Дөя күзе
Чыңгыз Айтматов(5 кисәк)
Кояш көннән-көн катырак кыздыра бара. Сорокин да безнең янга ешрак килә башлады. Вакыт аз калып бара, җир кибә — ашыгырга кирәк иде. Безнең тагын биш көнлек сөрәсе җир бар, чәчүчеләрнең дә эше шул чама иде.
Сорокин әйтә, көзгә туңга сөрәчәкбез, ә киләсе елда бирегә бик күп тракторлар китереп, РТС оештырачаклар, ди.
Сорокинның барысы да исәпләнгән. Ул бертуктаусыз далада, аның тугайларында, чокыр-чакырларында, үзәннәрендә йөри. Ул даланы белә дию генә аз — ул бөтен даланы күңеленә сеңдергән, аның соңгы ком бөртегенә хәтле тикшергән-өйрәнгән ул.
Авыр кышларны еш кына Анархайга машина һәм самолетлар белән терлек азыгы ташыйлар иде. Хәзер инде мондый эшне туктатырга вакыт. Сорокин моңа ничек ирешергә кирәклеген дә белә.
Без Әбәкер белән кара төн җиткәнче җир сөрәбез.
Шунда кырда гына кунып калабыз да таң ату белән яңадан тотынабыз. Эш шулхәтле авыр — Әбәкер мине бөтенләй борчымас булды. Ул миңа бөтенләй игътибар итми, мине бар дип тә белми кебек. Шулай да эчендә яшертен бер дошманлык асраганы караңгы чыраеннан сизелеп тора. Ләкин миңа аннан бернинди дә зарар юк. Мин үз эшемне эшлим, үз хыялларым белән яши бирәм! Мин чабаннар янына, калкулык артындагы тугайга барып, маңгаенда чәч чугы йөрткән теге кызны эзләп табасы көнемне көтәм.
Бу көннәрдә без зур яңа бер кишәрлек сөрә башладык. Үзең яраткан, җанга канәгатьлек бирә торган эш белән шөгыльләнгәндә яңага керешү һәрвакыт күңелле бит ул. Мин әле мәктәптә укыган чагымда ук өр-яңа дәфтәрнең чиста битенә яңа юлдан язып китәргә ярата торган идем. Иртән беркем аяк басмаган яңа кар өстенә эз төшереп йөгереп йөрергә, яз көне тау итәкләренә барып, әле беркем күреп өлгермәгән беренче тюльпаннарны җыярга ярата идем. Беренче булуның яңалыгы, сафлыгы белән күңелне кызыктыра, дәртләндерә торган үзенә бертөрле хикмәте бар. Биредә, Анархайда, кеше кулы тимәгән кырдагы беренче буразна минем өчен кәгазь битендәге беренче юл, кеше аяк басмаган яңа кар һәм кеше күреп өлгермәгән тюльпан чәчкәсе сыман иде.
Мин менә сабан өстендә үземнән астагы төрәннәрнең беренче буразнаны ничек ярганын карап барам. Күзне чагылдырырлык булып шомарган, ялтырап торган төрәннәр җирне кисеп кереп, туфрак катламнарын җиңел генә, йомшак кына итеп кайтарып салып баралар.
Кырый төрән астында кинәт, дулкын өстендә балык атылган кебек, нәрсәдер ялтырап китте, төрән көзгесендә ут шикелле чагылып алды да шундук буразна эченә кереп югалды. Мин сабан өстеннән ялт кына сикереп төштем дә шул турыга йөгереп барып, җир астыннан авыр, озынча металл кисәге тартып чыгардым. Бик матур, соклангыч бер нәрсә иде бу — мин шатлыгымнан кулларымны өскә күтәрдем дә:
— Алтын! — дип кычкырып җибәрдем.
Әбәкер минем тавышка борылып карады, аннары тракторны туктатты да җиргә сикереп төште.
— Нәрсә таптың?
— Алтын таптым! Менә, Әбәкер, алтын бу!
Әбәкер миңа таба атлады — әкрен генә килә башлаган иде, ашыга-ашыга атларга кереште. Мин әлеге алтын — сары матур әйберне учыма салып, аңа суздым.
— Яле! — дип, Әбәкер шикләнгән бер төс белән табышны кулына алды да җиңенә ышкыштыргалап карарга кереште. — Каян килсен монда алтын? — дип сөйләнеп куйды буылган бер тавыш белән, үзенең, кинәт куркып калган кешенеке шикелле, йөзе агарынып китте. — Булмас, — дип көчәнеп кенә елмайган итте, тырнагы белән ярыклардагы балчыкны кыргалап карады һәм шуннан соң, минем күзгә карамаска тырышып, сизелеп торган ризасыз бер төс белән, металл кисәген миңа кире кайтарды.
— Ә нигә булмасын! — дип каршы төштем мин кайнарланып. — Менә кара — нинди авыр, сигез йөз грамм чамасы бардыр. Уникенче гасырда монда монголлар яшәгән, ә бирегә килгәнче алар Кытайны басып алганнар, аннан бик күп алтын алып киткәннәр. Әнә шулай моның бирегә эләгүе бик ихтимал! — Мин табышымның алтын булуын бик теләгәнгә күрә шулай дип сөйләндем. Шул теләк белән мавыгып китеп, үз хыялымнан өстәп сөйләргә керештем, сүземнең хаклыгына үз-үземне дә, шаккатып калган Әбәкерне дә ышандырасым килде. — Беләсеңме, җир астында ничә гасыр буе яткан ул? Башка металл булса, ул әллә кайчан күгәреп-череп беткән булыр иде инде, ә моңа берни булмаган, чөнки саф алтын ул. Монда, Анархайда, элекке заманнарда күчмә кабиләләр очрашканнар. Беләсеңме, нинди каты сугышлар булган монда! Ул заманнарда хан кылычларының сабын алтыннан коя торган булганнар. Шушы алтын кисәге әнә шул хан кылычының сабы инде. Менә тотып карале, — күрәсеңме, тотарга нинди җайлы.
Әбәкер металл кисәген алып, авырлыгын чамалап карады.
— Алтын булмаса да, белә торган кешеләргә күрсәтергә кирәк, кызык өчен! — дип, әлеге әйберне кесәсенә салды. — Сабан өстеннән аны төшереп калдыруың бар. Миндә торсын.
— Ярый алайса, — дидем мин.
Әбәкер, авыраеп киткән кесәсен сыйпаштыра-сыйпаштыра, тракторга таба атлады.
Кузгалып киттек. Мин табышымны укытучым Аллаяровка истәлеккә илтермен, дип уйлана башладым. Анарда андый әйберләр байтак җыелган инде. Әлбәттә, минем табышка бәйләп, ул берәр кызык нәрсә сөйләми калмас.
Шуннан соң инде мин арый башладым, алтынны оныттым. Тракторның тигезле-тигезсез йөрүе тәмам хәлдән тайдырды. Әбәкер машинаны бик сәер йөртә: әле, нидер булган кебек, тракторны әкренәйтә, әле, моторны колак тондыргыч дәрәҗәдә үкертеп, капыл гына йолкып алып китә. Трактор торбасыннан бөркелеп кара төтен чыга да болганчык сөрем болыты булып басу өстенә җәелә, сабан, төрәннәр астына килеп тула иде.
Шул рәвешчә без кичкә хәтле эшләдек. Кояш баеса да, якты иде әле. Әбәкер кабина эченнән башын борып кына, берничә тапкыр миңа күз салды, карашы әллә ничек сәер, тынычсыз иде. Ниһаять, ул тракторны туктатты.
— Кил әле монда! — дип миңа кул изәде.
Мин кабинага мендем. Әбәкернең чырае көл кебек агарган, үзе каушап калган шикелле, күзләре елт-елт йөреп тора иде. Ул, маңгаендагы тирләрен сөртә-сөртә, мотор тавышы аша әйтте:
— Кычкырырлык хәлем булмады. Син бар, рычагларны ныгытып куй да, бераз үзең йөртерсең. Мин авырып торам, кәеф юк. Һавада йөрсәм, бәлки, бераз җиңеләеп китәр... .
— Бар, бар! — дидем мин.
Мин сабан янына барып кире килгәндә, Әбәкер инде җиргә төшкән иде. Аның әллә ничек бөтенләй төсе киткән, алмаштырып куйган кебек иде. Ул, бөкрәя төшеп, бер сүз әйтми генә, читкә китеп барды.
«Авыруы каты, ахры. Эче авыртадыр, әнә ничек бөгелеп төшкән», — дип уйландым мин һәм тизлекне тоташтырып, тракторны кузгатып алып киттем.
Трактор тигез генә көчәнеп тартып китте. Менә ул тагын миңа буйсынды. Бу юлы да мин, машина йөртүнең бөтен кагыйдәсен төгәл үтәргә тырышып, дулкынлана башладым. Җир башына җиткәч, борылып, кире киттем. Җир өстенә кичке эңгер караңгысы иңеп килә, салкын төшә башлаган иде. «Тагы ике әйләнәм, фараларны кабызырга кирәк», — дип уйландым алдыма карап. Алда, сөзәк кашлак буйлап, кемдер тиз-тиз китеп бара иде, чокырга җитүгә, әлеге кеше аска төшеп, күздән югалды. Мин аның аркасын гына күреп калдым. Әбәкер иде ул. Ни булган аңа? Кая йөгерде ул? Берәр нәрсә күргәндер я. Кыр уртасына җиткәч, мин кабинадан башымны чыгарып, үрелебрәк карадым, ләкин Әбәкерне күрмәдем. Кая китеп югалды ул? Авыру ич үзе. Гаҗәп, мин тракторны туктатып, моторны әкренрәк хәрәкәткә куйдым.
— Әбәке-ер! Әбәке-ер! — дип кычкырып карадым.
Ул җавап кайтармады. Шуннан соң мин, тавыш биргәне ишетелсен дип, моторны бөтенләй сүндердем.
— Әбәке-ер! Кайда син? Җавап бир! — дип кычкырдым мин далага карап.
Әмма эңгер караңгысына күмелеп барган чокыр ярлары каршы җавап кайтармадылар.
Әгәр аның хәле бик начарланып киткән булса? Мин аны бөгәрләнеп җирдә яткан итеп күз алдыма китердем. Трактордан сикереп төштем дә шунда чаптым. Чокырның теге ягына чыктым, тирә-якка карандым. Беркем юк. Кашлак өстенә йөгереп менгәч, үзәнлек буйлап китеп барган Әбәкерне күрдем. Шактый ерак киткән иде инде ул.
— Әбәкер! Кая барасың? — дип кычкырдым, ләкин ул әйләнеп карамады, бераздан инде, кинәт җир упкан шикелле, бөтенләй күздән югалды.
Мин беравык басып тордым да кыяр-кыймас кына , кире борылдым. Күктә, тонык бер тап төсле булып, соңгы шәфәкъ яктысы да сүнеп бара. Калкулар һәм үзәннәр өстенә моңсу караңгылык иңеп килә иде.
Нишләргә белмичә аптырап калган хәлдә кире кайттым. Бу моңсу, аулак бер тынлык кинәт миңа әллә нинди сәер булып тоелды. Гүяки дала минем аяк атлаганымны, ниләр уйлаганымны ишетеп-тыңлап тора сыман иде. Ә мин Әбәкер турында уйланып кайта идем. Мин бу җирләрдә чынлыкта ниләр булганын сөйләгән чакта, ул мине мыскыллап көлде, миңа ышанмады. Ә хәзер, әлеге алтын кисәгенә бәйләп үз хыялымнан өстәп тә сөйләгәч, тәмам башын-акылын җуйды... Юк. Андыйлар башларын җуймыйлар! Ул аны инде күптән уйлап куйган булган, күрәсең, хәтта шул турыда сөйләнгәли дә иде, тик ул Сорокинны куркыткан шикелле генә эшли иде моны. Ул бит мондагы бөтен кешене дошман күрә иде, бөтенесе белән талашып, сугышып бетте. Ә Хәлифә? Әбәкернең бигрәк тә шуннан котыласы килгәндер. Ни шайтаныма кирәк Әбәкергә ул йөкле хатын? Шулай да получка алырга бер атна калганда качып китмәс иде әле. Ә болай аңа нәрсә — кичә генә шактый күп акча алды, акчасын ул беркайчан да тирмәдә калдырмый, үзе белән йөртә, димәк, ул бушка бик аз, бер генә көн эшләгән, өстәвенә әлеге табылдык әйбер алтын булып чыкса...
Хәлифә тавышына уйларым бүленеп калды:
— Әбәке-ер! Камил! Сез кайда? — дип кычкырды ул.
Хәлифә безгә, төнлә эшләү өчен, бидоннар белән су китергән иде.
— Кая китеп югалдыгыз? Куркып беттем. Көтәм, көтәм сезне, трактор тора, ә үзегез юк! — дип, Хәлифә борчылып каршы алды мине.
Ни дип җавап бирим инде мин аңа? Дөресен әйтеп бирдем:
— Әбәкер китте. Эшен ташлап китте, — дидем.
— Ә... ник... ни өчен? — дип сорады Хәлифә тотлыга-тотлыга.
— Белмим.
Алтын турында әйтмәдем, Әбәкер өчен уңайсызландым.
— Китте алайса?.. — Шулай дигәч, Хәлифә беравык сүзсез торды, аннары арбадан бидонны йолкып алды да дөңк иттереп җиргә утыртты. Нәрсә дияргә дә белмәгән кебек:
— Ник ташыйм соң әле мин бу суны? дип сөйләнде.
Мин бидонны радиатор янына алып киттем, ә Хәлифә йөзе белән кабинага капланды да елап җибәрде.
Мин аптырап калдым. Аны ни дип юатырга да белмәдем. Хәлифәгә таба борылып:
— Бәлки, кире кайтыр, — дигән булдым.
Ул үкси-үкси:
— Аның өчен түгел лә, — диде дә яшьле күзләре белән ялт кына миңа таба борылды. — Ышанган булдым бит, хыялланган булдым! Нәрсәгә ышандым? Нәрсә дип хыялландым? — дип Хәлифә кинәт чыңлап торган бер көч белән иңрәп кычкырып җибәрде хәтта буп-буш дала да ыңгырашкан бер аваз белән аңа җавап кайтарды. — Бик тырыш, эшчән егет, мәйтәм, усаллыгы бетәр. Яхшылык белән, мәхәббәтем белән җанын эретмәкче булдым Ә ул? Әй, сөйләп торасы да юк... Әнә ат та эшли, тик кеше — кеше инде, иң элек аның җаны булырга тиеш. Шул чагында эш ул — бәхет, шул чагында эшләвеңнең дә мәгънәсе бар... Ә ул, ул берни аңламады. Нинди булса, шулай китеп тә барды. Гарьлек миңа, һай, белсәгез иде, гарьлек!
Мин, Хәлифәнең авыр кичерешләренә бирелеп, бер сүз әйтә алмыйча тик тордым. Бик кызгандым мин аны, аның өчен йөрәгем әрнеде. Хәлифәнең ничек итеп шундый кешене ярата алуын аңламадым... Әбәкер Хәлифәдән китеп, бүген үзенең нинди бәхетен югалтканын белсә, аңласа, Хәлифә елау түгел, ул үзе кышкы ачы салкындагы бүре урынына улар иде.
Хәлифә атына утырды да бер сүз дәшми китеп барды.
Анархай даласы тын гына, тыныч кына йоклап ята. Кайдандыр бик ерактан, әрем сабаклары өстеннән тирбәлеп тарала-тарала, уйсулыклар буйлап зәгыйфь кенә паровоз тавышы килеп ишетелде. Әбәкер инде, бәлки, товар вагонына ябышып китеп тә баргандыр?.. Бар, кит, кабахәт җан, юлыңда бул! Анархай синсез дә яшәр, синнән башка да эшли белербез...
Шуннан соң минем аны исемә дә төшерәсем килмәде. Эшкә тотынырга вакыт иде. Мин кабыза алмыйча байтак азапланганнан соң гына, трактор, төн караңгысын өркетеп, гөрелдәп эшли башлады. Кабинага менеп утырдым да фараларны кабыздым.
Хәзер инде мин бөтенесе өчен җавап бирәм. Шунда мин: их, янымда теге, маңгаенда чәч чугы йөрткән сөйкемле кыз булса икән, шушы кыргый әрем даласында гүзәл Анархай иле булачагына ул да ышансын икән, дип теләдем.