Балачак сукмаклары
Аяз Гыйләҗев(2 кисәк)
=4=
Кар китте, сукмаклар төште. Мин хәзер урамнан кайтып кермим дә. Аскы урамда Кирушлар турында атау, җир иң әүвәл шунда ачыла. Җыелышып тәтәйле уйныйбыз, кузналы, акча чөябез. Кичләрен мөгәҗи амбары тирәсенә яшьләр җыела. Кайчагында яшьләр уены безнең турга – Әндриян дәдәйләрнең амбары алдына күчә. Имәнле урамыннан гармунын күтәреп Чыжык Бәчелие килә. Уйныйлар, җырлыйлар. Әтинең иске пинжәген иңемә салып, төренеп мин дә бер читтә басып торам. Яшьләр җырына кушылып иреннәрем кыймылдый, ни гаҗәп, берзаман мин яшьләр җырлаганның сүзләренә үз такмакларымны кушып җибәрәм.
Яз – бәйрәмнәр чоры. Беләм, озакламый Олы көн килеп җитәчәк. Олы көн – урысларның Пасха бәйрәме. Ул көнне Баграж – керәшен авылы гөр килеп торачак. Караңгылы-яктылыда бала-чагалар күкәй җыялар. Өйгә кергәч тиз-тиз «Иусус-Кристус терелеп торган» диләр. Йорттан-йортка йөреп, минем дә манган күкәй җыясым килә. Тик мине әни чыгармый: «Без – татар, мөселманнар»,– ди ул. Мин аңлап бетермәсәм дә татар икәнлегемне, керәшеннәрдән аермамны сизә башладым. Су коенырга буа алдына төшсәк, малайлар миңа карап җыр-җыр көләләр, усалраклар:
Татар, татар – тарама,
Кермә безнең арага.
Кысылырсың, үләрсең –
Биш тиен акча түләрсең...
дип җыр әйтәләр.
Усал малайларның авызын томаларлык такмак чыгарасым килә, барып кына чыкмый, җавап итеп кайдадыр отып алган җырны кабатлыйм.
Керәшен, керәшен – керкәле Баш түбәсе серкәле.
Бәйрәм якынайганын шуннан сизәм, көн туды исә Багражның кынҗыр кызлары әни янына күлмәк тектерергә киләләр. Бәйрәм якынлашканын бер сылу кызлар гына сизенәме?!
Югары очта Җәмәй атлы бер бик фәкыйрь кеше бар иде. Кышын тәмәке төрергә гәҗит каян алгандыр, һәр язда исә ул безгә килеп керә торган иде. Килә, болдыр баскычына утыра, дәшми – теле юк. Телсез Җәмәй дә диләр, кушаматы – «Пружин». Озын, чандыр гәүдә – сорау билгеседәй бөгелгән. Очлы иягенә өч-дүрт бөртек сакал ябышкан. Өстендә алагаем дәү якалы, терсәкләре ямаулы чикмән. Кырык ямаулы чалбар тишекләреннән тез башлары күренеп тора. Аягында киндерәләре ялганган дәү-дәү мыеклы чабаталар. Пычрак аягы белән өйгә керми, кат-кат чакырсаң да ияген як-якка чайкый. Тәмәкегә гәҗит сорап килгән Җәмәйне безнең әни берчакта да ашатмыйча, тамагын туйдырмыйча җибәрми торган иде. Өйдә нинди ризык пешсә, тәлинкәгә салып Җәмәй дәдәйгә чыгара. Мин аның ашаганын карап торырга яратам. Озын җәпле бармаклары катып, калҗаеп беткән, тырнаклары җитү. Алдына ризык килгәч, ул кинәт үзгәрә, гәүдәсе тураеп киткәндәй була. Ул ризыкның бер бөртеген, бер тамчысын исраф итмичә, кадерләп, олылап ашый. Ипи, дурычмак өлешен йоткач, башын артка ташлый, бугаз алмасы бүлтәеп чыга, ул керфексез яшел күзләрен йома, күз урынында вак җыерчыклардан хасил елмаю гына балкып кала.
Тәлинкә чыгарасыңмы, табакмы, табамы – ризыгы беткәч, ул һәрберсен ипи катысы белән ышкый-ышкый сөртә, майга манчылган икмәк катысын кәнфит суыргандай суыра...Кулына гәҗит эләккәч, тәмәкесен шартаякның тубырлы башы юанлыгы итеп төрә. Безнең өй тирәсендә кабызмый, әнинең тәмәке исен яратмавын белә, «тартмыйм, тартмыйм!» дигәндәй, тәмәкесен күз югарылыгына күтәреп күрсәтә.
Әниләр кая киткән булгандыр, бер көнне, әбәдтән соң Җәмәй дәдәй килеп керде. Әнвәр түти ишегалдында, кояш күзенә мендәрләрне тараткан, мин җиз тасны аударып, астына баулы таяк кыстырып, тас астына җим сибеп күгәрчен тотарга маташам. Күгәрчен белән мавыгып, Җәмәй дәдәйне онытып җибәргәнмен бер заман карыйм, утыра да утыра теге, ыңы-шыңы юк, тез тишекләрен чикмән итәген кайтарып яшергән, Әнвәр түти тегеңә берни чыгармый. Мин аның янына йөгереп килдем. «Бетмәс монда, әрәм тамак, хәерчеләр!» ди тутам. «Ипи кыерчыгы алып чыгам!» дип өйгә керә башлаган идем, түти мине эләктереп алды. «Йөрмә!» Мондый кирелеген белми идем тутабызның, аптырап киттем. Җәмәй дәдәй утырды, утырды да бөгелеп, бөкерәеп чыгып китте. «Саран бака син, Әнвәр түти!» – дип кычкырганымны сизми дә калдым.
Хәерчеләр дигәннән, без бәләкәй чакларда хәерчеләр авылдан-авылга ел әйләнәсенә йөриләр иде. Ни бирсәң дә алалар, иске-москы кием-салымны да алалар, ипи кыерчыгына да бөгелә-сыгыла рәхмәт әйтәләр. Сәер, җәенке арбаларына утырып, дөя җиккән кыргызлар килеп чыга иде. Алар дөяләрен урам уртасында туктаталар, үзләре өй борынча кереп йөриләр, чыбыркы сабы белән муеннарын кашып: «яндык, казалы булдык»,– дип күзләреннән кысып кына тонык тамчылар чыгаралар. Керәшеннәр үтә ярдәмчел, мәрхәмәтле кабилә, кыргызларга ышаналар, жәллиләр, бала-чагаң күпме? – дип белешәләр. Яртышар капчык бәрәңге, подаука төбенә салып он чыгаралар, ашарга да дәшеп кертәләр. Ә без аю мае сөрткәннәр мени, дөя яныннан китмибез. Якын барырга базмыйбыз, дөянең усаллыгын беләбез. Лач итеп төкерергә дә күп алмый ул!..
Авылда тагын бер сәер хәл булды: тазарак тормышлы йорт хуҗаларын өйләреннән куып мунчаларга, таш амбарларга чыгардылар. Бездән ике-өч өй аркылы гына яшәгән Үтәми дәдәйләрне дә мунчага кудылар. Ишле балалы Үтәми дәдәйнең өен мәктәп иттеләр. Тиздән, бик тиздән Үтәми дәдәйнең улы – яшьтәшем Бәчели белән алар өендә беренче класста укый башларбыз дип кем уйлаган...
=5=
Без яшәгән йорт хуҗалары Багражга кайттылармы-юкмы – хәтеремдә калмаган. Әндриян дәдәй хатыны, ике малае белән Федот детдомында озак кына яшәде шикелле. Кайтмый калмаганнардыр, алар үзара да, күрше-каршы белән дә тату, дус яшәрлек сабыр, акыллы кешеләр иде. Кайтып, безнең тигез генә аккан тормышка бер-бер бимаза ясасалар, ихтимал хәтеремдә дә калыр иде. Явызлыкның ташка язылып, яхшылыкның комга язылуын аңлый башлаган идем инде мин. Әндриян дәдәй тәбәнәк, базык кеше иде. Бер кулының дүрт бармагы юк, кыска, кисек буынлы бармаклары белән аркамнан сөеп куркытканы исемдә. Бөдрә йомшак чәчле иде без торган йортның хуҗасы. Багражда һәркемнең нәселдән күчеп килгән кушаматы бар. Әндриян дәдәйләрнең күршесе «Бояр»лар. Ата-бабасы тимерче бу крестьяннарга ник «Бояр» кушаматы тагылгандыр, белмим. Авылның Югары очтан Түбән очка кадәр өйдән-өйгә сикереп күчә торган кушаматлар әлифбасы бар, әйтик: «Әндриян бөдрә, бояр ыштанын салып йөгерә...» Нәсел-нәсәбеңнән берәү авылга яки авыл кешеләренә яманлык кыла икән, беттең, кара сакалың кая барсаң да артыңнан калмас! Берәр адәм хәтерли микән Югары Багражның кушаматлар әлифбасын? Ялкауларга, аңкауларга, җыбыткыларга, канчыкларга, биләмчеләргә, каруннарга нык эләгә иде ул җор тезмәләрдә!
Нигә «Бояр» кушаматы алган нәселне ыштан салдырып йөгерткәннәр? Белмим. Ул нәселдән авылда байтак гаилә бар иде, һәммәсе һөнәрманнар, яхшы, тырыш кешеләр. Бояр Ибаны – яшьтәшем, исәнме син? Кайларга китеп югалдың?..
Әндриян дәдәйләргә кунакка барып кайту вакыйгасы онытылмаслык булып хәтердә сеңеп калды. Сөенечле дә, фаҗигале дә булды ул хәл.
«Барып кайтыйк булмаса бер, ничә тапкыр чакырдылар инде!»– дип өйдә сөйләшенгән сүзләргә игътибар иттем: кунакка бару балачакның бәйрәме иде бит! Кунак дигәндә мин бик җәһәт идем. Яңа юллар, ят авыллар, яңа җирләр... һәммә тараф серле, кызыклы. Ә мин сергә тартыла торган тере малай идем. Ниһаять, сүз күчә-күчә төп мәсьәләгә дә барып җитте. «Өйдә кемне калдырырга? Мал-туарга, йорт-җиргә кем күз-колак булыр?» Әнвәр түтине ашыгыч кына чакырып алдылар. Чакырган җиргә килми каламы безнең тәмле тамак тутабыз? Нәни төенчеген тотып, ипләп атлап, кичкырын килеп тә җитте. Мин авызымны ерып: «Ә без Әндриян дәдәйләргә кунакка барабыз!»– дип кычкырдым. Әнвәр түтигә сыер савуны тапшырып булмый, сыер малы аны санга сукмый. Күршебездә үтә уңган, ишле балалы Ипие түтиләр яши. Олы эшләрне аңа тапшырып, вак-төяген Әнвәр түтигә йөкләп, ниһаять, без ерак юлга чыктык.
Федотка бездән ике юл бара икән, берсе – район үзәге Зәй аша, икенчесе аулак урау юллар аша – Ашыт, Әхмәт, Кадер авылларын үтеп барырга кирәк. Имәнле урамын узып Түбән авылга төшеп барганда әти белән әни әз генә тарткалашып алдылар. Әти: «Зәй аша барыйк, анда юл ышанычлы»,– дигән иде, әни каршы төште. «Әллә кайдан уратып йөргәнче, турыдан гына чыгыйк»,– ди. Әти: «Әйләнечтән юл туры, урман юлларын белмисең мени?»– дип үз сүзен куәтләде. Ата-аналар тарткалашканда быткыч балалар тик тора аламы? Азат, дилбегә тотып, кукыраеп кузлага утырган, борыны чөенке, олы малай, әти ягын куәтләде: «Зәй аша барабыз, Зәй аша!» Ә мин, әни малае: «Урман аша барыйк, урман аша!»– дип тыкырдатам. Әни алдына җайлап яткан энекәшем Алмаз юлга чыгуга тәмле йокыга талды. Түбән авылга төшкәнче бәхәс дәвам итте, ахыр чиктә ике як та йомшап уртак фикергә килделәр: Ашыт-Әхмәт авыллары аша барабыз да Зәй аша кайтабыз! Азат миңа борылып телен чыгарып күрсәтте. Нигә очынган була инде, икебезнең дә сүзе үтте ләбаса!
Без Түбән авыл урамына барып кердек. Күрше авыл, кешеләр әти-әнине танып, түбәнчелек белән сәламлиләр, кая баруыбыз белән кызыксыналар, белгәч, безгә хәерле юл телиләр. Авыл кибете яныннан үткәндә әти атны туктатты һәм вак-төяк булмасмы дип кибеткә кереп китте. Ары-бире каранып утырганда күзем бер адәмгә төште. Бер йорттан чыкты кеше, селлин-селлин атлап икенче капкага кереп югалды. Әз генә вакыттан соң чыкты, тагын күздән китеп торды. Җәмәй дәдәй! Өй борынча нишләп йөри икән Түбән авылда? Мин күргәнне әни дә күрә икән, сораулы карашымны абайлап: «Җәмәй дәдәң өй борынча хәер сораша, тамагын шулай туйдыра»,– дип аңлатып бирде. Җәмәй дәдәйне кызганудан җылап җибәрдем. Мин аның ничек яшәвен, ничек тамак туйдыруын, кемнәр белән торуын моңарчы бөтенләй белмәгәнмен икән! Әни нидер аңлатты, ниләр сөйләгәне хәтеремдә калмаган, мин: «Җәмәй дәдәйгә ашарына бирик!» – дип әнине йолыккалый башладым. Әни күчтәнәчкә төрелгән ризыклар арасыннан үзе пешергән шадра печеньене учы белән тутырып алды да миңа сузды: «Бар, улым, Җәмәй дәдәңә бир!» Тыгыз коймалы урыс капкадан чыгып килүче бичара телсез каршысына йөгердем, ташка абынып егылдым, печеньеләрне күкрәгемә кыскан идем, алар чәчелмәде, кулым буш булмаганга борыным белән җиргә бәрелдем, канады. Канаса да, еламадым. Җәмәй дәдәй биленә таккан капчыгына печеньеләрне шудырды да дәү кулы белән аркамнан какты. Сирәк сакалын селкетеп рәхмәт укыды. Аның керфексез яшькелт күзләреннән күз яше кысылып чыкты...
Әни ап-ак кулъяулыгы белән минем тузанга, канга буялган борын тирәләрен рәтләп торганда әти кибеттән чыкты, без сәфәребезне дәвам иттек. Авылны чыккач кына әни миңа карап: «И, улым, дөнья йөзендә бәхетсезлекләр бик күп шул әле»,– диде.
Әти белән әни үзара сөйләшеп бардылар, иген уңмаган елларны, мин аңламаган налогларны, кысуларны телгә алдылар. Җәмәй дәдәй белән очрашу аларга шулай тәэсир иттеме, әллә мондый күңелсез әңгәмәнең бүтән бер сәбәбе бар идеме? Без урманны чыктык авыл араларын үттек, авылларга кердек, туктап ат эчерттек, әни коега су алырга килгән ят апалар белән тиз-тиз нидер сөйләште, әмма ата-анамның йөзеннән моңсулык Федотка барып җиткәнче китмәде. Бу юлы әти-әни сөйләшкән сүзләр берәм-берәм минем күңелемә кереп ояладылар. Әниемнең: «И, улым, дөнья йөзендә бәхетсезлекләр бик күп шул әле»,– дигән сүзен мин гомерем буе онытмадым.
Бу сүзнең хак икәнлегенә тагын бер мәртәбә шунда, Федотта ук ышанырга туры килде.
Хуҗалар безне искиткеч җылы каршыладылар. Олыларга гына түгел, безгә, бот буе малайларга да сый-хөрмәтнең иге-чиге булмады. Пилмән дә пешерделәр, тавык та куырдылар. (Дөрес, тавык боты олы малай Азат белән, төпчек малай Алмазга эләкте, мин муен кимереп калдым.) Әндриян дәдәйнең уллары Никипар белән Ибан безгә элек алпавыт утары булган детдом биналарын, таллар арасында җәелеп яткан тирән буаны күрсәтеп йөрделәр. Тоташ чия агачлары белән капланган бик биек тау башына менгәч мин телсез калдым. Мондый киңлекләрне, ерак офыкларны, матурлыкны минем бер чакта да күргәнем юк иде. Баграж тавына менгәнем бар, ләкин безнең авыл өч яктан урманнар белән әйләндерелеп алынган да, тау башыннан ерак офыкларны күреп булмый торган иде. Ә монда исә... бер-берсен кисешкән басу юллары, елга буе әрәмәләрен чәлмәштергән сукмаклары мине тәмам хәйран калдырды. Минем дә әнә шул, кышкы карда куян эзе сыман чәлмәшкән сукмаклардан, тагын әллә кайларга барасым, әллә нинди ят дөньялар белән танышасым килде...
Ничә көн кунак булганбыздыр, исемдә калмаган, кичләрнең берсендә өстәл тирәсендә олылар белән тәмләп бәрәңге дурычмагы белән чәй эчеп утыра идек, кече яктан дурычмак өйгән тәлинкә күтәреп чыгып килүче апа лып итеп урындыкка утырды. Кызганычка каршы, Әндриян дәдәй хатынының исемен онытканмын... Урындыкка утырды, тәлинкәсе идәнгә шапылдап төште, майлы дурычмаклар идәнгә тәгәрәде. Олылар: «Ни булды? Ни булды?»– дип апа тирәсендә кылбырдак килделәр. «Башыма кемдер күсәк белән китереп сукты!»– диде апа, әз-мәз хәлен җыеп. Олылар дару эзләргә тотынды, мин тәмам аптырашта калдым. Нинди күсәк? Кем сукты? Өйдә бездән башка беркем дә юк ләбаса? Уллары Никипар белән Ибан да өйдә юк. Алар Зәйдән килгән кунак абыйны буа коерыгындагы камышлыкка, үрдәк атарга алып киткәннәр. Кичке чәйгә алар да кайтып җитәргә тиеш. Апабыз елапмы-елый, бәргәләнә генә, чыдый алмый. Әндриян дәдәй чакыруы буенча бераздан өйгә фельдшер килеп керде. Биргән даруларны эчмәде Әндриян дәдәйнең җәмәгате, гел бер сүзне кабатлады: «Бәла килде безгә, хәсрәт килде. Башыбызга кайгы төште!»
Эңгер-меңгер иңгәндә, кабык арбага салып Әндриян дәдәйнең кече улы Ибанның җансыз гәүдәсен алып кайттылар. Эш болай булган икән. Зәйдән килгән сунарчы камышлар селкенгәнен абайлаган да шул төшкә төбәп атып та җибәргән... Ядрәләре туп-туры Ибанның күкрәгенә килеп төшкән икән, йөрәгенә үтеп кергән. Ибан аһылдап кычкырган да шунда ук җан биргән... Шул секундта әнкәсенең башына күсәк белән органдай булган. Ана сизгерлегенә тиңнәр юк!
Әндриян дәдәй сап-сары нарат такталардан улына табут ясый...Нарат ылыслары белән, чәчәкләр белән бизәлгән караватта Ибан ята. Аның башы очында кара яулыгын бәйләгән әнисе утыра. Ишегалдында ике кулын аермаска йозаклап, һавада селки-селки бичара сунарчы, Әндриян дәдәйнең кардәше йөри. Өй тирәсендә йөзләгән детдом балалары җыелган. Бүтән чакта шукланырга, төрткәләшергә һәвәс малайлар да бүген тып-тын торалар...
Мин дә шулар тирәсендә йөрим. Мин бүген фаҗиганең ни икәнен, ата-ана хәсрәтен беренче тапкыр үз күзләрем белән күрдем. Хәзер буа өстендәге тип-тигез су да, биек-биеккә менеп киткән таулар да, буа өстенә ишелеп торган агачлар да, алпавыт утары, ул яшәгән йорт болдырының түгәрәк, сырлы-сырлы бизәкле баганалары да күземә күренми. Болытлымы көн, кояшлымы – барыбер караңгы...
Ибанны ничек, кая күмүләре исемдә калмаган. Кайсы юлдан кайтканыбызны да белмим. Хәер, моның әһәмияте бар идемени хәзер? Әче күз яшьләренә төрелгән бу көн, нарат ылыслары арасында сузылган Ибанның балавыздай йөзе, Җәмәй дәдәйнең йорттан-йортка кереп теләнеп йөрүе шушы җәемнең иң авыр хатирәләре булды шикелле.
Ибан үлгәч Әндриян дәдәйләр Федот детдомында озак тормадылар, Багражга кайттылар. Без, гаиләбез белән Урта урамның буш өенә күчтек. Аның хуҗалары кая киткән булгандыр, хәтерләмим, мәгәр аларны да бер-бер нужа, бәхетсезлек күчереп йөрткәндер дип уйлыйм. Кешеләрне урыннан-урынга күчәргә мәҗбүр иткән тынгысыз заманга кереп баруыбыз хакында әти-әниләрнең кеше югында, шыпырт кына сөйләшүләре истә калган...
Июль-август, 1991 ел.
Текстны электрон калыпка Гали Мусин күчерде.