"Кышкы җәнлекләр" бәйгесенең нигезләмәсе

"Кышкы җәнлекләр" бәйгесенең нигезләмәсе


Бәйгенең максатлары

  • Балаларның табигатькә, тирә-юньгә карата игътибарын, кызыксынуларын арттыру.
  • Кош-кортларның татар телендәге атамаларын өйрәнү.

Бәйгедә балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп яшендәге балалар катнаша ала (11 яшькә кадәр). Эшләр 15 нче гыйнварга кадәр кабул ителә. Бәйге ике номинациядә оештырыла: "Кардагы эзләр" һәм "Кышкы орнитофауна".

Конкурсның шартлары

1. "Кардагы эзләр"

Табигатьтә (урман, кыр, ишегалды һ.б.) очраган кар өстендәге эзләрне фотога төшерергә. Аерым файлда фотоларны өстәп, эзләрнең кайсы җәнлек яки кошныкы булуын, фотосурәтнең кайчан һәм кайда төшерелгәнен язарга.

2. "Кышкы орнитофауна"

Табигатьтә (урман, кыр, ишегалды һ.б.) очраган кошларны фотога төшерергә. Аерым файлга кошның фотосын өстәп, татарча атамасын, фотосурәтнең кайчан һәм кайда төшерелгәнен язарга.

Эшне бер документ формасында башкарырга кирәк. Әзер документны түбәндәге сылтамага pdf форматында (10 мб'ка кадәр) йөкләргә. Документта катнашучының исем, фамилиясен дә язарга кирәк. Форманы тутырыр өчен Google аккаунтына керергә кирәк. https://goo.gl/forms/FjAR5mcvos4ySDK72

Һәр бала ике номинациядә дә катнаша ала. Аның өчен форманы ике тапкыр тутырырга һәм ике төрле документ формасында башкарырга кирәк.

Җиңүчеләрне билгеләү. Иң күп эзне фотога төшереп, хуҗасын дөрес билгеләүчеләр һәм, иң күп кошны фотога төшереп, атамасын татарча дөрес билгеләүчеләр җиңүче дип табылачак.

Бәйгенең партнерлары: "Гыйлем" фән үзәге һәм "Юлбасма" татарча балалар китап нәшрияты. Җиңүчеләрне бүләкләр һәм дипломнар көтә. Һәр катнашучыга "Гыйлем" үзәгеннән сертификат тапшырылачак.

Элемтәләр өчен, i.nabiullin@litsey4.ru

Report Page