академия булды. Элегрәк скважиналарны ел буе һәм аз тирәнлеккә төшерә алсалар, соңрак 100, 50, 25 һәм 10 көндә бурый башлыйлар һәм тирәнлек 37573 метрга кадәр җитә. Бу иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Бураучылардан Гринь, Королев, Нургалиев, Гимазов, Гайфуллин, Валиевларны, ә нефть чыгаручылардан Мальцев, Валиханов, Әхмәдиев, Грайфер, Мөхәммәтҗанов, Фаткуллиннарны атарга була.
“Кара алтын” табу башланганда нык зур авыр эш була, физик һәм рухи көч таләп итә. Проблемалар бик күп була, болар өстендә даими эш барды. Ремонт бригадалары хезмәте зур. А.Г.Абдуллин СССР Дәүләт премиясе, А.Е.Горсков һәм А.Ф.Синчуриннар Ленин исемендәге комсомол премиясе лауретлары булдылар. Соиалистик Хезмәт Герое К.А.Валиев, З.Г.Шарифуллин, П.Ф.Савельев исемнәрен зур хөрмәт белән әйтергә була.
Татарстан данын еракка җибәрүдә яңа фикерле, уйлап чыгаруга бай, техник һәм технологик проблемаларны иҗади үстерүгә сәләтле В.Д.Шашин, А.Т.Шмарев, Т.Ф.Рустамбеков, В.И.Игревский, А.Д.Обносов, Н.М.Куликов һәм башкаларның роле зур булган.
Яңа шәһәрләр: Әлмәт, Лениногорск, Түбән Кама үсеп чыкты. Бөгелмә, Алабуга шәһәрләре яңарды. Яңа эшче поселоклар күбәйде: Акбуа, Азнакай, Актүбә, Җәлил, Карабаш.
Берничә ел нефть табу кимеде. Ләкин 2007 нче елның җәендә Татарстанда 3 нче миллиард тонна нефть чыгарыла. Бу эштә “Татнефть” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Ш.Ф.Тәхаутдиновның өлеше зур була. Ул да башка нефтьчеләр кебек эшне гади эшче булып башлаган. Әлмәттә туып үсеп, Башкортстанның Октябрьск нефть техникумын тәмамлап “Әлмәтбурнефть” трестында бораулаучы ярдәмчесе була, инженер, оператор, җир асты ремонты мастеры, участок башлыгы, идарә РИТЦ башлыгы, “Җәлилнефть”, “Әлмәтнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсендә башлык булып, “Татнефть” акционерлык җәмгыятендә баш инженер, генераль директорның беренче урынбасары. Менә ул нинди озын, авыр, тәҗрибәле тормыш юлы үткән. Шундый каһарманнар булганда Татарстан яшәгән, яши һәм алга таба яшәр.
Курсы профессиональной переподготовки
Продолжительность 300 или 600 часов
Электронная тетрадь по химии 9 класс...
Электронная тетрадь по химии 8 класс...
Электронная тетрадь по химии 11 класс...
Электронная тетрадь по химии 10 класс...
Организация и сопровождение олимпиадной деятельности учащихся
Активизация основных видов деятельности на уроках химии
Исследовательская деятельность учащихся
Профессиональная компетентность педагогов в условиях внедрения ФГОС
Методика обучения химии в условиях реализации ФГОС
Профессиональная компетентность педагогов в условиях внедрения ФГОС
Сложные задания в школьном курсе химии
© 2014-2020, ООО "Мультиурок", ИНН 6732109381
Лицензия на право ведения образовательной деятельности №5251 от 25.08.2017 г.

задали сочинение по нефти помогите - Школьные Знания.com
Эссе на тему "Нефть -бесценный дар"
Все о нефти | Нефть – это богатство
Нефть и ее роль в жизни человека | Образовательная социальная...
А что, если...? или Жизнь без нефти | Архив | Аргументы и Факты
Итоговое Сочинение 2021 Примеры Забвению Не
Курсовая Работа Сварочное Производство
Реферат На Тему Коронавирус 2021
Михаил Булгаков Собрание Сочинений Купить
Электрод Эсс 01

Report Page