Дөя күзе
Чыңгыз Айтматов(2 кисәк)
Иртәгесен мин йокыдан иртәрәк, таң белән үк тордым. Кичен тирмәдә йокларга ятканда мин: үлсәм үләм, әмма шундый итеп эшлим — мине сүгү-каһәрләү түгел, сүз дә әйтә алмасыннар, дип күңелемнән карар кылган идем. Үземнең башкалардан бер дә ким түгел икәнлегемне миңа да күрсәтергә вакыттыр бит инде.
Беренче эш итеп тракторларга ягулык китердем, бакларны да үзем тутырып куйдым. Аннары эш башланганчы радиаторларга су салыйм, дип, мичкә белән чишмәгә киттем. Шуннан соң тамак ялгап алырга да яңадан, бер минутны да әрәм итмичә, су ташырга кирәк иде. Хәзергә эш мин исәпләгәнчә бара иде.
Ул арада инде аксыл томан баскан офык артында кояш та кыймылдый башлады. Ул, иксез-чиксез Анархай даласына күз салырга курыккан сыман, офык артыннан шактый озак чыкмый торды. Аннары гына күтәрелә төшеп, бер чите белән далага күз сирпеде. Иртә таңдагы дала өстеннән дә матуррак җир бар микән! Гүяки бөтен тирә-якка зур бер зәңгәр диңгез җәелеп киткән дә зәңгәр дулкыннары бер рәвешле катып калган — тик анда-санда гына куе яшел һәм сары урыннары күзгә чагылгалый.
Һай, Анархай, һай, олы дала! Ни уйлыйсың син, ник тынга калдың? Гасырлар буена нәрсәләр яшереп ятасың син, алда сине ниләр көтә?
Минем хәзергә әле су ташучы гына булуыма исегез китмәсен, мин әле шушы җиргә дә, машиналарга да хуҗа булачакмын. Безнең ике тракторыбыз һәм монда башкарган эшләребез — әле эшнең башы гына. Мин кайдадыр укыган идем: тикшерүчеләр Анархай даласы астында бик зур җир асты сулары тапканнар, имеш. Ихтимал, ул әле, бәлки, тәгаен үк түгелдер дә. Ләкин, ничек кенә булмасын, кешеләрнең бу җирне суга туендырачакларына, Анархайда яшел бакчалар шаулап утырачагына, салкынча арыклардан чылтырап су агачагыңа һәм мондагы җилләрнең алтын башакларны сыйпап исәчәгенә ышанам мин. Биредә шәһәрләр, авыллар калкып чыгар, безнең балаларыбыз бу даланы бәхетле Анархай иле дип атарлар. Бик күп еллар узганнан сон бирегә минем шикелле үк бер егет килеп чыгар, аңа инде, әлбәттә, минем кебек, дала буйлап көн озын мичкә белән су ташып интегергә һәм берәр җүләрнен сүгенгәнен ишетеп торырга туры килмәс.
Тик шулай да ул егеттән көнләшмим мин, ник дигәндә — бу далага беренче булып мин килдем бит!..
Атымны туктатып, иртәнге дала өстенә күз салам. Бу минутта мин үземне дөньяда иң бәхетле, иң көчле һәм иң чибәр бер кеше дип хис итәм. Чыннан да бәхетле, рәхәт җир булсын Анархай!..
Ниһаять, офык артыннан зур булып, нурланып-балкып кояш чыкты.
Көн ярыйсы гына әйбәт башланды, һич югы моторлар сүнеп, туктап тормый — мин суны вакытында китереп торам. Ләкин кичкә хәтле бик ерак шул әле...
Чишмә янына бер баруымда бәрәннәрен иярткән кечерәк бер сарык көтүе очрады. Аларны бирегә бер кыз куып китергән, сарыкларны чишмәнең үзенә жибәрмичә, инешеннән су эчереп тора иде. Каян килеп чыккан бу кыз? Бездән бер читтәрәк, ике түбәле калкулык артындагы тугайдан килгән булса кирәк. Ул якларда чабаннар көтү көтә. Кызның йөзе нәрсәсе беләндер миңа таныш кебек тоелды. Бервакыт бер журналда мин яшь кенә бер Вьетнам кызының сурәтен күргән идем — аның да, шушы кызныкы шикелле, маңгаенда чәч чугы бар иде. Әнә шул сәбәпле бу кызны кайдадыр күргәнем бар кебек тоелгандыр.
Без сүзсез генә бер-беребезгә караштык. Минем монда килеп чыгуым аның өчен дә көтелмәгәнрәк булды ахры. Ләкин мин, берни булмаган кебек, арбамнан сикереп төштем дә чишмәдән мичкәгә су тутырырга керештем.
Ул арада сарыклар су эчеп туйды да, кыз аларны чишмә яныннан куып алып китә башлады. Минем яннан узган чакта ул:
— Бу чишмә ничек атала? — дип сорады.
Мин әле генә үзем болгаткан түгәрәк чишмә суына карап уйлана калдым. Чыннан да, безнең бу бердәнбер чишмәбезнең исеме булырга тиештер бит. Мин уйланып торган арада чишмә суы бераз тона төште, өсте чистарып, төбе генә каракучкылланып калды.
— Дөя күзе! — дидем мин кызга таба борылып.
— Дөя күзе дигән чишмәме? — Кыз чәч чугын селкеп, елмаеп куйды. — Исеме бик матур икән! Ул чыннан да дөя күзенә охшаган бит, шундый уйчан...
Шуннан соң сөйләшеп киттек. Кыз безнең якныкы икән. Хәтта укытучым Аллаяровны да белә икән. Таныш булмаган бер кыз авызыннан шушында, далада, үзеңнең яраткан укытучыңның исемен ишетү гаҗәп кызык икән. Бу кыз үзе дә минем укытучым йогынтысы белән Анархайга килеп эләккәндер әле, дип уйлап куйдым мин. Кыз мәктәпне — безнекен түгел, башка
мәктәпне — былтыр ук тәмамлаган икән инде, ә хәзер сакманчы, ягъни чабан ярдәмчесе булып эшли икән.
— Безнең утардагы коеның суы тозлы, — дип сөйләп китте кыз. — Шушы тирәдә кайдадыр чишмә бар дип ишеткән идем. Минем үземнең дә җир астыннан чыккан чишмә суын күрәсем килгән иде. Бәрәннәргә дә эчерим дидем, чын суның ни икәнен күрсеннәр, белсеннәр, мәйтәм. Аларны менә үстереп көтүгә тапшырам да көзгә университетка укырга китәм...
— Минем дә киләчәктә укырга, керергә исәп, — дидем мин. — Тик мин механизация буенча китәм. Мине монда тракторда эшләргә дип җибәргәннәр иде, ә монысы болай гына, — дидем мин мичкәгә ишарәләп, — вакытлыча гына ярдәм итәм... Су ташырга икенче кеше җибәрергә тиешләр.
Монысын инде мин, билгеле, артыгын ычкындырдым, авызымнан ничек чыкканын сизми калдым. Оятымнан эсселәп киттем, аннары шундук суынып та киттем. Ерактан Әбәкернең:
— Әй-й, акаде-емик, җаныңны ала-ам! — дигән шөкәтсез тавышы ишетелде.
— Ай, сөйләшә торгач, онытылып киткәнмен.
— Нәрсә бар анда? — дип сорады кыз, аңлап җиткермичә.
— Бер нәрсә дә юк. Су илтергә кирәк, — дип кызарынып мыгырдандым мин.
Кыз үз юлы белән сарыкларын куып китеп барды. Әбәкер исә, басуның аргы башында, тракторы кабинасында торып баскан килеш, йодрыгын селкә-селкә, һаман акыра иде әле.
— Киләм бит инде, киләм! Акырма ул хәтле! Чит кешеләр барында шулай кычкыралармыни! — дип ачынып сөйләндем мин һәм атны кушаяклатып чаптырып киттем.
Мичкәдәге су чайкала, түгелә, мичкә авызыннан чәчрәп чыгып, мине баштан-аяк коендыра. Түгелсен әйдә! Тамчысы да калмасын! Бу кадәр мәсхәрәгә моннан ары түзеп яши алмыйм!
Әбәкер кабинадан сикереп төште дә, теге вакыттагы шикелле, яңадан миңа ташланды. Мин атны туктаттым.
— Әгәр шушылай кычкыра торган булсаң, эшне ташлыйм да кайтам да китәм!
Көтелмәгән бу сүздән Әбәкер каушый калды, аннары сызгырып җибәрде дә мине аты-юлы белән сүгәргә кереште.
— Син маңка академик булмаганга карап моңарчы Анархай юкка чыкмаган һәм хәзер дә убылып җәһәннәмгә китмәс! Бар, олак моннан — дүрт ягың кыйбла! Каршы сүз әйткән була бит, ыштансыз студент!
Мин арбадан сикереп төшеп, чыбыркымны трактор артына ыргыттым да китеп бардым.
— Туктале, Камил! Алай ярамый бит! Кая китәсең, тукта! — дип Хәлифә артымнан кычкырды.
Мин аның саен кызурак атладым. Арттан Әбәкернең:
— Туктатма, олага бирсен! Ансыз да аптырамабыз! — дигән сүзләре ишетелде.
— Кеше түгел икәнсең, кансыз, бәгырьсез ерткыч икәнсең, нишләдең син! — дип, Хәлифә аны оялтырга кереште.
Аларның тиргәшүләре миңа байтак ара ишетелеп торды.
Мин, адымымны киметмичә, киткәннән-китә бардым. Кая барып чыксам да, миңа барыбер иде. Тирә-юньдә беркем, бер җан әсәре юк, дөньяның кайсы ягына китсәм дә юл ачык иде. Чишмәне уздым, кыр станын, теге таш сын торган калкулык битеннән үттем. Таш карчык, бик күп гасырлар буена җиргә иңеп утырган хәлендә, усал елмайган сыман, буш күз чокыры белән минем арттан карап калды.
Берни уйламыйча атлыйм да атлыйм. Минем күңелемдә бер генә уй: моннан мөмкин кадәр тизрәк китү, ходай каргаган бу Анархайга җилкә чокырымны гына күрсәтү иде.
Күз алдымда буп-буш, ямьсез дала җәелеп ята. Бөтен җире: калкулыклары да, текә тау битләре дә, уйсулыклары да — бөтен тирә-як күңел кайтаргыч дәрәҗәдә бертөрле. Кем дөньяга бар иткән бу эчпошыргыч, үле бертөрлелекне? Нигә әле мин, шушылай кимсетелеп һәм мыскыл ителеп, очсыз-кырыйсыз әче әрем даласын адымым белән үлчәп йөрергә тиеш? Кая карама — бөтен җирдә җансыз-тынсыз чүл. Ни калган монда кешегә? Дөньяда моннан башка җир азмыни аңа? Минем иртәнге хыялларым үз-үземә көлке һәм мәгънәсез булып тоелды.
«Менә сиңа аксыл-зәңгәр әремле гүзәл дала, менә сиңа Анархай иле!» — дип үземнең көчсез, ятим-ялгыз һәм чарасыз булуымны җаным-тәнем белән тойган хәлдә, үз-үземнән көлдем мин.
Минем өстә, баш түбәмдә, бик биек күк йөзе, тирә- ягымда иксез-чиксез дала җире җәелеп киткән — менә шушы дөнья уртасында мин үземне каяндыр монда адашып килеп чыккан, өстенә сырган фуфайка, аягына кирза итек, башына таушалган-уңган кепка кигән бик бәләкәй, ялгыз бер әдәмчек итеп тойдым.
Шул хәлемдә атлый бирдем. Алдымда юл да, сукмак та юк. Барам да барам. «Берәр төшкә тимер юл буена барып чыгармын әле, — дип уйландым, — шпаллар буйлап китәрмен дә, берәр разъездга җиткәч, тавар вагонына утырып китәрмен. Кешеләр булган төшкә барып чыгармын әле...»
Артымда дөп-дөп иткән ат аягы тавышы һәм ат пошкырганы ишетелгәч тә әйләнеп карамадым. Сорокиндыр ул. Ул булмыйча тагын кем булсын. Менә ул хәзер мине шелтәли, үгетли башлар. Төкерәм мин аңа — барыбер кире кайтмыйм, уйламыйм да.
— Туктале! — диде Сорокин артык кычкырмыйча гына.
Туктадым. Сорокин тиргә баткан аты белән минем янга килеп җитте. Уңган кашлары астыннан миңа, сүзсез генә, зәңгәр күзләре белән текәлеп карап торды да кыр сумкагына тыгылып, аннан кызыл кәгазь бите чыгарды — минем комсомол путевкасы иде ул. Бирегә килгән көнне мин ул путевканы бик зур горурлык белән аңа тапшырган идем.
— Мә, моны калдырырга ярамый, — дип, Сорокин тыныч кына путевканы миңа сузды.
Мин аның күз карашында шелтә дә, ачу-нәфрәт тә күрмәдем. Ул миңа ачуланмый да, кызганмый да иде. Һәртөрле көтелмәгән хәлләргә күнегеп-гадәтләнеп беткән, эш-мәшәкатьләргә чумган кешенең җитди күз карашы иде бу. Сорокин талчыккан, кызгылт төк баскан битен уч төбе белән сыпырып алды да:
— Разъездга барсаң, юлны уңгарак тот, әнә теге уйсулык буйлап, — дип миңа юл күрсәтте һәм шуннан соң, атын борып, әкрен генә китеп барды.
Мин, тәмам аптырап, аның артыннан карап калдым. Нигә ачуланмады ул миңа, нигә үгетләп маташмады?
Нигә аның аты да боек, үзе дә бик арыган-талчыккаи? Гаиләсе аның — хатыны белән балалары — кайдадыр еракта, ә үзе монда бер ялгызы еллар буе далада йөри. Нинди кеше ул Сорокин, нәрсә бәйләп тота аны шушы Анархай даласына?
Ник икәнен үзем дә аңламастан, мин әкрен генә аның артыннан иярдем.
Кич җиткәч, бөтенебез тирмәгә җыелдык. Беркем бер сүз эндәшми. Тирмә эче тып-тын, чырт-чырт итеп учак янганы гына ишетелә. Бөтен гаепнең башы миндә. Сүз әле башланмаган, шулай да Сорокинның киеренке бер чырай белән кашларын җыерып утыруыннан нәрсәдер әйтергә җыенганлыгы сизелеп тора.
— Я, нишлибез? — диде, ниһаять, Сорокин беркемгә атап эндәшмичә генә.
— Ә нәрсә бар, Анархайны туфан суы басамы әллә? — дип көлеп куйды Әбәкер.
Ул шулай дигәч, Садабәк сүзсез генә торды да тирмәдән чыгып китте. Теге көнне сугышканнан бирле ул Әбәкер белән сөйләшми иде, һәм хәзер дә аның сүзгә катнашырга исәбе юк иде, ахры. Энесе прицепщик Әсәркәп тә урыныннан кузгала башлаган иде дә, нидер уйлап, кире утырды.
Әбәкер аның белән дә тату түгел. Беркөнне Әсәркәп, үтенечемне тыңлап, мине Садабәк тракторындагы үз сабанына утырткан, ә үзе минем арба белән су ташыган иде. Билгеле инде, суны вакытында китереп җиткермәгәч, Әбәкер моңа да ябырылган. Ләкин Әсәркәп үзен кыерсыттырмаган, ул да сугыша белә торган егет. Югыйсә, миннән өч кенә яшькә олы.
Әбәкернен сүзенә каршы беркем җавап кайтармады.
— Уйлап торасы юк монда, — диде Әбәкер. — Эшне кем тоткарлаган — шул җавап бирсен.
— Хикмәт кемнең гаепле, кемнең гаепсез булуында түгел! — диде Сорокин, мина карамыйча гына. — Биредә яшь кешенен язмышы хәл ителә — нишләргә тиеш ул хәзер?
— Һи, язмыш, имеш! — диде Әбәкер көлеп, — Моның ише академикларның язмышы күптән хәл ителгән: өметсез, бернигә яраксыз халык алар! — дип, кулын гына селекте Әбәкер. — Я, үзең уйлап кара, Сорокин, ни эшкә ярый алар? Без бөкеребезне чыгарып икмәк үстердек, ә алар унар-унбишәр ел буена укып яттылар. Без аларны ашаттык, киендердек, ә алардан нәрсә чыкты, аларны анда нәрсәгә өйрәттеләр? Машинаны белми, атка камыт кигезә белми, чөелдерекне дә. Җүнләп кыса алмый... Ни сәбәптән әле мин аның өчен интегергә тиеш? Миңа ниемә кирәк аның укымышлылыгы? Таш сыннарны белә, янәсе! Ә эшне эшли алмый. Алай икән — ычкын моннан, башкаларның эшенә аяк чалма! Син дә, Сорокин, мине кысма, мин алмашчысыз, ал-ял белми эшлим, берәүгә дә эленке-салынкы йөрергә бирмим. Ошамыйм икән — иртәгә үк минем монда эзем дә булмас. Ләкин әлеге сүземне һәрвакыт әйтәчәкмен: мин ул академикларның барысын да...
— Җитте! — дип Сорокин, Әбәкергә карамыйча гына, ачу белән аны сүзеннән бүлдерде. — Ансын без синнән башка да беләбез. Сүз ул хакта түгел. Я, Камил, әйт әле: син үзең ничек уйлыйсың соң?
Мин шундук җавап бирә алмадым. Әбәкер сөйләгән чакта мин аның сүзләрендә күпмедер дөреслек тә бар шикелле тоелды. Ләкин ул шуны шулхәтле усаллык, дошманлык хисе белән әйтә! Ни өчен алай? Әллә мин кулсыз бер кешеме, я булмаса Әбәкер эшләгәнне эшли алмаслык бер аңгырамы? Яисә минем укыган булуым миңа комачаулык итәме? Әнә шуны һич аңлый алмый утыра идем. Шулай да мин Сорокинга мөмкин кадәр тынычрак җавап бирергә тырыштым:
— Бирегә мин прицепщик булып эшләргә дип килдем. Минем өчен бик мөһим ул, ә камыт, чөелдерекләр белән эш итә беләм инде мин. Ансын бөтенегез дә беләсез, Әбәкер дә белә. Шул ук эшне дә эшләргә мөмкин дә, тик мин су ташырга теләмим. Принципиаль рәвештә теләмим.
— Бездә башка эш юк бит, — диде Сорокин.
— Булмагач, миңа кайтып китәргә туры килә инде, — дидем мин.
Хәлифә миңа күтәрелеп карады да кайгылы бер төс белән авыр сулап куйды.
— Камил, мин сиңа үз урынымны биреп, үзем су ташыр идем дә, син бит риза булмассың...
Хәлифә шулай әйтер дип һич көтелмәгән иде. Үзенең яхшы күңелле булуы аркасындамы, әллә Әбәкер кычкырынган, сүгенгән чагында аның өчен гел уңайсызланганга, аның өчен оялгангамы, Хәлифә аның тупаслыгын, дорфалыгын һәрвакыт йомшартырга, шомартып җибәрергә тырыша иде — әллә шуннанмы яисә башка бер сәбәптәнме — Хәлифә әнә шулай дип әйтте, һәм мин аны-моны уйлап тормастан:
— Риза! — дип ычкындырып ташладым.
Тирмә эче бөтенләй тып-тын булып калды. Учактагы чыбыкларның гына чыелдап, чырт-чырт итеп янганы ишетелә иде. Барысы аптырашып миңа карадылар. Кешеләр, бәлки, мине акылыма килеп, сүземнән кире кайтыр дип уйлаганнардыр? Үземне дошман күргән, миңа көн күрсәтмәгән әшәке кешенең тырнагы астына үзем барып керәм булып чыга бит. Ләкин мин эндәшмәдем. Әйткән сүз — аткан ук. Сорокин миңа тагын бер тапкыр сынаган кебек текәлеп карады.
— Чынлап шулаймы? — дип сорады ул ике сүз белән генә.
— Әйе, — дидем мин.
— Ә миңа барыбер! — диде Әбәкер учакка төкереп. — Тик алдан ук кисәтеп куям, бел: чак кына да ул-бу булды исә — муен тамырыңа бирәчәкмен! — Ярым караңгыда Әбәкернең күзләре мыскыллы, үчлекле бер чаткы белән салкын гына ялтырап китте.
— Ә нәрсә? Алдан ук куркытып куймакчы буласыңмы? — диде, ниһаять, Әсәркәп түзмичә. — Эшләр, әллә ни сәләт җитмәслек эш түгел! Минем сабанда эшләп карады ул.
— Синнән сорамыйлар. Кеше эшенә тыгылма. Без үзебез карарбыз. Трактор өчен, эш өчен мин җавап бирэм...
Сорокин ризасыз бер төс белән:
— Туктале! — дип Әбәкерне сүзеннән бүлде дә миңа: — Иртәгә иртән эшкә кереш, — диде. Торып, ишектән чыгып барганда: — Ә хәзер ял итегез... — диде.
Бу төнне мин бөтенләй йокламадым диярлек. Әбәкер белән эшләр ничек булыр икән минем? Моңарчы бит мин аның белән ара-тирә генә очраша идем, ә менә иртәгедән башлап мин көндез дә, төнлә дә аның белән бергә эшләргә, аңа буйсынырга тиешмен. Прицепщик эше түземлек, чыдамлык сораса да, мин ул эштән курыкмыйм. Билгеле, тракторны бер генә минутка да туктатмас өчен, сабан төрәннәрен нәкъ кирәк урынында тиз генә күтәреп төшерә белергә өйрәнергә кирәк. Моннан тыш әле мин тракторчыга машинаны караганда, ремонтлаганда да гел ярдәм итәргә тиешмен. Әбәкергә ялгыш икенче бер ачкычны, башка болт яки гайканы биреп кара син...
Әлдәй дә йокламый ята икән. Караңгыда ул минем янга килеп утырды да башымнан сыйпап әйтте:
— Камил, шулай да уйлап кара әле. Аның белән эшли алмассың бит. Син юаш, йомшак күңелле егет. Интектереп бетерер үзеңне, яраша алмассың син аңа...
— Ә мин аңа ярашырга җыенмыйм да. Интектерүенә, анысы, гадәтләндем инде.
Әлдәй шыпырт кына:
— Ярар алайса, үзең кара инде, — диде дә, көрсенеп куеп, урынына китеп ятты.