Карт

Карт

Аяз Гыйләҗев

Хөснулла абзый сырхаулады. Берничә көн рәттән биле сызлап, күкрәге кысылып торгач, яңгырга-фәләнгәдер, үтәр әле дип уйлады ул. Көннәр коры һәм җылы торсалар да, сызлау басылмагач, Хөснулла абзый эшнең бу юлы бәрәңге суы иснәп кенә, кайнар су тутырган шешәләрне биленә куеп кына котылырлык түгел икәнлеген сизенде. Карчыгы әзерләп биргән, гадәттә, бик шифалы булып, бик тиз терелтә торган мәтрүшкә чәчәкләре, әфлисун кабыклары салган кайнар чәй дә ярдәм итмәде. Авырый башлавына нәкъ бер атна булды дигән иртәдә Хөснулла абзый тәмам кәефе кырылып уянды. Аяк-кулларының чәнчеп-чәнчеп алуын тоеп, кузгалырга базмыйча ятты. Фермага эшкә чыгып баручы төпчеге Нәзирәне туктатып:

— Бер уңайдан Галәви кияүгә дә кагыл әле, кызым. Бүлнискә барып кайтмыйча рәт булмас, ахры, – диде ул яткан җиреннән генә.

Әткәсенең зәгыйфьләнеп киткән калтыравыклы тавышын ишетеп куркып калган Нәзирә, атылып килеп, аның кан тамырларын тотып карады.

— Кияү килгәләгәнче, үзебезнең духтырны дәшә торыйммы әллә, карт? – диде Минҗамал карчык та, пошынып.

Хөснулла абзый йөзен чытты:

— Сыланган иреннәрендә үк мөрәвәт юк шуның. Духтыр тагын аңа, – дип кулын селкеде.

Картның холкын белгән Минҗамал сүз көрәштереп тормады. Киштәдән яңа күн итекләр алып, Хөснулла абзый янына китереп куйды да кыяр-кыймас кына:

— Яңа кәчтүмеңне дә киярсең микән, карт? – дип сорады.

— Яңа костюмны да киям, теге кыек якалы зәңгәр күлмәкне дә чыгар әле. Авылда шәһәрдән кунаклар да бар, диләр, бүлнис тә культурный урын, – диде ул, Нәзирә чыгып киткәч.

Сыкрана-сыкрана торып киенгәләгәнче, чәйләр эчкәләгәнче, олы кызларының кияве Галәви килеп тә җитте.

— Ай-яй, бабай, бөтенләй төсләрең киткән. Бәрәңге ташырга кушканнар иде кушуын, әйдә, булмаса, бер җилдереп кайтыйм үзеңне. Бригадир да каршы түгел, – дип, ишектән сөйләнә-сөйләнә керде ул.

Аягүрә генә ике-өч чынаяк чәйне эчеп, Минҗамал карчыкның фатихаларын, киңәшләрен тыңлый-тыңлый, Хөснулла абзый белән Галәви ишегалдына чыктылар. Хөснулла абзый капкага бәйләнгән атны, коры печән тутырылган такта арбаны күргәч, Галәвине туктатты да:

— Бә-ә, син такта арба җиккәнсең икән, – диде.

— Каты булыр дисеңме әллә, бабай? Ферма яныннан үткәндә азрак печән өстәрбез, – диде Галәви.

— Каты булмас, – диде сузып кына Хөснулла абзый. – Бәрәңге ташырга арбалар җитмәс бит, кияү. Шәһәрдән студентлар да килгәннәр. Арбасыз интекмәсеннәр дим.

— Озак тормыйбыз бит, – диде Галәви, – «ә» дигәнче әйләнеп кайтырбыз.

— Шулаен шулай да, кияү, син берәр җиңелрәк арба җигеп кил инде... – диде Хөснулла абзый һәм капка янындагы бүрәнәгә утырды.

Галәви, риза булмаса да, аны-моны әйтмәде, атны борып китә башлады.

Бераз киткәч, Хөснулла абзый аны тагын туктатты:

— Галәви, печәнеңне онытма әле!

— Юк-юк, өстәрмен.

— Өстәмә инде син аны, кияү, – дип кычкырды Хөснулла абзый, – әйбәтләп кенә фермага бушатып кил. Аска тун-фәлән генә салырбыз.

Галәви чаптырып китеп барды. Хөснулла абзыйның:

— Бик юрттырма, урамда каз фәлән тапталмасын, – дип кычкыруын да ишетмәде.

Хөснулла абзыйның бил сызлавы тагын да көчәйде. Әмма карчыгы аны никадәрле генә кыстаса да, өйгә кермәде. Урамнан үтеп баручылар белән сүз кузгатты, эшнең ничек баруын белеште. Бәрәңгенең көткәнгә караганда азрак чыгуын ишеткәч, кәефсезләнеп, башын чайкап куйды.

Ул арада, җиңел кабык арба җигеп, Галәви дә килеп җитте. Кабык өстенә якасы кыршылган толып җәйделәр, чуар тышлы ястык, Минҗамал әбинең тавык-чебешләргә дигән солысының ярты капчык чамасын арбага салдылар. Ниһаять, чаптар бия күндәм генә юртып китте. Авыл очындагы кое яныннан үткәндә:

— Син, кияү, атыңны эчерергә онытмадыңмы икән? – диде Хөснулла абзый. Онытмавын белгәч, чаптарның камыты олырак түгелме дип борчылды. Тәгәрмәчләр майланмаган икән, күчәрне бетерә инде дип пошынып барды. Галәви «әйе, эһем, шулайрак шул» дип җөпләп кенә килде. Атны сызгырып кына куды, сигездән үргән чуклы камчысын толып астына ук тыгып куйды. Басу юлында коелган салам өемнәрен күргәч, Хөснулла абзый саламчы малайларны тиргәде, үзе яшьрәк вакытта мондый хәлләрне булдырмавын сөйләп алды:

— Кукуруз күбәйде дигәч тә, саламны бик мыскыл итәргә ярамый, кышның корсагы бик киң аның. Ашатыйм дисәң, булмаган чаклары да күп ие аның.

Бәрәңге җире өстен чуарлаган кешеләр күренә башлагач, Хөснулла абзый арпа башагы төсле кашлары өстенә яргаланган юка учын куеп карап бара башлады. Атны акрынайтырга кушты, кешеләр янына килеп җиткәч, бөтенләй туктатты. Кырын яткан җиреннән торып ук утырып һәм бер — җиргә, бер — таралып яткан бәрәңге өемнәренә, бер ярым шәһәрчә киенгән кызларга һәм егетләргә карап тора башлады. Ары башта бәрәңге алгыч машина күренә иде. Юлның буеннан-буена бәрәңгене көрәк белән казыйлар. Галәви, юлга караштыра-караштыра:

— Приёмга соңга калырбыз бит, бабай, кузгалабызмы әллә? – диде.

Хөснулла абзый, аңа карамыйча гына:

— Бәрәңге алуның җае бар аның, кияү. Син алай димә. Ботка ашарга да осталык кирәк, – диде.

Галәви, ни әйтергә белмичәрәк:

— Бу кадәр халыкка күп чыдамас, дүрт-биш көндә бетерербез. Кара инде теге ике егетне. Тузан гына тузып кала бит! - дип җаваплады.

Хөснулла абзый аңа кырын караш ташлады

— Тузан гына калса ярый да бит... Йә, кияү, ку бияне.

Хөснулла абзыйның үзенә ни өчен ачулануын аңлап бетермәгән Галәви атны куа төште. Җир башында Хөснулла абзый атны тагын бер туктатты. Юлга якын гына яткан бәрәңге сабакларыннан беркадәресен Галәвидән күтәреп китертте, капшап карады һәм:

— Кыш көне борыныңа төреп тыгарлык булыр әле. Онытмыйча председательгә әйтергә кирәк, силослауны соңартмасын, – диде. Кузгалып киткәндә тагын студентларга борылып карады һәм аннан алдагы юл дәвамында берни дә дәшмәде.

Юл шулай ару гына үтте, һәм больницага килеп тә җиттеләр.

Олы кеше дип чиратсыз кертергә теләсәләр дә, Хөснулла абзый риза булмады. Нәүбәте җиткәнче почмакта утырып торды. Ат солыны ашыймы икән, дилбегәсе чуалмаганмы дип, берничә мәртәбә Галәвине белешергә җибәрде. Хөснулла абзыйны кабул итү бүлмәсендә баш врач үзе каршылады, бик әйбәтләп карады, дарулар язып озатып калды. Кайтышлый аптекага кереп, даруларны алып та чыктылар. Хөснулла абзыйның бил сызлавы басылмаса да, банкалар куйгач, хәле җиңеләеп, аруланып китте. Үзе тизрәк кайтып җитсәк иде дип ашыкса да, әле райпотребсоюзга да кагылып чыктылар. «Җылы киемнәр нигә кайтармыйсыз, бар белгәнегез аракы да консерва», - дип, председательне орышты карт.

Больницадан чыга-чыкканнан бирле карт авызын да йоммады.

Әле яшь чакларын искә төшерде, ак чехлар белән сугышып йөрүен хәтерләде, колхоз төзү елларын сөйләп алды. Таныш бәрәңге басуына җитәрәк кенә тынып калды ул. Көн кичегеп килсә дә, басуда эш гөрләп тора, бер-бер артлы тезелеп, олаулар китеп баралар, аргы башта, капчыкларны очырып-очырып, машинага бәрәңге төйиләр. Ләкин өемнәр кимегән кебек күренми. Бәрәңге җиренә килеп керүгә, Хөснулла абзый атны туктатты. Галәви нинди әкәмәт чыгара икән бу карт дип торганда, Хөснулла абзый арбадан төште, катып киткән аякларын язып, кыек-мыек баса-баса:

— Син, кияү, толыпны гына кертеп чык та бәрәңге төяргә мен инде, – диде.

— Ә син? – дип гаҗәпләнеп сорады Галәви.

— Мин калам әле. Бер әйләнеп төшим дим.

— Билең соң? Әби ачуланыр бит, – дип карулашты Галәви.

Хөснулла абзый кул гына селкеде һәм, вак-вак атлап, кешеләр янына юнәлде. Туктап, аяк очы белән җирне казып карады, иелеп кесәсенә ниләрдер салды. Мыгырдап куйды.

Студентларның колонна башлыгы Игнатьев, җир өсләтеп килүче, бәйрәмчә киенгән, ап-ак сакаллы, бераз бөкрерәк гәүдәле картны күргәч, аңа каршы чыкты. Кесә авызларының туфракка буялганлыгын һәм кесәләренең сәер генә бүлтәеп торуларын күргәч, елмаеп куйды. Картның җитди күзләре белән очрашкач, елмаюын яшереп, сәлам бирде. Карт, Игнатьевка карап, аның башлык икәнлеген абайлады.

— Киңәшмә җыеп алырга иде бит, башлык иптәш! – диде Хөснулла абзый. – Ничек әле, производство киңәшмәсе диләрме?

«Правлениедән җибәргәннәр», – дип уйлап алды Игнатьев һәм, нигәдер күңелсезләнеп:

— Хәзерме? Басудамы? – дип сорады. Картның раславын күргәч, эре-эре атлап, бер кырыйдарак маташкан егетләр янына килде. Бер минутта егетләр басуны чабып әйләнделәр, һәм Хөснулла абзый шау-гөр килеп торган төркем арасында калды. Барысы да җыелып беткәч, ул бераз тамак кыргалап, йөткергәләп торды.

Игнатьев:

— Егетләр, – дип кычкырып, шау-шуны туктатты һәм, башлыйбызмы дигән сыман, Хөснулла абзыйга карады.

Карт, үзенә текәлгән карашлардан аз гына да уңайсызланмыйча, рус сүзләрен оста гына тезә-тезә, татар акценты белән сөйләп китте:

— Сез безгә булышырга килгәнсез. Бик әйбәт. Тик булышу булышу булсын инде ул. Кырлар өстеннән йөгереп кенә узарлык булсак, без сезне чакырып та тормас идек. Бәрәңге алуның җае бар аның. – Хөснулла абзый якынрак торган берәүнең көрәген алды һәм, казып күрсәтә-күрсәтә: – Менә болай йөгереп узарга да була. Болай иткәндә, аста менә нәрсәләр кала...

Картның кесәсеннән чыккан эре-эре бәрәңгеләрне күргәч, Игнатьев кызарып китте.

— Болай калмасын өчен, менә болай казырга кирәк... – Хөснулла абзый тырышып-тырышып казый башлады. Маңгаена эре тир бөртекләре чыкты, күзләре яшьләнде, ә ул казыды да казыды.

— План бирелгәндер сезгә фәлән кадәр сутыйны казырга. Әмма сез казырга гына кызыкмагыз, бәрәңгене җирдә калдырмаска тырышыгыз, вәт шул, – дип, Хөснулла абзый сүзен бетерде.

Картның бераз бөкрерәк аркасы юл борылмасында күмелгәндә дә, әле җир өстендә бәхәс тукталмаган иде. Тузан өертүче егетләргә дә эләкте, бәрәңге чүпләүчеләрне дә кыздырдылар.

Кич белән правлениедә Игнатьев председательне очратты һәм:

— Киңәшмә уздыру каян башыгызга килгән сезнең? Искиткеч файдалы булды ул. Кешесен дә белеп җибәргәнсез, – диде.

— Нинди киңәшмә? Нинди кешене? – дип гаҗәпләнде председатель.

— Теге бабайны, дим, кырга килеп киңәшмә уздырды бит.

Игнатьев һаман да аңламаган председательгә ачыклап маташканда, юкә балы белән кайнар чәй эчеп яткан Хөснулла абзый, тәмле төшләр күрә-күрә, изелеп йоклый иде инде.


Report Page