Азатлык символы Һади Атласи!
15 февраль - милләтебез тарихында фаҗигале көннәрнең берсе. 1938 елны бу көнне 9 татар зыялысы, халык дошманы, дип, Казанда атып үтерелгән. Менә алар, динебез, телебез, азатлыгыбыз өчен шәһит киткән каһарман татарлар: Һади Атласи (тарихчы) - 1876-1938; Гани Алтынбаев (укытучы) - 1902-1938; Касыйм Исхаков (имам) - 1890-1938; Фазыл Туйкин (язучы) - 1887-1938; Кәбир Туйкин (укытучы) - 1878-1938; Сабир Уразманов (укытучы) - 1892-1938; Барый Фаттахов (имам) - 1875-1938; Зәкәрия Фаттахов (хезмәткәр) - 1910-1938; Рәшит Яруллин (имам) - 1880-1938. Урыныгыз җәннәттә булсын, газиз кардәшләребез, без сезне онытмадык һәм догада калабыз...
Менә инде утыз елга якын Бөгелмә шәһәрендә шушы фидакарь җаннарны искә алып, Хәтер көне уздырыла. Быел, шушы золым корбаны, танылган тарихчы, мәгърифәтче, милли сәясәтче Һади Атласиның тууына 150 ел тулу сәбәпле, искә алу чаралары берничә көн узды. Һади Атласи бүләге ияләре буларак, без ирем белән бу чараларга махсус чакырылган идек, һәм Түбән Новгород өлкәсеннән килеп, халык алдында үз сүзебезне әйттек.
Әйе, Һади Атласины һәм аның тарафдарларын, "СССРга каршы милләтче оешма төзегәннәр, илне җимереп, бәйсез татар дәүләте төзергә теләгәннәр" дип, атып үтергәннәр. Әмма андый оешма булмаган, андый максатлар да куелмаган, соңыннан бу корбаннар барысы да акланган. Аларны татарның телен, динен, тарихын яклап, үз сүзләрен әйткән өчен юк иткәннәр...
Быелгы Хәтер кичәсе дә шәһитләрне искә алып, Коръән уку, алар рухына дога кылу белән башланды, бу изге эшне Бөгелмә мөхтәсибәте башлыгы Баязит хәзрәт башкарды. Хәтер мәрәсимендә Бөгелмә шәһәре хакимияте вәкиле Вахит Гарәфетдинов үз сүзен әйтте,
татар зыялылары, сәнгать әһелләре, балалар чыгыш ясады. Һәр елдагыча, милләт өчен аеруча зур хезмәтләр башкарган шәхесләргә Һади Атласи бүләге һәм "Мәгърифәтче" исеме бирелде. Быел бу олуг бүләккә лаек булучылар - Казаннан язучы, тәрҗемәче, "Китап марафоны" на нигез салучы һәм гамәлгә ашыручы, интернет аша татар китабын бөтен дөньяга пропагандалаучы Раил Гатауллин һәм Бөгелмәдән танылган төбәк тарихчысы, дистәләгән китап авторы Әсгать Закиров. Шулай ук сәхнә түренә узган ел Атласи бүләге һәм " Мәгърифәтче " исеме бирелгән тарихчы- краевед Хөсәен Аймалетдинов та чакырылды һәм халык алдында тагы бер тапкыр зурланды. "Милләтпәрвәр", "Фидакарь укытучы", "Иҗтиһадлы бала" номинацияләре буенча да иң лаеклыларга Һади Атласи бүләге тапшырылды. Бүләкләрне Һади Атласи исемендәге иҗтимагый фонд җитәкчесе Алсу Мөхәммәтдинова һәм Бөтендөнья татар конгрессының Бөгелмә бүлеге рәисе Руслан Җәләлов тапшырдылар.
Казан кунагы, Габдулла Тукай һәм Һади Атласи бүләкләре иясе, әдәбият галиме, шамаилләр остасы Нәҗип Нәккашны да зал алкышлап каршы алды, ул Бөгелмәгә үзе ясаган шамаил- туграларны бүләк итте. Мин исә үземнең чыгышымда Һади Атласины татарның азатлык символы буларак атып үтергәннәрен әйттем. Ул милләтне яклаганы өчен, дүрт тапкыр төрмәдә утырган, тарихи хезмәтләре аша татарның бөеклегенә дан җырлаган, фаҗигасен халыкка аңлаткан. Атласи татар халкын үзенең телен һәм динен сакларга чакырган, аларга дөрес тарихны аңлаткан, милли хокуклар өчен көрәшкән. Менә шуның өчен аны атып үтергәннәр дә инде, татарның азатлык тамгасын юк итәргә теләгәннәр, әмма юк итә алмаганнар! Бүген зал тутырып дөрес сүз ишетергә теләгән татарлар утыра икән, Атласи рухын саклаган шушындый милли оешмалар эшләп тора икән, урыс шәһәре саналган Бөгелмәнең уртасында Һади Атласи исемендәге татар гимназиясе гөрләп эшләп тора икән, шәһәр өстендә дистәгә якын мәчет манараларыннан азан тавышы яңгырап тора икән, бу бит инде милләт исән, дигән сүз! Атласиның идеяләре исән, тормышка ашкан, дигән сүз! Алар менә шуны үтерә алмаганнар, язучыларны, тарихчыларны, укытучыларны терәп атсалар да, татар телен, татар сүзен юк итә алмаганнар, муллаларны атып үтерсәләр дә, динне бетерә алмаганнар! Татарның азатлыкка хыялын сүндерә алмаганнар, мең шөкер!!!
Дөньяда бик зур үзгәрешләр бара, геополитик тетрәнүләр күзәтелә. Бу тарихи күчеш чорында татарның урыны кайда булыр? Мин ышанам, нинди заманда да татар юкка чыкмас, тарихта үзенең лаеклы урынын алыр һәм азатлык идеологы Һади Атласиның исеме, алтын хәрефләр белән, Казан диварларына язылыр әле, ин шәә Аллаһ!!!
Хәтер кичәсендә әйтелгәнчә, "Милләтнең иң зур байлыгы - Хәтер! Милли хәтер - бары тик үз җиреңдә бердәм булып яшәгәндә генә саклана ала һәм буыннар дисбесенең бөтенлеген, тулылыгын тотып тора. Ә милли каһарманнардан тыш халык бербөтен булып яши алмый, аңа терек суы өреп торган каһарманнарыбызны онытмау, олылау, милли хәтерне саклау - хәзер җирдә яшәгән буыннарның изге бурычы."
Шәһәрнең " Татар мәдәният үзәге" ндә үткән Хәтер кичәсе бергәләп "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды. Соңыннан Һади Атласи укыткан мәктәпнең Хәтер тактасына чәчәкләр куелды, анда атып үтерелгән 9 татар каһарманының исемнәре ташка уеп язылган...
.
. Мин - рухи варисы илнең,
. Бабамнарны аклыйм...
. Сакларга асыл мирасны
. Соңгы ант бу, халкым!
.
. Халык кадәр халык бит без,
. Исән - тән, сау - акыл...
. Уянырсың!
. Ахыр юлың
. Биеклеккә, халкым!
. Далалардан, балбаллардан
. Юл башыңны байкыйм,
. Кыйтгаларның ташларына
. Тарих язган халкым!
. Япанчы кебек ирләрнең
. Оныттыңмы атын?
. Вакыт җитте, Ватан өчен
. Баш салганнар хакын
. Горур яклыйк, халкым!!!
.
. Фәүзия Бәйрәмова- Аймал,
. язучы, тарих фәннәре кандидаты,
. Һади Атласи һәм Гаяз Исхакый исемендәге бүләкләр иясе.
. 15.02.26.
. Татарстан Республикасы.