Авыл сабан туе

Авыл сабан туе

Кояш №99 1913 ел

Сабан туе авыл халкы өчен иң зур бәйрәм, иң зур күңел ачу. Кыш буе кар астында бәрән-сарык вә бозаулар белән бергә бер үк өйдә сасы һавада көн үткәргән авыл халкы яз башында карлар эреп кырлар арчылып бераз кибү белән сабанга төшкәнче, сабан туе ясап, авыл читендә, кырда, ачык һавада селкенә, барлык күгәргәннәрен киптерә. Бу сабан туе көнне кышның ачы бураннары, бер генә кат тәрәзәле өйдә төрле җирдән искән-өргән салкын җилләрнең "ләззәтләрен", такта чәй, кара икмәк вә бәрәнге ашап үткәрелгән озын кышкы төннәрне һәммәсен дә, һәммәсен дә авыл кешесе бу көн, сабан туенда оныта. Үткән көннәренең һәммә кайгылары һәммә мәшәкатьләре һәммә авырлыклары бу көн югала. Ул бүген шат. Татарлар тормышындагы бу милли бәйрәмнең бәһасен, әһәмиятен сөйләп кенә бетерерлек түгел. Сабан туе татарларга гына махсус бер милли бәйрәм. Бу бәйрәмнән ул гына тиешенчә файдалана ала. Ул гына юк кына күңел ачуны да зур иттереп эшли ала. Сабан туенда тирә-як авыллардан килгән әллә никадәр рус вә чувашлар булса да, аларга ни эшләсәләр дә, килешми кебек. Аларның йөрешләре дә, торышлары да, күз караулары да, сөйләшүләре дә, көлүләре дә – берсе дә татарныкы кебек чыкмый. Барлыгы көчләнеп эшләнгән ясалма күренешләре аларның бөтен хәрәкәтләре аз-маз татарча белгән, яки беләм дәгъвасында булган русның татар телендә сөйләве кебек чыга. Сабан туе чын-чын милли бер бәйрәм. Аның һәммә эшендә миллият рухы аңкып тора.

Бер көн авылда кояш чыгу белән үк кызу хәрәкәт башлана: урам тулы бала-чага, уйныйлар, көләләр, сикерәләр, йөгерәләр, һәммәсе шат. Бүген алар кояш белән бергә йокыдан күтәрелеп, бүген сабан туе, дип күбесе ашамый-эчми урамга чыккан. Кояш чыгып берәр сәгать вакыт үтми урам тулы ат, атка менгән үсмер егетләр, алар артыннан ат өстендә үзен үзе тота алырлык кечкенә балалар. Атлары тазартылган, таралган, койрыклары, яллары төрле аллы-гөлле чүпрәкләр берлә зиннәтләнгән. Бу атлар арасында нинди генә юк инде! Монда озын-озын йонлары салынган ябык җабагша тайлар, җеп сыйрак пичкә корсак буаз бияләр, ләкин күбрәге авылның иң һәйбәт атлары, сабан эше җитү мөнәсәбәте белән симертелгән, тазартылган, каралган, эшкә пешсә дә, әле картаймаган, яшьлеген бигүк җуймаган гади хезмәт атлары.

Бу атка менгән үсмер егетләр сабан туенда атларга, кешеләргә биреләчәк приз өчен сөлге җыючылар. Болар һәркемнең капка төбенә, өйнең тәрәзәсенә туктап ат өстеннән генә сөлгене алып билләренә кыстырып йөрүчеләр. Башка балалар исә зурларга ияреп, алардан бер дә калышмый, ду иттереп урам тулы чабып йөриләр. Бу вакытта авылның читендә прәнник вә башка нәрсәләр сатар өчен кечкенә генә балаганнар коралар. Сәгать 11ләрдә авылның эчендәге тормыш кырга күчә. Тиздән теге балаганнар тирәсе кап кара халык белән тула. Рәсмән сабан туе башланганчы теге сөлге җыючы егет вә балалардан төзелгән төркем үзара берәр генә чакрымдан атта чаптырышып алалар. Монсы саф балалар сабан туе дияргә ярый. Чын сабан туеның башы өйләдән соң сәгать берләрдә була. Һәр йортның ирләре үзләренә чит авылдан килгән кунаклар берлә кырга, авыл читенә чыга башлыйлар.

Урамның бер ягыннан ирләр агымы хәрәкәт итсә, икенчесеннән бик күзгә чалына торган ачык төсле күлмәк яулык вә нечкә шәлләрдән хатын-кызлар баралар. Хатын-кызлар мәйданнан ераграк бер читтә ирләр аягы басмый торганрак бер уңача җирдә җыелалар.

Бала-кызлар шунда ирләр берлә бергүк аралашып йөриләр. Беренче мәртәбә атлар җибәрелә. Ә бу вакытта исә сабан туеның кызуы һаман юк әле. Халык берничә кеше бергә төркем-төркем булып үзара сөйләшеп кенә йөриләр әле. Берәр сәгать вакыт үтә. Атлар килер вакыт җитә. Бу вакыт авылның бөтен тормышы кырда. Бу вакыт мәсҗедләрнең манаралары авылның иң чытлы, иң кадерле, иң атаклы, иң хәлле кешеләрнең кызлары, хатыннары белән тула. Манаралар язның матур кояшында ялтырый торган калфаклар, укалы камзуллар, ак, кызыл, ачык сары, яшел төстәге материаллар белән тулы була. Озак та вакыт үтми, "Киләләр!" дигән тавыш ишетелә. Мәйдан тирәсен каплаган гаскәр кеби халык арасында кызу-кызу хәрәкәт башлана. Һәркаюсы баш килүче атны күрәсе килә. Юл буенча ике яклап тезелгән халык уртасыннан яшендәй атлы уза. Аннан соң җәяүлеләр чаба. Тагы бераздан икенче мәртәбә атлар килеп, көрәшләр башлана. Хатын-кыз исә өйләренә агыла башлыйлар. Көрәш мәйданы балалар көрәшүе берлә ачыла.

Габдеррахман батыр 12 яшендә

Мәйдан уртасында ике саф утырган, калганнары басып торучы халыктан төзелгән түгәрәктән гыйбарәт. Мәйдан уртасында күркәмлек өчен генә чыбык яки таяк тоткан авыл куштаннары әрле-бирле өреп утырган вә баскан халык арасыннан көрәшергә кешеләрне тартып-тартып чыгаралар.

Чиләбе сабантуе, 1915 ел

Көрәштә һәр ике тараф чит вә ят авылларныкы булганлыктан көрәш кыза-кыза авыллап бик шәп яклаш та китә. Бер авылның кешесе тәмам бетә. Менә яхшы ук картайган, кайбер аппак сакаллы кешеләр кызышып үз авылы өстеннән хурлыкны җибәрер өчен сикереп-сикереп чыга башлыйлар. Көрәш мәйданының иң кызык вакыты – шушы вакыт.

Кайчак бу кызышуның нәтиҗәсендә зур тавыш күтәрелсә дә, бер җирдә дә сугышка кадәр эшнең җиткәне күренми. Бераз тавышлыйлар да, берәр авторитетный кеше арага катышуы берлә тиздән тәмам тын булып янә көрәшләр әүвәлге хәлдә дәвам итә.

Чиләбе сабантуеның жюрие, 1915 ел

Һич бер полициянең мөдәхәләсеннән башка да шундый зур мәйданнарның шома гына баруы, тыныч кына бетүе, татар халкының сабан туен чын сөюен вә аны бик кыйммәтле санап, башка милләтләр алдында аны күздән төшермәскә тырышуын күрсәтә. Бу да сабан туен чын милли бәйрәм икәнен ачык аңгарта.


Report Page