Дөя күзе

Дөя күзе

Чыңгыз Айтматов

(3 hәм 4 кисәкләр)

Әбәкер белән ике арада көрәш беренче көннән үк башланды. Сукаларга керешер алдыннан ул:

— Кара аны, йоклап китеп, төрән астына эләксәң — җавап бирмим! - дип, бер генә авыз сүз әйтте.

Йоклап йөрерлек хәлдә идемме соң мин! Мин бөтен тәнем-җаным белән җигелеп, беркем тел-теш тидерә алмаслык әйбәт итеп эшләргә җыена идем. Берәр ничек төрән астына эләгү ихтималын уйласаң, бу эшкә керешәсе дә юк.

Анысы хак — мин аякларымны җәеп утырган сабан рамы астына гына кронштейннар белән корыч төрәннәр беркетелгән. Ул төрәннәр, кыйгачлабрак, бер-бер артлы урнаштырылган хәлдә, чирәм җирнең кәсле катламнарын актарып, тузан очыра-очыра әйләндереп сала баралар. Трактор бер дә туктамыйча, чылбырларын шалтыратып, каты гөрли-гөрли, әремнәрне җиргә сытып бара.

Әбәкер бер генә тапкыр да миңа таба әйләнеп карамады. Мин аның фәкать тискәрелек-үҗәтлек белән каткан таза муенын гына күрдем. Шушы хәл үзе генә дә Әбәкернең мине я бу эштән баш тартканчы, я эшли алырыма ышанганчы сынаячагын әйтеп тора иде. Ихтимал, ул юри мине хәлдән тайсын, бирешсен, дип, тракторны туктаусыз кугандыр да. Кем-кем дигәндә дә Әбәкер бернинди сиртмәсе булмаган каты тимер утыргычта ачы төтен белән тузан йотып утырып йөрүнең

нинди эш икәнен яхшы белә инде. Ләкин минем бирешергә исәбемдә дә юк иде. Бөтен дикъкатьне туплап киерелгән нервы, күз, колаклар, сабан штурвалына чытырдап ябышкан куллар — бу минутта минем халәтем әнә шундый иде. Эшкә башлаганнан бирле мин дә бер сүз эндәшмәдем, хәтта Әбәкер машинаны ташлы җирләрдән әшәке-усал бер үҗәтлек белән уздырганда да ләммим сүз ычкындырмадым — андый төшләрдә әле сабан буразнадан чыгып китә, әле төрән кискечләре чакматашта чыкыр-чыкыр килеп очкыннар һәм көек исләре чыгара, ә мин утыргычта дырык-дырык сикергәләп барам. Кичке якта, Әбәкер тракторны туктаткач, мин гомеремдә булмаганча коточкыч бер арыганлык-хәлсезлек тойдым. Минем авыз, борын, күз, колакларыма тузан белән ком тулган иде. Шундук җиргә сузылып ятасы да йоклап китәсе килә иде. Ләкин мин урынымнан кузгалмадым да, Әбәкернең боерыкларын көттем.

— Төрәннәрне күтәр! — дип кычкырды ул миңа, кабинадан башын сузып. Шуннан соң тракторны сөргән җирдән чыгарды да, моторны сүндереп, сабан янына килде. Төрәннәр өстенә иелеп, кискечләренең үткенлеген тикшереп карагач: — Алмаштырырга кирәк, үтмәсләнгәннәр. Иртәнгә чаклы эшләп куелган булсын! — диде.

— Ярар. Запас кискечләр калдыр, аннары тракторны сабаннан читкәрәк алып кит, — дидем мин.

Әбәкер мин әйткәнне эшләде дә дәшми-тынмый кыр станына таба китеп барды. Мин аның артыннан карап калдым, шунда үземнең аңа ачуым кайнавын гына түгел, аңардан көнләшүемне дә сиздем. Әбәкер, бөтенләй армаган да, талчыкмаган да шикелле, салмак кына, җайга гына атлап китеп бара. Ул минем тәмам җанымны суырды суыруын, әмма үзе дә бер минут ял итмәде бит. Менә ничек эшли белә бит ул, эт җан!

Мин тирән итеп сулап куйдым да кура җыярга керештем, кочак-кочак җыеп, сабан янына китереп салдым. Төнлә ут ягып, төрән кискечләрен алыштырып өлгерергә кирәк иде. Зур бер өем итеп кура җыйгач, ашап килим дип станга киттем.

Әй, Әлдәй, мәрхәмәтле җан икәнсең! Миңа дип ул калдырган бишбармакны бер сүз дәшмичә ашыга-ашыга ашаган чагымда Әлдәй шундый кайгырып, шундый борчылып миңа карап утырды. Ә минем озаклап утырырлык вакытым юк иде. Мин аңардан фонарь сорадым — кирәк булганда-ниткәндә, безнең фонаребыз да бар иде.

— Нигә ул сиңа? — диде Әлдәй, фонарьны биреп.

— Кирәк. Төрәннәрне алмаштырам.

— Ниткән хәл инде бу, кая яраган эш инде бу! — дип кычкырып җибәрде Әлдәй Әбәкергә карап. — Малайны шулхәтле мыскыл итәргә ирек бирмәм!

— Миңа ни, бирмә соң, — дип кенә җавап кайтарды Әбәкер, йокларга ята башлап.

— Кысылма син! Камилнең үз башы да бар, — диде Садабәк хатынына.

— Ярар, Камил, без сиңа булышырбыз. Әйдә киттек, Әсәркәп! — дип, Хәлифә дә кузгалып, минем белән барырга җыенды.

— Кирәкми. Борчылмагыз. Үзем дә алмаштырам мин аны, — дидем мин.

Шулай дигәч, фонарь белән юлны яктыртып, тирмәдән чыгып киттем.

Бөтен тирә-юньне өнсез-тынсыз, иксез-чиксез төн караңгысы баскан иде. Мин, су эчим дип, беравыкка гына чишмәгә сугылдым. Чишмә авызыннан ишетелер-ишетелмәс кенә былык-былык итеп су чыга, чишмә үзе рәхәт бер салкынлык һәм тынычлык сирпеп ята сыман. Каракучкыл уйчан чоңгылы эченнән тонык кына булып ялтырап тора. Чыннан да, дөя күзенә охшаган бит. Шунда теге сакманчы кыз искә төште. Теге вакытта мин аның хәтта исемен дә сорарга өлгермәдем. Хәзер кайда икән ул маңгаенда чәч чугы йөрткән сөйкемле кыз?

Сабан янына килеп җитү белән үк эшкә керештем. Төрәннәрне күтәртеп куйдым, учак ягып җибәрдем. Фонарь да бик ярап куйды. Мин гайкаларны берәм-берәм борып алып болтка кигезәм дә, югалмасыннар дип, кепкама сала барам. Төн буе сабан астында мәш килдем. Гайкаларны боруы авыр, аннан да бигрәк — җайсыз. Алар ачкыч тыгып булмаслык бик җайсыз ояларда утыра иде. Ул арада учак та сүнеп китә. Мин, елан шикелле шуышып, сабан астыннан чыгам да, җиргә ятып, яңадан учак тергезергә керешәм. Төннең кай вакытлары җиткәндер — белмим, әмма бөтен кискечләрне алмаштырып бетермичә эшемнән туктамадым. Аннары, томанда йөзгән кебек чайкала-чайкала, трактор янына барып җиттем дә кабинага кереп аудым. Тырналып беткән беләк-кулларым йоклаганда да әрнеп янды.

Иртән иртүк мине Хәлифә килеп уятты. Мичкә белән су китергән иде.

— Радиаторга су салдым. Кил, юын, Камил, су салып торам, — дип чакырды ул мине.

Хәлифә миннән берни сорашмады, шуның өчен мин аңа күңелемнән рәхмәт укыдым. Кешеләрнең сине һаман-һаман кызганулары да күңелгә тия шул. Мин юынгач, Хәлифә арбадан төенчек белән азык һәм бер шешә ярма алып килде. Кыздырган ярмадан әчеткән куасны эчкәч, шундый да рәхәт булып китте! Рәхмәт яугыры, Әлдәй шулай кайгырта инде.

Әбәкер дә килеп җитте. Бер сүз әйтмәде. Бәйләнерлек сәбәп юк иде шул. Дәшми-тынмый гына тракторны сабан янына китерде, мин сабанны алкасыннан эләктереп тагып куйдым, һәм шуннан соң тагын кыр буйлап җир сөреп киттек.

Бу көнне инде мин сабанда бер дә курыкмыйча, тыныч йөрдем. Үз-үземә ышанычым артты минем. Беренче сынауга түзгәч, ахыргача бирешмәскә тырышачакмын.

Минем алда кабина тәрәзәсеннән һаман да үҗәтлегенә, үз киресенә каткан таза муен күренеп бара. Трактор, чылбырларын чылтыратып, көчәнеп үкерә-үкерә, туктаусыз сөрә дә сөрә. Мин дә, кулларым белән штурвалга ябышкан килеш, сабан өстендә утырып йөрим.

Төш җиткәч, Әбәкер көтмәгәндә генә моторны сүндерде дә:

— Төш. Тәнәфес, — диде.

Без трактор ышыгында, җирдә сөйләшми генә утырып торабыз. Әбәкер, ачулы бер кыяфәт белән папиросын чәйни-чәйни, тәмәке тартты, аннары комбинезоны белән күлмәген салды да киемнәре өстенә кояшта кызынырга ятты. Аның аркасы куна тактасы шикелле киң, таза, елкылдап тора иде. Минем дә кояшта кызынасым килеп китте. Күлмәгемне салып, җиргә җәя генә башлаган идем — Әбәкер эсседә мәлҗерәгән ачулы бер чырай белән миңа күтәрелеп карады да:

— Арканы кашы! — дип боерды.. Аның кушканын мин хәзер үк үти башлармын дип уйлап, ул авыр башын беләкләре өстенә салды.

Мин эндәшмәдем.

Әбәкер, башын күтәрмичә, усал гына итеп иңнәрен селкеткәләде дә:

— Ишетәсеңме? — диде.

— Кашымыйм! — дидем мин.

— Ә мин әйтәм: кашыйсың! — Әбәкер, капыл гына беләкләренә күтәрелеп, миңа таба тартылды. — Я, күпме көттерерсең?

Мин аңардан читкәрәк шуыштым да:

— Син һәрвакыт: мин эшче дә мин эшче! дип күкрәгеңне төясең. Мин бөтен кешене, бөтен дөньяны ашатам, дисең... Син эшләгәнгә күрә генә эшче бит, ә җаның синең эшче җаны түгел. Сиңа бай булырга кирәк булган, — дидем.

— Булыр идем шул! Ә син минем җанымны тикшермә! — диде дә Әбәкер искәрмәстән генә борыныма чиртте.

Мин сикереп тордым да, кулларымны йодрыклап, аның өстенә ташландым. Әйтерсең Әбәкер шуны гына көтеп торган иде. Соңгы көннәрдә миңа карата җыеп килгән ачу-нәфрәтен ул берьюлы чыгарды — бөтен көче белән каты итеп сугып җибәрде — мин җиргә тәгәрәп киттем. Шуннан соң көчкә-көчкә торып тезләндем дә, ачу-ярсуымнан берни белештермичә, тагын Әбәкергә ташландым. Ул суккан саен мине аяктан ега торды.

— Йодрыгымның тәмен таттырыйм әле мин сиңа! Җанымның нинди икәнен күрсәтим әле! — дип сөйләнде ул, мине дөмбәсли-дөмбәсли.

Ләкин мин аның саен сикереп тордым да тешемне кысып, зәһәрләнеп Әбәкер өстенә ташландым. Мин аның битенә, ерткыч танавына сугарга тырыштым, ә ул, катырак эләксен дип, минем эчемә, кабыргаларыма, күкрәгемә сукты.

Менә мин тагын аягыма торып бастым да әкрен генә аның өстенә килә башладым. Әбәкер кулын күтәрде дә, ит чаба торган балта белән кизәнгән шикелле, «һы!» дип көчәнеп, йодрыгы белән муен тамырыма китереп салды. Мин, ыңгырашкан авазым чыкмасын дип иренемне тешләп, җирдә ята башладым.

— Ятасыңмы, академик! Я, җирдән нинди ис килә, иснәп кара инде! Бу сиңа таш сыннар турында лекция уку түгел, — дип сөйләнде Әбәкер, мышный-мышный авызыннан кан төкереп.

Ул безнең аяк астында тапталып беткән киемнәре янына китте дә, алып каккалагач, зур бер эш башкарган шикелле бик канәгать төстә, ашыкмыйча гына киенергә кереште. Шулай да бу сугышта да мин җиңеп чыкканлыкны аңламады ул. Әйе, җирдә егылып ятсам да, мин җиңелмәдем. Мин дөреслек өчен йодрык белән дә сугышырга мөмкин икәнлеген аңладым. Үзеңне кыйнаган кешене кыйнарга мөмкин һәм кыйнарга кирәк икәнлеген аңладым. Минем өчен җиңү, өстен чыгу иде бу...

Әбәкер комбинезоны эченә кереп ашыкмый гына киенгән арада мин тордым да тиз генә киенеп, сабан өстендәге урыныма барып утырдым.

Трактор үкереп эшли башлады һәм буразна буйлап кузгалып китте. Кабина тәрәзәсеннән һаман да шул үз киресенә каткан таза муен күренә, мин дә кулларым белән сабан штурвалына ябышкан шул ук прицепщик идем.


4


Безнең тормышта кайбер үзгәрешләр булып алды. Безгә, сукалаган җиргә чәчүлек орлык ташу өчен, машинада пар ат җигә торган арба һәм ике ат китерделәр. Ат тотучы бер кеше дә килде. Шулай итеп, хәзер су ташучының эше җиңеләя төште. Садабәк белән Әсәркәп тракторларын чәчүгә күчерделәр, без Әбәкер белән сөрүдә калдык.

Тагын бик мөһим бер яңалык бар икән әле.

Моннан берничә көн элек, төштән соң атка утырып кырга барганда, чишмә янында теге сакманчы кызны күрдем. Арбадан сикереп төштем. Ат тотучы егет атларны туктатып тормакчы булган иде дә, Әбәкер туктаттырмады.

— Әйдә, тоткарлама, — дип кенә боерды ризасыз бер кыяфәт белән.

Мин кызга таба йөгердем, кыз да, сарыкларын калдырып, миңа каршы килә башлады. Шулай да мин аның янына ук барып җитә алмадым, эш башлануга барып өлгерер өчен арбадан калмаска кирәк иде. Шуңа күрә мин туктадым да кызга:

— Исәнмесез! — дип кычкырдым. Кыз да туктап:

— Исәнмесез! — дип җавап кайтарды.

Аны күрүемә бик сөенсәм дә, нәрсә дип сөйләшергә дә белмәдем.

— Нигә сезнең суга килгәнегез күренми, сез кайда хәзер? — дип сорады кыз.

— Мин хәзер тракторда йөрим! — дип горурланып җавап кайтардым мин. — Без әнә теге кырда! Гафу итегез, мин бик ашыгам!

— Йөгерегез, йөгерегез! — дип кыз миңа кул селкеп калды.

Мин арба артыннан йөгердем. Бер генә тапкыр артыма әйләнеп карадым. Кыз шул ук урынында баскан да миңа карап тора иде. Арба да туктап-туктап ала. Миңа хәзер йөгерүе җиңел, рәхәт иде. Кызның кул селкеп калуы, үземнең язгы иркен дала буйлап әнә шулай йөгереп баруым һушларыма киткән иде минем...

Иртәгесе көнне дә ул безнең кыр янында күренде. Бәрәнле сарыкларын көтеп, бездән әллә ни ерак булмаган калкулык битендә басып тора иде. Минем аның янына бер генә минутка бик барасым килсә дә, бара алмадым — Әбәкер мине анда җибәрәме соң, андый яхшылык эшли торган кешеме соң ул?

Кыз икенче тапкыр әлеге калкулык битендә күренгәндә, без Әбәкер белән трактор янында басып тора идек, Әбәкер моторның нәрсәсендер тикшерә-карый иде.

— Нишләп бик еш килә башлады әле ул? — дип сорады Әбәкер.

— Белмим,— дидем мин.

— Нисемле ул?

— Ансын да белмим.

— Их син, академик! — дип, Әбәкер мыскыллы бер кыяфәт белән төкереп куйды да кызга таба карады. — Татлы нәрсәкәй күренә...

Мин ачу белән Әбәкергә күтәрелеп карадым.

— Бар, урыныңа утыр! — дип акырды Әбәкер, һәм шуннан соң без кузгалып киттек.

Ул арада кыз сарыкларын калкулык битеннән яланлыкка, безнең кырдан йөз адым чамасындагы ачык җиргә куып китерде. Их, янына барып, бераз сөйләшсәң, маңгаендагы матур чәч чугына карап утырсаң икән...

Трактор кинәт туктады. Әбәкер кабинадан башын чыгарып:

— Рычагны беркет! Үзең монда кил! — дип кычкырды.

Мин сабан өстеннән төштем дә, аптыраган-гаҗәпләнгән хәлдә, Әбәкер янына киттем. Эшләгән чакта ул мине кабинасына кертми иде моңарчы.

— Утыр, йөртергә өйрән, — дип, ул миңа үзенең урынын бирде.

Мин шаккаттым. Мондый хәлне һич көтмәгән идем аңардан. Әбәкергә ни булган, әллә миңа мөнәсәбәте үзгәргәнме? Шулай да, әллә ни озак уйланып тормастан, мин ул кушканнарның барысын да эшләргә әзерләндем.

— Педальгә бас. Сцеплениене тоташтыр. Менә шулай. Хәзер әкрен генә педальне җибәр. Фрикцион рычагларын тот...

Трактор үкерә-үкерә кузгалып, җир сөреп китте. Мин шатлыгымнан тын ала алмас булдым. Берни турында уйламадым, дөньядагы бер нәрсә дә уема керерлек түгел иде. Күңелемдә бары бер генә теләк: тракторны йөртергә өйрәнү, аның механизмнарын белү теләге генә иде. Кайчаннан бирле шуңа омтылып, хыялланып йөрим бит инде! Менә хәзер куәтле машина, минем кулга буйсынып, тимер табаннарын шалтыратып үрмәли-үрмәли китеп барды. Кирәкле хәрәкәтләрне төгәл эшләү турында гына уйлап, мин үзем дә әйтерсең бер механизмга әйләндем.

Җир башында тракторны ярыйсы гына бордым шикелле. Дөрес, прицепщик булмагач, борылышта шактый чи урыннар калды калуын. Ләкин ансы әллә ни зур бәла түгел: Анархайда җир җитәрлек әле! Аның каравы мин трактор йөртергә өйрәнәм бит!

Шул рәвешчә без берничә буй әйләндек. Йөрәгем инде хәзер ул хәтле каты сикерми, мин үземне батыррак тоя башладым.

— Куркып калма, академик! Мин беравыкка гына барып киләм. Ул-бу булса, моторны сүндерерсең!.. — дип кычкырды Әбәкер колагыма.

Трактор барган шәпкә җиргә сикереп төште һәм, өс-башын каккалап, төзәтенә-төзәтенә сакманчы кыз янына китте. Кыз хәзер безгә якын гына иде. Әбәкернең ниятенә мин бары тик хәзер генә төшендем. Кабинага ул мине тикмәгә генә утыртмаган икән.

Әбәкер, бернидә дә гаме булмаган кебек, кыз белән иркенләп сөйләшеп тора. Нигә иркенләмәсен!.. Эше эшләнә, трактор якын гына, ул-бу булса, хәзер йөгереп килеп җитә.

Әбәкернең бу хәйләсе ошамады миңа. Әмма шул ук вакытта минем шатлыгым да бик зур иде — машина хәтле машинаны үзем йөртәм бит! Кызга кабинадан кул болгыйсым, берәр матур сүз әйтәсем килеп күңелем кытыкланып тора. Их, монда Әбәкер булмаса! Кызга нәрсәләр сөйләнә икән ул анда, кыз ни дип җавап кайтара икән? Кызга аның янында саграк булырга, артык ачылып китмәскә кирәк иде бит...

Кыз сарыкларын кире куып алып киткәнче, мин сәгать ярымлап трактордан төшмәдем. Мин Әбәкернең чыраеннан эше уңганлыгын сиздерерлек бернинди билге күрмәдем. Әйе, аның чыраенда гадәттәге тупаслыгыннан башка нәрсә сизелми иде.

Әбәкер:

— Бар, академик, үз урыныңа! — дип, иңемә шапылдатып сукты да авызын кыйшайтып көлгән булды.

Мин, бер сүз дәшмичә, трактордан сикереп төштем.

Кызыбыз икенче көнне дә килде. Әбәкер тагы мине кабинага утыртып, үзе кыз янына китте. Кыз монда килеп йөрмәсә яхшырак кына булыр иде. Мин тракторны ташлап китә алмыйм, шул ук вакытта бу хәлгә битараф та кала алмый идем.

«Кисәтеп куярга иде бит аны. Әбәкер белән очрашырга ярамый аңа. Ләкин кешеләрне үзара сөйләшүдән тыеп буламы соң? Кем белән эш иткәнен кеше үзе белергә тиеш...» — дип уйландым мин, кабинадан алар ягына борчулы караш ташлап.

Бу юлы кыз бик тиз китеп барды. Бу хәлгә бик сөендем мин. Кыз, артына да әйләнеп карамыйча, йөгерә-йөгерә, сарыкларын дала буйлап куып китеп бара иде. «Кичер, сөеклем, — дип күңелемнән гафу үтендем мин аннан. — Тиз китүең бик әйбәт булды. Без синең белән кабат очрашырбыз әле. Икенче тапкыр мин тракторга утырмам, синең яныңа йөгерермен. Ә хәзергә китә бир, туктама, чибәр кыз... Мин бит әле синең исемеңне дә белмим...»

Әмма мин, кабат очрашырбыз әле дип, юкка гына өметләнгәнмен икән. Шуннан соң кызыбыз бүтән күренмәде. Без аны өч көн буе икәүләп көттек. Билгеле, моны бер-беребезгә белгертмәдек. Әбәкер гадәттәгедән усалрак, тупасрак булды. Миңа тагын ачыктан-ачык дошманлык белән карый башлады. Ләкин хәзер инде мин дә үземнең нәфрәтемне яшермәдем. Мин аның ничектер кызны рәнҗеткән булырга тиешлеген аңладым, кызны ниндидер яман, әшәке нәрсәдән саклап кала алмаган сыман, үземне аның алдында гаепле хис иттем. Мөмкинлек килеп чыгу белән аны эзләп табып, бөтенесе турында ихлас күңелдән сөйләшергә кирәк дип үз-үземә сүз бирдем. Шул очрашу турында хыяллана башладым, мин аның белән очрашырга телим һәм шуңа ышана идем.

Нәкъ әнә шул көннәрдә без кырда яңгырга эләктек. Янгыр болыты бик тиз килеп җитеп, көтмәгәндә генә яварга да тотынды. Боз катыш коеп ява торган көчле дала яңгыры иде бу. Һава шаулап-гүләп тора башлады, күз ачып йомганчы җир өсте кайнап, күбекләнеп торган күлләвекләр белән капланды. Ләкин Әбәкер тракторны туктатмады. Киресенчә, ул аны кызурак чаптыра башлады, мин бозлы яңгыр астында утырсам да, миңа бер тапкыр да әйләнеп карамады.

Су сеңеп күбенгән туфрак катламнары хәзер инде төрәннән кайтарылып әйләнеп төшми. Алар сабанны каера, рам өстенә, минем аякларга менә иде. Трактор чылбырына әйләнмәслек булып балчык сыланмаса, ихтимал, Әбәкер гомумән туктамас иде әле. Шул хәлдән соң гына ул моторны сүндерде дә кабинасында җәелеп утырып тәмәке тартырга кереште, үзе янына ышыкка мине дә килеп җитәр дип уйлады, ахры. Ләкин хәзер инде минем өчен барыбер. Мин җеп бөртегемә хәтле чылангаң идем. Шуңа күрә сабаннан төшмәдем, өстемдәге тузан-пычракны яңгыр суында юдырып утыра бирдем. Яңгырдан сакларга тырышкан бердәнбер нәрсәм блокнот иде. Анда кайбер кирәкле нәрсәләр һәм укыган китапларымнан кызыклы фикерләр язып куелган иде. Блокнотны итек кунычына тыктым.

Яңгыр, кул белән алып ташлагандай, капыл гына басылып та китте. Күк йөзе шундук ачылып, төпсез саф зәңгәрлеге белән балкып тора башлады. Ул гүяки язгы юмарт ләйсән яңгыры белән юылып калган иркен дала матурлыгының һәм сафлыгының дәвамы иде. Очсыз-кырыйсыз Анархай киңлекләре тагы да киңәя, тагы да иркенәя башлаган сыман булды. Бөтен күк гөмбәзен иңләп, Анархай өстенә салават күпере сызылды. Ул дөньяның бер читеннән икенче читенә дугайланып төште дә, җир йөзендәге иң нәфис төсләрнең барчасын үзенә туплап, күк йөзендә катып калды. Мин таң калып тирә-ягыма карандым. Өрфиядәй җиңел, зәп-зәңгәр күк йөзе, җем-җем итеп торган аллы-гөлле салават күпере һәм төсе сулган әремле дала! Җир өсте бик тиз кипшереп килә, ә һавада бик биектә, канатларын киереп җәйгән килеш бер дә какмыйча-селкетмичә, бөркет әйләнеп оча. Әйтерсең, шундый биеккә ул үзе менмәгән, канатлары менгезмәгән аны, бәлки җирнең куәтле сулышы, өскә бөркелгән җылы һавасы белән бөркет югарыга ашкан иде.

Һәм шунда мин яңадан үземдә көч уянганын тойдым, минем дә рухым канат җәйде, Анархай турындагы хыялларым күңелемдә яңадан терелде. Әйе, хәзер инде мин җир өстендә нык басып торам, беркем минем хыялларымны җимерә, Анархай даласының матур киләчәгенә ышанырга комачаулык итә алмый иде. Мин шагыйрь булмасам да, мәктәптәге стена газетасында ара-тирә шигырьләрем чыккалый иде. Менә хәзер дә мин итек кунычыннан блокнотымны чыгардым да шул минутта ук күңелемә килгән беренче сүзләрне кәгазьгә төшердем:


Курдай калкуының аръягында

Тып-тын яткан аулак дала бар,—

Эссе җилләр аны киптергәннәр,

Котырынган карлы бураннар.

Мин беләмен аның киләчәген,

Ул көн якын, ул көн туачак.

Ак әремле Анархай даласы

Гөл-бакчалы бер ил булачак.


Мин бу шигырь юлларының килешсез-ипсез чыгуына борчылмадым, киресенчә, күңелемдә айкалган хисләремнең йөздән бер өлешен дә әйтеп бирә алмавыма кәефем китте. Хыялымда тойганнарымны нинди сүзләр белән чәчми-түкми әйтеп бирим икән дип баш ватып утырганда кинәт кемдер килеп, кулымнан блокнотымны тартып алды. Мин борылып карадым.

— Мәхәббәт шигырьләре чыгарасыңмы! — диде Әбәкер мыскыллы көлеп, бер читкәрәк китте. — Шигырь белән каратмакчы буласыңмы кызны?..

— Бир блокнотымны! — дип ярсып мин аның янына йөгереп килдем. — Кеше әйберсен уку яхшы түгел!

— Яхшымы, яманмы — ансын син миңа өйрәтмә! Ансын мин үзем беләм! Кит янымнан!

Мин:

— Әле алаймыни! — дидем дә трактор янына йөгереп барып, кулыма отвертка алдым.

— Сугып кара! — диде Әбәкер йодрыгы белән янап. — Мә тузга язмаган нәрсәңне, — дип ул миңа блокнотны кире кайтарды, аннары беравыктан кинәт бөтен даланы яңгыратып кешнәп көләргә тотынды. — Анархай иле, имеш! Ха-ха-ха! Җүләр дә соң син, академик! Монда менә нәкъ синең ишеләрне генә китерергә кирәк тә — дөньяның нәрсә икәнен белеп китәр идегез!.. Анархай иле, имеш! Ха-ха-ха! Үзенең нинди ил икәнен күрсәтер әле ул сиңа! Монда кыш чыгарга гына кал — бөтенләй башкача сайрый башларсың...

— Кыш чыгарга каламмы, юкмы — ансын мин син-нән сорамам! Иң элек үзең турында уйла!

— Нәрсә уйлыйм мин? — Әбәкер, караңгы чырай белән мыскыллы гына көлеп, минем өскә килә башлады. — Минем үз уем үзем белән. Мин кая барсам да, үземнекен алмый калмам. — Ул минем яннан китә башлаган иде дә нәрсәдер исенә төшеп туктады, аннары миңа якын ук килде дә тавышын кыса төшеп әйтте: —Ә син, академик, ул кыз турындагы уйларыңны башыңнан чыгарып ташла, өметләнмә... Җаныңны алырмын!

— Анысын карарбыз әле!

— Ә мин сиңа әйтәм: андый уйны башыңа да китермә!

Аныңча эшләмәгән бөтен кешегә карата ачу-нәфрәт саклап йөргән, шуның белән акылы түнгән бу йөгәнсез кешене мин хәтта кызганып та куйдым. Шуннан соң тыныч кына әйттем мин аңа:

— Олы кеше син үзең. Вакыт-вакыт дөрес сүзләр сөйлисең. Тик монысы очраклы гынадыр, сукырлыктандыр. Бер нәрсәне исеңдә тот: беркем бер кешене дә уйлаудан, теләгенә омтылудан, хыялланудан тыя алмый. Кешеләр уйлый белүләре белән хайваннан аерылалар да.

Бу сүзләремнен аңа тәэсире булгандырмы, юкмы — ансын белмим, ләкин ул ләм-мим эндәшмәде. Караңгы бер чырай белән трактор янына китте дә каты итеп пускачны әйләндереп җибәрде. Двигатель җиңел генә кабынып китте, безгә яңадан эшкә тотынырга кирәк иде...

Шул сәгатьтән соң инде мин үземнең хыялларымнан бүтән аерылмадым. Мин аларны яулап алдым, мин хыялланырга яңадан хокук алдым. Ул хыяллар, күңелемнән чыкмыйча, үзем белән бергә яши башладылар.

Кич, бөтен кеше йокларга ята башлагач, мин тирмәдән чыгып, чишмә янына киттем. Ни сәбәптәндер минем шунда барасым, ялгыз каласым килә иде.

Күк йөзе чуп-чуар йолдызлар белән тулган, алар офык буена, җиргә хәтле сибелешеп төшкәннәр. Тик шунсы гаҗәп: аларның күбесе, дөресрәге, баш турысында җемелдәшеп торганнары барысы да, нинди хикмәт беләндер, чишмә йөзенә дә сыешып беткәннәр, шушы минутта төпсез тирән булып тоелган кечерәк кенә түгәрәк бер су өстендә чагылалар. Чишмә суында алар нурланып җем-җем итеп торалар — теләсәң чүмереп ал да утлы тәңкәләр төсле җиргә чәчеп җибәр. Инеш агып яткан төштә алар, ташлы төптә чарпаланып ватыла-ватыла, су белән бергә агып китәләр. Ә су өсте уйчан гына булып тынып калган төштә исә алар күк йөзендәге шикелле үк җем-җем итеп нурланып торалар иде, шуңа күрә мин, кайвакыт дала чишмәсе нәрсәсе беләндер кеше күңеленең хыял белән тулган якты чагын, үз эченә бөтен дөньяны сыйдырырдай тирән чагын хәтерләтә, дип уйлап куйдым.

Чишмә янында мин тирә-ягымдагы дөньяны карап, тыңлап утырдым, тынып калган төнге даланы бөтен җаным-тәнем белән тоеп, күңелемә сеңдердем, аны үземчә хыялларыма төреп яңарттым. Шуларны кемгә сөйлим, кем белән уртаклашыйм икән? Маңгаенда бер тотам чәч чугы йөрткән, үзем әле исемен дә белмәгән теге кыз миңа нәкъ әнә шундый кешедер кебек тоелды. Аның ни өчен миңа шундый булып тоелуын аңлата алмыйм. Ул мине, билгеле, аңлар иде, минем күңелемә тулышкан хисләремне уртаклаша белер иде. Бәлки, беренче тапкыр мин аның белән шушы чишмә янында очрашканга, шушы чишмәгә Дөя күзе дигән исем кушканга шулай тоелгандыр.

Кайда икән ул кыз хәзер, минем үзе турында уйланып утырганымны белә микән? Озакламый без сөрәсе җирне сөреп бетерербез, шуннан соң мин аны табып, шушында чишмә янына алып килермен дә Анархай иле турында сөйләрмен. Шигырь белән түгел, юк, — я көләр үземнән! — гади сүзләр белән, гади генә итеп Анархай даласында булачак тормышны сөйләп бирермен.

Кайтырга җыенгач, йолдызлар сибелешкән күк йөзенә тагын бер тапкыр күз йөртеп чыктым. Күргән кадәресен карап туя алмый иде күзләрем. Калкулык битендә, һәрвакыттагыча, тонык бер карамчык төсле булып, килбәтсез таш сын басып тора. Мин аның менә хәзер дә, бөтен дөньяга гамьсез бер кыяфәттә, җансыз, мәгънәсез карашлы сыңар күзен каядыр еракка төбәп басып торуын күз алдыма китердем.

Ул арада ай калыкты һәм шул яктыда сөрелгән кишәрлекнең теге ягында сакланып кына хәрәкәт иткән ике шәүлә күренде. Болар җәйраннар — дала кәҗәләре иде. Кая бара икән алар? Су эчәргәдер. Җәйраннар басуның читенә үк килеп җиттеләр дә шып туктап калдылар, бик сәер булып йомшартылган, нефть һәм тимер исе аңкып торган җиргә аяк басарга батырчылык итмәделәр. Алар, ай яктысы астында беркадәр көмеш төсенә кереп, бер дә селкенмичә-кымшанмыйча, шактый озак басып тордылар. Тәкәсенең җәпле-җәпле мөгезләре бар, анасы — тәбәнәгрәк, зур күзләре караңгыда ялтырап тора иде. Анасы тәкәгә сыена төште, ансы шикелле үк, җиңел башын ялт кына күтәреп, сагаеп калды. Алар әнә шулай тып-тын булып каткан хәлдә басып тордылар. Аларның бөтен килеш-килбәте курку-сагаю һәм «Далага ни булды болай? Иске сукмак кая китте? Нинди көч җирне шулай актарып ташлады?» дип сорау галәмәтен белгертеп тора иде.

Җәйраннар барыбер басу аша узарга батырчылык итмәделәр. Кире борылдылар да тып-тын гына китеп бардылар, сыгылмалы зифа билләрендә көмештәй ай нурының моңсу шәүләсен алып киттеләр.

Җәйраннар тыныч кына китеп барсыннар дип, мин тагын бераз утырып тордым. Аннары тирмәгә кайтып, караңгыда үз урынымны эзләп таптым, байтак вакыт йоклый алмыйча яттым.

Шунда пышылдашып сөйләшкән тавыш ишеттем. Әбәкер белән Хәлифә бергә ятканнар иде. Ихтимал, моңарчы да шулай булгандыр, тик мин моны белмәгәнмен генә. Хәлифә сулкылдый-сулкылдый нәрсәләрдер әйтә иде, аның нәрсә әйткәнен ачык ишетә алмадым.

— Я, җитәр инде, булды, — дип, йокылы тавышы белән мыгырданды Әбәкер. — Менә калага кайтырбыз, шунда барысын да җайларбыз. Бер-ике көн ятып чыгарсың... Нигә бер дә юкка шулхәтле хафаланасың?

Хәлифә ачынып җавап кайтарды:

— Анысы өчен хафаланмыйм мин. Үземне үзем күралмыйм... Ни дип яратканмындыр синең ише кешене? Нәрсәгә исем киткәндер, аңламыйм... Кешеләргә берәр яхшылык эшләгәнең бармы синең? Юк бит, эт шикелле үзем тагылдым...

— Үкенмәссең. Менә эшне бетерик тә алып китәрмен.

— Юк, үкенәчәкмен. Беләм: гомер буе үкенеп яшәячәкмен. Шулай да синең белән кайтып китәм. Ялгызым калырга теләмим...

— Әкренрәк сөйләш! Якынрак кил. Ну, күптән шулай кирәк иде, юкса... Бөтен мендәрне юешләп бетергәнсең.

Мин юрганымны башымнан ук бөркәнеп яттым. Кәефемне җибәргән әлеге сүзләрнең дәвамын ишетмәс өчен, тизрәк йоклап китәсе иде.


Report Page