Чаптар Җәк
Эрнест Сетон ТомпсонVI
Ярышларны бик матур кояшлы көнне иртә белән башлап җибәрделәр. Шәһәр халкы ярышка шулхәтле күп килгән, Зур трибунада энә төртерлек тә урый калмаган иде. Этчеләр бурзайларны берәмләп тә, парлап га чыгардылар. Бурзайлар өстенә бизәкле чапраклар ябылган булса да, аларның мускуллы нык аяклары, еландай бөгелгән муеннары, озынча танаулы бик нәфис башлары белән елтыр сары күзләре әллә каян күренеп тора иде. Алар, табигать белән кеше хәйләкәрлегенең җимеше булып, гүя чабу өчен генә яратылганнар. Этчеләр аларны күз карасыдай саклыйлар, балаларны баккандай багалар, аларга кешедән калган бернинди ризыкны ашатмыйлар, ят нәрсәләрне иснәттермиләр, бигрәк тә алар янына ят кешеләрне җибәрмиләр иде. Пари тотучылар бу этләргә бик күп акча куеп бәхәсләшәләр. Ләкин шундый хәлләр дә булгалый, этләргә бик мәкерле җимнәрне, махсус хәзерләнгән ит кисәкләрен ыргыткалыйлар яки ярамаган берәр нәрсәне иснәтеп этләрнең хәлен алалар. Шуннан карыйсын, менә дигән чабышкы этләр дә төнтек бер ялкауга әйләнә һәм үзләренең хуҗаларын банкротка чыгара.
Этләрне икешәрләп чаптыралар, чөнки бәйге булгач, аларның үзара узышулары да кирәк әле. Беренче чабышны откан этләрне янә парлап-парлап бүлеп куялар. Куяннарны исә һәр узыш саен берәмләп чыгаралар. Аларны бәйдәге көндәш этләр көтеп тора. Куян билгеләнгән җиргә барып җитүгә, стартер, ягъни этләрне ярышка озатып торучы, аларның икесен дә сызыкка тигезләп бастыра да шундук бәйләреннән ычкындырып җибәрә. Куян белән этләрне кырда, атка атланып, кызыл костюм кигән судья көтеп тора. Ул атын этләр артыннан чаптыра башлый. Дәресләрдә сабак алган куян кыр аша, ягъни Зур трибуна алдыннан, Пристаньга таба йөгереп китә. Этләр аны куарга керешәләр. Әгәр берәрсе аны куып җитсә, озын колак анарга тоттырмас өчен як-якка атыла башлый. Куян әнә шулай туры юлдан тайчанган саен, эткә очко языла бара. Ә инде эт аны куып җитеп басып алса, бу инде тулы җиңүгә санала.
Кузгалу сызыгыннан, ягъни старттан, дәррәү кубып киткән эт кайчакта йөз адымнан ук куянның башына җитә. Алай тиз тоттырган куян бик начар булып чыга инде. Ә болай этләр куяннарны күбесенчә Зур трибуна алдында куып җитәләр. Бик сирәк очракта гына куян, эткә тоттырмыйча, Пристаньга кереп кача ала.
Ярышның дүрт чишелеше булуы мөмкин. Аның берсе — эт куянны тиз генә куып җитә дә аны шундук башкарып ташлый. Икенчесе — куян, үзен тоттырмыйча, Пристаньга кереп кача. Өченчесе — кызу кояш астында куян артыннан чабып әлсерәп беткән этләрне алышырырга мәҗбүр булалар, чөнки мондый чакта этләрнең йөрәге ярылуы мөмкин. Ниһаять, иң соңгы чишелеш менә нинди була: әгәр куян, Пристаньга кайтмыйча, бөтерелә-бөтерелә, эттән качып йөри икән, ул чагында аны корылган мылтык көтеп тора.
Ярыш вакытында да хәрәмләшүләр булган кебек, куяннар салынган әрҗәләр тирәсендә дә алдашулар, төрле хәйлә корулар булуы мөмкин. Шуңа күрә куяннарны әрҗәләрдән алып торучы һәм ярышка озатучы судья белән стартерлар да бик намуслы булырга тиешләр.
Чираттагы ярыш алдыннан ирландияле Мики янына бармагына җәүһәр кашлы йөзек кигән бер кеше килде. Бу «очраклы гына» очрашу иде.
Микины бик затлы сигара белән сыйладылар. Сыйлаганның ни гаебе бар? Ләкин сигара яшел кәгазьгә төрелгән, бу кәгазьнең чите чак кына кайтарыла да төшкән иде. Шуннан ике арада тәкәллефсез генә сөйләшү булып алды:
— Сез иртәгә старт янына бассагыз ничек булыр иде икән, ә? Мин әйтәм, Дигнам әфәнденең «Минки»е оттырса, мин сезгә тагын бер сигара өстәп бирер идем.
— Әгәр мин стартка куелсаммы! Эшне шундый майлап куярмын, Минки бер генә очко да ала алмас. Хәер, приз аның көндәшенә дә тәтемәс.
— Шулаймыни? — дип, Микиның әңгәмәдәше кинәт кенә кызыксына калды.— Соң бик әйбәт алайса. Нәкъ үзегез уйлаганча эшләгез. Әҗере — ике сигара.
Стартчы Слайменның моңарчы бер генә дә үз эшенә тап төшергәне булмады, аның «эчне тишми торган» күц кенә тәкъдимнәрне кире каккан намуслы кеше икәнең һәммәсе дә беләләр иде. Аның эшеннән беркем дә шикләнми дияр идек тә, тик менә аяк астыннан гына бер-ике канәгатьсезе табылып куйды. Аларның берсе алтын сәгать чылбырлары һәм асыл ташлар белән бизәлгән бик купшы бер әфәнде иде. Ул Слаймен өстенә җитди гаепләр ташлаган, моны үзенең дәлилләре белән дә беркеткән иде. Шуннан ярыш җитәкчесе Слайменны вакытлыча үз бурычын үтәүдән читләштерергә мәҗбүр булды, аның урынына көтмәгәндә әлеге ирландияле Мики Дуны билгеләп куйдылар.
Мики, ярлы булса да, бер дә төшеп калганнардан түгел. Ана бер минутта бер еллык хезмәт хакын сугып алу җае чыгып тора, өстәвенә ул ни эткә, ни куянга зыян китермәскә уйлап куйган иде. Мәгълүм ки, куяннар килеш-кыяфәтләре белән бер-берсеннәп әллә ни аерылмыйлар. Хикмәт монда аларны сайлап ала белүдә.
Инде беренче ярышлар узган. Әрҗәләрдән илле куян чыгарылып, аларның һәммәсе дә эт авызына эләккән яки атып үтерелгән иде. Мики үзенең вазифаларын сүз тигермәслек птеп үтәде, этләр парлап-парлап җибәрелгән чагында, бер генә кагыйдә дә бозылмады. Шуннан Мики Ду стартчы булып ныгып калды.
Хәзер тамашачыларны алда кубок өчен соңгы чабышлар, зур акчалы уеннар көтә иде.
VII
Зифа буйлы чибәр бурзайлар узышны сабырсызланып көтеп торалар. «Минки» кушаматлы бурзай белән аның көндәше беренче пар булып чабарга тиешләр. Моңарчы эшләр бик гадел алып барылды, шуннан соң да хәрәмләшүләр булыр дип кемнең генә башына килер иде икән? Микиның ярышка теләсә кайсы куянны чыгарырга хакы бар лабаса!
— Өченче номерлымы! — дип кычкырды ул үзенең ярдәмчесенә.
Әрҗәдән чуар колаклы Чаптар атылып килеп чыкты. Аның һәр адымы биш фут булыр. Өстәвенә ул шау-шулы халыкны күргәч аптырап киткән һәм, биниһая биеклеккә сикереп, разведка да ясап алган иде.
Стартчы:
— һоп!— дип кычкырды, ә аның ярдәмчесе таягы белән рәшәткәгә барабан сугып алды.
Чаптарның сикереп чайкап адымнары хәзер инде сигез-тугыз футка җитә яза иде.
— һоп! һоп!—дип дәртләндергәч, ул хәтта үзенең адымнарын унике футка җиткерде.
Чаптар утыз адым чамасы чабып китү белән, зарыккан бурзайларны бәйдән ычкындырдылар, бернинди тот-карлыксыз икесен берьюлы ычкындырып җибәрделәр. «Куянны егерме адымнан кудырту да ярыйсы булган икән»,— дигән сүзләр колакка чалынып калды.
— һоп! һоп! — дигән тавышлар ишетелде.
Шуннан Чаптар, җитез балыктай, ундүрт футлы адымнар белән алга таба йөзеп китте һәм разведка ясау өчен бер генә мәртәбә дә һавага ыргылмады,
— һоп лә!
Нинди гүзәл этләр! Кыр буйлап йөгерүләре үзе генә дә ни тора! Ләкин бурзайлар алдыннан, аларны хәтсез генә артта калдырып, ак болыт булып, алай гына да түгел, җитез акчарлак булып, Чаптар очып бара. Инде хәзер ул Зур трибунага җитеп килә иде. Этләр куянга аз гына да якыная аямадылармыни соң? Юк, киресенчә, алар калыша гына баралар иде! Аклы-каралы көнҗәләнең Пристаньга ничек очып кергәнен язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел иде. Әйтерсең лә Пристань капкасы Чаптар өчен тавыклар кереп-чыгып йөри торган теге бик игелекле койма ярыгы иде. Бурзайлар килә-килешкә капка алдында туктап калгач, трибунада утыручылар шаркылдап көлеп җибәрделәр. Халык аягүрә басып Чаптарга «ура!» кычкырды. Стартер Мики да эчен тотып көлә иде. Дигнам әфәнде исә пыр тузып сүгенә. Репортерлар баш күтәрми каләм уйната иде...
Икенче көнне барлык газеталар да үзләренең укучы-ларына шундый хәбәрне җиткерделәр:
Куянның искитмәле нәтиҗәсе. Чаптар кушаматлы куян спорт дөньясының иң шөһрәтле ике этен хур итте!
Ике этнең дә хуҗасы: «Минем эт җиңде!»— «Юк, минеке!»— дип, ярсына-ярсына бәхәсләшергә керештеләр. Дөресендә икесенең дә нәтиҗәсе бертигез иде. Шуннан соң этләрне икенче мәртәбә узыштырырга булдылар. Ләкин алар бик алҗыган иде инде, шул сәбәпле бик акрын йөгерделәр.
Ярышның икенче көнендә Мики җәүһәр кашлы йөзек кигән әфәнде белән кабат очрашты. «Очраклы гына» очрашты, әлбәттә.
— Мики, сез сигара тартырга теләмисезме?
— Рәхмәт сезгә, сэр. Сезнең сигара бик әйбәт бит, ничек аңардан баш тартасың инде. Рәхмәт яусын, сэр, рәхмәт яусын!
VIII
Шул көннән алып Чаптар ирланд кешесенең мактанычына әйләнде. Стартчы Слайменның үз дәрәҗәсен үзенә хөрмәт белән кире кайтардылар. Мики әүвәлгечә үк куяннарны әрҗәләрдән чыгарып тора башлады. Ләкин аңарда Оер үзгәреш барлыкка килде, этләрдән бигрәк куяннарга күңел сала башлады ул. Барысына да түгел, әлбәттә. Камап тотылган биш йөз куянның да иң мактаулы Чаптарын ул өзелеп яратты. Куяннар арасында ярышка кабат-кабат катнашканнары, шулай ук Пристаньга барып җиткәннәре аз түгел. Ләкин туры юлдан һич тайпылмыйча кыр буйлап узганы бары берәү генә, ул да булса Чаптар Җәк иде. Ярышлар атнага ике мәртәбә уздырыла, һәрберендә кырык-илле куянга кадәр һәлак була. Биш йөз тоткыннан хәзер исән калганнары бармак белән генә санарлык иде.
Чаптарның моңача ярышка катнашмый калганы юк һәм, катнашкан саен, ул Пристаньга барып җитә. Мики үзенең җан сөйгәнен күкләргә чөеп мактый, аны дөньяның иң талантлы куяны, ди. Ул озын сыйраклы җитез дустын ихластан ярата, бу бик җилле куяннан җиңелү этләр өчен зур мәртәбә генә ул дип, һәркемне ышандырырга тырыша иде.
Куяннар бик сирәк очракта гына кырны йөгереп узалар. Ә инде Чаптар шул ук кырны, туры юлдан язмыйча, алты мәртәбә узгач, газеталар менә болай дип язып чыктылар:
Чаптар тагын, юлыннан бер генә мәртәбә дә тайпылмыйча, Пристаньга кереп кача алды. Картлар сөйләвенә караганда, җир йөзендә инде хәзер аны тотарлык асыл этләр калмаган.
Чаптар алтынчы мәртәбә җиңгәннән соң, куян тәрбияләүчеләрнең һәммәсе дә аңа сокланып карады, аларның өлкән командирлары Мики исә куанычыннан шашар дәрәҗәгә җитте:
— Шайтан алгыры! Аны иреккә җибәрергә кирәк, ул моңа бик лаек! — диде ул өзәләнеп. Мики ярышлар җитәкчесенең, ягъни санаулы гына калып барган куяннар хуҗасының, патриотик хисләрен нечкәртергә өметләнеп өстәп куйды: — һәрбер американ кебек, аның да азатлыкка хакы бар лабаса!
Ярышлар җитәкчесе моңа каршы:
— Бик хуп, Мики. Унөч мәртәбә җиңгәннән соң, син аны туган иленә үзең үк озатып куярсың,— дип җавап бирде.
— Сэр! Хәзер җибәрсәгез икән сез аны!
— Юк, юк, җибәрә алмыйм. Ул миңа бер-ике яңа эткә сабак бирер өчен кирәк.
— Алайса бирегез кулыгызны, сэр: ул, димәк, унөч мәртәбә җиңгәннән соң азат ителәчәк!
Шул көннәрдә генә куяннарның өр-яңа төркемнәре кайтарылды. Шулар арасыннан берсе, Чаптар кебек үк бик җитез булмаса да, төсе белән аңа охшаган иде. Мики, аларны бутамау өчен Чаптарны әрҗәгә утыртып, контролердан алып торган кыскыч белән аның колагына тамга салмакчы булды. Менә ул кыскыч белән баскач, колак яфрагына ап-ачык йолдызчык сурәте төште һәм Мики шатлыгыннан:
— Син ярыш саен бер йолдызчык алырсың! — дин кычкырып җибәрде.
Мики куянның уң колагына, үткәндәге җиңүләрең әчеп дип, барлыгы алты йолдызчык тезеп чыкты.
— Бик әйбәт булды әле бу, Чаптар. Инде унөченче йолдызны да алсаң, син азат куяннарның да иң азаты булачаксың. Без азатлык яулап алганда, безнең байракны да унөч йолдыз бизәгән бит .
Моннан соңгы атнада да Чаптар яңа бурзайларны җиңде. Уң колакта хәзер йолдызлар куяр өчен урын да калмады, шуңа күрә алар аның сул колагына күчә башладылар. Ә инде тагын бер атна үткәч, Чаптарның колагында унөченче йолдызчык та пәйда булды. Йолдызчыклар уң колагында — җидәү, сул колагында алтау иде.
Аның уңышларын барлык газеталар күтәреп алдылар. Мики тантана итте:
— Чаптаркаем! Син бүгенге көннән азат! Унөч бәхетле сан ул! Бу санның мине бервакытта да алдаганы юк әле!
IX
— Әйе, беләм, вәгъдә иткән идем шул, иткән идем, тик минем аны яңадан бәйгегә чыгарасым килә. Яна этләрнең берсенә каршы мин бик зур акча куйган идем. Монда Чаптар өчен бернинди куркыныч юк, ул с::ы бик тиз түндерәчәк. Киреләнмә, Мики, киреләнмә! Әнә этләр көненә икешәр, өчәр мәртәбә чабалар әле. Шулай булгач, нигә әле куянга да кабат чабып карамаска?
— Сэр, этләрнең язмышы кыл өстендә тормый бит!
— Әйттем, бетте! — дип кырт кисте хуҗа.
Киртә эчендә яңа китерелгән куяннар бик күп, алар арасында эреләре дә, ваклары да, холыклары белән бик тыныч булганнары да, сугышырга ярата торганнары да бар. Зур гәүдәле бер ата куян артык вәхшиләрчә кылана иде. Иртә белән ул Җәкнең, аягын җиргә дә тигезмичә, Пристаньга кайтып керүен күргәч, аның аруыннан файдаланып, аңа һөҗүм итәргә булды.
Бүтән вакыт булса, әле яшьрәк чагында теге мәчене мәсхәрә иткән кебек, Чаптар аның башына бер генә сугар иде, һәм тегесе шундук җиргә сеңәр иде. Хәзер исә сугыш озакка сузылды. Бу хәл чираттагы узыш алдыннан булды. Тәненең тырналып кыйналып бетүе аның җитезлеген бик күпкә киметте.
Узышның баш өлеше моңа чаклы үткәрелгән узышлардан бер ягы белән дә аерылмады. Колакларын югары күтәргән Чаптар җир өстеннән шуып диярлек кызу-кызу чабып китте. Аның йолдызлы колакларында җил сызгырды. Чаптарны Минки кушаматлы эт белән Фанго кушаматлы яңа эт куалап бардылар. Стартчыларның гаҗәпләнүенә каршы, этләр куянга акрынлап якыная бардылар. Чаптарның адымнары сүлпәнәя төште һәм Зур трибуна алдыннан гына тәҗрибәле Минки аны туры юлдан беренче мәртәбә тайпылырга мәҗбүр итте. Тамашачылар бу чапкыннарны таныйлар иде, шуңа күрә аларны шау-гөр килеп каршыладылар. Илле адым үткәч, яңа эт Фанго да, үз нәүбәтендә, куянны туры юлдан яздырды, шуннан узышчылар кире стартка кайтырга чыктылар. Аида Слаймен белән Мики басып тора. Чаптар, тегендә-монда талпынып, этләрдән качып йөри, шулай да этләр аны кысрыклый башлаганнар иде инде.
Үлем тырнагы каптырып алам дигәндә генә, Чаптар бер заман Мики өстенә сикерде. Мики аны куллары белән тотып алды да аяклары белән котырган этләргә тибенергә кереште.
Мики аның дусты икәнлеген Җәк белә иде микән? һәрхәлдә, ул бу мәлне борыннан ук килгән инстинктка буйсынды, кан дошманына тоттырмас өчен, миһербанлы кешенең куенына кереп качты. Хәер, бу очракта ул бүтәнчә эшли дә алмый иде. Халык сөекле куянын күтәргән Микины шатлыклы авазлар оелән каршы алды. Ләкин эт ияләре: «Бу дөрес түгел! Ярышны ахырына кадәр җиткерергә кирәк!»— дип протест белдерделәр һәм үзләренең дәгъвалары белән ярыш җитәкчесенә мөрәҗәгать иттеләр. Ярыш җитәкчесе Җәкне Фангога каршы куеп отыш ясамакчы иде. Хәзер инде менә уңышсызлыктан гайрәте чикте. Шулай да ул Чаптарны яңадан узыштырырга дигән карарга килде.
Мики бик гозерләп сораганнан соң, куянга бер сәгать ял бирделәр. Шуннан Җәк белән Фанго кабат куышып киттеләр, Минки исә аларның үкчәләренә басып барды. Җәк хәзер элеккесеннән яхшырак чапты. Ләкин трибунаны узгач, аны әүвәле Фанго, аннары Минки туры юлдан тайпылырга мәҗбүр иттеләр. Җәк әле уңга, әле сулга сикерә, як-якка томылып дошманнарыннан көч-хәл белән генә котылып кала иде. Әнә шулай әҗәл белән уйнау бер минут чамасы дәвам итте. Мики дускаеның колаклары салына баруын күрде. Менә эт Җәк өстенә сикерде. Куян аның корсак астыннан диярлек шуып чыкты, ул да түгел икенче эттән дә бөтерелеп бер читкә ташланды. Ләкин аның ике колагы да бу вакыт җилкәсенә яткан иде инде. Бәхетенә каршы, этләр дә арый башлаган, телләре салынып төшкән. Аларның ыржайган авызлары да, еш-еш калкынган янтыклары да күбеккә манчылган иде. Шуннан бер заман Чаптарның колаклары шомраеп бастылар. Этләрнең йончуы әйтерсең аңа дәрман өстәде. Ул туры Пристаньга таба элдертте. Ләкин этләргә, як-якка атылгалап йөгерүгә караганда, туры юлдан йөгерүе ансатрак иде, шуңа күрә Җәк тагын үзенең хәтәр уенын уйнарга — борыла-сарыла чабарга кереште. Эт ияләре, алҗыган бурзайларны яндырудан куркып, өстәмә көч итеп, ике яңа бурзайны чыгардылар. Болары инде, әлбәттә, куянның башына җитәчәк иде. Чаптар иң соңгы көчен эшкә кушты. Ул Минки белән Фангоны еракта ук калдырып Пристаньга якынаеп килгәндә генә, аны әлеге яңа этләр куып җитте.
Хәзер инде атылгалап йөрмәсәң, баш бетә дә бетә. Җәкнең колаклары бердән шәлперәйде, йөрәге кабыргаларына тук-тук сугылып типте, ләкин аның рухы нык иде әле. Ул, әйләнмәләр ясап, яшен ташыдай чабып йөрде. Этләр, аны эләктереп алганда гына, бер-берсенә килеп бәреләләр иде. Шулай да аларның берсе Җәкнең койрык очыннан кара йонын йолкып ала алды, ярый әле Җәк елдам гына борылып үзен тоттырмый калды. Ләкин аның хәзер Пристаньга барып җитә алмаслыгы күренеп тора иде. Бәхете аңа бу юлы хыянәт итте. Менә ул чарасыз калып Зур трибуна каршына килеп чыкты. Аны анда зиннәтле күлмәкләр кигән меңнәрчә ханымнар күзәтеп утыра. Инде чабыш вакыты бетеп тә килә иде.
Яна этләрнең дә хәле чамалы гына калып барганда, кинәт кырга Мики йөгереп чыкты да, акылдан язгандай кычкыра-кычкыра, алар каршына килә башлады:
— Әй сез, эт тәганәләре! Кабих җаннар! Шуннан Мики бурзайлар өстенә ташланды.
Төрле яктан хезмәткәрләр йөгереп чыгып Микины сөйрәп алып китә башладылар. Әмма Мики, тыела алмыйча, һаман әле кешеләр белән этләр өстенә ачы тиргәү сүзләрен яудыра бирде.
— «Гадел» уен, имеш! Менә нинди икән ул сезнең гадел уеныгыз! Сез барыгыз да ялганчылар, мәкерле алдакчылар, канечкеч куркак җаннар!
Аны узыш кырыннан сөйрәп алып чыктылар. Бер әйләнеп карагай чагында, аның күзенә шундый күренеш чалынып калды: алҗыган этләр, әлсерәп беткән куянны эзәрли-эзәрли, инде кысрыклап киләләр, ә атта чабучы судья, мылтыклы кешегә ишарәләп, сигнал биреп ята иде. Микины кырдан куып чыгардылар да капканы шартлатып ябып куйдылар. Ул ике мәртәбә мылтык гөрселдәгән тавышны, кешеләрнең шаулашуын, этләрнең чинап куюларын ишетеп калды, һәм Чаптарның язмышы дүртенче номерлы чишелеш белән төгәлләнүен аңлады.
Микины инде хәзер узыш кырына кертмәячәкләр. Шуңа күрә ул, аны-моны уйламастан, туп-туры Пристаньга йөгерде. Анда колагы яртылаш салынган Җәкнең Пристаньга таба аксый-аксый чабып килүен күреп алды. Мики мәргәннең, куянга тигезәсе урынга, кыек атып этләргә тигезүен аңлады. Чынлап та, бурзайчын берсен кырдан күтәреп чыгып баралар, ә икенчесе янында җәнлекләр докторы кайнаша иде.
Мики артына карап алды да тиз генә Пристань почмагына бер әрҗә китереп куйды. Аннары ана саклык белән генә әлсерәп беткән куянны куып кертте. Мики, әрҗә капкачын япканнан соң, аны култыгына кыстырды, стадион хезмәткәрләренең ыгы-зыгы килеп йөрүеннән файдаланып, тиз генә койма аша төшеп качты.
Аны барыбер эшеннән куарлар иде! Мики, шәһәрдән чыгып, иң якын станциягә җәяүләп кенә китте. Шуннан ул, поездга утырып, берничә сәгатьтән куяннар иленә — далага килеп төште.
Кояш инде күптән баткан, тигез ялан өстен төн караңгысы каплап алган, ләкин күк йөзендә биниһая күп йолдызлар балкып яна иде. Мики әрҗәне сак кына ачты да Чаптарны чәнечкеле куаклар белән киртәләнгән ферма җирләренә хәтфә чирәмгә җибәрде. Аннары:
— Борынгы Ирландия ничәнче мәртәбә инде унөч йолдызны иреккә чыгара! — дип, үзалдына гына әйтеп куйды.
Чаптар, җиргә баскач, әүвәл аптыраулы күзләре белән як-ягына карап алды, аннан киң-киң атлап өч-дүрт адым сикереп киткәннән соң, кинәт кенә һавага чөелде — тирә-юненә күз салып алды. Шуннан ул, почетлы йолдызчыклар сибелгән колакларын аера төшеп, үзендә янә дә көч һәм рух күтәренкелеген сизеп, кыенлык белән генә яулап алынган азатлыгына таба чабып китте һәм туган ягының караңгылыгы эченә кереп күздән югалды.
Шуннан соң аны Каскадо штатында еш кына күргәләделәр. Штатта камап куян тотулар моннан соң да булды. Әллә инде безнең Җәк кешеләрдән котылуның яңа әмәлен уйлап тапкангамы, меңләп үтерелгән һәм тотылган куяннар арасында колаклары йолдызчыклар белән бизәлгән куянны бүтән бервакытта да күрә алмадылар. Аны Чаптар Җәк дип атаулары да юкка гына түгел иде шул.