🌷🌷🌷🌷🌷🌷🌷

🌷🌷🌷🌷🌷🌷🌷

🍀🍀🍀🍀🍀🍀🍀🍀🍀🍀🍀🍀🍀🍀🍀🍀
🍑🍑🍑🍑🍑🍑🍑🍑🍑🍑🍑🍑🍑🍑

"Ул барысын да үз вакытында күркәм итеп булдырган. Хәтта [Аллаһы] кешеләрнең күңеленә мәңгелек салган"

🌼🌼🌼🌼🌼🌼🌼🌼🌼🌼🌼🌼🌼🌼

,, Алар йортлар төзер һәм анда яшәр, Йөзем бакчалары утыртыр һәм җимешләрен ашар.

Алар өйләрен башка берәү яшәсен өчен төземәс, Йөзем агачларын җимешләрен башкалар ашасын өчен утыртмас. Минем халкымның көннәре агач көннәре кебек булыр, Сайланганнарым үзләре ясаган нәрсәләрнең рәхәтен күрер.

Аларның тырышып эшләгәннәре юкка булмас, Алар балаларын кайгы-хәсрәт өчен тудырмас, Чөнки алар үзләре дә, Аларның нәселе дә — Йәһвә фатихалаган токым".

🍉🍂🍋🍑🍋🍉🍋🍑🍂🍉🍋🍉🍂🍉

Кешеләр җирдә мәңге яшәргә өметләнә.

Бу теләкне Аллаһы бар кешеләрнең йөрәкләренә салган. Ходайга ышанган кешеләр бөтен җирне оҗмахка әйләндерәчәк вакытны көтә. Ул вакытта алар йортлар төзер, бакчалар утыртыр һәм сәламәт балалар табар. Алар җир буйлап сәяхәт итәр, диңгезләрне, далаларны, урманнарны тикшерер һәм Йәһвә барлыкка китергән нәрсәләрне күзәтер. Иң мөһиме, аларның Йәһвә белән мөнәсәбәтләре көннән-көн ныгый барыр.

🌿🌼🌿🌼🌿🌼🌿🌼🌿🌼🌿🌼🌿


Report Page