Чаптар Җәк
Эрнест Сетон ТомпсонI
Башта шуны әйтик: бу куянның исеме Җәк булса да, аны һәрвакыт Чаптар Җәк дип йөртәләр иде.
Шәһәрчектә менә шушы Чаптар Җәк белмәгән-күрмәгән этләр бар иде микән? Бигрәк тә ул зур гәүдәле коңгырт йонлы этне яхшы белә. Бу этнең аны күп мәртәбәләр куып барганы бар. Чаптар аңардан һәрвакыт койма ярыгына кереп кача торган иде. Аннары ул бик елдам бер көчекне дә белә. Монысыннан инде койма ярыгына кереп кенә качып булмый, чөнки ул үзе дә бу ярыктан кереп-чыгып йөри ала. Аның каравы бу эт кәмәшеннән текә ярлы, кызу агымлы канау аша сикереп котылып була. Шушы канауга килеп җитү белән, көчек шып туктый. Ул канау аша сикерергә курка, сикерсә, анда тончыгып үләчәк иде. Канауның бу урынын малайлар шушы көнгә хәтле «Чаптар Җәк кичүе» дип атыйлар. Шәһәрчектә сикерү буенча Җәкне уза алырлык җитез бер бурзай бар. Ул Җәк артыннан койма ярыгы аша чыга алмаса да, аның каравы ул койманың үзе аша җиңел генә сикерә ала. Чаптарның канына байтак кына тоз салып йөрде ул. Ләкин чая Җәк аңардан бик тиз ычкына, койма урынына утыртылган чәнечкеле куаклар арасына елт кына кереп кача. Бурзай энәләргә кадалудан бик шүрли, куянны шундук күзеннән югалта торган иде.
Менә шушы өч дошманыннан тыш, шәһәрчектә янә дә бәйләнчек этләр көтүе бар, ләкин ул авыр аяклар аның өчен бер дә куркыныч түгел.
Болар өстенә шәһәр читендә дә этләр бик күп, тик аларның берсе генә чын-чынлап Җәкнең йөрәген өшетерлек. Бу озын сыйраклы бик усал урам эте шундый кызу чаба ки, Чаптар Җәкнең җаны кайвакытларын чак-чак кына эленеп кала торган иде.
Шәһәр мәчеләре Җәкне куркытмый, аннары аларның аңа һөҗүм иткәннәре дә юк диярлек. Хәер, бер айлы кичтә ниндидер мәче актыгы аны бимазалап караган иде каравын. Җәк чирәм чемчеп йөри торган аланга, үзенең бихисап күп җиңүләре белән кәпренәйгән кыяфәттә, зур гына мәче килеп чыккан иде. Җәк күзләреннән ут көлтәләре бөркегән бу кара җанварны шундук күреп алды. Кара җанвар Җәкнең өстенә сикереп өлгергәнче, ул үзе аңа таба борылды да, арт аягына басып, колакларын торгызып: «Чрр-чрр!»—дип кычкырып җибәрде һәм, теге исенә килгәнче, аның өстенә сикереп, үткен тырнакларын башына батырды. Карт мәче галәмәт зур булып күренгән бу тиле җанвардан уттан качкандай качып китте. Җәк әлеге алымын бик еш кулланды, ләкин шуны да әйтергә кирәк, аның белән ул үзе дә ике мәртәбә хур була язды. Беренче мәртәбә бу хәл үзенең кармактай тырнакларын күрсәткән бик усал мәче белән булды — ул чагында Җәк аңардан чак кына качып котыла алды. Икенчесе — ала көзән белән булды, Җәк, аның өстенә сикергән чагында, үтә дә саксызлык күрсәтте.
Ләкин шулай да әлеге бурзай аның кан дошманы булып калды. Җәкнең бәхете булмаса, ул күптән аның үткен тешенә эләгәсе иде инде.
Чаптарның гадәте шундый — ул төнлә белән генә ашарга чыга: караңгыда дошманнар да азрак була, яшеренергә дә ансатрак. Ләкин бервакыт кыш аенда Җәк печән кибәне янында озаграк тоткарланып калды. Озак диюебез шуңа — чөнки таң беленеп килә иде инде. Болын аша үзенең оясына кайтып барганда, бәхетсезлегенә каршы, ул шәһәр читендә арлы-бирле иснәнеп йөргән бурзайны очратты. Ак кар яктысы белән таң яктысында берничек тә качып булмый иде. Йомшак кар өстеннән бөтен көчеңә сыпыртырга гына кала. Ә бит бурзай кар өстеннән куянга караганда да тизрәк чаба.
Менә шуннан ике чапкын бер-берсен шундый куышып китте ки — син күр дә мин күр. Алар сикерә-сикерә һәм, сикергән саен, аяк асларыннан кар өермәләрен туздырып чаптылар. Әле уңга, әле сулга тайчандылар. Этнең чабар өчен бөтен җае бар: аның, беренчедән, ашказаны буш; икенчедәй, көне салкын; өченчедән, йомшак кар аяк табанын авырттырмый иДе. Куян исә әле яңа гына, корсагы ярылганчы, тукранбаш печәнен ашады. Әле шулай була торып та, аның тәпиләре җитез элдерә, хәтта һавага ак болыттай кар тузаннары очырта иде. Бурзай куянны ачыклыктан куып барды. Җәк, кереп качарлык чәнечкеле куак ише нәрсәне таба алмыйча, тәмам йөдәп бетте, ә койма буена аны бурзай якын җибәрми иде. Җәкнең колаклары инде шәлберәя дә башлаган — бу исә аның талчыгу, хәлсезләнү билгесе иде. Кинәт аның шәлберәйгән колаклары шәм кебек үрә тордылар. Тән ягында бер киртә чагылып киткәндәй булды. Ләкин Чаптар ул киртәгә барып җитү өчен түгел, ә ачык тигезлекне көн чыгышына таба кисеп чыгу өчен, ягъни әлегә күренмәгән фермаларга барып җитү өчен тырыша иде. Бурзай да көн чыгышына таба аның артыннан элдертте. Куян, илле адым чамасы узганнан соң, явыз дошманына тоттырмаска теләп, кисәк кенә бер читкә каерылды, аннан янә дә көн чыгышына таба чабып китте. Әнә шулай бер алга талпынып, бер читкә каерылып, ул дошманнан да кача, шул ук вакытта биек такта коймалы фермага да якыная бара. Койманың тавыклар кереп-чыгып йөри торган бер тишеге бар, ә койма артында аның икенче усал дошманы — бик зур кара эт яши иде. Шулай да бу койма бурзайны бер мәлгә тоткарлап калды, Җәк, бу уңайдан файдаланып, әлеге койма тишегеннән ферма ишегалдына үтеп керде дә шундук аның аулак бер почмагына барып посты. Бурзай биек койманың тәбәнәгрәк ян капкасына атылды, чабып килгән шәпкә капканы сикереп чыкты. Ләкин ул, аны-моны абайламый, нәкъ тавыклар өстенә сикереп төшкән иде. Тавыклар, дөнья җимерелгәндәй тавыш кубарып, як-якка ташландылар. Сискәнгән сарыклар да, ду кубынып, бәэлдәргә кереш-' теләр. Ә инде сарыкларның тугры сакчысы, әлеге зур гәүдәле кара эт, шундук аларга ярдәмгә ашыкты. Чаптар, бу форсаттан файдаланып, койма тишегеннән күләгәдәй шуып кына чыгып китте. Койма артында ырылдашып, чинашып ике эт талашып калды, бу тавышларга кешеләрнең кычкырган авазлары килеп кушылды. Этләрнең талашуы ни белән беткәндер, Җәк моны белмәде һәм белергә дә теләмәде. Ләкин бурзай моннан сон аның артыннан бервакытта да куып йөрмәде.
II
Соңгы елларда Каскадо штатындагы куяннар бик күп яңалыкка тап булдылар. Элек заманда алар ерткыч җанварлар, кошлар белән беррәттән челлә кызулары, зәмһәрир суыклары, шулай ук төрле үләт һәм йогышлы авыру таратучы бөҗәкләр белән дә туктаусыз көрәшеп килгәннәр һәм, әйтергә кирәк, үзләренең токымнарын саклап калганнар иде. Ләкин штат җирләренә төрле яктан фермерлар килеп төпләнә башлагач, куяннарның хәлләре кырт кына үзгәреп китте.
Эт һәм мылтык эшкә керешкәч, койот, төлке, бүре, бурсык ише җанварлар һәм куяннарның ата дошманнары карчыгалар бердән кимеп китте. Шуннан куяннар берничә ел эчендә исәпсез-хисапсыз булып үрчеделәр. -Ләкин тиздән үләт зәхмәте башланды, куяннарны менәрләп-меңәрләп кырып салды. Аларның иң таза һәм иң әрсез дигәннәре генә исән калды. Берара аларны бармак белән дә санарга була иде. Бу вакыт эчендә тагын бер яңалык булып алды: фермерлар үзләренең йорт-кураларын, ихаталарын, хәтта барлык биләмәләрен чәнечкеле куаклар белән әйләндереп алдылар. Бу чәнечкеле киртәләр куяннарның дошманнары өчен дә киртә булды. Хәзер инде нинди дә булса җәнлек тарафыннан эзәрлекләнгән куян җитез аягыннан башка тагын үзенең үткен акылына да ышана ала һәм аларның аеруча зирәкләре, үзләрен этме, койотмы куган чагында, якын-тирәдәге чәнечкеле киртә арасыннан елт кына икенче якка чыгып кача торган иде. Ләкин койотларны да җүләр димә. Алар да тиздән куяннарның бу хәйләсен белеп алдылар, парлап-парлап аулый башладылар. Берсе киртәнең бер ягына чыгып басса, икенче иптәше киртәнең икенче ягында кала; киртә аша чабып чыккан куянны һәр ике якта да дошманы көтеп тора иде. Мондый чакта куянның бер генә котылу чарасы була: ул, киртәнең икенче ягында койот сагалап торганын шәйләп алганнан соң, киртә аша чыгып тормый, әлеге беренче дошманына койрыгын гына күрсәтеп, кыр буйлап элдертә бирә. Әлбәттә, мондый чакта ул бары тик үзенең йөгерек аягына гына ышана.
Үләт зәхмәте узганнан соң, куяннар тагын күпләп үрчи башлады. Шундый зур афәттән котылгач, ата-баба-лары бер ай эчендә кәнкәерлек җирләрдә дә алар рәхәт гомер кичерделәр. Куяннар киң ачык болыннарны, зур фермаларны яратмыйлар, аларга күбрәк киртәләнеп алынган кечкенә фермаларның борылмалы-сырылмалы болын-кырлары ошый, алар бер-берсенә шундый якын, кайчак зур авыллар сымак тоташып китә язалар иде.
Шундый поселокларның берсе Ньючузен чуен юлы станциясе тирәсендә барлыкка килде. Бу поселокның тирә-юнендә яңа әйбәт токымлы куяннар күпләп үрчеде. Алар арасында җемелдәвек күзләре өчен Энҗекүз дип аталган бәләкәй генә бер ана куян да яши. Энҗекүз, гаять җитез булып, койотларны хәйран алдый белә иде. Ул үзенә оя ясау өчен прериянең әле чирәме дә кузгатылмаган ап-ачык көтүлек җирен сайлап алды. Монда аның берсеннән-берсе бәләкәй балалары туып үсте. Бер баласы үзенең җете күзе, соргылт-көмеш туны белән тач әнисе иде, тик менә холкы белән генә аңардан аерылып тора иде. Ә менә Энҗекүзнең икенче улына яңа асыл токымлы әнисенең барлык күркәмлеге до күчкән булып чыкты.
Без белгән куян Энҗекүзкәйнең шушы улы инде. Бу куянның батырлыгы һәм бигрәк тә җитезлеге аңа тирә-якта дан китерде, шуның өчен дә аңа Чаптар кушаматы бирелде. Дошманнарын кәкре каенга терәтерлек качу ысулларын шул куян үзе уйлап чыгарган иде инде.
Әле бәләкәй чагында ук ул Каскадо штатының ни акыллы куяны да үзенең башына китерә алмаслык бер хәйлә тапкан иде. Бервакыт аның артыннан бик явыз бер җирән эт куып барды. Куян киртәләр һәм фермалар арасыннан никадәр генә борыла-сарыла чабып йөрмәсен, әмма бөтен тырышлыклары да заяга гына иде. Киртәләр һәм фермалар койот эзәрләгәндә генә таяныч була ала, чөнки фермерлар белән этләр, койотларга һөҗүм итеп, үзләре дә искәрмәстән, куянга ярдәм күрсәтәләр. Хәзер исә куянның хәле бик мөшкел иде, ник дигәндә, ул үтеп чыккан киртә арасыннан әлеге җирән эт тә үтеп чыккан, һәм Чаптар Җәк, эле бәләкәй сабый бала гына, арып әлсери дә башлаган иде инде. Аның колаклары хәзер гадәттәгечә басып тормый, очлары кырт кына сынган кебек, хәтта вакыт-вакыт шәлберәеп үк төшәләр иде. Нәкъ менә шул мизгелдә ул тагы бер чәнечкеле киртәнең кечкенә генә тишегеннән елдам гына шуып узды, ләкин теге юньсез эт тә аның артыннан җитез генә атылып чыккан иде.
Аланда кечерәк кенә бер сыер көтүе утлап йөри, яннарында бер бозау да бар иде.
Мәгълүм булганча, киек җәнлекләр бик куркыныч минутларда кемгә дә булса сыенырга тырышалар. Алар үзләре артыннан әҗәл куа килгәнен бик яхшы беләләр. Ә бит мондый чакта җиде ятның да дусларча ярдәм кулы сузуына аз гына булса да өмет итәсең. Безнең Җәкне дә менә шундый кысыр өмет дип әйтикме — соңгы чиккә этәрде, ул туп-туры сыерлар янына чабып китте.
Әлеге эзәрләү һәм дошманлык бары куянга гына кагылса, сыерларның әллә ни исләре дә китмәс, алар үзләренең капкан үләннәрен гамьсез генә чәйнәүләрендә булырлар иде. Ләкин сыер халкы да бит эт затын күралмый, шуның өчен дә каршыларында җирән йонлы эт пәйда булгач, аларның танаулары белән койрыклары бердән күккә чөелде. Сыерлар, усал гына пошкырынып, бер сафка тезелделәр дә бозау әнкәсе җитәкчелегендә эт өстенә ябырылып килә башладылар. (Җәк бу вакытта тәбәнәк кенә күгән куагы төбенә поскан иде.) Эт бер читкә тайпылды. Карт сыер аны бозауга һөҗүм итә дип уйлады булса кирәк — эт артыннан шундый чатыр чабып китте, тегенең күләгәсе дә күренми калды, мин сиңа әйтим.
Җәкнең әлеге качу алымы искитмәле булып чыкты. Күрәсең, бу алым сыер белән үгезләрнең бабалары әле бизон булган, этләрнең исә элгәрләре әле койот булган бик борынгы чорлардан ук килгәндер. Җәк бу вакыйганы гомере буе онытмады һәм үзенең әлеге хәйләсен соңыннан да кат-кат кабатлады.
Чаптар, зирәк булуы өстенә, үзенең төсе белән дә бүтән куяннардан аерылып тора иде.
Җәнлекләрнең төсләре аларга, тирә-юнь шартларына яраклашып, күз яздырырга ярдәм итсә, бу «саклагыч төс» дип атала, әгәр инде, киресенчә, әйләнә-тирәдә күзгә бәрелеп торсалар, алары «белгерткеч төсләр» дип йөртелә. Куяннарның төсе шул яклары белән яхшы, алар куянны саклый да, кирәк чакта «мин монда» дип кычкырып та тора. Үзләренең өннәрендә, соргылт куаклар һәм түмгәкләр арасында утырган чакларында куяннарның колак, баш, сырт һәм янтыкларының соры йоннары гына күренә. Болар һәммәсе бергә кушылып җир төсенә керә, һәм бик якын килеп карамыйча, аларны аерып та булмый. Ләкин дошманы якынлашып, үзен тәгаен күреп алачагын белсә, куян шундук сикереп торып качып китәчәк. Аның соры төсе мизгел эчендә юкка чыга, әйтерсең ул үзенең соры төстәге чикмәнен салып ата. Тиз арада бүтән төскә керә ул: колагы акка әйләнә, очлары гына каралып тора; аякларына да ул ак оек киеп куйгандай була; койрыгы исә ак җирлектәге кара тапка охшап кала. Бу соры куян түгел инде, ә аклы-каралы куян. Ул хәзер белгерткеч төскә керде. Ничек шулай килеп чыкты соң әле бу? Монда бер дә гаҗәпләнерлек нәрсә юк. Колакларының тышкы йоны соры булса да, эчке йоны аклы-каралы бит. Куян ак төпле кара койрыгын да, тәпиләрен дә утырып торган чагында җиргә кыскан була. Гүя ул өстендәге соры чикмәненең мамыклы чабулары белән бөтен җирен каплап утыра. Ә инде сикереп торгач, аның ала-кола төсләре шундук калкып чыга. Элек аның төсләре: «Мин түмгәк...»— дип пышылдап торган булса, хәзер исә алар: «Мин куян!»— дип кычкырып торалар.
Бу аңа нәрсә өчен кирәк? — дип уйлыйсыз инде сез. Чынлап та, барлык котылу чаралары җитез аякларында булган бу кыюсыз җан иясе яшеренәсе урынга нишләп әле үзен бөтен дөньяга белгертә? Моның бик мөһим сәбәбе булырга тиеш. Хикмәт менә нәрсәдә икән. Әгәр аны бүтән бер куян куркытса, ягъни бу ялган өркү генә булып чыкса, ул шундук әүвәлге халәтенә кайта, үзенең табигый төсендә кала. Киресенчә, әгәр куянны койот, төлке яисә эт-мазар куркытса, алар аны шундук күреп алачаклар һәм куян куу ул җил куу белән бер дигән нәтиҗәгә киләчәкләр. Дөрестән дә, алар: «Бу куян бит, мин аны ачык яланда барыбер тота алмыйм»,— дип уйлап куялар. Бу — куяннарны йөгереп йөрү кебек артык мәшәкатьтән коткара.
Куяннарның аклы-каралы таплары аларның гаскәри мундирлары да, милли байраклары да. Авыру, зәгыйфь куяннарның ак һәм кара таплары беленми дә диярлек, әмма куәтле, таза куяннарның ул таплары ярылып ята. Оясында соры түмгәк булып утырган Чаптар да, койоттан яисә төлкедән качып барган чагында, аларны юри үчекләгән төсле була: башта ул ала куян булып чабып китә, нәкъ менә ак кар өстендәге чем-кара күмер кебек җем-җем килә; шуннан соң ул ап-ак йомгакка әйләнә, ниһаять, иң азактан, үтә күренмәле кош мамыгына әверелеп, күздән югала, эреп юкка чыга.
Фермерларның күп кенә этләре соры куянны әле тотып була дип уйласалар да, ала куянны исә тотып булмасына тәмам төшенеп җиткәннәр иде. Әлбәттә, алар, кайвакыт ау хиреслегенә бирелеп, ала куян артыннан да: куалар, ләкин бусы инде бер кызык өчен генә була. Чаптар да, үз көченә нык ышанганлыктан, алар белән бик хәтәр уеннар уйнап ташлый иде.
Бүтән җәнлекләр кебек, безнең Җәк тә үзен билгеле бер төбәкнең хуҗасы итеп саный һәм бу төбәкнең чиген бик сирәк очракларда гына үтеп чыга. Аның биләмәсендә оялары атлаган саен диярлек, җирле халык телендә бу ояларны «куян түшәкләре» дип тә атыйлар. Түшәкләр сай табак хәтле генә иңкүләнеп тора, бу иңкүлекләр төбенә кипкән яфрак түшәлә. Кайчак оялар куак я үлән арасында ясала, һәр оя да, шартына карап, бик ипле итеп корыла. Бер оя, әйтик, эссе көн өчен билгеләнә, ул барыннан бигрәк кояштан саклану өчен хезмәт итә; мондый оялар һәрвакыт тән ягына карыйлар. Кышкы торак тирәнрәк казылып, анысының авызы, киресенчә, көн ягына каратыла. Ә инде юеш, сүрән көннәр өчен печән ышыгында махсус куыш корыла, һәм анысының «капкасы» көн батышы тарафына карап тора. Куян, әйтик, көнне берәр оясында үткәргәннән соң, төнгә каршы агай-энеләре белән бергә тукланырга чыга ди. Алар, ашап туйганнан соң, ай яктысында көчекләр кебек әүмәкләшеп уйныйлар-уйныйлар да таң алдыннан гына нәкъ көннең шартына туры килерлек берәр өйгә кайтып керәләр.
Фермалар арасындагы көтүлекләр куяннар өчен иң ышанычлы урыннар иде. Үткен энәле куак-киртәләр һәм чәнечкеле тимер чыбыклар белән әйләндереп алынганлыктан, бу көтүлекләрдә дошман тәпиенә эләгү куркынычы булмый. Ләкин азыкның да иң-иң тәмлесе кешеләр торган җирләрдә була, тик биредә аларны бүре белән төлкедән дә куркынычрак булган кешеләр һәм аларның мылтыклары белән этләре сагалый, аннары андагы коймалар да кереп-чыгып йөрергә комачаулый иде. Менә шушындый хәвеф-хәтәрләр янавына да карамастан, Чаптар үзенең бер оясын яшелчә бакчасы уртасындагы кавын түтәленә терәп үк диярлек ясап куйган, һәм Чаптарның акылын-фигылен белгән кешеләр, аның шулкадәр дә шашкын тәвәккәллек күрсәтүе турында ишеткәч, моңа бер дә исләре китмәде. Әйе, аның өчен бакча — бик хәтәр урын, ләкин шул ук вакытта ул биредә җәннәт рәхәтлегенә тиенә бит. Аннары ул монда койманың утеп-сүтеп йөрерлек күп кенә тишек-тошыкларын да белә, ә инде коймадан чыкканнан соң, ул үзенең күп кенә хәйләле алымнарын куллана ала.