Эдэбиятта Хэм Сэнгатьтэ Жэлил Образы Сочинение

Эдэбиятта Хэм Сэнгатьтэ Жэлил Образы Сочинение



➡➡➡ ПОДРОБНЕЕ ЖМИТЕ ЗДЕСЬ!






























Эдэбиятта Хэм Сэнгатьтэ Жэлил Образы Сочинение
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
нан шул дәрәҗәдә психологик осталык белән тас­ вирлана ки, хәтта күзләр яшьләнә. Гомәр — мил­ ли традицияләрдә тәрбияләнгән татар егете. Изге булган ананы кочаклау гадәте анда юк. Алай эш­
ләү тыйнаксызлык санала. «Ләкин әнисенең шундый бер тирән газаплы мәхәббәт белән сүзсез караган яшь тулы күз­ ләрен очраткач, ирексездән алга омтылып, аның кечкенә, җиңел гәүдәсен күкрәгенә кыса» ул.
Гомәр кайтып киткәннән соң, бөтен өй шул вакыйга белән яши. «Гаилә сәясәтен» кайгыртуны хубрак күргән Мәрьям абыстай бигрәк тә. Аның өчен Гомәрнең ничә чынаяк чәй эчүе дә, катыкны яратып ашау-ашамавы да бик мөһим, чөн­ ки ул аның һәр карашын, һәр эшен күз алдыннан югалтмас­ ка тырыша.
Кайвакыт бу очрашу бер төш кебек кенә тоела. Шундый чакта ананы хәлсезлек били. Шулай булгач, Гомәрнең кай­ туы Мәрьям абыстайны яшәтәчәк бер вакыйга булуы һич шик тудырмый. Ул тәрәзә аша карап утырган томаннар да нурлы, яшел кырлар түреннән кычкыртып килгән поезд­ ларның тавышы да дәртле. Алар Мәрьям абыстай күңе­ ленә рәхәтлек бирәләр.
Без, ананың бер сәгать эчендә кичергән хисләренең әле улы исән кайтканчы дәвам итәчәгенә ышанып, геройлар белән хушлашабыз.
2.Җәлилчеләр образын иҗат итүгә яңача якын киләләр.
3.«Моңлы бер җыр» — шагыйрьләрнең яшәү фәлсәфәсен чагылдыра.
Җәлил образы, Җәлил темасы әле озак еллар дәвамында татар каләм ияләрен язу эшенә алгысытып торыр. Дөрес, моңа кадәр дә аның хакында язылмады түгел, язылды. Әлеге әсәрләрнең кайберләре сәнгатьнең төрле юнәлешләрен берь­ юлы үстерүгә ярдәм итте. Мәсәлән, 1981 нче елда Т. Миң­ нуллинның каләменнән чыккан «Моңлы бер җыр» әдәбият
тарихында да, сәхнә сәнгатендә дә зур бер вакыйга буларак кабул ителде. Беренчедән, әлеге пьеса те­ масы, куелган проблемалары белән актуаль һәм аларның чишелеше белән кызыклы иде. Икенче
яктан, анда әдәби шартлылык алымы үзенчәлекле к у л л а ­ нылды.
Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең фатихасына өмет ­ ләнгән яшь каләм иясе дә. Ул икеләнүләр алдында т о р ы п калган һәм, укылырлык әсәрләр иҗат итү өчен, нинди бу ­ лырга кирәк, кешеләрнең, шул ук Җәлилләрнең үлемсезлеге нидә, дип уйлана. Күңелендә туган сораулар аны ү т к ә н г ә алып китә. Шагыйрь таланты уйдагы сәяхәтне сәхнәләш ­ терүгә ирешә.
Яшь герой бүгенге көн фикереннән, үзе ирешкәннәрдән, белгәннәр биеклегеннән торып, язучылар белән әңгәмә к о р а , кеше акылының иң гуманистик карашларыннан чыгып, п а ­ лачлар, вәхшиләр белән бәхәсләшә.
Вакыйгалар үткән белән бүгенгене берләштергәнгә, м о н д а вакыт та, шуңа бәйле рәвештә сәхнәне бизәү дә, бутафория дә шартлы. Пьесаны караган дусларым хәтерлидер: и к е чорны сәхнәне урталай бүлгән төрмә рәшәткәсе генә а е р ы п тора.
Ни өчен Мусалар үлем җәзасына хөкем ителгәннәр, ди автор. Һәм җавапны без Җәлил сөйләгәннәрдән табабыз:
—алар илләренең якты киләчәген күргәннәр;
—хөр рухлы булганга, җырлары төрмә чикләрен ү т е п чыккан;
—акыллары җиткән, күңелләре ышанган нәрсәләр х а ­ кында гына язганнар;
—болар — ирек, Туган илне ярату, мәхәббәт, ана хакында ­ гы шигырьләр.
Бу җаваплар әсәрдә үзәккә куелган шагыйрьнең, тәгаен­ ләштергәндә, Җәлилнең, аның көрәштәшләренең үлемсез­ леге нәрсәдә дигән сорауга да җавап бирә.
Яшь Шагыйрь ике чорны бәйләүче вазифасын б а ш к а р а . Без анда яңа заман карашларының чагылышын да, Җә-
лилләр мирасында алынган тәрбияне дә тоемлый­ быз.
Драмада гомумиләштерелгән Ана образы бар. Ул бер үк вакытта Мусаның әнисе дә, Туган ил образы да, татар хатын-кызы да, җир йөзендәге миллионлаган ана­
ларны персонажлаштыручы да. Ана — ил, тел, моң сагында. Муса кебек патриотларның тууы, тәрбияләнүе аңа бәйле.
Уңай геройлар, Җәлилләр алып барган тормыш фәлсә­ фәсе белән Хаин, Шәфи Алмас, фашист палачларының тор­ мышка, яшәүгә бәйле карашларын бәхәскә кертә драматург.
Хаин, дөнья — базар, кем ничек тели, үз җанын шулай сата ала, Муса да сатылды, тик ул идеяләр колы булды, ди. Фани дөньядагы кыска гомерле яшәү хакына җанын саткан Хаинның яшәү фәлсәфәсе — әлбәттә, түбәнлек. Җәлилнең якты киләчәк хакына үлем сайлавы аның образын кешеләр күңелендә мәңгеләштергән. Ике арада барган бәхәстә сатлыкҗан җиңелә. Ахырда ул, сүгегез, тик мине үз яныгыздан кумагыз, начар килеш булса да, аз гына яшәп калыйм, ди. Шул сүзләре белән, физик үлемгә караганда, мораль үлем­ нең яманрак икәнлеген тануын күрсәтә.
Бу әсәрдә еш кына матбугат битләрендә җанланган поле­ мика үзенчәлекле хәл ителә. Муса — коммунист, материа­ лист, Аллага ышанмаучы, әмма ул, кешеләрнең шәхси фике­ рен хөрмәт иткәнгә күрә, италияле Ланфреденига үзенең Тәңрегә каршы сүз әйтергә базмавын белдерә, һәм аңа Алла­ дан үзенә җиңеллек сораганы өчен рәхмәт әйтә.
Аллага ышанучылар да, ышанмаучылар да — бер үк төс­ леләр. Италияле Җәлил шигырьләре белән горурлана, аның үлемсезлегенә ышана.
Җәлил дә, иптәшләре дә төрле холык сыйфатларына ия, әмма аларны оптимизм хисе берләштерә. Менә алар, сабый балалар шикелле, «Без унике кыз идек» уенын уйныйлар. Бу мизгелләр нинди зур шәхесләрнең күңелендә дә сабый­ лык орлыклары сакланганны күрсәтә. Ихласлылык, саф­ лык кешене Кеше итә. Шул ук вакытта әлеге уенда, аның сүзләрендә тоткыннарның юкка чыгасына ишарә дә бар, чөнки уеннан бер-бер артлы чыгып барачаклар.
Яшь Шагыйрь җәлилчеләрне күзәтә. Шушы ук хәлләрне кайчандыр палач та күзәткән. Вәхши булса да, ул үлемсез­ лек хакында Шагыйрь әйткән фикерләргә килгән.
Кешенең тууы, яшәве берни түгел, аның бөекле­ ге ничек үлүендә чагыла. Гильотина пычагы асты­ на кергәнче үк үлгәннәр була, ә унбер татарның үлеме елмаю иде, ди ул. Башны кисеп була, әмма
андагы идеяләрне бервакытта да кисеп атып булмый. Менә шуны аңлаганга, Җәлилләр елмайганнар!
Әсәр ахырында Муса, елмаегыз, киләчәк Шагыйре безне һәрвакыт елмайган килеш күз алдына китерсен, ди.
Пьесада бик күп шигырь-җыр кулланылган. Алар фикер ­ не үткенәйтеп җибәрәләр. Шул ук вакытта алар кайбер тәга­ ен вакыйгаларны да аңлаталар. Сәхнә артындагы тавыш җәлилчеләрне саный, шул ук вакытта «Сибелә чәчәк» көе дә уйнала. Без батырларның бер-бер артлы юк ителүен аң­
лыйбыз. Геройлар яктылыкка кереп югалалар. Бу — алар ­
ның яшәү мәгънәсе якты иде дигәнне белдерү өчен к и р ә к . Т. Миңнуллинның «Моңлы бер җыр»ы — Җәлил, а н ы ң
көрәштәшләре истәлегенә мәңгелек һәйкәл.
1.«Намус» романы — Г. Бәшировның уңышы.
3. Нәфисә образын заман күренешләре җирлегендә б ә я ­ ләү.
Гомәр Бәширов исемен әйттеңме, шунда ук күңелгә « Н а ­ мус» романы килә. Белгечләр әсәрнең төп ачышы Н ә ф и с ә образы дип исәпли. Бу очракта алар вакыйга а г ы ш ы н ы ң , шәхесләр язмышының әлеге татар хатын-кыз тирәсендә ое­ шуын күз алдында тоталар.
Чыннан да, Нәфисә — гаҗәеп, әмма шул ук вакытта б е з ­ нең өчен гадәти бер кеше. Безнең милләтебез в ә к и л л ә р е н ә хас булганча, үтә тыйнак, сабыр, тырыш булып истә к а л а ул.
Сугыш чоры авылларында хатын-кызның бригадир э ш е н ә куелуы да гайре бер эш түгел. Мәсьәлә шунда: әлеге в а з и ф а ­ ны, ил йөкләгән бурычны ничек башкарасың һәм а в ы л д а ш ­ ларыңның ышанычын ни дәрәҗәдә аклыйсың бит. Х е з м ә т һәм кешеләр белән мөнәсәбәтләр мәйданында Нәфисә үз
сүзендә нык торучы, саф хисләрен саклап кала алучы, кайгыларга сыгылмыйча, алга таба яшәү өчен көрәшүче, башкаларга караганда да рухи көчлерәк шәхес булып ачыла да инде.
Нәфисә башыннан кичкән хәлләр аның характерының торган саен ныгый баруын күрсәтүгә хезмәт итә. Ул ашлык каракларын да фаш итә, бәйләнчек Зиннәтне дә урынына утырта.
Нәфисәне автор идеаллаштырып тасвирлый. Ә соң тор­ мышта идеалга якын торган, үз исеменә бер яктан да тап төшермәгән хатын-кызлар азмыни? Әле шунысы да бар бит: авыр шартларда, бигрәк тә сугыш елларында кешенең көчсезлеге дә, уңай сыйфатлары да калкуланып китә. Бер-бере­ ңә ярдәмчеллек, уртак җиңү өчен яшәү, намуслылык кебек төшенчәләр турында кеше күбрәк уйлана һәм йөрәге куш­ канча яшәргә тырыша. Һәм шул сәбәпле дә булса кирәк, укучы Нәфисәне артык күпертелгән образ буларак кабул итми.
Нәфисә кебекләргә бүгенге көндә зур ихтыяҗ туды. Әшнә­ лек чәчәк аткан, кешеләр үз гаиләләре яисә шәхесләре тирә­ сендә йомылган бер заманда башкаларны да җилкетерлек, милләт хакына зур эшләргә күтәрерлек каһарман геройлар кирәк.
Язучы Нәфисә образында күрсәткән аерым сыйфатларны югалта барган яшь кызлар өчен дә гыйбрәтле бу әсәр. Хатынкызның гыйффәтлелеге, яшәү рәвеше мәсьәләсе актуальләште. Табигый матурлыкка омтыласы урынга, чын хисләрнең матурлыгын күрәсе урынга, кайберәүләр ялган матурлыклар сазгагына кереп батты. Яшь Чибәркәйләр буяну, киенү, рәхәт гомер сөрү белән канәгатьләнә, актив тормыш позициясен югалта бара.
Кешене хезмәт кенә кеше иткән. Язучы шулай ди. Буш вакыт буш эшләргә сарыф ителә, буш күңелгә кирәкмәгән теләкләр оялый. Мин, «Намус» романын укыгач, шул туры­ да тагын да ныграк уйлана башладым.
Нәфисә Солтанга хыянәт иткән Әпипәне, нахакка рәнҗеткән каенанасын гафу итмәгән кебек, замананың тискәре күренешләренә күз йомып үтмәскә, аларга булган мөнәсә­ бәтебезне белдерергә тиешбез.
04.02.2016
283.14 Кб
10
Obrazovanie_6.doc

Әдәбиятта һәм сәнгатьтә Муса Җәлил образы
Әдәбиятта Муса Җәлил образы | Инфоурок
Творческая работа учащихся по теме: “Муса Җәлил...”
Ачык дәрес: Әдәбиятта һәм сәнгатьтә Җәлил образы - БОТАН
Презентация на тему: "Муса Җәлил образының әдәбиятта һәм..."
Диссертация 2012
Контрольная Работа No 1 Векторы В Пространстве
Левша Народный Герой Сочинение 6
Мама Эссе По Английскому
Чем Опасны Конфликты Итоговое Сочинение Вывод

Report Page