Дөя күзе
Чыңгыз Айтматов(1 кисәк)
Чиләгемне чишмәгә бер генә тапкыр батырып алырга өлгердем — бөтен дөньяга сөрән салып:
— Ә-әй! Академик, җаныңны алаам! — дип кычкырган аваз ишетелде.
Тынымны кыстым. Нәрсә булды икән дип тыңлап тора башладым. Минем чын исемем — Камил югыйсә, ә менә монда килгәч, миңа «академик» дигән исем тактылар. Тракторның суы беткәндер, дип уйлаган идем — шулай булып чыкты да: басуның теге башындагы трактор, йөрәккә шом салып, тынып калган иде. Минем җанымны алам дип кычкырган кеше — Әбәкер ул. Тагын акырыр-җикеренер инде, әллә нинди сүзләр әйтеп сүгәргә керешер, йодрыгы белән кизәнергә дә күп сорамас. Тракторлар икәү, ә мин — берүзем. Сыңар ат җиккән арба белән мин аларга суын да, ягулыгын да, маен да — бөтенесен дә китереп-җитештереп торырга тиешмен. Бөтен әйләнә-тирәдәге бердәнбер чишмәдән тракторлар көн саен ерагая баралар. Цистерна белән ягулык саклана торган, безнең бердәнбер кыр станыннан да ераккарак китә баралар. Аны күчермәкче булып караган идек тә, күчерергә ярамый икән — ул да судан аерыла алмый! Әбәкер исә моны белергә дә теләми: «Тракторны эштән туктатсаң, җаныңны алам, бел аны! — ди. — Ниндидер җебегән бер студент кисәге аркасында вакыт әрәм итәр өчен җык чигеп җир сөрергә килмәгән монда!» — ди.
Ә мин бернинди студент та түгел әле. Институтка керергә уйлаганым да булмады. Мәктәпне тәмамлагач та монда, Анаркайга килдем. Безне бирегә эшкә җибәргән чакта җыелышта әйттеләр: янәсе, без, ягъни мин дә, «чирәм җирне буйсындыручы каһарманнар, яңа җирләр яулап алучы беренче батырлар». Әнә кем идем мин башта. Ә хәзер кем? Әйтергә дә оят: «академик». Андый кушаматны шул Әбәкер кушты миңа. Үзем дә гаепле инде. Эчемдәге — тышымда, сабый бала шикелле, ни хыяллансам, шуны кычкырып әйтеп бирәм, кешеләр үземнән көләләр аннары. Монда минем үземнән бигрәк, безнең, тарих укытучысы Аллаяров гаепле икәнен белмиләр. Туган якны өйрәнүче ул! Аның сөйләгәннәрен авыз ачып тыңлавым аркасында әнә шундый хәлгә төштем дә инде мин...
Мичкәне тутырып та җиткермичә, чокырдан менеп, юлга чыктым. Дөресен генә әйткәндә, монда моңарчы юл дигән нәрсәнең әсәре дә булмаган. Арбам белән мин салдым аны.
Трактор зур кара басуның теге башында туктап калган. Ә трактор өстендә—кабинада — Әбәкер утырып тора. Ул, йодрыгын селкә-селкә, әле һаман әллә нинди сүзләр әйтеп сүгенә, мине тирги, мине хурлый.
Мин атка сугып алдым. Мичкәдәге су чайпалып аркама түгелә башлады, шуңа да карамастан, атны куып чаптырырга керештем.
Монда мин үзем килдем, үз теләгем белән. Мине берәү дә килергә мәҗбүр итмәде. Башкалар Казакстанга, газеталарда языла торган чын чирәм җирләргә киттеләр. Ә Анархайга мин бер үзем килдем. Биредә әле беренче яз гына эшкә керештеләр, анда да нибары ике генә трактор эшли. Былтыр агроном Сорокин — монда бөтенебезгә баш кеше ул — кечерәк бер басуда богара арпасы үстереп караган. Уңышы ярыйсы ук яхшы булган, диләр. Киләчәктә дә шундый уңыш алып булса, Анархай даласында терлекләргә азык мәсьәләсен, бәлки, хәл итеп булыр, диләр.
Хәзергә исә алдыңа-артыңа каранып кына эш итәргә туры килә. Җәй көне бик эссе, коры була шул Анархай даласы: хәтта чәнечкеле таш-тикән үләне дә тамырына хәтле кибеп корый. Көз көне бирегә кыш чыгарга мал-туарларын куып китерүче колхозлар да хәзергә ашлык чәчүдән тыелып торалар; карап-карыйк: башкаларның ничек килеп чыгар, янәсе... Шуңа күрә без монда бармак белән санарлык кына: ике тракторчы, ике прицепщик, пешекче хатын, мин — су ташучы һәм агроном Сорокин. Чирәм җир буйсындыручыларның бөтен армиясе менә шул. Безнең монда эшләгәнне дөньяда берәр кеше белә микән, хәер, без үзебез дә дөньядан хәбәрсез яшибез, әллә нидә бер Сорокин гына берәр яңалык алып килә. Ул, атка атланып, күрше тугайдагы чабаннар янына барып кайта, шунда рация буенча начальство белән талаша, отчет өчен мәгълүматлар тапшыра.
Алай икә-ән, ә мин тагын, чирәм җир булгач, эшләр бик зурдан купкандыр дип уйлаган идем! Хәер, һаман да шул тарихчыбыз Аллаяров гаепле. Без мәктәп малайларын кызыктырып, Анархай турында ниләр генә сөйләми иде ул: «Курдай калкулыгыннан җәелеп китеп, Балхаш күленең куе камышлыкларына чаклы сузылган, гасырлар буена кеше кулы тимәгән, аксыл-зәңгәрсу әремле гүзәл дала! Риваятьләрдә әйтелүенчә, борын заманнарда Анархай калкулыклары арасында адашып көтү-көтү атлар югала торган булган һәм шуннан сон анда шактый озак вакытлар буена кыргыйлашкан ат көтүләре йөргән. Анархай ул узган заманнарның телсез шаһиты, бик зур сугышлар мәйданы, күчмә кабиләләрнең туган бишеге. Безнең көннәрдә исә Анархай даласы иң бай күчмә терлекчелек төбәгенә әйләнәчәк...» һәм башкалар, һәм башкалар...
Ул чагында Анархайны картадан каравы гына ансат булган икән, ул анда уч төбе хәтле генә. Ә хәзер? Хәзер иртә таңнан торып ат җигәм дә, шушы каһәр төшкән су мичкәсе белән дырык-дырык тик йөри бирәм. Кич җиткәч, атны көч-хәл белән туарып, алдына пресслаган печән салам (ул печәнне бирегә машина белән китерделәр). Шуннан соң, бернинди аппетитсыз, безнең Әлдәй биргән ашны ашыйм да тирмәгә кереп, үлгән кебек йокыга талам.
Анархайның әремле гүзәл дала булуы чыннан да хак. Биредә аның матурлыгына сәгатьләр буе сокланып карап йөрерсең, тик вакыт кына юк.
Барысына да түзәр идем, тик бер нәрсәгә аптырыйм: Әбәкергә минем нәрсәм ошамый, ни өчен мине шулхәтле дошман күрә ул? Әгәр мин монда үземне ниләр көткәнен белгән булсам... Мин теләсә нинди табигать авырлыкларына да түзәргә әзер идем. Мин бит монда кунакка дип килмәдем. Ә менә бирегә килгәч бергә эшлисе һәм бергә яшисе кешеләр турында ни өчендер бөтенләй искә дә алмаганмын. Бөтен җирдә дә кешеләр бертөследер дип уйлаганмын...
Бирегә мин машина белән ике тәүлек килдем. Миңем белән бергә машина әржәсендә су ташый торган шушы арба да килде. Ул чагында мин, бу арба аркасында газап чигәрмен дип уема да китермәгән идем.
Мин бит монда прицепщик булып эшләргә дип килмәдем. Язын трактор янында эшләп йөрермен дә, өйрәнеп, үзем дә тракторчы булып китәрмен, дип уйлаган идем. Районда миңа шулай дип әйткәннәр иде. Әнә шул хыял белән мин Анархайга киттем. Монда килгәч шуны белдем: прицепщиклар бар икән, ә мин су ташучы итеп җибәрелгәнмен, янәсе. Миңа, билгеле, бу эштән шундук баш тартырга, кире кайтып китәргә кирәк булган. Минем бит гомеремдә дә камыт, тәртәләр белән эш иткәнем юк. Гомумән, беркайда да эшләгәнем юк әле, өмә көннәрне шикәр заводына барып, әнигә булышкалаганым гына бар. Әти фронтта үлеп калган. Мин аны белмим дә. Шулай итеп, мин үзем эшләп яшәргә уйлаган идем... Барыбер миңа шундук кире кайтып китәргә кирәк булган. Уңайсызландым шул. Киткән чакта җыелышта күпме шау-шу булды! Әнинең мине җибәрәсе килмәде, ул мине врач итәргә хыяллана иде. Ләкин мин үз сүземдә тордым, әнине ризалаттым — ярдәм итеп торырмын, дидем. Китәргә үзем ашкындым. Шундук әйләнеп кайтсам, ни бит белән кешеләр күзенә күренермен, янәсе. Шулай итеп, су ташучы булырга туры килде. Ләкин минем шушы хәлгә төшүемнең сәбәбе ул түгел.
Юлда, машина кузовына басып барганда, мин исем китеп, сокланып карап бардым: менә нинди икән ул дастанндрда җырланган борынгы Анархай! Еракта чак-чак кына зәңгәрсу томан белән өртелгән дала өсте ямь-яшел булып яшәреп килә, аның калкурак сыртлары арасына китеп югалган беленер-беленмәс юл буйлап безнең машина җил кебек очып бара. Җиргә әле кар сулары сеңеп бетмәгән. Шулай да дымлы һавадан аксыл-зәңгәрсу Анархай әременең әчкелтем исе сизелә башлаган инде - былтыргы корып сынган сабаклары төбендәге тамырыннан яшь әрем шытып чыккан. Каршыга искән җил белән иркен дала чыңы һәм язгы бер сафлык ургылып килә сыман. Без гүяки офыкка җитәргә ашыгабыз, ә офык ерактагы калкулыкларның язгы кар сулары белән юылган тигез итәкләре буйлап һаман саен бездән китә бара, сыртлыкларны узган саен Анархай даласының яңадан-яңа киңлекләре ачыла бара.
Шул чагында гүяки мин үткән заманнарның авазларын ишетәм сыман тоелды. Меңәрләгән ат тоякларыннан җир гөрселдәп, тетрәп тора, имеш. Кулларына сөңге, әләм тоткан күчмә кабиләләрнең атлы гаскәре, һай-һулап, акырып-үкереп, диңгез дулкыны шикелле җәелеп китә. Күз алдымнан коточкыч дәһшәтле сугыш-кырылыш тамашалары узып китә. Тимер кораллар чак-чок итә, кешеләр кычкыра, атлар тибешәләр, тешләшәләр. Кайнап торган шушы сугыш мәхшәре эчендә кайдадыр мин үзем дә йөрим, имеш... Ләкин сугышлар тына, һәм язгы Анархан өстендә ак тирмәләр калкып чыга, җәйләүләр өстеннән кизәк төтене күтәрелә, тирә-юньдә ат, сарык көтүләре утлап йөри, кыңгырауларын чыңлатып, кайлардандыр килгән, кайларгадыр юл тотучы дөя кәрваннары узып бара...
Сузып кычкырткан паровоз тавышы мине хыялларымнан айнытып җибәрде. Вагоннар өстенә куе төтен бөркә-бөркә паровоз китеп бара, гүяки койрыгын җилгә сузып, ялларын җилфердәтеп аргамак ат чаба иде. Ерактан әнә шулай тоелды ул миңа. Поезд исә һаман кечерәя-кечерәя, кара бер сызык шикелле генә булып калды да аннары бөтенләй күздән югалды.
Без ерак дала эчендә яткан бер разъезд янында тимер юлны аркылы чыктык та юлыбызны дәвам иттердек...
Монда килгәннең беренче көнендә үк мин үземне үзем фаш иттем. Юлда килгәндәге хыялларымнан айнып җитмәгән булганмын, күрәсең, кыр станыннан бер читтәрәк, калкулыкта, борынгы бер таш пот тора иде. Тупас кына итеп чокылган соры гранит ташы, җир эченә шактый иңеп, мәгънәсез, җансыз карашын еракка төбәп, сакка баскан кебек, гасырлар буе шушында торган. Аның җил-яңгырдан ашалып чокырайган уң күзе агып чыккан сыман, буш кебек; авыр кабагын йома төшеп, күзен усал итеп кыскан шикелле. Шактый озак карап тордым мин бу таш сынны, аннары тирмә янына кайттым да Сорокиннан:
— Ничек уйлыйсыз сез, иптәш агроном, бу сынны монда кемнәр куйган булуы ихтимал? — дип сорадым.
Сорокин каядыр китәргә җыена иде. Ияренә атлана-атлана:
— Калмыклар булса кирәк, — ип җавап бирде дә китеп барды.
Шуның белән тынычланып калган булсамчы! Юк шул! Шайтан котыртты диярсең — әле юньләп танышып та өлгермәгән тракторчылар белән прицепщиклар алдында сөйләнергә керештем:
— Юк, бигүк дөрес түгел. Калмыклар монда унҗиденче йөздә генә булганнар. Ә бу кабер ташы уникенче гасырныкы. Бу таш сынны монголлар көнбатышка яу белән барганда куйган булырга тиешләр. Без кыргызлар да бирегә, Тянь-Шань төбәгенә, Енисей буеннан алар белән бергә килгәнбез. Безгә хәтле монда кыпчак кабиләләре яшәгән, аларга хәтле — кызыл чәчле, зәңгәр күзле кешеләр.
Мин тарих эченә тагы да тирәнгәрәк керәсе идем дә, шул вакыт трактор янында басып торган комбинезонлы бер кеше сүземнән бүлдерде. Әбәкер иде ул.
— Әй, сабый! — дип, маңгай астыннан гына миңа ачулы караш ташлады. — Бик укымышлы егет икәнсең. Бар әле, тирмәдән тавотлы шприцны алып кил әле.
Тавотлы шприц урынына мин ялгыш солидоллыны китергәнмен.
Әбәкер миңа кызыл кан тамырлары беленеп торган усал күзе белән кырын гына карап, мыскыллы бер тавыш белән:
— Их син, академик! Без наданнарга лекция укыган буласың тагын, ә үзең атны дөядән аера алмыйсың, — диде.
«Академик» дигән кушамат әнә шуннан китте инде.
Менә хәзер дә мин сулы мичкә белән аның янына якынлашып киләм, ә ул һаман ярсуыннан тыела алмый, сөргән җиргә бата-бата, миңа каршы йөгерә.
— Нигә өстерәләсең гарип бет шикелле! Күпме көтәргә мөмкин сине? Буып үтерәм бит, көчек, дөньяда бер маңка академик азрак булыр.
Мин, бер сүз эндәшмичә, трактор янына барам. Нәрсә дип акланыйм инде? Трактор минем аркада туктаган ич, анысы факт. Ярый әле, прицепщик Хәлифә мине яклап арага керә:
— Тукта инде, Әбәкер, тынычлан! — ди. — Акырып-җикереп кенә файда юк. Күр әнә: болай да төсе калмаган мескеннең, суырылып беткән. — Шулай дип, Хәлифә минем калтыранган кулларымнан чиләкне алып, радиаторга су сала. — Болай да бик тырыша инде ул. Күр әнә: бөтен өсте манма тир — сыгып алырлык булган...
— Анда минем ни эшем бар! Өйләрендә китабын укып кына ятсын иде, — ди Әбәкер чәпчеп.
— Я, тукта инде, — ди Хәлифә аны тынычландырмакчы булып. — Үзеңдә усаллык та бар соң! Алай яхшы түгел, Әбәкер.
— Моның ишеләргә һәммәсен дә гафу итеп торсаң — дөньяда яшәрлегең калмас. Планны бит синнән түгел, миннән сорыйлар. Шушы укымышлы сарык мине пычаксыз суйганын беләмени алар!
Каныкты бит минем шул укымышлы булуыма. Нигә укып йөргәнмендер, тарихчы Аллаяров каян килеп чыккандыр минем башка бәлагә?
Мин моннан тизрәк китеп барырга тырышам. Мине басуның теге башында да көтеп торалар бит әле. Анда — Садабәк дигән тракторчы, өлкән яшьтәге, бик җитди кеше, ачуланса да, кычкырынмый-жикеренми.
Артта гөрелдәп мотор кабынды. Әбәкернең тракторы урыныннан кузгалып китте. Мин дә җиңел сулап куйдым, тирләгән-юеш фуфайка эчендә тәнем чирап китте. Нигә шундый әшәке, явыз булып туган бу Әбәкер? Әллә ни карт та түгел бит әле, яше утыздан гына узгандыр. Дөрес анысы: бераз авыр чырайлырак, яңак сөякләре калкып тора, куллары келәшчә шикелле эләктереп кенә ала, шулай да килбәтле кеше үзе. Ә менә күзләре әшәке, яман итеп карый. Берни булса, күзләрен шундук кан баса, андый чакта инде сак бул — аны-моны уйлап тормый ул.
Әле күптән түгел бездә бер хәл булды. Киченнән яңгыр ява башлап, төне буе сибәләде, әллә нинди күңелсезлек, моңсулык таратып шыбыр-шыбыр яуды да яуды, киезләрне күбендереп, тирмә өстеннән акты. Яңгыр икенче көнне иртән дә басылмады. Без тирмәдә эшсез интегеп ятабыз. Агроном Сорокин каядыр киткән — яңгырда да эше муеннан аның. Ул бит терлекчелек өчен дә җаваплы, шуңа күрә бер минут та ял юк аңа, көннәр буе ат өстеннән төшми.
Яңгыр бераз басыла төшкәч, Садабәкнең энесе прицепщик Әсәркәп тә, минем атны иярләп, каядыр чабаннар янына китеп барды. Әлдәй белән Хәлифә, чиләк алып, чишмәгә суга киттеләр. Тирмәдә без өчәү генә — Әбәкер, Садабәк һәм мин — калдык.
һәркайсыбыз, сүзсез һәм кәефсез бер хәлдә, үз эше белән мәшгуль. Әбәкер, аякларын сузып, ята төшебрәк утырган да тәмәке тарта. Садабәк, астына ияр киезе салып, учак янына утырган, кулында без белән сумалалы җеп — тишек итеген ямый. Мин, почмакка сыенып кына, китап укыйм.
Тирмә эче юеш, күңелсез. Яңгыр суы сеңгән киезләрдән әшәке сарык исе аңкый. Өстән чәй төсле сары, эре тамчылар тама. Тышта исә яңгыр әле һаман шыбырдый, җыелган сулар өстенә чыптырдап ява.
Әбәкер авызын ачып иснәде, буыннарын шытыр-шытыр китереп киерелде, аннары күзләрен йомды да, карамый-нитми генә, тәмәке төпчеген ыргытып җибәрде. Төпчек киез читенә барын төште, һәм шундук киез йоны көеп төти дә башлады. Садабәк төпчекне алып көлгә ташлады.
— Абайлабрак кылан. Торырга иренәсеңмени? — диде ул, җебен суыра-суыра.
Әбәкер бер дә исе китмәгән кыяфәт белән башын калкытты да:
— Ә нәрсә булган? — диде.
— Киез яна башлады.
— Харап та зур байлык икән! — дип Әбәкер авызын ерып көлеп куйды. — Тишек итегеңне ямыйсыңмы? Яма, яма, сиңа шуннан артыгы кирәкми дә.
— Эш байлыкта түгел, син бит монда ялгыз башың яшәмисең, үз өеңдә түгел.
— Үз өем түгел икәнен беләм! Үз өемдә булсам, мин синең белән сөйләшеп тә тормас идем. Аңладыңмы, күн ыштанлы гыйбад? Шушы каторга җирендә интегеп ятсын дип ходай каргагандыр мине. Син һәм синең хатының ише җүләрләргә генә ярый торган урын бу Анархай!
Садабәк каты итеп җебен тартып җибәргән иде — кулындагы безе, ычкынып китеп, баш артына очты. Усал ачу белән Әбәкергә озак кына карап торды да, бер кулына күн итеген, икенчесенә скрипка кылы шикелле тартылган җебен тоткан килеш, дәһшәтле кыяфәттә алга таба талпынып куйды.
— Яхшы, мин җүләр булыйм, минем белән бергә килеп, сезнең барыгызны да ашатучы хатыным да исәр булсын! — диде ул мышнап сулый-сулый. — Анархайга килгәннәрнең калган барысы да каторжаннармыни, синеңчә? Син китердеңмени монда аларны? Шулаймы, әйт, эт җан! — дип кычкырып җибәрде Садабәк һәм, уң кулы белән дагалы итеген балтырыннан тотып, сикереп торды.
Әбәкер, тиз генә үрелеп, бер читтәрәк яткан гайка ачкычын алды да Садабәкнең сукканын көтеп муенын җыерды.
Мин тәмам куркуга төштем. Бик яман хәл иде бу. Бер-берен үтерүләре ихтимал иде.
— Кирәкми, Әбәкер! Суга күрмә! — дип яннарына йөгереп бардым. Аяк асларында бутала-бутала: — Кирәкми, Садабәк, бәйләнешмәгез! — дип ялындым.
Садабәк мине бер читкә этеп җибәрде, һәм шуннан соң алар, сугышырга җыенган ике юлбарыс шикелле, күзгә-күз терәп, тирмә эчендә әйләнеп йөри башладылар. Аннары икесе берьюлы сикерделәр дә, гайка ачкычы Садабәкнең башы яныннан ук сызгырып узды. Садабәк соңгы мизгелдә башын читкә алып өлгерде һәм ачкычны ике куллап тотып алды. Ләкин Әбәкер таза иде шул. Ул дошманын егып, өстенә ятты. Шуннан соң алар көчәнә-көчәнә, сүгенә-сүгенә идәндә әүмәкләшергә керештеләр. Мин алар янына йөгереп килдем дә бөтен гәүдәм белән Әбәкер кулыннан төшкән ачкычка ташландым һәм, аны эләктереп алып, тирмәдән тиз генә чыгып киттем.
Судан кайтып килгән хатыннарны күреп:
— Әлдәй! Хәлифә! Тизрәк булыгыз! Сугышалар! Үтерешәләр... — дип кычкырдым.
Хатыннар чиләкләрен җиргә куйдылар да миңа таба йөгерделәр. Без тирмәгә килеп кергәндә Садабәк белән Әбәкер әле һаман җирдә әүмәкләшеп яталар иде. Без тарта-йолка аларны көчкә аердык. Садабәк белән Әбәкернең киемнәре умырылып, үзләре канга батып беткән иде. Әлдәй ирен тирмәдән алып чыга башлауга, Әбәкер Хәлифәнең кочагыннан ычкынды да кычкырына-яный башлады:
— Кара аны, аксак эт! Каршыма тезләнеп гафу сорарсың әле, бетле хәерче, Әбәкернең кем икәнен белерсең әле!
Тәбәнәк кенә буйлы, ябык, юка гәүдәле Әлдәй Әбәкернең каршына килде дә туп-туры күзенә карап әйтте:
— Кулыңны гына тидереп кара! Күзеңне тырмап чыгарырмын! Үзеңне үзең дә танымассың аннары!
Садабәк сабыр гына бер хәлдә хатынын кулыннан җитәкләде дә:
— Ярар, куй, Әлдәй. Сүзеңне әрәм итмә шуңа... — диде.
Ул арада мин тирмәдән чыгып, ызгыш вакытында ташлаган гайка ачкычын эзләп таптым, тирмәдән ераграк китеп, ачкычны таш сын янына күмеп куйдым. Шуннан соң җиргә утырдым да елап җибәрдем. Бөтен гәүдәм калтырана-калтырана, үксеп-үксеп еладым. Минем елаганымны беркем күрмәде, ни өчен шулай елаганымны үзем дә аңламадым. Янымдагы таш сын гына, минем кайгы-хәсрәтемә колак салган сыман, караеп торган буш күз чокыры белән усал итеп миңа карый шикелле иде. Тирә-якта арып-талып, тынып калган томанлы юеш дала җәелеп ята. Аның мәңгелектән килгән тирән тынлыгын шылт иткән тавыш та бозмый, бары тик мин генә күзләремне уа-уа сулыгып куйгалыйм. Шунда мин бик озак утырдым, кич җитеп, тәмам караңгы төшкәнче утырдым...
Менә шулай яшим инде мин аксыл-зәңгәрсу әремле гүзәл далада... Бөтен көчемне куеп тырышсам да, һаман әле эшнең җаена төшенеп җитә алганым юк. Менә әле тагын миңа Әбәкердән эләкте. Алга таба нишләргә инде — һич белгән юк. Ләкин күңелне төшерергә дә ярамый. Баскан җиреңдә нык торырга, аяктан егылганчы торырга кирәк.
— Әйдәле, бахбай, кызурак атла! Борын салындырырга ярамый безгә, кичеккәнне эш көтми...