Борис Борисович Надеждин Казанда! 

Борис Борисович Надеждин Казанда! 

Штаб Надеждина | Казань

Иртәгә, 20 нче гыйнварда, Борис Надеждин Казанга киләчәк!🎉

Якшәмбе, 21 нче гыйнварда, сәгәт 14:00 да Борис Надеждин тарафдарлары белән очрашачак. Анда ул Россиянең нинди юнәлештә үсүе һәм Татарстанның демократик һәм федератив илдә киләчәге турында сөйләячәк. 

Борис Надеждин Татарстан активистлары белән очрашачак һәм төбәкнең проблемалары һәм перспективалары турында сөйләячәк. Борис Надеждин белән очрашуда сез аңа борчыган сорауларыгызны бирә аласыз. 

Борис Надеждин сугышка каршы позицияле бәйсез демократик кандидат. Кандидатның кампаниясе халыкка фандрайзинг - халык ярдәме белән башкарыла, мондый күренеш Россиянең тарихында беренче тапкыр .Ул сайлаучылар белән ачык-ачыктан сөйләшергә, дебатларда катнашырга һәм үзенең позициясен якларга әзер. Борис Надеждин аны яклаучы һәркемне кадерли һәм ватандашларга ярдәм итәргә әзер! 

❗️Шуңа күрә, кадерле дуслар, без сезне Борис Борисович Надеждин белән 21 нче гыйнварда сәгәт 14:00 да Островский урамы, 26 адресы буенча зур очрашуга чакырабыз.

Report Page